Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 стр 4.

Шрифт
Фон

Кабатланмас мизгелләр үткәч тә, дәшми-тынмый гына бертын таралып яттылар. Әмма тансыклау галәмәте әле узмаган, кытыршы кул нечкә билгә, калку күкрәккә тартылды. Тән җылысы вә кайнарлыгы әле сүрелмәгән, күңел хис дулкынында йөзүен дәвам итә иде.

Шул вакытта ул Назлыгөлгә атасы Сәлим ханның Казанга килүе турында әйтте. Ир-канаты авызыннан бу сүзне ишетүгә, Назлыгөл кинәт торып утырды, куш толымнары калку күкрәкләренә сузылып ятты, толым очларындагы көмеш тәңкәләр зеңләп куйды.

 Мин атамнан куркам, Дәүраным! Куркам,  диде Назлыгөл, гасабиланып.  Үзем өчен дә, синең өчен дә куркам!

 Курыкма, ханның максаты башка: каланы абаң кулыннан тартып алу. Аны Булат оныгына бирмәкче. Ә бәлки ошбу каланы үзенең башкаласы ук итмәкчедер.

 Хаҗи абам моңа ризалык бирерме соң?

 Абаң әмир, атаң олуг хан. Бирми кая барсын. Көч-куәт атаң ягында.

Назлыгөл битен җанашының битенә куйды, кайнар сулышы белән гүя иренең җанын көйдерде.

 Ниләр генә булса да, мине беркемгә дә бирмәссеңме, Дәүраным?

 Сине?! Берәүгә дә бирәчәк түгелмен, Назлыгөлем, беркемгә дә

Ул мизгелләрне оныту мөмкинме?! Шул мәлдә Назлыгөлнең сагышланып сарылуы, нидер сизенгән кебек тансыклап янә ир-канатына сыенуы күз алдына килүгә, Дәүранның тәне кымырҗып, чемердәп куйды. «Назлыгөлем, күгәрченем, былбылым»

Дәүран айнып киткәндәй, капшанып, капка янына килде, тимер кадаклар белән ныгытылган имән такталарны каерырга теләгәндәй селкетеп карады. Ахыр, хәле бетеп, салам җәйгән җир идәнгә утырды. «Менә аерылыштык та, Назлыгөлем. Менә безне дә аердылар» диде, үзалдына чарасызланып.

Яратырга, мәхәббәттә ихлас булырга аны мөгаллиме кәтиб Хафиз өйрәтте; гәрчә кырыкка җитеп үзе өйләнеп карамаган булса да, мөгаллиме аңа мәхәббәткә багышланган китаплар укырга бирер иде. Ә тирә-яктагы гүзәллекне күрергә аңа атасы Алпар булышты. Бары тик гүзәллекне күрә белгәч кенә мәһабәт биналар сала башларсың, улым, дияр иде ул. Дәүран әүвәл шундый әйберләргә атасы күзе белән караса, тора-бара ул моңа кадәр кабатланмаган, күз төшүгә сокланырдай үз нәкышләрен ясый башлады. Аның халык алдында, хан алдында, ахыр килеп, Назлыгөл алдында абруй казануы шуннан иде. Хан кызы Назлыгөлне күргәндә, ул хатын-кыздагы гүзәллекнең ни икәнен белә иде инде. Таш-кыяларга төшергән бизәкләрне ул һәрчак Назлыгөл гүзәллеге белән тиңләде. Әмма ахыр чиктә төшенде: ни тырышса да, җанлы гүзәллектәге матурлыкны бирә алмаячак. Иҗат җәфасы аңа әнә шулай хан кызын күргәч килде, Назлыгөлгә кабынган мәхәббәте аша.

Хан сараен нәкышләгән елны Дәүран яшертен генә Назлыгөлнең сурәтен ясарга кереште. Шәех мөридләре белсә, аңа көн күрсәтмәячәкләр иде. Әмма ясаудан туктамады, туктар әмәле калмаган иде, чөнки хан кызы көн-төн күз алдыннан китмәде. Ясады да бозды, ясады да бозды. Чөнки ул ясаган сурәттән хан кызы күп тапкыр матуррак, гүзәлрәк тоела иде.

Күп сагышлана торгач, ул аңа хат язды. Хатында ул хан кызын йолдызга охшатты, ай белән чагыштырды, ахыр килеп, кояшның үзенә тиңләде. Чынлап та, хан кызын күрү белән гүяаның өчен кояш чыгар, күк капусы ачылыр иде. Кызның кыйгач кашларын карлыгач канатлары белән чагыштырды, күзләрен күк йөзенә охшатты. Хан кызы елмайганда, бит очларына бармак бите хәтле генә чокырчыклар кунар иде. Элегрәк анасы аңа аларны мәхәббәт чокырчыклары, фәрештәләр үпкән җир дияр иде. Ә инде күперенке сусыл иреннәрне баллы кәрәзгә тиңләр иде.

