Еники Амирхан - Әсәрләр. 3 том стр 8.

Шрифт
Фон

Бабакай турында белгәннәрем шушы урында өзелә дияргә дә ярый. Унҗиденче елның җәендә кыска гына каты авырудан соң ул Каргалыда вафат була. Шулай итеп, мин бабакайның үлгәнен белсәм дә, ак кәфенгә төрелгән гәүдәсен үз күзем белән күрмәгәч, бу югалтуны артык авыр кичермәдем бугай. Дөрес, аңлыйм да, тоям да кебек: бабакай юк инде, базар саен диярлек безгә килмәс, безне «ике бөртек»не җитәкләп йөрмәс, юксынырбыз да, сагынырбыз да без аны, әмма чын хәсрәт дигән нәрсәне без әле юньләп белми идек.

Әбекайны инде мин яхшы ук хәтерлим. Бабакайдан соң әбекай дүрт ел яшәп, егерме беренче елны бездә, Дәүләкәндә вафат булды. Миңа ул чакта унике яшь, зиһен кергән, күңел күзе дә ачыла төшкән Бүгенгедәй исемдә: егерме беренче елның гаять коры, эссе җәендә бездә ваба (холера) чире пәйда булды. Ара-тирә шул чирдән үлүчеләр дә була башлады. Ачлык әле килеп җитмәгән иде, әмма елның килеше бик өметсез, бик хәтәр иде.

Беркөнне иртәнге чәй янында мин йокыда күргән төшемне сөйләдем: имеш, ниндидер читтән килгән чапанлы кешеләр безнең урамда өй саен дөя өләшеп йөриләр икән. Әле берәүнең, әле икенченең, әле өченченең ишегалдына кечкенә башлы, иләмсез зур дөяләрне кертеп, калдырып чыгалар икән Шуны ишетү белән әбекай бик куркынып миннән сорады: «Ай, бәбкәм, ул дәвәне безгә дә кертмәделәрме?» «Юк шикелле, дидем мин, икеләнебрәк. Безгә хәтле килеп җиткәннәрен күрмәдем». Шуннан соң әбекай бераз тынычланган кебек булды, шулай да авыз эченнән генә нидер укып, битен сыйпап куйды.

Әмма аның куркуы юкка гына булмаган икән. Сөйләгән чакта төшнең хәтәр мәгънәсен мин белми идем, белгән булсам, бәлки, сөйләмәс тә идем. Ә баксаң, төшкә кергән дөя ул Газраил, имеш! Берәр якының үләргә булса, шул юаш хайван төшкә керә, имеш!.. Дөрес, төшне минем алдымда юрамадылар моны мин бары тик соңыннан гына белдем. Ә белгәч, ул хәерсез дөя безгә дә килеп җиттеме-юкмы дип, үзалдыма озак кына азапланып баш та ваттым.

Ләкин ничек кенә юрама, ваба чире шулай да безнең өйгә килеп керде. Нәкъ менә әбекайга ябышты ул һәм өч тәүлек дигәндә аны алып та китте. Зал белән янәшә кечкенә бүлмәбез бар иде ул шунда ятты. Чире бик әшәке, бик каты булгандыр, ахрысы, чөнки атакай белән инәй көне-төне яныннан чыкмыйча аны карадылар. Көзән җыеруын басарга дип, берөзлексез кайнар су ташып тордылар Фельдшер да килеп китте шикелле, ул киткәннән соң өйгә сасы карболка исе таралды. Тагын нинди чаралар күрелгәндер бу коточкыч үләткә каршы, белмим, истә калмаган, ләкин безне әбекай яткан бүлмәгә якын да җибәрмәделәр. Инде җан биргәч, карчыклар юып, кәфенләгәч кенә безгә: «Балалар, әбекаегызны күреп калыгыз», дип, керергә куштылар. Ләкин мин кермәдем, йөрәгем җитмәде, мин гел читтә, ишегалдында үземә урын таба алмыйча һаман йөреп тордым Каргалыга безнекеләр ничектер хәбәр итеп өлгергәннәр, җирлисе көнне кырык чакрым җирдән, атын ак күбеккә батырып, Нигъмәтулла дәдәкай килеп җитте. Башка ул-кызлары килә алмадылар, күрәсең, хәбәр итәргә өлгермәгәннәрдер, аннары елы да бик хәвефле иде шул.

Әбекайны үлгән көнендә үк җирләделәр. Өйдән алып чыкканда, шактый гына кеше җыелган иде. Башта мәчеткә илтеп, яшел чирәмдә генә җеназа укыдылар, аннары мәет ташый торган сай, озын әрҗәгә салып, өстен палас белән каплап, илибатыр (элеватор) артындагы яңа зиратка алып киттеләр. Әрҗәнең баш-башыннан һәм аркылы таякларыннан күтәргән кешеләр әбекайны бик кызу алып бардылар безнең шәригать шулай куша икән. Картлар, муллалар утырган атлар арттарак калсалар, юрттырып куып җитәләр иде Әле көзгә ерак, әле җәйнең уртасы гына, ә дөнья инде көйгән, саргайган иде ул елны Үлән үзеннән-үзе уалырга тора, аяк астыннан вак чикерткәләр як-якка чәчри, хәтта кошлар да очмый иде.

