Атам, инде әйткән дә идем, янә кабатлыйм: Назлыгөлне мин урламадым, үзе минем яныма килде, үз ризалыгы белән
Дәүран шактый кыен хәлгә калган иде. Инде ул шуңа тәмам төшенде: Назлыгөл хан кулында түгел. «Качканмы? Коткарганнармы? Димәк, монда юкка килдем, коралларымны юкка ташладым».
Күңелен шундый борчу бимазалады: «Назлыгөл кайда?» Ханның Назлыгөл турында юри соравы да мөмкин иде, әйтик, аның серен белү өчен. Хак анысы. Назлыгөл биредә булмаган хәлдә, аңа кыенга туры килер. Бу юлы хан аны кулыннан ычкындырмас, «кияү-балакай» га бик тиз богау салыр.
Бүлмәгә Ягъкуб тархан керде. Ил карты исемен йөрткән бу абруйлы адәмне Дәүранның күргәне бар иде. Тархан килеп керүгә, ул торып басты, күкрәгенә кулын куеп, олы кешегә баш иде.
Әссәламегаләйкем, ил аксакалы!
Саумы, оста, иминлекме? диде Ягъкуб тархан һәм, түргә узып, хан каршына утырды.
Аксакал, диде Сәлим хан аңа, дога кылгач. Ошбу адәм мәрхүм Алпар останың углыдыр. Хан кызын урлап никах укыткан адәм.
Олуг хан! диде аксакал сабыр гына. Ульдәмир каласыннан багучым кайтты. Урыс кенәзенең Болгарга яу чыгуы хак дип бара. Всеволод кенәзгә ярдәмгә энең Мөхәммәтгалим бәк белән Янтак хан кузгалганнар, имеш. Илгә яу килгәндә, ата-бабаларыбыз гаилә низагларын читкә куеп торалар иде.
Янтак хан хакында мин хәбәрдар, аксакал. Янтакның, урысларга ияреп, бер тапкыр гына Болгарга яу килүе түгел инде. Бу килүе үз башына булыр. Үзем монда булсам да, баһадирларым каланы ныгыта. Урыс кенәзе, Янтак ханны ияртепкилсә дә, каланы ала алмас, иншалла.
Амин, бирсен Ходай, бирсен Ходай, диде аксакал Ягъкуб.
Хаким бул, аксакал. Ни кылыйм бу чура белән?
Сөбханалла, машалла, олуг хан, мин хөкемдар түгел, бары тик кала тарханы. Киңәшем шул булыр: яу килгәндә, әүвәл илең сакла. Аннары балаң турында кайгыртырсың.
Аксакал, игътибарыңны җәлеп итәм, хан кызын урламадым, ул үзе минем кырыма килде.
Алай димә, оста. Хәтерем ялгышмаса, хан кызы Назлыгөл акылы камил бала иде. Кыз башы белән синең кырыңа килергә башына тай типмәгәндер лә. Ата-ана фатихасыннан башка ир-зат бусагасын атлап керергә хан кызы сауләт баламы? Инде үзе теләп килгән икән, никах та укыткансыз икән барысы да Аллаһы Тәгалә кулында дип кенә әйтәсе кала. Очкан кошлар кире кайтса да, аккан сулар кире кайтмый, хан. Килеш. Останың аты-исеме халык телендә, мәһабәт биналар, кәрвансарайлар күтәрде. Илаһи дөнья илаһи теләк уятыр, ди
Ошбу оста минем колчурамдыр, аксакал!
Без барыбыз да Аллаһы Тәгалә алдында колчурадыр, олуг хан. Инде миңа, хан, оста оланга бер сөаль бирергә рөхсәт ит?
Бирә күр, аксакал.
Оста угыл, диде кала тарханы Ягъкуб, ни өчен син «хан язмышы минем язмыш» дип халыкка сөйләп йөрисең?
Бермәлне төш күрдем, аксакал. Төшемдә Газраил пәйгамбәр килде дә: «Оста Алпар углы Дәүран, сәнең гомерең хан гомере белән бер көндә, бер төндә бетәр», диде.
Төшеңне кем юрады?
Болгар атлы атакай.
Сөбханалла, машалла, атакай исәнмени?
Исән, аксакал.
Хәтерем ялгышмаса, балигъ булганчы, ул Шайтан каласында эрүташ юды. Аннары Чәчкә Ана аны үз янына алган иде. Күп тә үтми, таш юучы Болгар халкы арасында кам булып танылды. Әйе, үтә гомер дигәнең. Бер адәмгә: «Син далада үләрсең», дигәннәр. Шуннан ул урман-әрәмәдән дә чыкмаган. Җиләк-җимеш ашап, тәгаен урманда көн күрә башлаган. Бер тапкыр шулай шомырт агачын сыккан да җимешләрен ашый икән. Кинәт моның кулыннан шомырт агачы ычкынып китә. Шуннан теге: «Мин түгел, агач та җимешен бирергә теләми качмакчы итте, ә мин аны барыбер сыктым», дигән дә, Аллага тапшырып, далага юнәлгән. Төш юраучыңны әйтәм, оста, хан колы булуыңны белеп, гомер бакыеңа ханга хезмәт итәрсең дип юравы гына булмадымы икән?
Рәнҗемәгез, олуг тархан, мин сезгә бары тик үз төшемне сөйләдем.
Назлыгөл кая соң, хан кызы, дим?
Хан да кызы хакында берничә тапкыр сораган иде инде, аксакал да шул ук сорауны бирде. Чынлап та, Назлыгөл монда түгел микәнни?
Монда үзем Назлыгөлне эзләп килдем, аксакал.
Назлыгөлне? Зинданга үзен, зинданга! Сакчылар! Алып китегез күз алдымнан! Базга, базга ябыгыз! дип җикеренде Сәлим хан.
