Әйтәм ич, готлар римлыларга коллар сатып көн күрәләр, ә римлылар исә алар саткан колларны, теге бичаралар үлгәнче, тамак исәбенә эшләтәләр һәм аларны «ике аяклы хайваннар» дип җәберлиләр.
Мин синең кылыч белән шул колларны римлылардан коткарырга барырмынмы?
Барырсың, олан, барырсың. Анда барыплар җиткәнче бик күп илләрне, елга-далаларны кичәрсең, һәм мин ясаган кылыч синең юлдашың булыр.
Халкым да, баш тимерче Тугран!
Әйе, халкың да, халкың да, олан.
Бөтен дала һәм күрше-тирә халыкларны тетрәтеп торган унуклар сурәтендә йөргән ак төрекләр кавемендәге Шимбай хан оныгы баш тимерче сүзләренә ихлас күңелдән ышана иде. Ул үсмерләргә хас самимилек белән могҗизаи көчкә ия кылычны ясаучы баш тимерчегә карап торды-торды да:
Мин сиңа ышанам, оста, атам ышанган кебек ышанам, диде һәм тимерченең кытыршы каты кулын кысты.
Ул арада Тәңре кылычын кулына тоткан Мәңгүк ханны азамат егетләр, ак киезгә утырткан килеш, түбән таба алып төштеләр һәм, Угыз бабаларыннан соң килгән һәр ханның исемнәрен телгә ала-ала, тугыз тапкыр янә кабер тирәли әйләнеп чыктылар. Атилла оланның атасы кулындагы Тәңре кылычы һаман ялт-йолт килде һәм шуның белән Атилла оланны гына түгел, тантанага җыелган һәммәсен дә сихерләде.
* * *
Ак төрекләр сурәтендә йөргән унуклар ошбу кылычны Угыз ханга Тәңре үзе күктән төшергән дип сөйлиләр иде. Бу турыда Туран дөньясындагы барча төрекләр дә беләләр һәм моның шулай булуына ихлас күңелдән ышаналар иде. Ул гынамы, бу кылыч иясен Тәңре генә түгел, төрки халыкларының гаилә иминлеген саклаучы Инәй алла да үз фатихасында тота дип ышаналар иде Боларның барысы турында да Атилла оланга тимерчеләр башы Тугран гына түгел, азамат егетләрнең дә сөйләгәннәре бар. Күп ишетте, күп тапкырлар тыңлады бу гыйбарәне Атилла олан һәм һәрчак игътибарын тимерчеләргә юнәлтте, бигрәк тә баш тимерчегә, ә ул, азамат егетләр бу кылыч турында сөйләгәндә, мыек астыннан гына көлемсерәп, сакалын барлап утырыр иде һәм, эшкә керешсә, сандалга салган кызган тимергә олы чүкеччедән көйли-көйли суктырыр иде.
Кайчан, нинди юллар белән килеп кергән соң Тәңре кылычы Угыз хан кулына? Бу хикәят турында Туран дөньясында ниләр генә сөйләмиләр иде. Имеш, ул болай булган. Көннәрдән бер көнне Угыз ханның көтүчесе сазлыклы урында утлаган таналары арасында аягы яраланган хайванны күрә. Күрә дә кан эзе буйлап китә һәм шунда сазлыктан очлы башы чыгып торган кылычка тап була. Бичара көтүченең үткен йөзле кылычка килеп кагылуы була, күктән яшен чыбыркысы кылыч кырына килеп кадала. Көтүченең котлары алына. Ул, чатыр чабып, ыстанга кайта һәм сихерле кылыч турында Угыз ханга әйтә. Угыз хан кылычны алып кайтырга меңбашын җибәрә. Әмма кылычны алырга килгән меңбаш кылыч йөзенә кагылуга, янә күктән яшен чыбыркысы төшә, ул гынамы, аның артыннан ук дөбердәп күк күкри. Бу хәлгә курка калган меңбаш хан янына әйләнеп кайта һәм, тотлыга-курка, ханга булган хәл турында сөйли. Угыз хан әле йөзе агарынып калган көтүчесенә, әле куллары калтыранып торган меңбашына карый да сазлыкка үзе юнәлә, ханга халык иярә, могҗиза буласы ич. Йөзе күккә карап торган кылычка кем генә кагылмасын, күктән яшен чаткысы төшә һәм һәр кешене өнсез итә. Килеп җитә Угыз хан кылыч күккә карап торган төбәккә һәм таң кала. Кылыч чынлап та бар һәм ялт-йолт итеп тора. Ни батыр булса да, Угыз хан үзенә ияреп килгән халыкка күз ташлый, һәм шунда бер батыры әйтә:
Мин алып чыгам кылычны, хан! ди.
