Мусагит Хабибуллин
Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3
Сайланма әсәрләр
Алты томда
3 том
Романнар
© Татарстан китап нәшрияты, 2012
© Хәбибуллин М. М., 2012
Шайтан каласы
Тарихи роман
1
Әмир Хаҗи укыган китабын кечкенә өстәлгә куйды да кулына дисбесен алды, күзләрен йома төшеп, дисбе тарта башлады. Уй җебе еракта атасы белән булган хәтәр хәлгә тоташа иде.
Кемдер керде, түргә узды, әмма әмир аңа күтәрелеп тә карамады. Ул һаман әле атасы турында уйлана иде. Дәүранны алып килгән бусагабашы тамак кыргач кына күзен ачты, остага күтәрелеп карады. Колчуралыктан үзе азат иткән останың сеңлесе Назлыгөлне урлавы, Казанга китереп никах укытуы һәм һичкемгә сиздерми яшәп ятуы башка сыймаслык хәл иде. Шундый хәлдә дә әмир Хаҗи остага каты бәрелмәскә булды. Дөрес, күңелендәге канәгатьсезлек хисеннән дә котыла алмады. Шулай да колчура аларның кияве хан кияве хәзер. Шунысы да мәгълүм: Назлыгөлне атасы боерыгы белән кире алып киткәннәр, оста исә чарасыздан аның каршына килгән. Әмир Хаҗи дисбесен чапан кесәсенә койды, торып басты.
Назлыгөлне эзләмә, аны атам алып китте, диде.
Дәүран күкрәгенә кулын куйды, әмирнең аягына бөгелеп төште.
Әмирем, газапка дучармын, коткаручым булдыгыз, хөкемдарым да булыгызчы! Ярдәм итегез Назлыгөлемне кайтарырга! Бирегез фатиха, китим бәхетем артыннан. Игелегегезне гомерем буена онытмам, Коръән тотып ант итәм.
Оста уң кулы белән өстәлдә яткан изге китапка үрелде, китап йөзенә кулын куйды.
Әмир Хаҗи тураебрак басты, останы күздән кичерде:
Хан кызы Назлыгөл синең хатының идемени, оста? Үз акылыңдамы син? Әмирең алдына шул йомыш белән килдеңме?
Әйе, хөрмәткә ия әмирем, барыр җайларым, кылыр чараларым калмады ла. Назлыгөл минем никахлы хатыным иде, диде оста Дәүран.
Әнә ничек икән, диде әмир Хаҗи, ишек төбендә басып торучы сакчысына борылып карады. Ишетәсеңме, Җанбай, хан кызы оста Дәүранның никахлы хатыны икән ич! Ә кызның өлкән абасы бу хакта яңа ишетә Шуңа аптырап утырам, оста, ничек әле атам синең башыңны кистермәде, ничекләр котылып кала алдың син?
Изге башны кылыч кисми, әмирем.
Изге башны? дип гаҗәпләнде әмир Хаҗи. Кем шулай ди?
Баһадир Җик Мәргән.
Димәк, Җик Мәргән коткарды сине, оста Дәүран?
Әмир Хаҗи ашыкмый гына урыныннан купты, ишекле-түрле йөрергә кереште. Ул ниндидер нәтиҗә ясарга тырышты. Җай гына барган дөнья ике-өч көндә тәгаен асты өскә килде. Әүвәл Бачман баһадир ярты гаскәре белән туган ягына качып китте. Ахыр килеп Акбикәсе гаип булды. Бачманга ияреп туган ягы Саксинга китүеме?.. Нишләргә аңа хәзер? Бикәсен куа чыгаргамы? Хәер, Бачман баһадирның китүен үзе теләде бит. Әмма бикәсенең аңа ияреп китүенә ышанасы килми иде. Дөрес, иреңнән, якыннарыңнан яшереп булмый торган хак нәрсә бар мәхәббәт. Бикәсенең Бачман баһадирга тартылуын, аның исемен ишетүгә йөзе балкып китүен күптән күреп йөрде ләбаса! Әмма аның кыланышын күрде дә, күрмәде дә гамьсез калырга тырышты. Ахыры әнә ничек бетте: түземен җуеп, юк сәбәпне бар итеп, баһадирны зинданга яптырды. Сәбәбен халыкка белдереп торырга вакыты тар иде капка каршында гаскәре белән атасы тора иде
Димәк, сине баһадир Җик Мәргән коткарды, оста Дәүран?
Әйе, әмирем, ул коткарды.
Әмир Хаҗи янә җансакчысы Җанбайга карап алды һәм сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды. Әйе, Җик Мәргәнне Җанбай да яклап чыккан иде. Әмир бу хакта белә, оста да хәбәрдармы дип, юри соравы иде, каш астыннан гына остага күз төшереп алды. Төскә-йөзгә матур, сынбат-таза гәүдәле, сөйкемле генә сөякле ир-зат. Назлыгөлнең гашыйк булуына бер дә гаҗәпләнәсе түгел. Кем белә, кыңгыр эшләре кырылып чыкмаса, ихтимал, матур гына яшәп тә киткән булырлар иде. Кызганыч, Назлыгөлнең Казанга килүен әмир элегрәк белмәде, бер-бер чарасын күргән булыр иде.
Җик Мәргәнне баһадир итүче миндер, оста Дәүран.
Ул изге кеше, миңа бик күп игелек кылды, әмирем. Әмма сезнең алда аның мыскал да гөнаһы юктыр.
