Еники Амирхан - Әсәрләр. 2 том

Шрифт
Фон

Әмирхан Еники

Әсәрләр: 3 томда . 2 том. Повестьлар


РӘШӘ

I

Тугызынчы майның таңында Зөфәр Сабитов гаҗәеп бер төш күрде: имештер, ул ят бер дала буйлап ялгызы каядыр китеп бара. Дала буш, дала тын, үзе тип-тигез һәм очсыз-кырыйсыз. Үләннәре саргаеп кипкән, кара туфрагы чатнаган чуендай яргаланып беткән. Бик эссе, бик коры, төпсез күктән кызган тимердәй ап-ак кояш туп-туры аның күзенә карый Кайсы якка гына борылмасын ул, бу тере кояш ни өчендер һаман аның каршысына чыга, үртәп көлгәндәй, күзләрен чагылдыра, берөзлексез яндыра, көйдерә, имеш.

Кая таба бара ул, мәгърипкәме, мәшрикъккәме ачык кына белми дә, имеш, ләкин барырга кирәк, бармыйча ярамый, чөнки монда туктап калу һич мөмкин түгел. Һәрхәлдә, ул, бу котсыз даланы ничек тә үтеп, күз күрмәгән, колак ишетмәгән ниндидер яңа бер дөньяга барып чыгарга тиеш. Шунда ул үзенең бәхетен табачак. Һәм берәүгә дә әйтмичә, берәүне дә ияртмичә, ялгызы гына чыгып китүе дә бары шуның өчен генә, имеш.

Баштарак аңа тигез дала буйлап атлавы бер дә күңелсез, авыр булып тоелмады. Киресенчә, бу иркенлектә, бу тынлыкта бару рәхәт тә кебек иде. Аннары ялгызлык та аны артык борчымый иде әле, ничек кенә булмасын, юлдашка эт шикелле аңа ияргән гамьсез кояш бар иде. Ләкин тора-бара очы-кырые күренмәгән үлек дала аны борчый, шомландыра башлады. Кайчан бетәр бу, кайчан бер чиге күренер, нигә бер кош, бер әрлән заты да очрамый?! Тагын бу шоп-шома күктән шым гына ияреп барган «юлдашы» да бик мәкерле, явыз булып чыкты. Хәзер ул Зөфәрнең нәкъ менә баш түбәсен кыздыра, шундый кыздыра, әйтерсең юри миен кайнатып чыгарырга тырыша Зөфәр кипте, янды, хәлдән тайды, үлеп эчәсе килә башлады. Атлаган саен көчәя барган бу сусауга һич кенә дә түзәрлек түгел иде, коточкыч авыр иде, чатнап кара янган иреннәре бертуктаусыз: «Су су су!» дип, үзлегеннән кыймылдый иде.

Күпмегә сузылган булыр иде бу газап, чыдый алган булыр идеме ул, юкмы, әмма томаланган, шашарга җиткән күзләре алдында кинәт җем-җем уйнаклап яткан түп-түгәрәк, зур бер күл ачылды. Су, су, йа Хода!.. Бу шулкадәр чын иде, шулкадәр якын иде, гүя менә суның йомшак дымы аның йөзенә килеп тигәндәй булды. Зөфәр кара көйгән иреннәрен ялап алды, тирән итеп, өзеп-өзеп сулый башлады һәм ашыгып-кабаланып атларга тотынды. Күл бик якын кебек иде, тигез җирдән үк башланып киткән сай читләре агарып, ә эчтәрәк, тирәнрәк урыннары зәңгәрләнеп тора кебек иде. Тик аның аргы чите генә ачык күренми; анда биек камышлармы, текә ярлармы бар кебек, ләкин алар барысы да күз үтә алмаслык күгелҗем томан белән өртелгән иде. Бәлки, шундадыр инде аны көткән сихри дөнья!.. Менә тиздән, тиздән ул барып җитәр, тукталып тормастан шабыр-шобыр күлгә кереп китәр, ут капкан башын суга тыгар, кушучлап якты суын, салкын суын эчәр, эчәр, көлә-көлә, елый-елый эчәр

Нәкъ шул чакта кемнеңдер урам яктан зал тәрәзәсен бик каты итеп кагуы ишетелде. Төш кинәт өзелде, Зөфәр, сискәнеп, күзен ачып җибәрде. Бу ни хикмәт, кем болай дөнья җимерә? Ул ни дә булса уйлап өлгергәнче, залда яткан әнисе Таибә абыстай торып, тәрәзәгә барган иде инде.

 Кем ул, ни булды, пожармы әллә? диде карчык куркынган тавыш белән.

Урамнан бер хатынның бик кабаланып нидер кычкыруы ишетелде. Зөфәр, күпме колагын салып ятса да, аның сүзләрен аера алмады, тик ахырдан көлепме, елапмы җибәрүен генә ишетеп калды. Ул да булмый, бүлмә ишегендә Таибә абыстай күренде. Аның йөзенә карау белән, Зөфәр ниндидер гадәттән тыш хәл булганын сизеп алды.

 Улым, тор әле, диде Таибә абыстай әкрен генә серле һәм сөенечле бер тавыш белән. Әнә күрше Митриләрнең килене килгән, сугыш бетте, ди

 Сугыш бетте?..