Назлыгөл аңа качып килгәч, никах укытып, ир белән хатын булып яши башлагач, Дәүран аны сөеп тә, күреп тә туя алмас кебек иде. Ул аның янына сагынып, тансыклап кайтты, аның белән бергә булган сәгатьләрен сизми дә калыр иде «Назлыгөлем-сандугачым, кайда син?!»

4

Олуг кенәз Долгорукның Румнан алган хатыныннан туган угланы Михаил үтерелгәннән соң, Ульдәмир каласы тәхетенә Всеволод утырды. Сәлим хан Болгарга качкан үтерүчеләрне Всеволодка тотып бирергә вәгъдә итте. Бу хәбәрне ул яшь кенәзгә багучылары аша җиткерде. Всеволод кенәзгә ханның хәбәре барып җиткәндерме, Сәлим хан белми иде. Әмма кенәзнең шуңа сылтапмы, башка бер-бер сәбәп беләнме, Болгарга яу чыгарга җыенуы турындагы хәбәр Сәлимгә килеп ирешкәч, хан тәмам пошаманга калды. Ульдәмир кенәзлеге Болгар белән солыхта иде ич! Димәк, яшь кенәз солыхны бозарга уйлаган, өстәвенә яу чабуының сәбәбен дә җиткермәгән иде. Гадәттә, күрше булып яшәгән кенәз вә ханнар әүвәл яу чабуларының сәбәбен бер-берсенә җиткерәләр иде. Яшьләр ата-бабалардан калган ошбу изге гадәтне дә бозарга исәп тоталар микәнни? Сәлим хан белә иде: Болгар икмәк игеп, мал асрап, сәүдә итеп көн күрсә, урыс кенәзләре, гадәттә, яу чабудан табыш эзлиләр. Кара халык баш калкыта башладымы, кенәзләр тиз арада кай илгә булса да яу чабалар. Яу уңышлы булганда, әсирләр кайта, байлык ишәя, халык та беразга тынып тора, бигрәк тә куштаннар, байлар, рухи аталар. Рухи аталарның исә кан дошманнары мөселманнардыр, димәк, Болгар дәүләте.

Шымчы-багучылары аша Сәлим ханга шул нәрсә билгеле булды: кенәз Андрей чорында байлар һәм рухи аталар үсенеп киткән кенәздән читләштеләр. Кара халык арасында кенәзгә каршы үгет-коткы бара. Байлар кенәзгә: «Сәүдә юллары Идел болгарлары кулында»,  дип барсалар, рухи аталар исә: «Бусурманнар» христианнарны кысрыклыйлар»,  дип зарланалар. Ул гынамы: «Бусурманкага өйләндең дә Болгарга яу чапмый башладың»,  дип, олуг кенәзгә үпкә белдерәләр. Андрей кенәз, Рокыя кенәзбикә үтенече беләнме, Болгарга яу чабудан чынлап та туктады. Әмма рухи аталар вә байлар коткысы белән угланы Мстислав яуга чыга. Ләкин ул җитәкләгән яу фаҗигале бетә: болгарлар аларны хәзерлекле каршы алалар. Елга кичкәндә, яшь кенәз аты белән боз астына китә. Үзе котылып калса да, соңра барыбер дөнья куя. Алла бар ул, бар, Мстислав балакай. Дөрес, шул хәлдән соң урыс кенәзләре Болгар юлын онытып тордылар. Әле әнә тәхеткә яшь кенәз Всеволод утыргач, янә Болгарга яу чыгарга исәпләре. Әйе, яу турындагы хәбәр Сәлим ханга вакытында килеп иреште. Болгарның көч-куәтен белгәнгәме, Всеволод әүвәл кардәше биләгән Рәзан кенәзлегенә юнәлә һәм яуга катнашуны таләп итә. Ләкин Рәзан кенәзе бу хәлдән баш тарта. Всеволод, көч кулланып, кардәше гаскәрен җиңә һәм дружиналарын үзенә ала. Шулай, димәк, яшь кенәз көч туплый.

Всеволод Болгарга яу чыккач, аны туктату нияте белән Сәлим хан кенәзгә каршы илче итеп үзенең сарай баһадирын җибәрде. Сарай баһадиры Баян яу белән килүче кенәзне ярты юлда туктатырга, сөйләшүләр алып барырга тиеш иде.

