Әмирхан Еники
Әсәрләр: 3 томда. 1 том. Хикәяләр, повестьлар
«ТАТАРНЫҢ ҮЗАҢЫН ҮЗГӘРТКӘН ӘДИП»
Тормышка мөнәсәбәте, фикер-карашлары, гаме белән талгын гына бер көйгә аккан яшәешне үзгәртә алырдай кешеләр була. Татар гамен, татар яшәешен Тукай, Дәрдемәнд, Еникиләрдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.
Әмирхан Еники 1909 елның 2 мартында дөньяга килә. Күрәсең, улы туар алдыннан әтисе Нигъмәтҗан аганың, Коръән сатып алып, Изге китапка: «Туасы балам озын гомерле булсын, галим булсын», дип язып куюы Әмирхан Еникинең киләчәген билгеләгәндер дә. Соңрак әдип үзе болай ди: «Белгеч яки галим булу, хәтта язучы булу авыр түгел, әмма чын кеше булу шактый читен эш. Талантың һәм көчле теләгең булып инде әдәбиятка килгәнсең икән, дан-дәрәҗәң турында уйламый тор, күбрәк укучың турында уйла, борчыл. Син аңа белгәнеңне, ышанганыңны яз, ул да сиңа ышансын».
Әмирхан Еники (19092000) чын татар зыялысы, асыл зат булып гомер кичергән олпат шәхес. Ул гомере буе зыялыларга мөкиббән булып яши: «Мин борынгы зыялыларны күреп калган кеше. Мәсәлән, Җамал Вәлидине күргәнем бар. Гали Рәхимне, Фатих Әмирханны аз гына күрергә туры килде. Аеруча миңа якын кешеләр Сәгыйть һәм Шәриф Сүнчәләйләр. Алар бик зыялылар иде. Аларның бөтен нәрсәләрендә үз-үзләрен тотуларында булсын, сөйләшүләрендә булсын, ниндидер бер мәдәнилек сизелеп тора иде. Зыялы кешенең тышкы кыяфәте генә түгел, күңеле дә матур булырга тиеш бит әле».
Әмирхан Еники иҗатыннан башка хәзерге әдәбиятның йөзе башка булыр иде. Хәзерге татар әдәбиятындагы үзгәрешләрне сугыш вакытында ук Әмирхан Еники прозасы башлап җибәрә. Ул 1960 елларда татар прозасына миллилекне кайтарган язучы. Әдип шактый катлаулы, четерекле заманда беренчеләрдән булып милләт яшәешендәге төп проблемалар тел югалу, туган җир кадере кимү, борынгыдан килгән гадәт-йолалар, кыйммәтләр җуелу, матурлыкның мәгънәсе үзгәрү турында «Әйтелмәгән васыять», «Туган туфрак» һ.б. әсәрләре аша чаң кагып җиткергән, «Гөләндәм туташ хатирәсе» повесте белән татарның беренче профессиональ композиторы Салих Сәйдәшев исемен мәңгеләштергән зыялы.
Гомерен татар милләтенә хезмәт итүгә багышлаган үтә дә тыйнак, зыялы истәлек-мәкаләләрендә татарның Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Кәрим Тинчурин, Хәсән Туфан, Әхмәт Фәйзи, Баки Урманче һ. б. бик күп бөек шәхесләренең дә исемнәрен мәңгеләштерә. Мәркәзебезнең татар йөзе турында публицистик язмаларында беренчеләрдән булып уйланып-борчылып сүз кузгаткан әдип ул: «Татар бистәсендә башта мәгърифәтчелек, соңрак җәдитчелек хәрәкәте туа. Шушында безнең яңа әдәбиятыбыз һәм театрыбыз туа. Яңа матбагалар ачылып, татарча китап басулар елдан-ел арта бара, ниһаять, шушында бер-бер артлы татар газета-журналлары чыга башлый. Алдынгы фикер ияләре беренче галимнәребез Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Җамал Вәлидиләр шушында яшиләр һәм изге эшләре белән шөгыльләнәләр. Беренче җәмәгать хадимнәре Ибраһим Терегулов, Йосыф Акчура, Садри һәм Һади Максудиларның тәрәккыят юлындагы эшчәнлекләре шушында башлана. Ниһаять, безгә иң кадерле әдип-шагыйрьләребез Исхакый, Тукай, Әмирханнарның иҗади гомерләрен дә шушы бик чуар, бик тынгысыз бистәдән аерып карый алмыйбыз».
«Казанның бер матур җиреннән үзегезгә һәйкәл урыны сайлап куймадыгызмы?» дигән сорауга язучы болай ди: «Моңарчы бу хакта баш ватарга туры килмәде, инде үлмәс борын миннән: «Әмирхан әфәнде, һәйкәлегезне кая куйыйк икән?» дип сорасалар, мин, әлбәттә, Югары Ослан тавын күрсәтер идем. Казан тирәсендә аңардан да биегрәк бүтән урын юк. Ә минем бу «үзе матур, үзе тар» фани дөньяга бик биектән карап торасым килә»
Тормышындагы төп гамәленә язучылыкка мөнәсәбәтен әдип кыска итеп «Язу намус эше» дип теркәп куя. Әмирхан Еники иҗаты ышандыра, яраттыра, язучының теле мөкиббән итә, таң калдыра. Ниһаять, Әмирхан Еники иҗаты татар әдәбиятын яраттыра. Гаҗәеп матур, олпат иҗаты белән татарны чын мәгънәсендә гамьле, буыннар өчен җаваплы итеп тәрбияләүгә гомерен багышлаган олуг әдипнең иҗатын күңелебезнең иң түренә уеп салу, буыннарга җиткерү безнең намус эше.
