Әйткән сүз аткан ук! Икенче көнне үк унуклар ыруы, җәйли-җәйли, Кара Идел елгасына таба кузгалды. Сармат ханның җәйләү-биләмәләре Кара Иделнең уңъяк ярыннан башлана иде. Җәйләгән халык әкрен йөри, унуклар бары тик җәй урталарында гына Кара Иделгә җиттеләр. Әмма Мәңгүк хан елганы кичәргә кыймады. Чөнки Кара Иделнең аръягында Сармат хан биләмәләре, бу күчмәләр арасындагы канунны бозу булыр иде.
Килә-килүгә Идел ярына ыстан коруга ук, гайрәтле егетләрнең кайберләре сармат кызларын урларга кузгаласы иткәннәр икән, бу хәбәр Мәңгүк ханга ирешүгә, егетләрне тыярга ышанычлы меңбашын җибәрде. Кайнар канлы егетләрне йортына тотып китергәч, һәм тегеләр зарлана башлагач, Мәңгүк хан кырт кисте кем дә кем аръякка чыга, ат койрыгына тагылачак. Шуңа да карамастан, атна үтүгә, Мәңгүк ханга ирештерделәр, хатын-кызга тансыклаган җилле егетләр унбишләп сармат кызын урлап алып кайтканнар һәм яшереп тоталар икән. Мәңгүк хан хәбәр ирештерүчегә бер сүз дә әйтмәде, кырына Көнбаш атакайны чакырырга кушты. Ун-унбиш кыз белән генә унуклар кавемен хатын-кызлы итеп булмас, бер-бер хәл кылырга кирәк иде. Шуның өчен ул әүвәл сарматларга яучы һәм илче йөзендә Көнбаш атакайны җибәрергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Әйе, бер җайдан хәйләкәр Көнбаш атакай Сармат ханның сылу кызын да күреп кайтыр. Ниләр кылып ята икән сары чәчле, Мәңгүк хан үсмер чакта ук колагын тешләгән сылу кыз?..
Ыстан туктап, шул хакта сөйләшкән-киңәшкән арада, күк йөзен кара болыт каплады, яшеннәр яшьнәтеп, күкләрне дер селкетеп, күкри-күкри коеп яңгыр явып узды. Шушы куәтле яңгыргамы, елга ярларыннан чыкты, болыннарга җәелде. Атна дигәндә ул үз эзенә төште һәм сөелгән хатын кебек тынычланып ага башлады. Мул итеп яуган яңгырдан соң болын-тугайлар, хәтта калку җирләр дә хәтфәдәй яшел үләнгә күмелде. Шул үләндә көрәеп киткән мал-туар, бигрәк тә атлар, яше-карты, колыны-кыркыны, койрык чәнчеп куыша башлады. Атлардагы дәрт-дәрман ир-егетләргә күчте. Кара Иделнең аръягындагы ат көтүен күреп, елгыр айгырлар башларын югары күтәреп кешниләр, кемнедер үз тарафларына йөрәк кайнарлыклары белән дәшәләр иде. Ә инде ун елдан артык хатын-кыз затыннан мәхрүм ителгән ир-егетләр елга буена кер чайкарга төшкән сармат кызларын күреп, ни кылырга белми, тегеләргә талымсызланып карап торалар һәм эчке бер дәрт белән: «Эһ!» дип куялар иде. Кош булсалар очып кына чыгарлар иде дә, юк шул, кош түгелләр, тик күңелләр генә ярсына, күңелләр генә аръяктагы сармат кызларына тартыла.
Алай да, Мәңгүк хан тыюга карамастан, берничә батыр егет, елганы ат белән йөзеп чыгып, кер юучы кызларны алып кайтканнар булып чыкты, иң гаҗәбе, имеш, кызлар үзләре үк ияреп чыккан икән. Бу хәбәр ирешсә дә, Мәңгүк хан дәшмәс булды. Ул һаман Сармат хан ыстанына җибәргән Көнбаш атакайны көтте. Атнага якын гомер узды ич инде, ә атакай һаман юк та юк. Мәңгүк хан тәмам йокыдан калды.
