Урам буйлап барганда, капка төпләрендә басып торган кайбер хатын-кызлар яки олы яшьтәге ирләр Зөфәргә әдәп белән тыйнак кына: «Исәнмесез, күрше! Котлы булсын Җиңү бәйрәме!» дип дәшеп калдылар. Зөфәр үзе дә аларга елмаеп, зәңгәр кепкасын күтәрә төшеп, баш иеп узды. Шулай ул бу дөнья! Әле кайчан гына шушы күршеләре аны сәламләү түгел, бөтенләй күрмәмешкә салыналар иде яки яшерен бер дошманлык белән артыннан карап калалар иде. Янәсе, бөтен кеше тегендә, ут эчендә, ә ул тап-таза килеш монда йөри Ни өчен коммерсантка мондый оҗмах, имеш? Билгеле, авыр иде бу ят итеп, дошман итеп карауларны күтәрүе, әмма, тешен кысып булса да, аңа чыдарга туры килде. Ә хәзер бетте, бетәргә тиеш, хәзер фронт та юк, тыл да юк бөтен кеше бертигез. Һәм ул бүгенге көннән берәүдән дә шүрләмичә, һәркемнең йөзенә туры карап йөри алачак.
Трамвай йөри торган зур урамга чыккач, Зөфәр тагы да ныграк гаҗәпләнә калды: монда инде халык төркем-төркем булып кына түгел, ә тоташ бер елгадай, трамвай юлының ике ягыннан шәһәр уртасындагы мәйданга таба агыла иде. «Бу ни тамаша? дип уйлады ул. Эшкә дисәң, барысы да бер якка таба баралар, демонстрация дисәң, бернинди тәртип юк!» Ләкин бу, чыннан да, халыкның бернинди чакырусыз, өндәүсез, үзеннән-үзе туган, шуңа күрә сафларга тезелмәгән шатлык демонстрациясе иде.
Сугыш елларында тузып беткән трамвайлар бу иртәдә дә селкенеп, дөбердәп йөриләр иде. Зөфәр, шуларның берсенә утырып, эшләгән җиренә китте. Эшләгән җире зур бер заводның эшчеләр тәэминаты идарәсендә. Менә шунда ул сәүдә бүлегенең мөдире булып сугыш башыннан ук эшләп килә иде.
Трамвайга утырып барган чакта, Зөфәр бүген таңда күргән әлеге сәер төшен хәтерләде. Нинди төш булды соң бу? Көйгән дала, эссе кояш, сусызлыктан тәмам әлсерәп, интегеп, ялгыз баручы ул, Зөфәр кайдан килеп керде бу аңа?.. Һәм нәрсәгә юрарга соң мондый куркыныч һәм куандыргыч төшне? Аның үләргә җитеп сусаудан тонган күзләре алдында җем-җем уйнаклап яткан гаҗәеп матур күл ачылган иде бит. Хәтта ул аның сусыл исен, салкынча дымын тоя башлаган иде. Тик, кызганычка каршы, төш иртәрәк өзелеп калды. Әгәр аны сискәндереп уятмасалар, ул барып җиткән булыр идеме икән, юкмы икән? Хәер, бу кадәресе әллә ни әһәмиятле дә түгел. Күл үзе, аның сусавын басачак саф, салкын сулы күл үзе бар иде бит, бик якын иде, димәк, төшне бары тик яхшыга, бәхеткә генә юрарга кирәк. Менә бүген туган көн шул төшнең дәвамы түгелме соң, теге күл шикелле аның алдында киләчәк бәхете кинәт ялтырап ачылды түгелме соң?!
Зөфәр килеп җиткәндә, завод алдындагы мәйдан халык белән шыгрым тулган иде. Заводның эшләмәячәген белсәләр дә, монда җитәкчеләрдән алып бөтен сменаларның эшчеләренә кадәр барысы да җыелганнар иде. Мәйдан шау-гөр килеп тора. Әллә ничә җирдә баян уйныйлар, әллә ничә җирдә түгәрәкләнеп бииләр, җырлыйлар, төрле җирдә заводның карт эшчеләрен, фронттан кайткан кешеләрне шаулап-көлеп һавага чөяләр. Шундый төркемнәрнең берсендә Зөфәр дистәләрчә кулларның майор Симаковны мәтәлдереп чөюләрен күреп алды. Кыш уртасында гына фронттан кайткан бу кулсыз майор заводның кадрлар бүлеге начальнигы булып эшли башлаган иде. Ничектер тиз арада гына ул зур коллективның күзгә күренгән бер кешесе булды да китте. Моның сере фронттан күкрәген орден-медальләр белән тутырып кайтуында гына түгел иде шикелле, ә үзен идарә тирәсендәге ялагай бюрократлар арасында гаҗәп кыю, бәйсез тотуында иде булса кирәк. Шуңадыр, ахры, гади халык, батыр табылды дигәндәй, аңа авып та киткән иде.
Зөфәр аны чөйгән якка барып тормады (кулсыз майор белән очрашырга яратмый иде ул), ә халыкны ерып, туры гына завод идарәсенә таба узды. Ишек төбендә идарә кешеләре белән кул биреп күреште, һәркайсын бәйрәм белән котлады, аннары бер читтәрәк ниндидер ят кеше белән сөйләшеп торган, таза гәүдәсенә иркен кара пальто, башына яхшы хәрби фуражка кигән завод директоры янына барып, түбәнчелек белән аңа кулын сузды:
Владимир Иванович, рөхсәт итегез сезне котларга, әйе, Бөек Җиңү белән, бөек бәйрәм белән!