Әмирхан Еники китаплары ил агасы, милләтебезнең йөзек кашы, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең һәрчак өстәлендә тора. Әдипнең тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар, шул исәптән язучының өч томнан торган «Әсәрләр»ен, рус һәм инглиз телләрендәге җыентыкларны, аудиокитапны нәшер итү Минтимер Шәрип улы Шәймиев ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Аңа чиксез рәхмәтебезне, тирән ихтирамыбызны белдерәбез.
Әдәбият галиме Дания Заһидулина Әмирхан Еникине «татарның үзаңын үзгәрткән әдип» дип бәяли. Бу басмалар сөекле әдибебез иҗаты алдында баш ию генә түгел. Җыентыкларны киң катлау укучы халкыбызның яшәеш фәлсәфәсенә мөнәсәбәтле туплам дип кабул итсә иде. Язучы каләме белән җиткерелгән гамь, фикер-карашлар яшәеш мәгънәсе турында тагын бер кат уйланырга, тормыштагы кыйбланы барларга ярдәм итәр дип ышанабыз. Җыентыкларны төзүчеләр киләчәктә әдипнең томнарга керми калган «Кояш баер алдыннан» истәлеген нәшер итү, әдипнең фотоальбомын эшләү бурычын куя.
Гөлфия Гайнуллина,филология фәннәре кандидатыХИКӘЯЛӘР
БАЛА
Сөекле кызым Резедага багышлыйм
Лейтенант Иванов ротасы урман эче буйлап зур саклык белән алгы позициягә таба китеп бара. Дошман самолёты күренә калса, тизрәк агачлар арасына яшеренергә уңай булсын дип, кызылармеецлар юлның ике ягыннан пар-пар тезелешеп баралар.
Юл ат, арба, машина эзләре белән тулы. Җәяүлеләр дә күп үткән булса кирәк: дымлы комда солдат итекләреннән, хатын-кыз ботинкаларыннан калган эзләр дә ярылып ята. Бу юл бүгенге мәхшәрнең бердәнбер телсез шаһиты. Ике туганның бер үк эзгә басканын бары ул гына белә. Ә шулай да ул бу сәгатьтә нинди мәкерле тыныч һәм нинди буш.
Урман, үз-үзен тыңлагандай, хәрәкәтсез һәм тып-тын. Кояш чыккан вакыт. Мәһабәт төз наратларның очлары, җылы нурга манчылып, рәхәт бер талгынлыкка бирелгәндәй, шылт та итмичә, тик кенә торалар Берән-сәрән очраган усакларның көмеш яфраклары, таң сулышыннан уянышып, сөенә-сөенә уйнаган шикелле җилфердәшәләр Ачык урыннарда, җиргә таба сыгыла төшеп, хәрәкәтсез ак томан ята. Үлән эченнән узсаң, шунда ук итекләрнең йөзләре ялтырап чыга, һәм эзләр, яшькелт-кара тасмадай, артта сузылып кала. Үсемлекләрнең исле пары борынны кытыклый һәм үпкәләргә сыланган кебек була. Озак килүгә дә, йөкнең авырлыгына да карамастан, тән ниндидер бер җиңеллек, күңел исә шул җиңеллектән гамьсез бер рәхәтлек тоя
Ротаның арткы рәтендә кызылармеец Зариф алдан баручы иптәшләренең тигез генә тирбәлгән аркаларына карап, салмак кына атлап бара. Аның йөзендә тыныч ваемсызлык. Бары тик кысыла төшкән күзләре генә аның эчке уйларына йотылып баруын күрсәтә.
Бу иртәнең җылы тынлыгы, урманның өлкән гамьсезлеге каядыр якында гына мәрхәмәтсез сугыш, кан һәм үлем барлыгын онытып торырга мәҗбүр итә, гүя сөттәй ак томан ул дәһшәтләрне үз эченә яшерә һәм кешедән ераклаштыра. Бу тыныч һәм сөенечле хисләр белән сулый торган табигатьтә кеше ничектер, үзе дә теләмәстән, алданучан була.
Чыннан да, Зариф, кая барганын һич онытмаса да, хәзерге минутта иң гади, шул ук вакытта күңеленең һәркайчан сагынып теләгән уйларына йотылган иде: менә киң кырлары, зәңгәр урманнары белән гел хыялында яшәгән туган иле, һәр читән казыгына кадәр таныш авылы, сәке йөзлегендәге киртләчләренә кадәр күзе алдыннан китми торган өе, исенә төшергән саен тавышы ишетелгәндәй тоелган хатыны, ниндидер сөйкемле гадәтләре белән йөрәгендә сакланган баласы Урам күпере басу юлы иген кыры Тулы, тыгыз башакларын күтәрә алмыйча җиргә иелгән бодайлар Быел нинди мул уңыш иде!.. Хәзер инде көн-төн ашлык сугалардыр.