Көнбаш атакай киткәнгә җиде көн дигәндә хан түзмәде, ат менеп, Идел ярына таба кузгалды. Ишләре иярәсе иткәннәр иде, аларга кул селтәп кенә калырга кушты. Аның ни сәбәпледер ялгыз гына Идел ярына чыгасы килә иде. Күк йөзе чалт аяз, баш очында тилгән тирбәлә, колак түренә төшеп диярлек тургай сайрый. Әллә талгын гына күктә тибрәлгән тилгән, әллә тургай моңы йөрәкне парә-парә телә. Әнә шунда ул елганы кичүче Көнбаш атакайны күрде, күрде дә тыелгысыз дәрт белән аны көтә башлады. Көнбаш атакайны сармат егетләре каекта чыгардылар. Мәңгүк хан шактый текә ярдан аты белән аның янына төште, картның елмайган күзләренә карады.
Йә-йә, ни йөк алып кайттың ханыңа, атакай?! диде, сабыры төкәнеп, Мәңгүк хан.
Әүвәл йортыңа алып кайт, бер чокыр булса да кымызың эчер, диде Көнбаш атакай, һаман исә мыек астыннан елмая төшеп.
Кайтыр юлда ук, ат йөгәненнән тотып янәшә атлаганда ук, Көнбаш атакай Мәңгүк хан зарыгып көткән хәбәрне ирештерде. Көнбаш атакайны Сафура бикә үзе каршы алган икән. Атасы Сармат хан вафатыннан соң, бәк титулын алып, тәхеткә Бәһрам баһадир утыра, әнә шул кеше Сармат хан фатихасы белән Сармат хан кызы Сафурага да өйләнгән. Үзләре болай тату гына торалар, ди, тик менә дәвамнары гына юк икән.
Еллар үтеп, көнчыгыш тарафында көн күргән кардәшләрен яклап йөргән арада, туган якларында калган колак тешләшкән насыйбы кияүгә дә чыгып өлгергән икән шул. Көтмәгән булып чыга инде. Хәер, Мәңгүк хан үзе дә әүлия була алмады, ул арада ике хатынга өйләнергә өлгерде.
Ярый, бихуш, атакай. Йомышым йомышлаган өчен мең рәхмәт сиңа! Иртәгә, көн-кояшны каршы алгач, табын җыярбыз һәм барысын да уртага салып сөйләшербез.
Ләкин Көнбаш атакай Мәңгүк ханнан тиз генә чыгып китмәде. Сарматлар ыстанында Дәян атакайны күрүе, тегенең авыр хәлдә урында ятуы турында әйтте. Ләкин Мәңгүк хан аны тыңлады да, тыңламады да, аның бөтен уй-зиһенен Сармат хан кызы Сафура биләп алган иде. Җитмәсә, кымыз янында Көнбаш атакай Сафура бикәнең гүзәллеге хакында, авыз суын корытып, Мәңгүк ханның болай да сагышлы йөрәгенә үкенү вә үртәлү хисләре коя-коя сөйләп утырды.
Көнбаш атакайны озаткач та Мәңгүк хан тынычлана алмады, ахыр янә, ат менеп, Идел ярына таба чапты. Ярсу йөрәген тыяр әмәл тапмагач, ыстаннан ерагаюга һәм Идел-елгага якынлашуга, атын тыя төште дә сагышлы-озын көйгә җырлап җибәрде. Көр тавышлы, моңга бай аһәңле җырчы иде Мәңгүк хан. Аны еш кына табыннарда да җырлатырлар иде. Тик атасын күмгәч җырларга кыймый йөрде. Ә менә бүген күңеле тулы хистән ни кылырга белми җырлап җибәрде. Җыр тавышы ыстанга ук барып җитте, унуклар халкы йортларыннан йөгерешеп чыктылар, хәтта сарматлылар ягында да бу җырны тыңлыйлардыр кебек тоелды Мәңгүк ханга, һәрхәлдә, бу җырын ул үсмер чактагы мәхәббәте Сармат хан кызы Сафурага багышлаган иде.