 Әйе, сугыш бетте, ди, хәзер генә радиодан әйттеләр, ди, нишләп ятасыз, ди Ярабби Мәүлам, бу көннәрне дә күрергә насыйп иттең, рәхмәтеңнән ташламадың бәндәләреңне

Зөфәр шунда ук урыныннан сикереп торды һәм ашыгып киенә башлады. Төш онытылды, юкка чыкты. Сугыш беткән! Беткән! Точка! Зөфәрнең кычкырып көләсе килде, күкрәгендә тантана һәм ярсу тыгызлана башлады, ашыгудан кулларын күлмәк җиңенә кертә алмыйча азапланды. Әнисенә кычкырды:

 Әни, давай чәеңне! Тизрәк бул!

Киенеп бетәр-бетмәс залга чыкты, урам тәрәзәсенә барды һәм хәйран калды: урамда чуп-чуар халык иде. Капка төпләрендә төркем-төркем хатын-кызлар басып торалар, нидер сөйләшәләр, көләләр, күзләрен сөртәләр. Алар тирәсендә бала-чагалар сикерешәләр. Урам буйлап яшь-җилкенчәкләр тыз-быз йөриләр, каршы очрашканда кочаклашалар, үбешәләр. Ә вакыт бик иртә иде әле, кояш шәһәр өстенә яңа күтәрелеп кенә килә

Менә ул көн, менә кайчан килеп җитте ул күпме курку-шомланулар, күпме яшерен өметләр белән көткән көн! Бетте, шушы минуттан курку да, шомлану да барысы да бетте, җилкәдән әйтерсең Һималай тавы төште!

Зөфәр, җиңел генә атлап, кухняга чыкты. Җиңгәсе Сәкинәнең урыны буш иде, тик киң караватта биш яшьлек Фәрит кенә бөек вакыйгадан хәбәрсез, кул-аягын ташлап йоклап ята иде.

 Җиңги кайда? диде Зөфәр.

 Кайда булсын, урамда

 Ә балалар? Хөршид?

 Алар да шунда, тордылар да бәрелә-сугыла чыгып чаптылар. Күк капусы ачылганмыни, диде Таибә абыстай, азрак сукранып; күрәсең, барысының да өй ташлап чыгып китүләренә аның хәтере калган иде.

 Күк капусы ачылудан да болайрак бу, әни!

 Анысы шулай инде, шулай, диде Таибә абыстай, тизрәк килешеп. Әйттем исә кайттым, көенечкә генә була күрмәсен!

Зөфәр, чәйгә утырганчы, радионы борып куйды. Шунда ук Левитан тавышы яңгырады. Менә ничәнче тапкыр инде ул Гитлер Германиясенең капитуляция шартларына кул куюын тапшыра иде. Һәм аның тавышы гүләп торган чаң шикелле көчле-дәһшәтле булып, һәр сүзе искиткеч ачык, тантаналы булып яңгырый иде. Тарихның бөек сәгате!

Шуның артыннан ук хөкүмәтнең тугызынчы май көнен Җинү көне, бәйрәм көне итеп белдерүен тапшырдылар. Димәк, бүген заводлар, учреждениеләр эшләмәячәк. Аның каравы Зөфәрнең эше тыгыз булачак, чөнки ул сәүдә кешесе, сәүдә белән җитәкчелек итүче, ә мондый көнне сәүдә точкалары, бигрәк тә азык-төлек магазиннары ачык булырга, шаулатып сату итәргә тиешләр. Бу көнне көтеп, складларда саклап тоткан аракы-виноларны, азмы-күпме кондитер, бакалея нәрсәләрен тизрәк точкаларга чыгарырга кирәк.

Таибә абыстай кайнатып биргән чәйне Зөфәр кухняда гына утырып эчте дә бүлмәсенә кереп киенергә тотынды. Эшкә барса да, бәйрәмчә булсын дип, чиккән якалы ак күлмәген, элүдә генә торган соры костюмын, җәйге туфлиләрен киде. Барысы бер төстән, бер иштән диярлек, тик менә зәңгәр кепкасы гына күренешне шактый боза иде. Ярый инде, баштанаяк бертөследән киенер вакытлар алда әле

Капкадан чыгуга, иң элек аңа сеңлесе Хөршид ташланды. Арык кыз, нечкә беләкләре белән аның муенына үрелеп, артык дулкынланудан сүзләрен бутап, нидер әйтергә тырышты:

 Абыем җаным, бетте, котлыйм, абыем җаным

Зөфәр аның көзге яфрак кебек калтыранган юка гәүдәсен сыңар кулы белән генә кочып алды:

 Бар, хәзер үк кереп, өстеңә киеп чык! Тәмам өшегәнсең бит.

 Мин янам! диде кыз, абыйсына тагы да сарыла төшеп.

 Бизгәгең кузгала торгандыр, бар, бар, хәзер үк кер! диде Зөфәр, аны куалап.

Бер читтәрәк, күрше хатыннар уртасында, иңенә шәлен салган Сәкинә җиңгәсе тора иде. Хатыннар бер-берсен бүлеп, барысы берьюлы диярлек шаулап сөйләшәләр, кинәт кенә көлеп тә, хәтта елап та җибәрәләр, ә җиңгәсе исә башын кагып кына тора, ара-тирә күзен сөрткәләп ала, әмма аның йөзе яшь кызларныкыдай тәмам нурланып, алсуланып киткән иде. «Менә кемгә бәйрәм бүген!» дип уйлап куйды Зөфәр. Ире, иркәе фронттан кайтачак бит аның!.. Шулай була күрсен инде. Зариф солдат, Зөфәрнең абыйсы, сугышның соңгы атналарына кадәр исән-имин иде әле. Герман җиренә кергәч тә, «эшем әйбәт, трофейный ротада хезмәт итәм» дип язган хатлары һаман килеп торды.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Популярные книги автора