Хан аңа ияк кага. Имеш, риза. Батыр егет сазга керә, кылыч йөзенә килеп тотынуы була, яшен чаткысы аның кулын көйдереп ала. Халык шау-гөр килә башлый, хан кыен хәлгә кала. Хан ич ул, батырларның батыры, илбашы, халык ышанычы.
Шулчак янә бер батыры кылычны алып чыгарга теләген белдерә. Әмма Угыз хан кырт кисә:
Үзем!
Хан сак кына Тәңре кылычына якыная, кылыч йөзенә кагыла, Күк дәшми, хан кылычка ике куллап тотына һәм тартып та чыгара. Кылычны кулына алуга, күктән бер тавыш килә:
Бу сиңа дигән кылыч, Угыз хан. Бу кылыч сине җиңүләрдән җиңүләргә илтер, син аны нәселдән нәселгә тапшырып калдырырга тиеш булырсың. Тапшырмаган хәлдә, Тәңрең синнән ваз кичәр
Бу тавыш халыкны тәмам куркуга сала, халык, ни кылырга белми, ханның аягына төшә. Чөнки Тәңре аңа үзе, үз кылычын тапшырды һәм бөтен төрки халкы алдында. Ошбу кылычка ия кеше генә ил-халыкка баш булып китә ала. Әнә шулай нәселдән нәселгә килә-килә, ниһаять, Тәңре кылычы Мәңгүк хан кулына күчте, Атилла оланның атасына.
Күктән ишетелгән тавышка өннәре китеп торган адәмнәрне куркытып, Тәңре кылычы төрки халыкларның рухи көченә әверелә. Угыз хан Тәңре кылычын һәрчак үзе белән йөртә, кай тарафларга гына яу чапмасын, дошманнарны җиңә. Әнә шулай Туран дөньясында Тәңре кылычы тәгаен сихер тубалына әверелә. Ә инде еллар үтеп, үлем түшәгенә калгач, Угыз хан Тәңре кылычын углына биреп калдыра, һәр олуг хан вафатыннан соң, унуклар, буласы ханны Тәңре кылычы белән ак киезгә салып, хан итеп күтәрәләр.
Әнә шул кылычка сихерләнеп һәм әсәрләнеп карап торды Атилла олан. Һәр яз килгән саен, шул кылычның иясе булу турында хыялланды. Тантанада булган хәлләрне күзәтеп торды-торды да Атилла олан, үзалдына сөйләнгәндәй: «Килер бер көн, мин дә Тәңре кылычын тотып яу чыгармын һәм Рим легионерлары кулындагы кан кардәшләремне мәңгегә азат итәрмен», дип, балаларга хас нәүмизләнү белән кинәнде.