Иң әүвәл әйт, кем сиңа ирек бирде? Кем сине кеше итте?
Сез, әмирем. Сезнең аркада кеше янында кеше итеп сизә башладым үземне. Рәхмәт, игелегегезне гомерем буена онытмам.
Хан җәлладын кем үлтерде?
Сез аны үзегез дә күрдегез, әмирем.
Әмир Хаҗи ни кылырга белми тирә-ягына каранып алды да, гасабилануын яшерүдән гаҗиз калып, янә йөренергә кереште.
Йә, ни кылырга исәбең хәзер, оста Дәүран?
Әмирем, миңа азатлар кирәкми. Бирегез миңа фатиха, бирегез ике ат, Назлыгөлне ничек тә табып кайтырмын.
Останың тәвәккәллегенә шаккатудан чарасыз калып, әмир аның каршында туктады.
Атам кулына эләксәң нишләтәчәген беләсеңме? Ат койрыгына тактырачак яисә табаныңны телеп кыл тутыртачак. Ул мине дә мыскыл итте, калама килеп фетнә кузгатты, халкымны рәнҗетте
Миңа ханның яман уйлары билгеле түгелдер, әмирем. Назлыгөлемне тапсам
Әмир Хаҗи бертын сүзсез торды. Әйе, атасы Казанны Булат оныгына алып бирергә дип килгән иде. Ләкин теләгенә ирешә алмады: өлкән угланы каланы бирмәде. Ханның үз хәле мөшкелләнде. «Ульдәмир кенәзе Болгарга яу чыккан» дип хәбәр иреште. Атасына шул җитә калды: кенәз Болгарга яу чыкканмы-чыкмаганмы, әмиргә караңгыдыр. Ә менә шул хәбәрдән куркып атасының китүе хактыр. Инде бу остага йөзбашын биреп, Назлыгөлне коткарырга җибәрсә? Күренә ки, оста Назлыгөле өчен утка-суга керергә тора.
Ярый, оста, кайтырга теләсә, коткар Назлыгөлеңне.
Атка йөгән салганда, мин бу хайванны кулга өйрәтә алырмынмы дип икеләнмиләр, әмирем. Кылыр игелегегезне кылыгыз, мин Назлыгөлне табармын. Исән-имин әйләнеп кайтсак, Казан каласын тирә-юньдә бер итәрмен. Яшәр дөньямда сездән башка изге кешем калмады.
Хуш, оста. Инде әйт: йөзбаш озата барсынмы?
Миңа азат та, йөзбаш та кирәкми, әмирем. Миңа җайдак ат, корал бирегез.
Адәм баласы ике туып, ике үлми, оста, үз көчеңә артык ышануың Тимер, остага иярле ат, сораган коралын бир, диде әмир икенче сакчыга.
Кылган игелегегезне беркайчан да онытмам, әмирем.
Игелек җирдә ятмый, оста. Ашыкма, барысын да Алла кулына тапшырыйк!
Иншалла, барысы да әйбәт булыр, әмирем
2
Хәрби кием киеп алгач, Дәүран җайдак атын ияр башына бәйләде дә әмир сакчысы Тимергә:
Рәхмәт сиңа, Тимер, игелегең онытмам, диде.
Ак юл, оста. Тик юлда ашыкма, атларыңны ешрак алыштыр. Нугай капкасыннан чыгарсың, мин ясавылга хәбәр иттем.
Үзе күтәргән ак таш йортлар да артта калды. Дәүран ашыкты, атларын куалады. Ярты юл чамасы үткәч, туктап, икенче атына күчеп атланды.
Аның уенча, Сәлим хан Ибраһим каласында булырга тиеш иде. Ашыкса да, хан ул калага туктамый китмәс. Атлар тырк-тырк җай гына юырта, юлда берәү дә күренми. Дәүран тезгенен бушата төште, булган хәлләрне янә күз алдыннан кичерде.
Үлем балтасыннан ычкынгач та, Дәүран Назлыгөлнетөне буена эзләп йөрде. Кеше күзенә күренергә курыкса да, тәвәккәлләп, Әхмәт тарханга барды, әмма ул да останы куандыра алмады. «Качып ятадыр, сабыр ит, кайтыр», дип кенә юатты, йөри торгач, оста сарай бавырчысын очратты. Нәкъ менә ул аңа дөресен әйтте: «Назлыгөлне хан кешеләре алып китте», диде. Шуннан соң гына Дәүран әмир хозурына керергә карар кылды. Хак, әмирнең аны зинданга ябуы да бар иде. Әмма эчке бер тоемлау белән сизде Дәүран: әмир Хаҗи аңа тимәс, Назлыгөлне табуда ярдәм итмәсә дә, каласын ак таштан күтәргән останы рәнҗетмәс.
Күңеле дөрес сизгән булып чыкты Дәүран теләгенә иреште. Ул юлда, йөрәге ашкына, тизрәк Назлыгөлен табасы килә. Дөрес, Сәлим хан каршына килеп басуга ни әйтәсен әлегә ул белми иде. Әмма күңел түрендә ниндидер өмет чаткысы бар: хан да, бәлкем, аңа тимәс; Назлыгөл тидермәс, ул минем ирем, аннан балам булачак, дияр дип өмет итә иде. Ул атасы аягына егылыр, кичерүен сорар, гаебен таныр. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте зурдыр, иншалла, хан кичерер.