Дәүранның ике ягына сакчылар килеп басты.
Карагыз аны, башыннан бер чәче дә төшмәсен, дип кисәтте Сәлим хан сакчыларны.
Дәүранны алып киттеләр.
Шуннан соң аксакал Ягъкуб әйтте:
Хан, ошбу олан илгә бер остадыр, югалтма син аны. Борын заманда бер акыл иясе: «Дәүләтеңә акыллы затлар җый, кирмәнең таш белән тышлат», дигән. Назлыгөлең табыйм дисәң, бу оланны исән калдыр. Күбәләк үз чәчкәсен, адәм үз тиңен табар, ди. Хәтерем ялгышмаса, ошбу олан Туйбикәдән туган иде, җан тартмаса да, кан тартадыр. Туйбикәң бик тә ипле хатын иде, урыны оҗмахтадыр Ишеткәнем хак булса, баласын табу белән Туйбикә аны хан кызына юраган, фәрештәнең «амин» дигәненә туры килгәндер, хан, килеш.
Хуш, аксакал, син дигәнчә итик. Йә, хәзер нә кылыйм ошбу бала белән, ахыр нә эшлим?
Борынгылар әйткән, кызың үз балаң булса, киявең аның яртысыдыр, дип. Адәм баласы бары тик дүрт нәрсәдән оялмый эш итәр, ди. Беренчесе илтабарына ышанудыр; икенчесе чит каннан булса да үз гомереңә, һич югы, бер ир бала үстерү шартыдыр; өченчесе үзең салган юлдан йөрү хыялыдыр; дүртенчесе үзең ашаткан малны «хәрам түгел» дип ризыкланудадыр. Хан, колчураң оста Алпар сиңа кала өстенә кала салды. Углы кызыңа гашыйк, аңа өйләнүдә гөнаһ күрмәсәң иде, дим. Кичер син аны, ил кырына дошман килгәндә, үз халкыңнан үч алмыйлар. Инде тиздән таң атадыр, юл кешесенең юлда булуы хәерле. Сине бүген Бөек Калаң көтә, хан. Ә останы миңа калдыр. Табар ул Назлыгөлне. Таеп карамаган танып белмәс, ди. Хатасын аңлар, иншалла. Әүвәл илең сакла, хан, аннары кызың акларсың
Аксакал, колчурам язмышын синең кулыңа тапшырам. Дошман явыннан исән калсак, аны үзем хөкем итәрмен.
3
Хан азатлары Дәүранны, челтәрле баз авызын ачып, түбән төшереп җибәрделәр. Баз тирән иде, Дәүран төшкәндә тәгәрәп үк китте. Баз авызы ябылуга, ул һични күрмәс булды. Дөм караңгылыкта, тын алырга да куркып, бермәл аякка басмыйча ятты. Баз төбенә салам җәйгәннәр, йомшак иде. Йөрәге дөп-дөп тибә, тынлыктан колаклар чыңлый.
Кем булса бармы монда?
Берәү дә дәшмәде, димәк, базда берүзе. Акрын гына аягүрә басты, кулларын алга сузып, берничә адым ясады. Туктады, янә тын калды. Тагын атлады һәм таш диварга килеп төртелде. Дәүран аркасы белән диварга сөялде дә өскә карады. Баз капкачы аша сызык кына яктылык төшә иде. Димәк, яктыра башлаган. Хан калага китеп барадыр, ә аны тарханы Ягъкуб алып калды. Ни кылырга исәбе аксакалның? Дәүран өчен иң мөһиме: Назлыгөл хан кулында түгел. Тик кем кулында, кем урлар Назлыгөлне?! Янә Зәйтүнә микәнни?.. Йа Хода, шулай гына була күрсен иде, шулай гына була күрсен
Нигәдер кала тарханы Ягъкубка ышана төшә иде ул. Бу кешенең күңеле явызлыкта түгел, изгелектә кебек иде. Әмма кем белә кеше күңелен. Дәүранның ишеткәне бар иде: кайбер ханнар дошманнарын базга ташлыйлар да янына ач бүреләр кертеп җибәрәләр икән. Хан боерыгын үтәргә вәгъдә итеп, аксакал аны ач бүреләрдән ашатырга ниятләгән булса?..
Шуңа охшаш хәлләрне хикәятләрдә генә ишетсә дә, бу мәлдә күз алдына тешләрен ыржайткан ач бүреләр килде, аркасы чымырдап китте. Күз ияләнә төшкәч, капшана-капшана, каршы якта капка сыман нәрсә тапты. Бүреләрне шул капкадан кертәләрдер, мөгаен, дип уйлады.
Дәүран күзен йомды, соңгы көннәрдәге хәлләрне күз алдыннан уздырды. Сәлим хан Казанга килгән көнне, сизенгән кебек, Назлыгөл аның иңенә килеп сарылды. Дәүран эштән кайтып кергән генә иде, сөеп туймастай бер халәттә хатынын кулына күтәреп алды да түшәккә илтеп салды. Назлыгөл аңа һәрчак тансык булды, һәрчак сөеп-назлап туймас халәттә калыр иде. Наз-иркәләүгә бирелеп, дөньяларын онытулары күп булды. Ул көнне дә гүяки баш очларында мәхәббәт фәрештәләре канат кагып утырды. Сыгылмалы зифа сын вә нечкә бил, назга тансыклавын сиздереп, кочагында эреп сеңгәндәй итте. Дәүран хатынын сөйде, шашынып үбә-үбә, татлы сүзләр тезде. Хиссият ташкыны, җан-тән тәменең татлы сөю мизгеле икесен дә мәҗбүриятсез, ниндидер мәлдә ихтыярсыз итте.