Еники Амирхан - Әсәрләр. 3 том стр 7.

Шрифт
Фон

Әйе, Каргалы ул минем балачагым. Хатирәләрем дә балачакныкы. Иң элек, әнә югарыда язганча, бабакайларның иркен ишег- алларын, келәт, кое, читән абзарларын, өй ишегеннән чыгуга каршыда гына басып торган мәһабәт тауларын күргәнмен. Шул ихата эчендә генә йөргәнмен, уйнаганмын, тавыклары, чебиләре белән танышканмын, арыгач, каз бәбкәседәй, башымны үләнгә төртеп йоклап та киткәнмендер, бәлки, бу минем әле бары ике-өч яшьлек чагым гына булгандыр. Азрак үсә төшкәч, урамга чыкканмын, күрше-тирә малайлары белән таныша башлаганмын. Бабакайлар йорты авылның нәкъ уртасында, каршыда гына иске агач мәчет аны «урталык мәчете» диләр иде. Мәчет ихатасы кырыннан ук авыл зираты башлана. Анда иңкәйгән, кыйшайган иске кабер ташлары күп, яңалары бик аз, рәшәткәле каберләр дә күп түгел. Үсеп утырган агачлар бөтенләй юк диярлек, тик кайбер рәшәткәләр эчендә генә сирень куаклары күренә. Әмма зират өсте бер дә тапталмаган кылганлы куе чирәмлек иде. Чирәмдә җир җиләге күп була иде, ләкин аны нигәдер җыючы юк, бары без вак бала-чагалар гына курка-курка кереп җыйгалый идек.

Терәлеп торган күршеләребез уң якта Бәлеш Усман, сул якта Әсәләй Шәрәфетдине. Усман абзый безгә якын кардәш аның атасы белән минем инәйнең атасы бертуганнар. Үземне белә башлагач, иң беренче кереп йөрүем дә шуларга булды. Чиста җыештырылган якты, пөхтә өйләрен әле дә булса онытмыйм. Усман абзыйның өч улын беләм, шуның уртанчысы Ибрай исемлесе минем иң беренче уйнап йөргән дустым да иде. Яшькә күпмегәдер олырак, таза, базык малайга ияреп, мин Каргалының инеш буйларында, тау-чокырларында күп йөрдем. Ибрайның агасы өрлектәй таза Хәсән абзый танылган көрәшче иде. Ибрай үзе дә көрәшергә бик һәвәс иде, кыстый-кыстый мине дә көрәшергә мәҗбүр итә һәм, билгеле инде, чөеп кенә ташлый иде. Шулай да мин аңардан көрәшергә шактый ук өйрәнеп калдым һәм, бил ныгый төшкәч, үзем дә кайбер малайларны әйбәт кенә әйләндереп сала башладым. Хәзерге вакытта Ибраһим Янгуразов отставкадагы полковник, Уфада тора, ә мин бары тик сержант кына. Күрәсез, чин ягыннан да безнең аерма бик зур.

Бабайкайлар урамы авылның иң озын һәм иң төп урамы буе бер өч чакрымга сузыла торгандыр. Югары башы югары оч, түбән башы түбән оч дип йөртелә. Һәр ике очта да якын һәм ерак кардәшләребез бик күп. Кайтып-китеп кенә йөргәнгә күрә, мин аларның бик якыннарын гына беләм: югары очтан, мәсәлән, Рәхмәтулла абзыйларны, Зүрәттәкайларны («тутакай» сүзе шулай кушылып әйтелә), түбән очтан Саттый җизниләрне, Сәгыйть бабакайларны Ләкин алар барысы да диярлек мине һәм энемне беләләр иде, кунакка барганда яки үзләре килгәндә безне «Хәдичәттәйнең ике бөртеге» дип, сокланып, мактап, тәүфыйк теләп, башларыбыздан сөяләр иде.

Хәзергә кадәр оныта алмыйм бик иртә күңелемдә уелып калган бер күренешне. Ул чакта миңа күпме булыр? Дүрт яшьләр чамасыдыр, шуннан да артык булмас. Җәйнең җылы матур бер иртәсендә бабакай белән әбекай, читән тарантаска янәшә утырып, мине дә үзләре белән алып, каядыр барырга чыктылар. Каршыдагы мәчет тыкрыгыннан уздык, тимер юл аша чыктык, аннары, такыр юлдан җирән алашаны әйбәт кенә юырттырып, яшел кырлар буйлап киттек. Әйтәсе дә түгел, миңа бик күңелле, бик рәхәт иде. Бөтен тирә-ягым бик киң, бик якты сулда тезелеп киткән Каргалы таулары, ә уңда һәм алда офыкка китеп югалган чуар иген басулары. Әбекайның итәгендә мин ялт-йолт каранып барам. Җирдән берәр кош күтәрелсә, шуңа башымны каерам, юл буенда берәр күбәләк талпынса, аңа да сузылмакчы булам. Шулай озак кына бара торгач, без ахырда ерак бер яланга җитеп туктадык. Хәзер менә чамалыйм, бу, мөгаен, Әркәсле яланы булгандыр авылдан кыйбла тарафындагы ерак кырларны каргалылар әнә шулай дип йөртәләр иде. Без килеп туктаган җир тип-тигез сәхрә иде. Кайсы якка карама, бихисап чәчәкләр, ә җиргә төшкәч, мин куе үләнендә бөтенләй күмелә яздым. Тирә-ягымда ниндидер кортлар тонык кына безелди, ниндидер кошлар пыр-пыр очып китәләр, ә бер кошчык кайдадыр биектә шундый өздереп, шашынып сайрый ла, әйтерсең менә безне күрүдән шатлыгы эченә сыймый мескеннең! Аның тавышы бер якыная, бер ерагая, гүя мине үчекли, ләкин мин аны күрә алмыйча йөдәп беттем. Мин әле ул кошчыкның тургай икәнен дә белми идем. Әмма миңа бик рәхәт иде, бик кызык иде, гүя мин моңарчы һич күрмәгән өр-яңа бер дөньяга килеп чыкканмын. Билгеле, хәйран калганмындыр инде, кая карарга, нәрсә эшләргә белмәгәнмендер Йөрисем-йөгерәсем килгәндер, чәчәкләрне дә өзәсем килгәндер. Ләкин әбекай мине ни өчендер үзеннән ерак җибәрми, гүя ашыкмаска кушкандай әкрен генә: «Чү, бәбкәм!» дип әйтә тора.

