Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1 стр 10.

Шрифт
Фон

Чатыр матур, тоташ ак ефәктән алтыпочмаклап куелган. Һәр почмагында җәйрән сурәте төшерелгән, түбәсендә куе зәңгәр әләм җилферди.

Чатырга җитәр-җитмәс, сармат меңбашы Мәңгүк ханны алга чыгарды, ә Көнбаш атакайга сабыр итәргә кушып, үзе белән алып калды.

 Сезне Дәян атакай көтә, диде меңбаш һәм чак кына арырак утыртылган зәңгәр киез белән капланган йортка күрсәтте.

Мәңгүк хан артына әйләнеп карамады, аның кисәк кенә йөрәге леперди башлады, аяк астындагы җирне тоймас булды. Мәңгүк хан базынкы буйлы, зәңгәр күзле, йомры җирән сакаллы ир уртасы булырга җыенган кеше иде. Аңа һәрчак хатын-кызлар күзе төште. Шуңа карамастан атасы Шимбай кебек дүртәр-бишәр хатынга өйләнә алмады, ике хатын белән генә торып калды. Тик соңгы орышта икесеннән дә мәхрүм ителде. Хак, тәүгесе ир-канатына ике малай калдырып, үз үлеме белән Тәңре янына китсә, икенчесе ике малай тапкан булса да, Мәңгүк ханга ияреп, орыш артыннан орышка керде, ирләргә хас батырлык белән дошманга каршы сугышты һәм орышларның берсендә ятып та калды. Атилла углы, анасы уктан алынганда, бүреге белән яңа уйный башлаган иде, бүген исә, кайчандыр Сафураның колагын тешләгән кебек, колак тешләргә дип, Айгөл апасына китте. Мәңгүк хан батыр хатынны үз кулы белән җирләде. Соңгы мәлдә ул аны күз яше аша күкрәгенә кысты, гүя ишетер кебек, бәгырь канына назлы сүзләр тезде. Яраткан иде ул батыр хатынны. Тик барыбер, тәүге хатынын өзелепләр яратканда да, әллә нигә, юк-юк та, үсмер Сафура күз алдына килер иде. Яшьлектәге йөрәктә, дип тикмәгә генә әйтмиләр икән шул.

Менә ни өчен чатыр кырына җитүгә, аягы атламас хәлгә җитеп, кинәт тукталып калган иде Мәңгүк хан. Үреләсе дә, чатыр япмасын ачасы гына югыйсә, юк, гасабилану да түгел иде бу, курку да түгел иде хәтта, ә еллар буена хыялында йөрткән чынбарлыкка аяк басу иде. Чынбарлык исә кешене һәрчак шикләндерә, икеләнергә мәҗбүр итә.

Ахыр тәвәккәлләде, япманы ачты. Керде. Күзләре тышта калган иде, бер мәлгә һични абайламый ишек яры басып торды. Ниһаять, күзләре ияләнә төшкәч, түр яктагы түмәрдә утыручы хатынны абайлады. Шулмы Сармат хан кызы Сафура? Шушы күз камашырлык гүзәллеккә күмелгән сылу беләнме ул үсмер чакта колак тешләште?..

Башта ул гүзәл затка туры карарга кыймады, төркиләргә хас гадәт буенча, бер тезенә төште:

 Гүзәл бикәгә, Сармат хан кызы Сафурага, саулык-тазалык телим! Баһадирың күндергәндер, шәт, сылу бикә, сәнең алда ак төрекләр дип аталган унуклар ханы Мәңгүк. Атам Шимбай орыш кырында ятып калды. Синең алга хан йөзендә үзем килдем. Кабул итсәң кабул ит, кабул итмәсәң куып чыгар

Сафура бикә аңа бер сүз дә әйтмәде, каршындагы түмәрдән урын күрсәтте, имеш, әүвәл утыр. Мәңгүк хан Сафура бикә күрсәткән түмәргә утырды, кулларын тезләренә куйды һәм янә гүзәл бикәгә исәнлек-саулык теләде. Әйтер сүзем әйтә алмый калырмын дигәндәй кабаланыбрак:

 Атамны җирләгәч, сылу бикә, җәйли-җәйли, Җаекка җиттек, менә, ниһаять, борынгы Угыз бабабыз көн күргән далага килеп егылдык. Ыру-кавемем чарасыз калудан килдем мин сәнең кырыңа, сылу бикә. Соңгы орышта олауларыбызны гына түгел, кибет вә хатын-кызларыбызны да югалттык. Яугирләремнең асыллары орыш кырында ятып калды. Унуклар кавеме тәмам саташкан байгыш хәлендә хәзер. Мин, Шимбай хан углы Мәңгүк, инде хан йөзендә күп еллар элек күрше булган сарматларга килеп егылырга мәҗбүр булдым. Бабаларыбыз гына түгел, аталарыбыз кызлар алышып, дустанә-тату күрше яшәүләрне дә искә алып, сылу бикәнең мәрхәмәтенә өмет итеп, гүзәл бикә, синең аягыңа төшәм  диде.

Шул сүзләрне әйтте дә Мәңгүк хан, күзләрен күтәреп, Сармат хан кызына карады. Карады да исе-акылы китте. Ярым караңгылыкка тәмам күнеккән күзләре каршында гелән күктән төшкән алиһәдәй Сармат хан кызы Сафура утыра. Бикәнең йөзендә нурлар биешә, бит-йөзендәге сипкелләр һавадагы йолдызларны хәтерләтеп, үзе тулган ай кебек утыра сыман тоелды. Шулчак гүзәл бикә тыенкы гына елмайды һәм, дугаланып торган иреннәрен ачып, бәхетсезлеккә дучар ителгән унуклар ханына иминлек теләде.

 Мин барысыннан да хәбәрдар, Мәңгүк хан. Ике хатынга өйләнеп, мәрхүмәләрне җирләвең турында да, угланнарың хакында да алхәбәрдә торам. Орыш кырында калканын калдырган яугир югалган бер угы өчен уфтанмый. Кан кардәшегез Анагай илә Мөртәт ханнарның Кытай императоры ягына чыгулары хакында да ишеттем мин, җиткерделәр. Ике туган ханның дошман ягына чыгуын, туганнары унукларны кыен хәлгә калдыруын Бәһрам бәк тә ошатмады. Иллә җаны теләгән җылан ите ашаган, ди, үзләре теләп муеннарына элмәк элгәннәр икән үзләренә үпкәләсеннәр. Бәйдәге адәм генә түгел, бәйдәге эт тә иреккә омтыла. Кытай императоры йөзендә мин яман сәясәт күрәм, ак төрекләр ханы Мәңгүк. Империяләр ирекле дала халыкларын кысып, ил-дәүләт чикләрен бер-берсенә китереп кушмакчылар һәм дала халыкларын мәңгелек коллары итмәкчеләр. Көнчыгышта дала халкына Кытай империясе теш кайраса, көнбатыштан Рим империясе теш кайрый. Моңа кадәр бу ике зур империя гасырлар буена дала халыклары исәбенә коллар тотты, яшәде, үсте, узынды, көн күрде. Ары таба да шулай булырмы, унуклар ханы Мәңгүк? Әллә булмаса, кем дә булса арыслан һәм юлбарыс сурәтенә кергән империяләргә чик куярмы? Күрәм-сизәм ич мин, коллар исәбенә яшәгән Рим империя чикләрен сакларга һәм империяне коллар белән тәэмин итеп торырга алынган Германрих король көч-куәтләре чамалы булган кавемнәрне кул астына җыя башлады. Ирештерделәр, даладагы вак ыруларны туздырып, халкын әсир итеп, Ольвия каласына илтеп сата башлаган. Моңа кадәр аның дала халыкларына кул сузганы юк иде әле. Узынды, узынды, Германрих король дә узынды. Кем тыяр аны, кем туктатыр?.. Кан кардәшебез Дауыт ханның бөтен халкын туздырып, Ольвия каласына илтеп, римлыларның сәүдәгәрләренә сатып җибәргән. Яман кәсеп тапкан Германрих король, бик яман. Бәһрам бәк аны акылга утыртырга йөри, һәм мин аны хупладым, Мәңгүк хан. Әле булса хәтеремдә, атам белән синең атаң да Германрих корольне кисәтә торганнар иде, әмма икесенең берсе империя чикләрен үтеп керергә кыймадылар. Берләшә алмадылар дала ханнары, һәркайсы үз мәнфәгатен кайгыртты, үз җәйләүләрен, үз биләмәләрен саклады. Ул арада Германрих король кебек Рим империясе ялчылары дала халыкларын әсир итеп, Ольвия каласы аша колбиләүчеләргә озата тордылар. Ак төрек, сармат, роксолан, алан, венед халыкларын, әсир итеп, Римга озата торалар. Татулык җитми далалыларга, дустанәлек, бер-берсенә ярдәм кулы сузу, Мәңгүк хан, бер-берсен күрмәс булдылар

