Нигә син бу кадәр акыллы, Зөфәр?! диде Рәшидә, күтәрелеп, егеткә сәер генә бер карап алды, аннары кычкырып көлеп җибәрде: Зөфәр, мин сиңа бер яңа хәбәр әйтимме?
Йә, әйт.
Сугыш бетте, сугыш! Ишетәсеңме?.. Безнең Җиңү белән, безнең Җиңү белән!.. Менә шуның өчен сиңа, менә шуның өчен
Һәм ул аяк очларына басты да, үрелеп, Зөфәрнең ирененнән, битеннән тиз-тиз үбәргә тотынды. Зөфәр бер мәлгә югалып калды, яннарыннан гына бәрелеп, сугылып узган кешеләрнең көлеп, шул ук вакытта бик аңлап карауларын тойгандай булды, шуңа азрак уңайсызланып та куйды. Җитмәсә, бер шаян егет: «Ныграк үзенә, ныграк, бәгыренә үтсен!» дип тә узды Ниһаять, Рәшидә үбүеннән туктады, күкрәген тибрәндереп, тирән итеп сулап торды, аннары, бәхетеннән бөтенләй онытылып булса кирәк, үпкә катыш назланып сорады:
Ә син мине?
Ә мин сине моның өчен ашап бетерермен әле, диде Зөфәр, шыпырт кына тирә-ягына каранып. Әйдә, киттек, бергә йөрибез!
Ә юк! диде Рәшидә, аз гына чигенеп. Без бүген халыкка җырлап йөрибез. Әнә машина да көтә.
Зөфәр аның кулыннан тотмакчы булды:
Ә миңа кайчан җырларсың?
Кара син нинди эгоист!.. Юк инде, дустым, бик тыңлыйсың килсә, әнә халык белән бергә тыңларсың Ярый, мин киттем! Һәм кинәт кенә борылып, халык арасына кереп тә югалды.
Ах, хәерсез, качты бит! Ә Зөфәрнең бүген Рәшидә белән бергә аулакта гына бик буласы килгән иде. Көне, көне шатлыгын, мәхәббәтен, рәхәтен дигәндәй, икәүдән-икәү генә татый торган көн ич бу!.. Әллә артыннан барыргамы икән?
Зөфәр, үрелеп, халык аша урамның икенче ягына карады. Анда, ачык машина өстендә, кайберләре баян аскан, кайберләре авыл яшьләре булып киенгән, ә күбесе үз киемнәреннән, филармония артистлары күренәләр иде Менә Рәшидәне дә берничә кул машина өстенә тартып алдылар. Бер кәләпүшле егет аны иңбашыннан кочаклады, бу якка карап, йодрык та селеккән шикелле булды. Чыр-чу киләләр, көлешәләр, шайтаннар!.. «Юк, ярамас, диде Зөфәр эченнән генә, барсаң, буй күрсәтеп, сер сынатып кына калырсың». Ул башын иде дә акрын гына Ирек мәйданына таба китеп барды.
Ләкин кая гына барма, халык та халык ерып йөрерлек тә, бернәрсә күреп булырлык та түгел. Ахырда бу шау-гөр килеп, чайкалып торган халык диңгезе эчендә бәрелә-сугыла йөрү Зөфәрне тәмам арытты. «Ярар, булды, җитеп торыр», диде ул үз-үзенә һәм аулак урамнарның берсенә чыкты да Лядской бакча аша җәяүләп кенә кайтыр якка китте. Аның ашыйсы да килә иде, азрак ял да итеп аласы килә иде һәм бигрәк тә үзалдына гына уйланып кайтасы килә иде.
Сугыш бетүе һәркемнең, шул җөмләдән Зөфәрнең дә, язмышын кинәт яшендәй урталай ярып узды. Берсе бетте, икенчесе туды. Кичәгенәк кенә әле башка тормыш иде, сугыш законы хөкем сөргән тормыш иде, ә бүгеннән бөтенләй икенче тормыш тыныч заман тормышы башлана. Хәзер берсеннән икенчесенә күчкәндә, киләчәк турында да ашыкмыйча, тыныч кына уйлый башларга ярый иде.
Киләчәк!.. Сугыш китергән иң авыр, иң газаплы бер заманда кешеләрнең бердәнбер юанычы, өмете, татлы хыялы иде ул Әмма ничегрәк итеп күз алдына китерергә мөмкин соң бу киләчәкне?.. Башта ук Зөфәр өчен бер хакыйкать көн кебек ачык иде: бу сугыштан, көн саен меңнәрчә адәм баласын йотып торган бу гарасаттан котылып калган кеше, һичшиксез, бәхетле булачак! Ягъни исән калу факты үзе генә дә кешегә: «Бәхетлемен!» дип әйтергә хокук бирәчәк Ләкин Зөфәргә хәзер бу бәхет кенә аз иде инде. Ул реалист, аныңча, баш исән булу гына чын бәхет түгел әле. Исән калган баш ничек яшәр менә хикмәт нәрсәдә. Ә ул моның серен белә инде: бәхет үзең теләгәнчә яшәү, бәхет матди һәм рухи бәйсезлек ул.
Бәс, шулай икән, Зөфәр дә киләчәк тормышын үзе теләгәнчә бәйсез, иркен, мул итеп корып җибәрергә тиеш. Һәрхәлдә, ул, бөтен көчен, сәләтен җигеп, шуңа омтылырга тиеш.
