Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 стр 2.

Шрифт
Фон

Дәүран үлемнән курыкмый, курыкканы Назлыгөлне күрми үлүе иде. Рәхмәт әмиргә, хәленә керде. Әйе, аңа карата ул һәрчак игелекле булды. Югыйсә бит Дәүран бары тик оста гына ханның колчурасы гына иде.

Йомшак кына җил исә, көн матур, күк йөзе чалт аяз. Елга буендагы болында көтүчеләр ай-һай кычкырына, чыбыркы шартлаталар, тугайлыктагы әрәмә ягыннан җыр тавышлары ишетелә, кемдер: «Миңниса-у!» дип, сузып-сузып, ахирәтен чакыра.

Бүген ул ничек тә Ибраһим каласына җитәр. Әмма якты күздә барып керү хәерлерәк булыр иде. Югыйсә кирмән капкалары ябылыр, ясавыллар аны танымый, кирмәнгә кертмәсләр. Дөрес, һич югы, исемен атар, хан кияве булуын әйтер. Шуны ишетүгә, тизрәк ханга җиткерерләр. Ул исә кол кияүне каршына китерүләрен таләп итәр.

Ә Сәлим хан: «Колчура кияүне күрергә теләмим»,  дисә, нә кылыр? Юк. Кабул итәр. Кияү-балакай үзе үк җәллад балтасы астына килә ләбаса.

Аллаһы Тәгалә боерган булса, җан биргәнгә җай бирер әле. Әйе, аңа иң әүвәл Назлыгөлне күрәсе һәм үз авызыннан ишетәсе иде: үзе теләп атасы белән киткәнме? Инде үзе теләп киткән икән Әйе, барысы да бер Хода кулында, ни язганы булыр

Дәүран әлегә Назлыгөлне ничек алып китүләрен дә белми иде. Сәлим хан аны үз ризалыгы беләнме, әллә бәйләп, әсир итеп алганмы? Дәүран өчен бу хәл аеруча әһәмиятле: кызы үзе китәме, көчләп алып китәләрме? Күңел шикләнә, әмма йөрәк тоя: Назлыгөл үз ирке белән китмәгәндер.

Кичә булган хәлдән соң җәллад балтасыннан коткарган Зәйтүнә аны кала читендәге бер өйдә калдырды да үзе юкка чыкты. Дәүран аны көтте-көтте дә, аннары, түземсезләнеп, Назлыгөлне эзләргә чыгып китте. Гаҗәбе шул булды: ул кала-кирмәндә Җик Мәргәнне дә, Артык белән Мамакны да, Зәйтүнәне дә кабат очратмады. Кала гүя бушап калган иде. Тархан Әхмәткә барып керүе дә тәгаен аптыраудан иде. Тарханнан ул курыкмады, игелекле кеше икәнен белә иде. Әмма тархан да аны тынычландыра алмады. Алай да Ходай Тәгалә рәхмәтле икән әле, әмир хәленә керде.

Ирек!

Нинди татлы син! Тик язмыш аңа янә аяк чала үзе үк янә җәллад балтасы астына ашыга. Баш кискәннән балта тутыкмый, ди торган иде хан җәллады. Казанда әнә үзенең дә башына җиттеләр. Әмма хан җәлладка мохтаҗмы?.. Икенче берәүне тапкандыр.

Ирек!

Менә нәрсә җитмәде мәрхүм атасына, ирек даулый алмады, бирерләр дип өмет итте, сабыр гына көтте, ахыр, кол булып дөньядан китте. Дәүран әмирдән ирек алды алуын, әмма хан өчен һаман да колчура иде әле. Хан колы.

Дәүран ниндидер инеш янына туктады, атларын утлатып алырга булды. Атлары үлән кытырдата башлагач, чирәмгә ятып, баш астына кулларын куйды да күк йөзенә бакты. Кояш баеп бара, тиздән җиһан шәме дә инеш аръягындагы куаклар артына посар, ә аңа шактый юл үтәсе әле. Хәер, исәбе буенча, Ибраһим каласы ерак калмаган булырга тиеш иде инде.

Шулчак кай тарафтандыр тояк тавышлары ишетелде. Дәүран сикереп торды да, атларының тезгеннәреннән эләктереп, инеш буендагы таллыкка керде. Әмма аны күреп калганнар икән.

 Һай, кем анда?! Чык әле бире, чык, чык! Атларыңны да калдырма!  дип кычкырды алдан килеп җитүче азат.

 Көтүче түгелме соң?  диде икенчесе, килеп туктауга.

 Нинди көтүче булсын, күрмисеңмени, хәрби киемнән,  диде ясавыллары.

Дәүран, атларын җитәкләп, аланга чыкты.

 Син кем, кай тарафка юл тотасың? Бәең кемдә?  дип сорау яудыра башлады унбаш.  Качкын түгелсеңдер бит?

 Юлчы мин, унбаш, юлчы!

 Нигә бездән качтың?

 Караклар дип курыктым.

 Кай тарафка юл тотасың?

 Ибраһим каласына.

 Җайдак ат, хәрби кием Бәең кемдә?

 Бачман баһадирны беләсездер,  дип ялганлады Дәүран.

 Ясавыл, китик моннан, баш-аягы бер казан,  диде икенче бер сугышчы.

 Китми тор әле. Кемгәдер охшатам мин бу бәндәне. Кайда күрдем соң әле үзен?! Һәй, алыгыз коралларын. Сиңа, кордашым, хан каршына кайтырга туры килер,  диде ясавыл, кинаяләп.  Атлан әйдә атыңа. Кузгалдык!

Дәүранның атын уртага алдылар һәм, юыртып, калага таба кузгалдылар.

 Унбаш, мин дә бу адәмне таныдым. Беләсеңме кем бу?