 Кһм,  дип уч төбенә тамак кырды Мәңгүк хан.  Кһм, гүзәл бикә. Син минем гүя күзем ачтың. Хак сөйләдең. Бу чынлап та шулай ич. Атам энесе Дауыт ханның ыруын Германрих король туздыра. Атам Шимбай шунда ук әйткән иде: «Көнчыгыштан кайтуга, Германрих корольгә ябырылырбыз»,  дигән иде. Теләгенә ирешә алмады.

 Минем атам Сармат хан да Германрих корольдән үч алырга теләде, шул исәп белән атаң белән кушылырга дигән ниятне дә башлап җибәргәннәр иде

Сафура бикә нәрсәдер әйтергә теләсә дә әйтмәде, тыелып калды. Мәңгүк хан аңлады, бикә аның белән киңәшә, киңәшә генә түгел, унуклар ханын Германрих корольгә каршы берләшергә чакыра, һәрхәлдә, бикәнең тел төбен шулайрак аңлады Мәңгүк хан, шул ук вакытта башлап сүз әйтергә кыймады.

 Минем чарасыз калган мәлем, сылу бикә.

 Чарасыз калмадың син, унуклар ханы, мине чарасыз иттең.

«Ни өчен, ни өчен?» дип сорыйсы итте Мәңгүк хан, иллә янә үзенең үсмер чактагы мәхәббәтенә сүз катарга батырчылыгы җитмәде.

 Минем синең угланнарыңны Рим империясе каласында күрәсем килә, унуклар ханы. Ләкин әүвәл Германрих корольне туздырырга кирәк булыр, Мәңгүк хан. Коралларны Римга ул сатып ята. Өске готлар Римга йөз тота башлаганнар, дигән хәбәр дә иреште миңа. Әнә шул халык далалыларны җәнлекләр урынына аулап, римлыларга кол итеп сатып ята. Йөз яшен тутырып килгән Германрих корольнең сансыз күп хатыннарыннан туган угланнарын, оныкларын аталарының бу оятсыз кәсебеннән кем туктатыр?! Кем йөгән кигерер коллар исәбенәяшәгән римлыларга?! Менә шундый ирләрне эзлим мин, унуклар ханы. Ә алар далада азаеп бара. Берәүләре кытайлыларга барып елышалар, бәгъзеләре хатын-кызларын ташлап качалар, бер ишләре илләреннән качып китәләр. Мин, унуклар ханы, чарасыздан Бәһрам шаһзадәгә кулым суздым, таяныр кешем калмаганнан бардым мин моңа, унуклар ханы. Ә ул минем өметем аклап ята, бүген аланнарны буйсындырса, иртәгә өске готларга каршы кузгалачакмын, ди. Мин ышанам баһадирыма, кузгалыр да

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3