* * *
Ниһаять, ак төрекләр ыстаны туктаган төбәккә дә яз килде. Беренче үләннәр шытып чыгуга, Шимбай хан кабере янына кире әйләнеп килделәр һәм, кабер тирәли әйләнә-әйләнә, үлгәннәргә оҗмах, исәннәргә игелек теләделәр. Шул йолаларны үтәгәч кенә, туган Җаек-Идел якларына таба җәйли башладылар. Ул арада Җир-ана җиде тапкыр туңып, җиде тапкыр хәтфәдәй яшел үлән белән капланырга өлгерде. Җай Җаек елгасын кичкәч, янә туктадылар һәм өч көн, өч төн туй иттеләр. Ләкин туйлары бик сыек булды, чөнки ыру-кавемдә йөз егеткә бер хатын-кыз да туры килми иде. Шуның өчен болын-тугайларны яшел үлән каплагач, һәммә тереклек кышкы йокыдан уянып үзенә иш эзли башлагач, ыстандагы егет-җилбәзәк кенә түгел, тауга каршы тана күтәреп менәрдәй азамат ирләр дә Мәңгүк йортына җыелдылар. Хатын-кыздан мәхрүм калган ак төрекләрнең баш очларында яз хәбәрчесе тургай сайрый, зәңгәр күктә ашыкмый гына тилгән йөзә. Нигәдер җәйләү юлында бер ыруга да тап булмадылар. Бары тик Чүл кырыннан узганда гына зур булмаган каңгылылар ыруына тап булдылар һәм, йорт башы белән сөйләшеп, аларны да үзләре белән алдылар. Юк дигәндә дә Каңгылы ыруында егерме-утыз кыз-кыркын табылды, аларны, туйлап, асыл егетләргә өйләндерделәр.
Йортына җыелган кан кардәшләре каршында Мәңгүк хан озын-озак сөйләп тормады, чөнки азамат егетләрнең генә түгел, үзенең дә хәле хәл иде.
Безгә кичекмәстән сарматларга таба җәйләргә булыр, диде, алгарак чыгып, Сакмар меңбаш.
Аның сүзенә куәт биреп, башкалар шаулаша башладылар. Үзе дә чарасызлана башлаган Мәңгүк хан кулын күтәрде һәм куй маенда кайнатылган камчысы белән җиргә орды.
Имин, имин, кан кардәшләрем, имин, диде Мәңгүк хан, кинәт кенә тынычлана төшеп. Яхшы, Тәңре игелеге белән иртәгә үк Кара Идел ярлары тарафына таба кузгалырбыз, ә анда, Кара Идел аръягында, Сармат хан җәйләүләре башлана.
Хан «сарматлар» сүзен телгә алуга, азамат егетләр күзгә-күз карашып алдылар да, Мәңгүк ханның да каны кыза башлавын күреп, сүзсез генә юлга җыенырга дип таралыша башладылар. Мәңгүк хан таза, асыл егетләрне моңсу күз карашы белән озатып калды. Ул үзе дә чарасыз иде, әле булса хәтерендә аның да бит сарматларда үсмер чакта ук колакларын тешләткән сөйгәне вә насыйбы бар иде. Әйе, бар иде. Сафура атлы Сармат хан кызы иде ул. Иллә бабалары Шимбай хан, көнчыгыштагы агаларына ярдәмгә ашыгып, барча ыруы белән көнчыгышка таба Гөбәй чүле тарафларына юнәлде. Шимбай хан уе буенча, унуклар җиде-сигез елдан туган далаларына әйләнеп кайтырга тиешләр иде, әмма көтмәгәндә Кытай империясе гаскәриләре белән орыша башлап, бер чигенеп, бер һөҗүм итеп, биш елдан артык Гөбәй даласы тирәсендә тулгандылар. Ул елларда Мәңгүк хан ике тапкыр өйләнергә өлгерде. Әлбәттә инде, колакларын тешләшсәләр дә, Сафура да аны көтеп ятмаган Сармат ханда хезмәт иткән баһадир Бәһрамга кияүгә чыккан, дип хәбәр ирештерделәр. Нәкъ менә шуңа күрә Мәңгүк ханның Кара Идел буйларына аягы тартмый иде, гәрчә әнә шул сары чәчле Сармат хан кызын әле булса оныта алмаса да, үлепләр күрәсе килсә дә.