Зиратка барып җиткәч тә, мин кабергә якынаерга кыймыйча кешеләр артында читтә генә тордым. Әбекайның гәүдәсен ләхеткә куйганда да якынаерга җөрьәт итә алмадым. Юк, булмаса булмый икән! Сынсыз, өнсез бер хәлдә идем мин, тик сизәм яшьләрем генә үзлегеннән ага иде Әйтергә кирәк, үлем-бетемнән бик нык ятсыну, үлгән кеше тирәсендә чуаласы килмәү, бигрәк тә мәет йөзенә карый алмау миндә гомерлеккә диярлек сакланып калды. Хәзер дә, ниндидер бер мәҗбүрият мәет янына барырга кушса да, мин аның йөзенә ничек тә карамаска тырышам. Әмма бу һич тә куркудан түгел. Кешенең тере кыяфәте һәм мәете шулхәтле бер-берсеннән ерак, гайре табигый нәрсә ки, мин, күрәсең, шуңа тиз генә ышана да, ияләшә дә алмыйм.

Шулай итеп, без әбекаебызны кинәт кенә югалттык та куйдык. Намаз арты саен ул: «Йа Раббем, кыска сырхау, ансат үлем бир!» дип дога кыла торган иде. Менә кабул булды теләге Хәер, сырхавы бик кыска булса да, җан бирүләре, ай-һай, ансат булмагандыр. Чире нинди бит ваба! Ләкин бер нәрсәгә торып-торып хәйран калам, ни хикмәттер, бу коточкыч чир безнең беребезгә дә йокмады, эләкмәде. Нәрсә генә саклап калгандыр хәзергәчә аңлый алганым юк.

Безнең өйгә кергән бу беренче үлем иде, беренче зур мәет чыкты безнең өйдән Һичшиксез, бик авыр кичердек без бу югалтуны. Бабакай үлгәннән соң, әбекай безгә ешрак килә һәм озаграк торып та китә иде. Шуңа күрә без, ике малай, аңа бик ияләшкән идек. Ул гәүдәгә тулы, таза карчык иде, холкы да сабыр-басынкы (бабакайның нәкъ киресе) һәм тәмле телле дә иде. Безне, тугыз баладан соң исән-имин генә үсеп килгән «ике бөртек»не, әлбәттә, бик аяган һәм яраткан булырга тиеш. Менә аның сабый чагыбызда башта мине, аннары энемне чөя-чөя әйткән такмагы:

Әнә шулай үчтеки иткән ул безне Моны мин, күп еллар узгач, Срур тутакайдан ишеттем. Хәзер инде үзем дә әбекай яшенә килеп җиткән кеше, әмма минем сабый чагым әнә шул такмагында саклана.

Туганнар

Бабакай белән әбекайдан соң миңа иң якын туганнар булып, билгеле инде, аларның уллары белән кызлары калды. Болар атакайның ике энесе Нигъмәтулла белән Мөхәммәдъяр дәдәкай һәм ике сеңлесе Рокыя белән Срур тутакай. Энеләре Каргалыда, сеңелләре исә Уфада торалар иде. (Кияүгә чыккач киткәннәр.) Аларның балалары да миңа шулай ук иң якын кардәшләр туганнан туган гына, Каргалыча әйтсәк, тудыклар булабыз. Без барыбыз да бер заманда үстек. Югалтулар күп булмады, тик Рокыя тутакайның бердәнбер улы Әнвәр генә сугыштан кайтмады, аннары минем энем Илдархан кырык тугыз яшендә үлеп китте. Калганнарыбыз хәзергә исән әле Яшь ягыннан тиңрәкләребез балачактан алып шушы көнгә кадәр, араларыбыз ерак булса да, һаман очрашып, күрешеп тордык. Ләкин кайбер кече яшьтәгеләре белән минем үземә бик сирәк очрашырга туры килде, мәсәлән, Нигъмәтулла дәдәкайның Идиятулласын мин балачагында гына бер күреп калдым.

Инде килеп шуны әйтергә кирәктер: бу якын туганнарның берсе дә Каргалыда тормыйлар, күптән алар төрлесе төрле якка таралып беттеләр. Уфа, Казан, Мәскәү, Алма-Ата, Ташкент, Севастополь, тагын кайлардадыр яшәп яталар. Йөз илле ел безнең бабайлар яңа җирдә таралмыйча яшәгәннәр, ә минем буын ун-унбиш ел эчендә таралды да бетте. Дөрес, Каргалыдан элек тә читкә китүчеләр аз булмаган, ләкин берсе китсә, бишесе калган, төп нигез һәрвакытта сакланган. Һәм китүчеләр шул нигезгә гел кайтып йөргәннәр Безнең нигез исә сугышка хәтле үк бетерелгән иде. Хәзер авылга кайтсаң, кемнең капкасына сугылырга белмәссең. Хәер, нигезләреннән аерылучылар Каргалыда бер безнекеләр генәме соң?! Күп алар, бик күп (Хәтерлисездер, «Туган туфрак» дигән хикәядә авылга кунакка кайткан Клара бабасының ташландык, буш йорты урынына исе китеп карап тора бу уйлап чыгарылган нәрсә түгел, чыны шулай.)

Минем тудыкларның балалары читтә туып үсте, алар күптән өйләнеп яки кияүгә чыгып, үзләре инде балалар үстерде. Болар, безнең оныклар дип әйтик, Каргалыны, әлбәттә, белмиләр, күргәннәре юк, һәм күрергә бернинди теләк тә, ихтыяҗ да юктыр, минемчә. Аларның бит үз туган туфраклары йә Казанда, йә Алма-Атада, йә Ташкентта Әле Каргалының үзендә туганнар да аны исләренә төшерәләр, сагыналар микән? Барлык җепләр дә күптән өзелеп беткән бит инде. Хәер, бик сирәк кенә төшләренә керә торгандыр әле

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3