Ә бабакай, атын тугарып үләнгә җибәргәч, бераз читкә китеп, чирәмгә кара җиләнен җәйде дә намаз укырга кереште. Башта аягүрә, аннары тезләнеп укыды. Тирә-ягы куе үлән, шау чәчәк, менә шул үлән-чәчәкләр эченнән бабакайның нечкә муены белән кырпу бүреге генә күренә. Якты һавада күзгә күренмәс әлеге кечкенә кошчык талпына-талпына һаман өзелеп-өзелеп сайрый, үләндә йөргән җирән алаша да әледән-әле башын селкеп, тимер авызлыгын чыңлатып куя, ә без әбекай белән бер читтә нидер көткәндәй тын гына басып торабыз.

Ни хикмәттер, мин үскәч тә, олыгайгач та, хәтта менә картайгач та әнә шул күренешне бабакайның үлән-чәчәкләр арасында тезләнеп намаз укуын һич оныта алмадым. Ниндидер бик якты бер эз калдырды ул минем бала күңелемдә. Бәлки, шул мизгелдә мин әйләнәмдәге сихри дөньяны ачыграк күрә, тирәнрәк тоя башлаганмындыр Нәрсә дим, мин бит үзем дә үлән биеклек кенә бала, берни аңламаган, бернәрсә белмәгән бала гына. Тик менә хәзер уйлап куйгалыйм: шул балачакта күргәнем миңа соңыннан иң авыр чакларда да дөньядан бизмәскә ярдәм итмәде микән?!

Бабакай белән бәйле тагын бер хатирәм саклана. Әлеге авылдан чыгып китә торган каршыдагы тыкрык буенда, мәчет ихатасы артында, аларның читән белән әйләндергән ындырлары бар иде. Ындыр әллә ни зур да түгел, урта бер җире тап-такыр Менә шул ындырда көлтә таптатканны хәтерлим мин Көз башы булгандыр инде, көннәр әле аяз, тымызык, бик җылы да иде. Ындырның тап-такыр уртасына бодай көлтәләрен, башлары белән эчкә каратып, зур түгәрәк итеп тезеп салганнар. Бабакай җигүле арбага минем ише ыбыр-чыбыр бала-чаганы төяп, шул көлтәләрнең башларын аты һәм арбасы белән таптатып, әкрен генә әйләнеп йөрде. Озак әйләндерде ул безне тәмам кинәндек без бу рәхәткә! Көлтә таптату ашлык сугуның бер ысулы икән ул. Ләкин моның белән генә эш бетмәде әле. Таптатканнан соң шул ук көлтәләрне хатын-кызлар чабагачлар белән алмаш-тилмәш дөпелдәтеп сугарга тотындылар. Бусы да бик кызыклы иде дәртле сикерешә, күңелле тупылдаша чабагач башлары апайлар кулында!.. Ындырда иртә көзен ашлык сугу бу авыл эшенең иң хозур чагы дияр идем мин

Гаҗәп бу хәтер дигәнең! Күпме нәрсә онытыла, эзсез югала, ә кечкенә бер вакыйга гомер буена диярлек истә саклана. Ләкин менә бабакайның үзен ни сәбәптер ачык кына күз алдыма китерә алмыйм. Дөресрәге, китерсәм дә, ничектер еракта томанлы итеп күрәм. Ул юка гына гәүдәле, кәҗә сакаллы бер кеше иде, буйга да бәләкәй иде шикелле, һәм күпләр аны, очарга торган җиңел сөякле бик җитез карт иде, дип сөйлиләр. Бәләкәй булуына карамастан, мәчеттә ул бөтенесеннән калка биреп утыра икән. Холкы белән дә күкерт шикелле бик тиз кабынып китүчән иде, диләр. Улларын, киленнәрен утлы табага бастырырга яраткан булса кирәк. Ләкин бик тиз сүрелә дә икән. Андый чагында һәркемгә ачык чырай да тәмле сүз. Әбекайга ул, мәсәлән, «якты көнем!» дип кенә дәшә иде.

Мин аның озын ак күлмәк, кара камзул, йомшак кара читекләр киеп йөргәнен әзрәк хәтерлим. Тагын бер нәрсә бик нык истә калган: кайнаган самавырны өстәлгә китереп куйгач, бабакай аның морҗасыннан утлы күмергә кечкенә лимон кабыгы төшереп җибәрә иде. Менә шуннан бөтен өй эченә гаҗәеп бер тәмле хуш ис тарала иде. Бу хуш исне минем әле дә булса онытканым юк, ләкин аңардан да битәр ул заманда авылда лимон булуына гаҗәпләнәм. Күрәсең, Бүздәк яки Дәүләкән базарыннан алып кайтканнардыр инде. Дәүләкәндә җиләк-җимеш подваллары да бар иде, аннары бик юка гына сурәтле кәгазьгә төрелгән лимоннарны Муллаҗан исемле агай, беләгенә кәрзин асып, урам буенча, «Лимон, кемгә лимон?» дип кычкыра-кычкыра сатып та йөри иде. Анысы да гаҗәп!

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3