Чынында исә Византия илчеләре гуннарның башкаласы Паннониядәге калага түгел, ә Кара диңгез буендагы далада була. Менә ни өчен 412 елда Византия империясе илчеләре Паннониягә юнәлмиләр, ә Кара диңгез буендагы гуннар каласына, төп калага киләләр.
Л. Н. Гумилёв.
«Тысячелетие вокруг Каспия» китабыннан
Бу кала бүгенге Азов каласы (Азак) булган булса кирәк, император илчеләрен гуннарның олуг ханы Мәңгүк хан белән Сафура ханбикә кабул иткән булырга тиеш.
* * *
Яңа көнне каршы алгач, бар өметләрен Тәңрегә тапшырып, унуклар ике төркем булып, ике якка сәфәр чыктылар. Угорлар тарафына юл алган Сакмар меңбаш һәм Тугран төркеме белән аерылышкач, Көнбаш атакай Кара Иделгә җитеп килгән Мәңгүк хан төркемен куып җитте, һәм, аты хан аты башы белән тигезләшүгә:
Хан, табында әйтеп тормаган идем, кичә кич белән сарматларда калдырган чапкыным кайтты, Бәһрам бәк ясак җыярга аланнарга таба кузгалган икән. Кһм, ыстанда гүзәл Сафура бикә үзе генә калган. Әйе, минем хыянәткә барасым килми, Иделне кичәбезме, әллә соң Бәһрам бәк кайтканны көтәбезме? Хәер, син хан, үзең хәл ит, диде.
Кичер, атакай, Сармат хан кызы Сафураны мин таш яуса да барып күрермен. Бишектәге бала бишкә үзгәрә, дисәләр дә, минем аңа булган мәхәббәтем әле булса сүрелгәне юктыр.
Йа Тәңрем, диде Көнбаш атакай. Юраганым юш килде. Бәһрам бәк бер дә бикәсе сүзеннән чыкмый икән. Чапкыным сүзләренә ышансак, Сафура бикә күз алмастай чибәр, горур, татлы телле икән. Килгән кунакларны Бәһрам бәк белән тигез бүкәндә утырып кабул итә, ди. Шыттырмаса, чапкыным әйтә: «Мин тәгаен аңламадым, кем идарә итә ил белән Бәһрам бәкме, сылу бикәме?» ди. Вәсих белән Курсих угланнарым калдыруым да шул Сафура бикә аркасында булды, хан. Иң әүвәл угланнарымны калдырыруны бикә үтенде, бикә сорады, Бәһрам бәк аны куәтләп кенә торды. Мин моны сарматлар белән кушылу теләге белән кылдым, хан. Унукларга угорлар белән генә түгел, сарматлар белән кушылу да куәт өстенә куәт бирер. Ә син, Мәңгүк хан, атакаең киңәшен тот тап бикә күңеленә ачкыч. Минем өмет синдә, хан. Йә Сафура бикә күңелен яулыйсың, йә без буш кул белән борылып кайтып китәбез. Бикәгә тәмле телең кызганма, хатын-кыз ирләрне колагы белән яратыр, диләр. Кирәк икән, сандугач булып сайра. Син аңа ап-ачык итеп әйт, аталарыбыз теләге турында ни уйлыйсыз, бикәм, диген. Без әле Иделне кичмәгән, кем йөзендә барабыз Сармат хан кызы Сафура кырына?
Мин хан йөзендә барам, атакай, унуклар ханы йөзендә. Мин аңа әле булса гашыйк, гәрчә булган хәлләргә күп еллар узса да, яшьлектәге түрдә, картлыктагы чөйдә, диләр. Ул бикә туган якларыма кайта-кайтуга ук инде йөрәк түрем биләде. Яшьлек хатам үз теләгем белән кылмадым, бикә мине аңлар, аңларга тиеш. Кинәт кенә туган туфрагымда балачактагы мәхәббәтем дөрләп кабынып китте, атакай. Ятсам ул, торсам ул күз алдымда.
Димәк, Иделне кичәбез. Кичәрбез дә ыстан туктарбыз. Яңа көн тугач кына, Тәңребездән игелекле көн теләп, ары таба китәрбез. Тик, Мәңгүк ханиям, үзем сине котыртам, үзем куркам. Без анда чакта көтмәгәндә Бәһрам бәк кайтып төшсә
Төшсен, мин аңа хан йөзендә барам, илче генә түгел. Ахыр килеп, мин аңа хан йөзендә яучы булып барам. Минем төп максатым улларымны, асыл егетләремне өйләндерү.
Сылу бикә, сылу бикә кызларын бирерме соң? Бик ихтимал, ул сине онытмагандыр. Бала хыялы күктә, балигъ хыялы җирдә булыр, ди.
Сылу бикә минем белән килешер, атакай, теләгемә аркылы төшеп ятмас. Мин аның каршына үсмер чактагы насыйбы йөзендә генә түгел, онытылмас хатирәсе булып та барам. Туран дөньясында даннары еракларга таралган төрекләр ич без. Кирәк икән, мин аның алдына төшәрмен, атакай, әмма үз дигәнемә ирешермен.
Менә-менә, шундый ханны күрәсем килгән иде дә минем юлга чыкканда. Сылу бикә, үзе баладан мәхрүм булса да, сараен тутырып кызлар тота икән, диделәр. Угылларыңны да, егетләреңне дә мәхрүм итмәс, шулай дип юрыйк, Мәңгүк хан.