Җырлап туктагач, бертын Идел буйлап атын атлатып барды да, малкайны җан-фәрманга чаптырып, берара уратып килде. Ыстанга кайтып төшсә, карты-яше аны каршыларга чыгуларын күреп, үзе дә аңлап җиткермәгән уңайсызлану тойды.
Тагын, тагын җырла әле, хан, җырла әле! дип кычкырдылар ханга, әмма ул аларга кул гына селтәде, атын җилле генә юырттырып, йорты янына җитте, тезгенен багучысына ташлады да, йортына кереп, баш астына күн мендәр ташлап, ике кулын баш астына куеп, төнлек аша күк йөзенә карап уйга калды. Берәү дә хан янына керергә кыймады, барысы да ишеткәннәр иде инде, колак тешләшкән Сармат хан кызы Сафура Мәңгүк хан сугышып йөргән вакытта шаһзадә Бәһрамга кияүгә чыккан ханның шуңа кәефе юк, моңсулана, сагышлана
Унуклар ханы Мәңгүк башына бер Сафура бикә кайгысы гына төшмәгән иде. Ул хан, һәм ул үзен генә кайгыртырга тиеш түгел иде. Унукларның азамат егетләренә хатын-кызлар кирәк, бүген, хәзер, юкса ыруың белән юкка чыгуың бар. Әйе, куәтле иде унуклар, далада данлы кавем иде, хәзер исә таралу алдында тора. Ни кылырга тиеш ул? Хан ич ул, хан! Халык аннан нидер көтә, нидер өмет итә.
Күзне йомып, йөз оятын садагына яшереп, Сафура бикә каршына баш иеп барыргамы, әллә, барысына да кул селтәп, җизнәсе угорлар илтотары Куришка юнәлергәме? Куриш җизнәсендә дә хатын-кыз бар, бәхәссез, җизнәсе аның үтенечен кире какмас, ипле кеше булып хәтерендә калган. Шул ук вакытта күңел төпкелегендә Сармат хан кызы Сафураны күрү теләге дә бертуктаусыз көйри. Бер уйлаганда, аның моңа хокукы да бар үсмер чактан ук ярәшкән кыз. Аталары Шимбай хан кан кардәшләре Ашин ыруына ярдәмгә кузгалмаган булса, бик ихтимал, ул Сафура белән кавышкан да булыр иде, һәм даладагы ике зур кавем, кушылып, Рим кадәр Римга янарлык кавемгә әверелгән булырлар иде. Ахыр чиктә Ашин ыруына Шимбай хан барыбер ярдәм итә алмады. Алар җиңелделәр. Җиңелеп кенә калмадылар, хатын-кызларын һәм олауларын да югалттылар. Бу кичерерлек хәл түгел иде. Моны атасы Шимбай хан орыш кырында ук аңлады һәм, чарасыз калып, дошманга ташланган иде. Тәңре үзе тартып кертте бугай аны, чарасыз итте. Әллә соң, барысына да кул селтәп, үткән эшкә салават дип, Куриш җизнәсе ыруына барып кушылыргамы? Күңеле сизә, җизнәсе аны колач җәеп каршы алачак Тик анда син үзең дә, халкың да кем була инде?.. Унуклармы, угорлармы? Кардәш булсалар да, угорларның тел-лөгатьләре генә түгел, йолалары да төркиләргә ятрак. Ә менә сарматларга барып кушылсалар, унуклар бер халык, бер кавем булып китәчәкләр телләре дә бер, йолалары да. Димәк, башта бәхетне сарматлар белән сынап карарга кирәк булыр, ахыр килеп, кияүдә булса да, Сафура да анда, аны күрәсе килә.