Сәлим хан каш астыннан гына кәтибе Хафиз ягына күз төшереп алды. Кәтибе, гадәттәгечә, яза да яза. Ул язган хикмәтләрне Сәлим ханның укып барырга да вакыты җитми башлады. Элек, Ходайның хикмәте, һәр көн диярлек күз салыр иде. Инде аларны укымавына да күп вакыт булды. Әмма Сәлим хан кәтибенә ышана, ил тарихына ул юк-барны язмас, чөнки булмаганны булды дип яза торган кеше түгел. Тик менә Янтакның аны кире җибәрмәве бар. Ә Сәлим ханның кәтибен бер дә югалтасы килми. Димәк ки, эшне вәзиренә йөклисе кала. Йа Ходай, ни язганы булыр, Аллага тапшырыйк. Сәлим хан тәхетеннән күтәрелде:
Аксакаллар, кардәшләр, нә кыламыз, калаларыбызгабикләнәбезме, дошманга каршы чыгып орышабызмы? Илһам углан, син дә үз фикереңне әйт!
Мин калаларда бикләнеп орышу ягында, атам.
Мин дә, мин дә, диештеләр аксакаллар.
Шул ук вакытта бер якка да дәшми-тынмый утыручылар да бар иде. Әмма Сәлим хан аларны күрмәмешкә салышты. Әмир Хаҗи әнә мәҗлескә бөтенләй килмәгән. Шуны гына көткән кебек, бер аксакал:
Өлкән угланың кайда соң, хан? дип сорады.
Хөрмәткә ия Таштургай аксакал, Хаҗи угланым миңа буйсынмас булды, диде Сәлим хан һәм үз сүзләреннән үзе үк куркып китте.
Барысы да Хода кулындадыр, хан, буйсыныр угланың, буйсынмый чарасы юктыр. Чапкын җибәр өлкән угланыңа, ятып калганчы атып кал.
Хуш, аксакал Таштургай, сән дигәнчә итәрбез. Инде боерыгым тыңлагыз, аксакаллар. Мин болай итәрем. Бөек Каланы саклауны Илһам угланыма тапшырам. Баһадирларымның барысы да аңа буйсынырлар. Инде фатиха бирегез, аксакаллар.
Аксакаллар сакалларын сыпырып куйдылар, авыз эченнән генә дога кылдылар, Алладан ярдәм сорадылар. Ахыр килеп, халык тарала башлады. Сәлим хан вәзиренә янында калырга кушты.
Сиңа, вәзирем, Янтак хан ыстанына барырга туры килер, диде.
Баш өсте, ханым, диде вәзир. «Нигә мине?» дип тә сорамады.
Хәтерем ялгышмаса, Камай, син энем Мөхәммәтгалим бәкбелән бер мәдрәсәдә укыган идең?
Хәтереңез ялгышмый, хан, Мөхәммәтгалим бәк белән без бергә укыдык. Кызлар тавына да бергә чыгар идек.
Кызлар дигәннән, вәзир Камай, өйләнергә ниятең юкмы соң? Мин сиңа Яңа Казаннан бер кыз алып кайттым. Өйләнәм дисәң, никахны шәех бүген үк укыр.
Вәзир кәтиб Хафиз ягына күз төшереп алды. Көлми иде кәтиб. Димәк, хан шаяртмый. Мәгәр, ханбикә Зөбәрҗәткә карап алу белән, Камайның күз кабагы тартыша башлады. Ә ханбикә ирен чите белән генә көлемсерәп утыра бирде.
Ханиям, коткар мине ошбу мәшәкатьтән. Чыкмас ул миңа кияүгә, күрү белән гайрәте чигәр, йөрәккә йөгән салып булмый, йөрәк ат түгел.
Син аңардан курыкмасаң, ул синнән курыкмас, иншалла, вәзир Камай, диде ханбикә Зөбәрҗәт, җитдиләнә төшеп.
Хан, килешерме соң? Борын төбендә яу, ә син вәзиреңне өйләндереп ятасың? диде Камай.
Риза, димәк, диде Сәлим хан һәм бусагабашына: Бусагабаш Субай, шәехне китер! Ә син, ханбикә, Зәмзәмбикәне Бар, бар, ханбикәм, шулай кирәк
Сәер хәл: Сәлим хан, Зәмзәмбикәне күргәч тә: «Менә вәзирем Камайга кәләш», дип уйлаган иде. Шул исәп белән аны Назлыгөлгә ияртеп тә җибәргән иде. Назлыгөл юлда юкка чыкты, ә Зәмзәмбикәне урлаучылар табылмаган. Бернинди гаебе булмаса да, Назлыгөл югалганнан соң, шуның елап утыруын күрү ханда кызгану хисе уяткан иде. Инде шул кызны вәзиренә димләү уе килде. Әйдә, кинәнсеннәр иләгенә күрә чиләге дигәндәй. Аның каравы Сәлим хан ике куянны да тотачак: Зәмзәмбикә дә кияүле булачак, ширбәтле аен ташлап киткән вәзир Камай да Янтак хан ыстанында калмаячак. Дөрес, Зөбәрҗәт ханбикә ханның бу чарасын килештереп бетермәде. Әмма хатын-кызгамы олуг ханның ни теләвен аңларга. Зәмзәмбикә, беренче карашка котсызрак тоелса да, тәнгә йомшак, телгә юмарт шикелле. Вәзир Камай яратыр. Кыз тәнсез, бал тәмсез булмый.
Ул арада сарайга шәех килде, аның артыннан ук тәхет ягына Зәмзәмбикәне алып керделәр.
