Инәйнең бер ир туганы да юк иде, ике сеңлесе берсе Ташлыкүлдә, икенчесе Шәрлекулда иде. Шәрлекулдагы Мәрьям тутакайны мин бөтенләй белмим диярлек, ул иртә үлгән шикелле, аннары, Шәрлекул Дәүләкәннән шактый ерак булганга күрә, без аңа кайтып та йөрми идек. Ә менә Ташлыкүлдәге Кәримә тутакайларга мин җәй саен кайтмыйча калмый идем. Кәримә тутакай белән Кәшшаф җизни безнең иң якын, иң яраткан туганнарыбыз иде. Ташлыкүл бер генә мәчетле авыл, җирләре тигез дала, туфрагы кара уылдык шикелле, игенне күп игәләр, уңышны да күп алалар иде. Гомумән, халык анда таза тормышлы иде, Кәшшаф җизниләр исә авылның иң хәлле кешеләреннән иде. Йортлары зур, калай белән япкан, келәт-амбарлары, лапас- абзарлары барысы да таза-нык, ишегаллары бик иркен, өй янында матур гына бакчалары да бар анда җәйнең эссе көннәрендә умарталар өзлексез гүү итеп тора иде. Мин аларга нэп елларында кайтып йөрдем, ләкин бервакытта да аларда ялчы-мазар күрмәдем. Бөтен эшне үзләре җимертеп эшлиләр иде. Кәшшаф җизнинең кул арасына керерлек ир баласы да юк иде, торганы кызлар, һәм бөтен эш бары шул кызлар өстендә иде. Мәсәлән, миңа тиңрәк Наилә сабанын да сөрә, тырмасын да тырмалый, җитмәсә, әле атка да иярсез генә атланып йөри иде. Дөрес, дүрт кыздан соң Кәримә тутакай бер ир бала да тапты. Тәлгать исемле иде ул, Кәшшаф җизнинең үзе төсле тыныч кына, сабыр гына бер малай иде Сугыш башланган елны гына Тәлгать Куйбышевтагы план-экономика институтын бетерә. Бетерү белән ирекле рәвештә фронтка китә һәм 1941 елның көзендә, Мәскәүне фашистлардан яклаган чагында, һәлак тә була. Бердән бергә тия, дип халык юкка гына әйтми икән (Минем «Ана һәм кыз» дигән хикәям Тәлгатьнең үлгәнен ишеткәннән соң язылган иде.) Атасы Кәшшаф җизни әле утызынчы елларның башында ук кыска гына авырудан соң үлеп киткән иде. Тәлгатьне апалары карап үстерде. Сугышның каһәре аларга нык тиде Әминә белән Һәммәюннең дә ирләре шулай ук сугыш кырында ятып калдылар.
Әйе, заманында мин Ташлыкүлгә бик теләп кайта идем. Кәримә тутакайның аш-суы бик тәмле була иде. Алардагы шикелле куе сөзмәне, чөгендерле катыкны һәм күзәнәкләренә чык бөртегедәй май тулган тары беленен минем бүтән бер җирдә дә ашаганым булмагандыр. Аннары безне якын иткән тагын бер сәбәп кызлары Әминә дә, Наилә дә безгә килеп, берничә кыш Дәүләкән мәктәбендә укыдылар. Кәшшаф җизни үзе дә базар саен диярлек килмичә калмый иде. Ул, мәрхүм, китап ярата иде, базарда очраган китапларның искесен дә, яңасын да җыеп алып китә торган иде.
Еллар узды. Кәримә тутакай да күптән вафат. Дүрт кыз калганнар иде, шуларның өчесе хәзерге көндә исәннәр. Уфада төпләнеп, һәркайсы яңа квартирада бик әйбәт, тыныч кына яшиләр. Инде оныкларын үстерәләр Тик, кызганычка каршы, Наилә генә иртәрәк китте, ә ул араларында иң акыллысы, иң булдыклысы иде, аңа буйсыналар иде барысы да.
Мин аларга һәрвакытта бик соклана идем. Бердәм, чыдам, тырыш булып чыктылар минем бу кыз туганнарым. Тамырлары ныкка күрәдер инде, яшьтән үк эштә чыныкканга күрәдер. Авыр сугыш елларында ирләр сынды, алар сынмадылар. Язмыш аларны кая гына ташламасын, һәр урында тормышларын матур корып, тук-бөтен яшәделәр. Хәерчелек аларга бәйләнә алмады!
Ярый, тыныч Ташлыкүлдән шау-шулы Каргалыга яңадан килик әле Әйткәнемчә, анда ике дәдәбез Нигъмәтулла белән Мөхәммәдъяр калды. Без хәзер шуларга кайтып йөрибез. Шул ук йорт, шул ук ихата барысы да искечә. Тик елдан-ел без үсәбез һәм үсә барган саен авылыбызны күбрәк беләбез.
Ике бертуган икесе дә герман сугышына алынган булганнар. (Без әле бәләкәй ул чакта.) Мөхәммәдъяр дәдәкай соңрак китә һәм, озак та тормыйча, чәнчә бармагын имгәтеп, борылып та кайта. Ничектер тиз ычкына дәдәбез!.. Мөгаен, берәр төрле авыруын тапканнардыр, югыйсә чәнчә бармак өчен генә җибәрмәсләр иде.
Ә менә Нигъмәтулла дәдәкай сугышның башында ук китә, Австрия фронтында күпмедер сугыша, ахырда чорналышта калып, пленга эләгә Өч тапкыр пленнан кача ул, тик өченче качуында гына дошман кулыннан ычкына.