Сезне дә шулай ук, Зуфар Мубаракович! диде директор, кулын биреп, ләкин янындагы кеше белән сүзен бүлеп тормады.
Шуннан соң Зөфәр идарәгә үзенең бүлмәсенә кереп китте дә телефонга утырды һәм сәүдә точкаларына шалтырата башлады. Бәйрәм настроениесе гүя тышта торып калды, һәм ул гадәттәге рәсми эшчәнлек белән магазин директорларына төрле боерыклар бирергә, ә кайберләрен шелтәләргә тотынды. Үзе ул боерыксыз эшләргә өйрәнгән кеше, шуңа күрә бүтәннәрнең бер сүздән тел төбен аңламауларына ачуы килә. Нәрсә чыгарырга, күпме чыгарырга, күпмесен калдырып торырга барысын да чәйнәп сал син аларга!
Менә директор да аның белән рәсми, коры гына исәнләшкән булды. Ә бит ул Зөфәрсез сыңар кулсыз! Зөфәргә бер ымлавы җитә, һәм Зөфәр аңа, кирәксә, күгәрчен сөтен дә табып китерә. Югыйсә ул аны, бронь бирдерә-бирдерә, сугыш буена саклап тоткан булыр идемени? Тот капчыгыңны! Ә җылы сүзе, якты чырае үзенә булсын. Зөфәр алар өчен чапмый. Эшеңә күрә әҗере бар икән, аңа шул җиткән. Һәркемнең үз исәбе дөньясы шул!
Ике катлы буш бинаның коридор очындагы бер бүлмәсендә ялгызы шактый утырганнан соң, Зөфәр урамга чыкты. Завод алдында халык калмаган иде инде. Киткәннәр. Мөгаен, шәһәр үзәгенә табадыр, анда бүген ни дә булса булмыйча калмас. Әнә башка заводларның да кешеләре урам тутырып шул якка таба баралар. Тиз кулдан гына язган лозунглар, юлбашчыларның май демонстрациясеннән калган портретларын күтәргәннәр шуларны баш өсләрендә тибрәтә-тибрәтә нигәдер бик ашыгып атлыйлар. Зөфәр дә шул агымга ияреп китте. Ләкин аның ашыгасы килмәде. Ул тынычланып өлгергән иде инде. Тантанага катнашып китүдән бигрәк, шул тантананы күзәтеп бару аның өчен кызыграк кебек иде. Гомумән, ул кешегә ияреп кабынырга, очынырга, кыскасы, экстазга бирелеп китәргә яратмый иде. Һәр эштәге шикелле хиссият мәсьәләсендә дә үлчәү-чаманы ярата иде.
Дамбага җиткәч, ерак араны җәяү үтмәс өчен, ул шыгрым тулы трамвайларның берсенә эләгеп китте. Кремль астында төшеп калды, ашыкмыйча гына Бауман буйлап атлады Монда халык, халык, ерып үтәрлек тә түгел. Ә Кольцода! Мәхшәр купкан диярсең! Бөтен мәйдан чайкалып, өзлексез гү-ү итеп тора. Кешеләр, балык косягы шикелле ышкылып, сугылып, һаман бер тирәдә уралалар, бер-берсен кочаклап алалар, үбеп китәләр. Зөфәрне дә ялгыш кына каршысына килеп чыккан әллә кемнәр кочып алдылар, колагына: «Туганкай, җиңдек, бетте!» дип кычкырып уздылар. Ул бу мәхшәрдән ничек тә тизрәк ычкынырга теләде. Йорт стеналары буйлап көч-хәл белән Куйбышев урамына үтә алды һәм Ирек мәйданына таба атлады Филармониягә җитәрәк, кинәт җирдән калыккандай, аның каршысына Рәшидә килеп чыкты. Килеп тә чыкты: «Зөфәрем!» дип, егетнең муеныннан кочып та алды. Бөтен гәүдәсе белән сарылып, күпмедер вакыт сеңеп торды. Аннары кинәт кенә артка каерылды һәм иртәнге чыктай дымланып елтыраган, исәрләнгән күзләре белән Зөфәргә төбәлде:
Ник син көлмисең, еламыйсың, Зөфәрем? диде ул балаларча чын гаҗәпләнү белән.
Зөфәр көлеп куйды:
Булды, Рәшидә, барысы да булды, ләкин без ирләр бит, туктый да беләбез.
Рәшидә тагын аның күкрәгенә капланып, юатуын теләгәндәй еламсырап, кайнар пышылдап әйтте:
Ә мин әллә нишләдем, Зөфәрем, әллә нишләдем. Шатлыгымнан тилерәм дип торам, ышанасыңмы? Бөтен дөнья бәхете кинәт өстеңә аусын әле!.. Үләрсең, хәсрәттән үлмәгәнне шатлыктан үләрсең!.. Йа Ходай!..
Зөфәр, аның тузгыган чәченнән сыйпап, ирләрчә салмак кына юатырга тырышты:
Рәшидә, аңлыйм, ләкин тилерергә дә, үләргә дә ярамый. Алары күп булды инде, ә хәзер яшәргә дә яшәргә кирәк.