Бикәне баладан мәхрүм, дисең, атакай. Бу хакта мин болай уйлыйм, димәк, сылу бикә Бәһрам бәкнең мәхәббәтен йөрәк аша уздырмаган. Мәхәббәте йөрәк аша узганда гына, хатын-кыз ир-аттан бала табар, диләр. Димәк, сылу бикә мине көткән. Инәй аллабыз, тиңгә тиң, ишкә иш килгәндә генә, мин аларга бала бүләк итәрмен, дигән ич.
Көнбаш атакай кайнарланып сөйләгән ханны тыңлады, әмма кайтарып бер сүз дә әйтмәде. Ак төрекләр ханы Мәңгүк Сармат ханы кызы Сафура янына канатланып бара, димәк, ул аңа әле булса гашыйк. Хан тәмам үз төркеменнән адашып калган очар каз, кыйгаклап кычкыра башлады. Күк алласы Тәңре булса, Җир алласы Мәхәббәт, дияр иде мөгаллиме Дәян.
Шулай сөйләшә-сөйләшә, Кара Иделгә җиттеләр. Багучылар алдан тапкан кичүдән сарматлар ягына чыктылар да Иделгә коеп яткан инеш тугайлыгына ыстан туктадылар. Атларын утларга җибәреп, кунарга булдылар. Курыкмадылар, шуңа карамастан, гәрчә сарматларга изге ният белән килсәләр дә, каравыл куйдылар. Төн тыныч үтте. Иртән күзләрен ачсалар, янәшәләрендә атлары пошкыра, әрәмәлектә берсеннән берсе уздыра-уздыра сандугачлар сайрый. Әнә шулай каршылады Мәңгүк хан туар көнне. Тәңресенә дога кылды, изге көн бирүен теләде. Көн ачылып, елга буендагы томан таралуга, унуклар таң калдылар, аларны тыгыз рәтләр белән сармат сугышчылары уратып алган иде. Ашап-эчеп кузгалып кына киләләр иде, барысы да, сикерешеп, аякларына бастылар, ат тезгеннәренә ябыштылар. Унукларны боҗрага алучылар җәяләренә уклар элмәсәләр дә, йөзләренә багуга, унуклар күрделәр сарматлар йөзендә бер дә дустанәлек күренми. Мәңгүк хан ат башыннан алды да, очлымына ике кош каурые кадаган (йөзбаш булса кирәк иде) йөзбашка таба кузгалмакчы итте. Әмма аны Көнбаш атакай туктатты:
Хан, синең алда дошман. Аларның безне әсир итүләре бар.
Мәңгүк хан туктады һәм сармат яугирләрен янә бер тапкыр күздән кичерде. Хан буларак ул барысын да сүзсез аңлады. Алар әсирләр, һәрхәлдә, әсир ителү алдында торалар. Сарматларга каршы тору һәм алар белән орышу зур ахмаклык булыр иде. Ахыр килеп, аларның максатлары сугышу түгел, алар кызлар сорарга килделәр. Шуңа күрә Мәңгүк хан кыю төстә очлымына ике каурый кадаган меңбашка таба кузгалды. Шулчак сарматлар җәяләренә ук элделәр.
Хан, коралларың калдыр, диде Мәңгүк ханга атакай Көнбаш.
Мәңгүк хан хәнҗәренә кадәр багучысына салып бирде һәм туп-туры сармат меңбашына таба китте. Меңбаш һәммәсеннән дә аерылып тора, һәм ул аты белән дә калкурак урынга туктаган иде. Ни тәкәббер кыланса да, Мәңгүк хан үзенә җитәрәк, хөрмәт йөзеннән булса кирәк, меңбаш атыннан төште, ат башыннан тотып, унуклар ханын көтеп алды.
Баһадир, мин ак төрекләр ханы Мәңгүк хан, диде, килеп җитәрәк күкрәгенә кулын куеп, илбашы. Мине сылу бикә Сармат кызы Сафура тарафына алып барсагыз иде. Йөк-йомышым бикәдә минем, меңбаш.
Хан, диде баһадир, Мәңгүк ханның баш иеп сәламен алгач. Бикәнең әмере шундый. Яугирләрегезне ыстан туктаган җирдә калдырасыз, Көнбаш атакай белән үзең миңа иярәсез.
Мәңгүк хан артына каерылып карады һәм кул ишарәсе белән Көнбаш атакайны дәшеп алды. Көнбаш атакай һәм ике сакчысы килеп җиткәч, атына атланды да сармат баһадирына иярде.
Шактый юл узгач кына, елга ярына сыенып утырган авыл күрделәр. Авыл зур, хәтта артыгы белән зур иде, Мәңгүк хан хәтта аның очын-кырыен күрмәде. Ишәйгән сармат кавеме, меңнәрчә йорт күтәрелгән төбәккә туктаган сарматлар чираттагы ыстаннарында җәйлиләр иде. Кибет-арбалары да шунда ук. Йортларны үзәккә таба боҗра-боҗра итеп куйганнар, боҗра араларында тәртәләрен югары күтәреп бәйләгән арбалар, арбалар тирәсендә бала-чага мәш килә. Арбаларның күбесендә сәрпи уклар урнаштырылган. Боҗраның иң уртасында, бер дә фарсы шаһиншаһныкыннан ким булмаган төсле, тукымадан зур чатыр. Чатырга җитәрәк, сармат баһадиры ак төрекләргә атларыннан төшәргә кушты һәм, Мәңгүк хан белән Көнбаш атакайны ияртеп, мәһабәт чатырга таба китте. Хәер, чатырны күрүгә үк, Мәңгүк хан: «Сафура бикә чатыры», дип уйлаган иде, шулай булып чыкты да.