Вәзир Камай кызны бер күрүдә үк ошатты. Ул аңа бик тә сөйкемле тоелды. Үзе кебек үк юан гәүдәле, симерүе җиткән үрдәк кебек ауман-тәүмән йөри, тулы чырайлы, бите алсу, йөзе мөлаем иде. Һәрхәлдә, кияү егет Камайга шулай күренде ул. Ханбикә кызга вәзир Камайга димләнүе хакында әле әйтмәгән булып чыкты. Әллә бу хәлгә ышанып та җитмәде. Ә инде сарайда шәехне дә күргәч, хан янына килеп:
Мин аңа вәзиреңә димләвең турында әйтмәдем, диде.
Зәмзәмбикә, диде хан, Ибраһим каласыннан Назлыгөлне урлаган чакта, син аның белән бер бүлмәдә булгансың. Сине белми-күрми калдылармы, әллә булмаса?..
Күрделәр, олуг хан, күрделәр тик әйтергә оялам, диде кыз.
Ни ояты бар аның, әйт!
Моны нинди ат күтәрсен, калдырыйк, диделәр.
Сәлим хан Зәмзәмбикәнең гәүдә-сынына кабат күз төшереп алды да карашын вәзир Камайга күчерде. Хан артыннан Зәмзәмбикә дә шул якка карады һәм: «Бу нинди күзле бүкән тагын», дип уйлап куйды. Әмма икенче мәлдә инде: «Затлы нәселдәндер, өс-башы ару», дип уйлады.
Зәмзәмбикә балакай, каршыңда сиңа күзе төшкән вәзирем басып тора. Ул сиңа өйләнергә тели, балакай Аты Камайдыр, минем кадерле вәзиремдер.
Вәзир Камай, сирәк тешләрен күрсәтеп, ихтыярсыздан елмаеп куйды. Гаҗәп, Зәмзәмбикәгә кияү буласы адәм бу юлы алай ук шыксыз күренмәде. Кайберәүләр аңа әйтә торганнар иде: «Ир-ат аюга тартым булса да ярый, явыз гына булмасын», дип. «Язмышымдыр, килешим, җитмәсә, үзе вәзир дә икән», дип уйлады кыз.
Зәмзәмбикәнең йөзенә гүя комач җәйделәр, колакларына кадәр кызарынып чыкты.
Йә, балакай? диде Сәлим хан. Фатиха биримме? Риза буласың икән, никахын да укытып алырбыз, шәех монда.
Мин ризамындыр
Шәех Ишкул, Аллага тапшырып, никахны укы. Йә, балалар, янәшә басыгыз, диде Сәлим хан.
Никах укылып, яшьләрне үз якларына чыгарып җибәргәч, Сәлим хан казнабашы әрмән Варданны чакырды һәм шәех Ишкулга өч алтын бирергә кушты. Шәех Ишкул чыгып киткәч, тәхет ягында икәүдән-икәү генә калгач, ханбикә Зөбәрҗәт иренең күзләренә карады.
Нигә кирәк булды сиңа бу тамаша, ханиям? дип сорады.
Иртәгә вәзир Камай Янтак хан ыстанына китә. Ханны килештереп карасын. Янтак гомер-гомергә ялланып орышты.
Уең барып чыкса, бу хәйран хәйләдер, ханым. Әйе, күрше кенәзләр белән орышу язык түгел, телебез, динебез башкадыр. Ә телебез вә динебез бер булган Янтак ханны ул яудан туктатасы иде шул.
Камай шуның өчен бара, аңа игелек телик, ханбикә. Морадына ирешеп кайтуын телик, Аллаһы боерган булса
Атыла-кабалана, тәхет янына бусагабаш килеп җитте:
Хан, кыпчак ханы Янтак Саксин каласын алган. Бачман әмирнең азатларын далага сибеп, Бөек Калага юнәлгән. Азатларның беришесе Нугай капкасына килеп туктады.
Ачыгыз капкаларны, кертегез азатларны! Таймас баһадир кая?
Таймас баһадир?! Ульдәмирдә, ханиям, кайтып җитмәде.
Илчене тотып япкан булсалар? Димәк, кенәз Всеволодның Болгарга яу килүе хак, бусагабаш!
Таймас баһадир Күчтем сәүдәгәр кул астында, Күчтем безгә хыянәт итмәс, иншалла. Бөек Калада кибетләре, энесе Апанай ислам динен кабул итте, Болгарда яши.
Шул Апанай дигәнне минем яныма китер әле, бусагабаш!
Бусагабаш чыгып киткәч, Сәлим хан хәрби киемнәрен соратып алды, түр якка кереп, киенеп чыкты. Ул арада сарайга Апанайны китереп җиткерделәр. Хан каршына килеп басуга, Апанай баш орды һәм, торып:
Аллаһы Тәгалә куәт бирсен, олуг хан! диде. Килмешәкнең куәт теләве урынлы иде. Сәлим хан, Апанайга текәлеп, бераз дәшми торды. Бу кешене белми иде, ә шулай да яу турындагы хәбәрне җиткерүче шул кеше булды.
Утыр, кем дип белик инде үзеңне, Алла бәндәсе?
Сәүдәгәр мин, олуг хан, һөнәрче дә, илче дә
Яу турында каян белдең?
Яуга кенәз бик үк теләп килми, хан. Мәгълүмдер, Михаил кенәз үлгәннән соң, тәхеткә Всеволод утырды. Байлар Долгорук нәселенә үчле. Всеволод алар көен көйли, байлар кубызына бии. Байлар котыртуы белән башта Рәзан кенәзләренә яу чапты. Тегеләрне буйсындырды. Рәзанга үз угланын Ярукны утыртты. Андрей кенәзнең башына җиткән тиуннар әкренләп Всеволод кенәз ягына күчә бара. Кенәзнең Болгарга яу чыгуына байлар гына түгел, тиуннары да, руханилары да гаепле, хан.