Моның өчен хәзер аңа ике конкрет мәсьәләне тизрәк хәл итәргә кирәк булачак: берсе акчаны малга әйләндерү, ягъни йортмы-квартирамы сатып алу; икенчесе аңа терәк һәм теләктәш булырлык әйбәт кенә кызга өйләнү Беренчесе кыен булмас кебек, әмма икенчесе?..
Сугыш Зөфәр өчен артык рәхимле, юмарт булып чыкты. Башын да аяды, малын да бирде, өстәвенә аны сөйгән ярлы да итте. Бу Рәшидә. Филармониянең ярлы, ялгызак бер артисткасы. Гаҗәеп бер хатын!
II
Рәшидә Сафина Рәшидә Сафина Шушы сылу-чибәр артистка белән һич уйламаган җирдә танышуын, гаҗәеп сәер бер шартларда әллә ничек кенә аның белән якын бәйләнешкә кереп китүен Зөфәр хәйран калып, ләззәт утында янып, менә күпме тапкырлар инде күз алдыннан кичерә Гомумән, ул Рәшидә турында уйламыйча тора алмый. Бу кабынып уйлануда Рәшидәне сагыну да бар, аңа соклану да, аны теләү дә бар, тик уйлап-уйлап та нечкә күңелле артистканы аңлап бетү һәм беткәнче яратып китү генә юк. Җан тели дә, язык җибәрми дигәндәй, гел менә сагынып омтылу белән сагаеп тыелу арасында хәзергә кадәр яшәп килә ул. Ике ел тулып узды бит, ике ел!
Ә вакыйга менә ничек булды.
1943 елның январь ахырларында Зөфәр Бөгелмә юлы өстендәге кечкенә бер станциягә үзенең тәэминат эшләре белән командировкага килеп төште. Үтә салкын, шыксыз, караңгы бер көн иде. Җыен хәрбиләрне һәм бик аз санлы гына командировочныйларны төяп, фронтка таба ашыгып баручы эшелоннарга юл бирә-бирә, акрын гына өстерәлеп килгән поезд бу станциядә ничектер аз гына тукталып торды да китеп тә барды. Пассажирлар вагоннардан чыгып та карамадылар. Хәер, чыгудан ни мәгънә? Ул чакларда станция тирәләре бик җансыз һәм бик күңелсез була торган иде. Вокзал биналары ягылмый, утлар яндырылмый, буфетлар эшләми, рәшәткә буенда сөт, каймак, тозлы кыяр, пешкән бәрәңге сатучы хатыннар булмый һәм тирә-як авыллардан килгән атлар да җыелып тормый иде. Алыр нәрсә дә, күрер нәрсә дә, белер нәрсә дә юк. Чыксалар, шул яшь солдатлар гына чыгып, чибәр кызлар очрамасмы, шуларга бер җылы сүз катып булмасмы дип, станция тирәсеннән шыгыр-шагыр бер әйләнеп керәләр иде. Бу юлы алар да шыгырдап керергә өлгерә алмый калдылар.
Поезд китте, вокзал алдында Зөфәр берүзе диярлек торып калды. Ни сәбәптәндер бу сәгатьтә монда бүтән бер поезд да, бер эшелон да юк иде; тезелешеп киткән буш юллар арасында мазут таплары җәелгән пычрак кар гына елтырап ята, һәм салкын телеграф чыбыклары гына моңаеп өзлексез шаулый Ник бер кеше, ник бер хәрәкәт күренсен Һич югы, берәр олаучы-мазар күренмәсме дип, Зөфәр рәшәткә буена да барып карады. Юк, олаучы түгел, адашып йөрүче эт тә юк. Шуннан соң ул кире борылып килде дә, бусагасы төбенә шадраланып тайгак-шома, пычрак кар каткан, тупса ярыкларына бәс утырган, юньләп ябылмый да торган авыр, зур ишекне көчкә ачып, вокзал эченә керде Вокзал эче дә тыштан аергысыз салкын, караңгы, котсыз, буш иде. Ләкин шулай да Зөфәр анда дүрт кешене күрде. Аларның өчесе хатын-кыз, берсе ир кеше иде. Кызлар бер почмактарак, ягылмаган галанка мич тирәсенә бөрешеп утырганнар, ә ир кеше иңбашларын уйнаткалап, тире бияләйләрен бер-берсенә суккалап, әрле-бирле йөренеп тора иде. Кыяфәтләренә һәм өс-башларына караганда шәһәр кешеләре булырга тиешләр. Хәер, өс-башлары аларның бик чуар һәм бик иләмсез иде. Кызлар, салкынга бирешмәс өчен, бар булганнарын юка пальтолары астыннан өсләренә киеп бетергәннәр, ахрысы барысы да тәпән шикелле юаннар, барысы да сырган чалбардан һәм киез итекләрдән, башларына кайсы шәл чорнаган, кайсы малахай бүрек кигән Әмма шулай да кызлар бик нык өшегәннәр булса кирәк, шәмәхә төсенә кергән иреннәре үзлегеннән калтыранырга гына тора. Тик ир кеше генә ул хәтле үк куырылып төшмәгән. Кием-салымы да аның тазарак, башында эче-тышы мех малахай бүрек, өстендә калын тышлы, сырган эчле, каракүл якалы пальто, аягында зур соры киез итек; бүрегенең колакларын төшереп бәйләгән, якасын торгызган, билен тар каеш белән ныгытып буган; шуңадыр инде ул: «Юк, бирешмибез әле!» дигән төсле дәртләнеп йөреп маташа.