Аның фронттан кайтып керүе шактый кызыклы. Унҗиденче елның кара көзендә булса кирәк, безнең авыл турысыннан фронт ташлап кайтучы солдатлар төялгән эшелоннар үтә башлый. Шундый эшелоннарның берсеннән татар солдатлары: «Сезнең авылныкы Нигъмәтулла кайта-а! Арттагы эшелонда, хәбәр итәргә куш-ты-ы!» дип кычкырып узганнар, имеш. Кемдер шуны ишетеп, чаба-чаба әбекайларга килеп әйткән икән. Билгеле инде, өйдәгеләр бу яшендәй ялтырап киткән хәбәрдән башта сискәнеп-каушап, аннары чиксез шатланып, дәррәү аякка басканнар. Шунда ук ат җиктереп, якын туганнардан берәүне (Рәхмәтулла абзыйны булса кирәк) Бүздәккә чаптырганнар (ул заманда поездлар Каргалыга туктамыйлар иде), үзләре тиз генә мунча якканнар, тәкә суйдырганнар. Ләкин ул көнне, тәмам караңгы төшкәч, тирләп беткән ат буш кайткан Өмет дигәнең гаҗәп нык, үҗәт нәрсә ул! Икенче көнне, өченче, дүртенче көнне дә атны Бүздәккә куалар, эшелоннар да һаман уза торалар, әмма ләкин Нигъмәтуллабыз юк та юк! Өйдәгеләр, бичаралар, аптырап, гаҗиз булып, саргаеп бер атна, ике атна, хәтта бер ай көтеп карыйлар, аннары инде килеп әйтүче ялгыш ишеткәндер дип, әкренләп өметләрен өзәләр. Әбекай озак-озак кына намазлык өстендә утыра, ә Мәдинә җиңгәчәй казан янында тавышын чыгармыйча гына ачы яшьләрен коя
Һәм менә, инде кыш кергәч, чатлама суык төннәрнең берсендә Нигъмәтулла дәдәкай узып баручы эшелоннан авыл турысында сикереп төшеп кала. Өстендә иске бушлат, аягында каткан итекләр, бөрмәле капчыгын иңенә аскан тимер юлдан чана юлына чыгып, кызу гына шыгыр-шыгыр атлый-атлый, үзләренең ишегалларына кайтып керә. Аяк тавышын ишетеп, ике эт Муйнак белән Алабай баскыч астыннан өрә-өрә атылып чыгалар. Ләкин Нигъмәтулла дәдәкай бер дәшү белән өрүләреннән туктыйлар да янына барып бөтерелә, чиный, өстенә үк сикерә башлыйлар. Исең китәр этләрнең сизгерлегенә! Әйтерсең дүрт ел түгел, дүрт кенә көн хуҗаларын югалтып торганнар!
Хуҗа башта ишегалдын әйләнеп, каралты-кураларны, абзардагы малларны карап чыга, шуннан соң гына өй ишегенә килә. Бу вакытта әле өйдәгеләр ятмаган була Мәдинә җиңгәчәй нидер бәйләп, әбекай исә сәкедә тәсбих тартып утыра. Тышкы ишекне кемнеңдер каты гына шакыганын ишетеп, җиңгәчәй үзе өйалдына чыга. Ләкин шунда ук борылып та керә. Артык каушаудан булса кирәк, ул, төсе качкан хәлдә еламсырап: «Анакай, ишектә бер ир тавышы, әллә Нигъмәтулла инде» ди. Әбекай: «Ай Аллам!..» дия-дия, әпен-төпен сәкедән төшеп, селкенә-селкенә чыгып китә. Һәм Нигъмәтулла дәдәкайны ияртеп керә Сөйләшерлек тәкатьләре булмый, өчесе дә сәке кырыена утырып елашып алалар, аннары гына өйдә хәрәкәт башлана. Тиз генә мич тә ягыла, самавыр да куела, таба да чыжларга тотына. Дәдәкайның аягына җылы пима бирәләр Төн булуга карамастан, әбекай кушуы буенча, урам аша гына торган Гыйният мулланы чакырып, никах яңарталар. Көн яктыруга инде мунча да өлгерә.
Бу язмада уйлап чыгарылган берни дә булмаска тиеш, шуңа күрә әйтәсем килә: Нигъмәтулла дәдәкайның герман сугышыннан ничек кайтып керүен дә, күп еллар узгач, Мәдинә җиңгәчәй үзе миңа сөйләгән иде.
Ике бертуган, әмма никадәр зур аерма! Бер анадан туып та бу хәтле бер-берсенә охшамаган братларны минем әле күргәнем дә юк диярлек. Кыяфәтләре үк башка: Нигъмәтулла дәдәкай урта буйлы, таштай тыгыз, какча гәүдәле, ә Мөхәммәдъяр дәдәкай буйга да кечерәк, гәүдәгә дә юанрак Әмма иң зур аерма аларның табигатендә иде. Нигъмәтулла дәдәкай гаять җитез, кызу, тиктормас бер кеше булса, Мөхәммәдъяр дәдәкай, киресенчә, шактый басынкы, авыр кузгалышлы кеше иде. Һәм бу аерма ике туган арасында еш кына низаг та тудырган. Хикмәт шунда, Нигъмәтулла дәдәкай ялкаулыкның чын дошманы үзе дә тынгы белмәгән, кешегә дә тынгы бирмәгән, шуның өстенә шактый кызу канлы да булган. Билгеле, әкрен, салмак, ваемсыз энесенә аңардан еш кына эләккән дә булырга тиеш.