 Кем, атың коргыры, ат карагымы, сукбаймы, казакмы?

 Ат карагы да түгел, казак та түгел, хан кияве!

 Тпру, тырр! Китсәнә, булмаганны?!

 Ышан, ясавылым, хан кияве безнең кулда.

 Шул кеше кирәк тә бит инде безгә, Батырбай.  Унбаш атын Дәүран янына ук китерде: Әй хан кияве, хан кызын кая илттең?

 Унбаш Байсар, бер дә борчылма, безгә әйтмәсә, ханга әйтер. Хан бик тиз тел ачкычын табар аңа.

 Син хаклы, ясавыл. Назлыгөлне тапкан кешегә хан мең алтын вәгъдә итте. Алай да кая илттең хан кызын, колчура Дәүран?

 Унбаш Байсар! Хатынымны тапкан кешегә үзем мең алтын бирер идем,  диде Дәүран.

 Колчурада мең алтын? Сөйләмә тузга язмаганны. Кузгалдык, хак җавабыңны ханга бирерсең.

 Мин төшендем моның хәйләсенә, унбаш. Җайдак атын хан кызына дип алып килгән бу.

 Әйедер, ясавыл, тик хан кызы кайда соң?

 Унбаш Байсар! Назлыгөл минем никахлашып өйләнгән хатыным.

 Никахлашып өйләнгән хатының?! Хан кызы синең хатының?! Үз акылыңдамы син, колчура оста? Мин, унбаш Байсар, хан сараен саклый-саклый чәчем агарттым, хан кызына түгел, җарияләренә сүз катарга да кыймый идем. Ә син: «Хан кызы хатыным»,  дигән буласың. Урлап алып киттең син аны, колчура оста, урлап. Ә моның өчен, беләмсең, нишләтәчәк сине Сәлим хан?! Хәтәр Сәлим хан, диләр аны! Телсезне телле итә, аксакны йөгертә торган кеше ул.

 Хан кызы миңа үзе теләп килде, унбаш. Мин аны урламадым.

 Җитте, оста. Куала атың. Күп телеңә салынма. Сине хан көтә.

Каршыдагы үрне менүгә, кирмән күренде. Инде эңгер вакыты иде, күк йөзендә җем-җем йолдызлар кабына башлады. Ә кирмән капкасы каршына килеп туктаганда, караңгы төшкән иде инде.

 Ясавыл, төшер күперең, ач капкаң. Сөенче, хан киявен алып кайтам.

 Шулмы хан кияве?.. Ләхәүлә вә лә куәтә! Казер, казер!

 Әүвәлтен ханга сөенче җиткерең, ясавыл!

Асма күпер төшерелде, капка ачылды. Ул арада ханга сөенче җиткерүче әйләнеп тә килде.

 Ашык, унбаш Байсар, хан сабырсызланып көтә. Киявен тоттык дигәч, ике күзе дүрт булды, тизрәк килтерергә кушты.

 Димәк, сөенче әйткән өчен миңа нидер тиячәк,  диде кинаяләп ясавыл.

 Дар агачына астырачак.

 Ә нигә, булмас димә. Онытма, бу адәм хан кияве.

 Явызсың, унбаш. Әйдә, узыгыз, җәтрәк кыланыгыз.

Тархан йортына җитүгә, хан бусагабашы аларны каршы алды.

 Йа Хода, чынлап та оста Дәүран!  дип гаҗәпләнде бусагабаш һәм чакырылмаган кунакны йортка әйдәде.

Әмма Дәүран туктады һәм, артына каерылып:

 Атларымны югалтма, унбаш Байсар, кирәк булып куюлары бар. Әйе, коралларымны да таратма, ханның таптыруы бар,  диде.

 Кыюсың, оста,  диде бусагабаш.  Ай-һай кыюсың да. Кол бит әле син. Әүвәл ханнан ирек ал, аннары атың турында кайгыртырсың.

 Бүген кол, иртәгә никахлы кияү, дөнья күләсә, әйләнә дә бер баса, ди Ага Базар халкы.

 Әйдә, әйдә, күп телеңә салынма,  дип, бусагабаш Субай әсир ителгән останы хан янына алып кереп китте.

Алар киң вә якты бүлмәгә килеп кергәндә, Сәлим хан, дисбе тарта-тарта, ишекле-түрле йөренә иде, Дәүранны күрүгә туктап калды, дисбесен чапан кесәсенә салды.

 Йа Алла, кемне күрүем, оста Дәүран!

 Атам!  диде Дәүран һәм ханга таба бер-ике адым ясады да аягына төште.

 Бусагабаш,  диде хан,  чыгып тор әле Ә син, кияү балакай, рәхим ит, түрдән узып утыр.

Дәүран белә: анасы аксөякләр затыннан, кайчандыр Сәлим ханның хатыны булган; атасы исә, кол хәлендә гүргә керсә дә, шулай ук ихтирамга лаек кеше иде. Шунлыктан ул хан белән икәүдән-икәү калырга курыкмады, түргә узды, колак мендәре ташлаган урынга утырды.

 Атам, мин сезнең алга баш иеп килдем. Гәрчә башымны кисәр хәлгә җитсәгез дә, сезгә, Аллаһы Тәгалә шаһит, мыскал да ачу тотмыйм

 Китерделәр диген, балакай, китерделәр диген. Йә, йомышың әйт? Назлыгөл кайда? Бер урладың эзең җуйдың, инде тагынмы? Аллаһы Тәгалә каһәреннән дә курыкмыйсыңмы?

 Юк, курыкмыйм, атам. Аллаһы Тәгалә алдында гөнаһым юктыр.

 Ата-анасы рөхсәтеннән башка хан кызына никах укытуны гөнаһка санамыйсыңмы?

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3