Олы табынга каланың аксакаллары, бәкләре, куштаннары, баһадирлары чакырылган иде. Өйлә намазыннан соң алар барысы да тәхет ягына килеп тулдылар. Һәммәсе дә утырышкач, Сәлим хан шәехтән дога кылуын сорады, үзе дә, кулларын күтәреп, иреннәрен кыймылдата-кыймылдата, догасын укыды, бит-сакалын сыпырып куйды. Табынга килгәннәр, ни өчен тәхет бүлмәсенә җыелуларын белмәсәләр дә, бераз чамалыйлар иде: илгә яу килә, һаман шул бер урыслар явы.

Сәлим хан вәзире Камайга булган хәлне аңлатып бирергә кушты. Вәзир Ульдәмир кенәзенең Болгар иленә яу чыгуы турында хәбәр итте дә, бу хакта фикер әйтер өчен, аксакалларга, баһадирларга һәм башкаларга сүз бирде. Сәлимхан аларның һәммәсен дә дикъкать белән тыңлап утырды. Ханның янәшәсендә үк ханбикә утыра. Хан аңа яу хакында да, Назлыгөл турында да сөйләгән иде инде. Шунлыктан бик тә борчулы күренде ханбикә Зөбәрҗәт, нотык сөйләүчеләрне тыңлап утырды-утырды да кисәк кенә:

 Ханиям, илеңә яу килү белән мавыгып, кызың турында онытып җибәрмә, диде.

Мондый сүзләрне ханбикәсеннән гомер буена ишетмәгән Сәлим хан, гаҗәпләнүен яшермичә, кемнәндер ярдәм эзләгәндәй тирә-ягына каранды, тәмам каушый калды. Зөбәрҗәт ханбикәнең монда кереп утыруы, ир-затларның киңәш-сабагына кысылуы мәҗлестәге күпләрнең эчен пошырса да, моңа кадәр бу хакта сүз әйтүче юк иде әле. Чөнки ханбикә әлегәчә тузга язмаган мондый киңәшләр бирми иде. Бүген исә бөтен табынны шаккатырып әнә нәрсә ди. Бу ни хәл бу?! Сәлим хан аксакалларга күз төшереп алды, аксакаллар үзара пышын-пышын ни турындадыр сөйләшәләр, башкалар исә, авызларына су капкандай, тын гына утыралар. Әйе, ханбикә әйткән сүзгә аптырап калганнар иде алар. Илгә яу килгәндә, ничек инде үз кызың турында кайгырту ди ул? Дөрес, күрше ил кенәзе килер дә, орышыр-талар да китәр, бәлки. Ил-кала имин калыр. Ә шуннан файдаланып энесе Мөхәммәтгалим бәк каланы алса, Сәлим ханга яңадан Болгар тәхетен күрү насыйп булмаячак. Моңа аксакаллар да тиз килешерләр, чөнки Мөхәммәтгалим бәк тә Ибраһим хан угланы, тәхеткә хакы бар. Әйе, Мөхәммәтгалим бәкне яклаучылар, бүген үк кулларына күтәреп йөрергә әзер торучы куштаннар бар. Ә син, ханбикә, кызың турында кайгыртасың. Килешми, килешми. Тик кенә, ирләр эшенә кысылмый гына утырсаң икән. Әнә берничә аксакал, Янтак хан ыстанына илче җибәрергә кирәк, ди. Акыллы киңәш. Тик кемне җибәрергә? Киявен Бөек Болгар тәхетенә утыртырга дип тәвәккәлләп йөргән ханга кем хаталануын аңлата алыр? Баш вәзире Камаймы? Юк, вәзиргә Хода акылны чамалабрак биргән, гәрчә кеше белән сөйләшә белсә дә, аңа зыялылык җитенкерәми. Төс-йөзгә ыспай, баһадир гәүдәле Янтак хан капкорсак Камайны күрү белән көлә башлар. Әйе, вәзир Камайның гәүдә-сыны, бит-йөзе ташка үлчим, әмма кай ягы беләндер кешеләргә ярый ала бит Әллә соң Тубыкбайнымы? Юк, Тубыкбай ярамас. Икесе дә дала ханнары берләшеп куюлары бар. Кемне соң? Кәтибе Хафизны җибәрсә? Янтак хан үз ыстанында укымышлыларны, шагыйрьләрне тота, диләр. Кәтибе Хафиз, сандугач булып ук сайрамаса да, кеше белән әңгәмәдә сандугачтан ким куймыйдыр.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3