Еники Амирхан - Әсәрләр. 3 том стр 6.

Шрифт
Фон

Бабакайларның ихатасы (ишегалды) бик зур иде, иркен иде, күп җире бәбкә үләне белән түшәлгән иде. Тик кое тирәсе, абзарлар алды гына мал таптаудан үләнсез, такыр иде. Урам буйлап яңа койма сузылган, өч капка баганасы басып тора, ләкин капка үзе ни өчендер юк Әллә такталары, әллә куллары җитмәгән, Хода белсен!

Менә шул капкасыз баганалар арасыннан килеп кергәч, аз гына эчтәрәк, сул кулда бабакайларның алтыпочмаклы, калай белән япкан өйләре тора. Уң якта зур гына ак келәт, шул ук рәттә, ишегалдының түренә табарак, янә берме-икеме келәт, чилник (лапас), тагын ниндидер каралтылар, ә иң түрдә инде терлек абзарлары. Алар барысы да салам түбәле, тик келәтләрнең кыегына буй-буй киртәләр дә салынган.

Сул яклап исә, «капка»дан шактый эчтә, таза бүрәнәләрдән салынган, ләкин инде җиргә чүгә башлаган янә бер иске генә өй бар иде. Аш ызбасы дип йөртәләр иде аны, миче бик зур иде, кочак-кочак салам кертеп ягалар иде. Шул гөрләп янган утта Мәдинә җиңгәчәй зур чуен тутырып бәрәңге (төмәнчә бульба) пешерә иде. Терлекләр өчен булса кирәк, ләкин кайчагында безгә дә салып бирә иде. Без җыен ыбыр-чыбыр бала-чага түгәрәкләнеп утырып, агач табактагы кайнар бәрәңгене, үзебез азаплана-азаплана әрчеп, эре тозга тидереп, кара арыш ипие белән бик тәмләп ашый идек. Аннары бу өйгә кышның салкын көннәрендә туган бозауларны һәм бәрәннәрне ябып тоталар иде. Минем бәрәннәргә исем китә алар өч-дүрт көннән инде бөтен өйне бетереп чаба башлыйлар, зурая төшкәч, мич башына хәтле сикереп менәләр. Ә бозауларны озак тотмыйлар, бераз аяклангач та икенче бер җылы урынга күчерәләр Соңыннан «аш ызбасы» юкка чыкты кайчан, ни өчен сүткәннәрдер, белмәдем. Беренче герман сугышы вакытында утынга түгел микән?!

Истә калганы тагын аш өеннән арырак кара мунча. Кергәч тә уң якта учак, учак өстенә чуерташ өелгән, шуңа терәлеп үк торган тәбәнәк ләүкә, ә каршыда кечкенә чалыш тәрәзә. Морҗа-мазар юк, якканда төтен чыксын өчен ишеген ачып куялар, шуңа күрә мунчаның бөтен эче корым сылагандай кап-кара. Ләкин, ни хикмәттер, бу кара корым кием-салымны буямый иде.

Бик кечкенә чагымда бабакай белән әбекайның мине шул мунчага алып керүләрен аз гына хәтерлим. Зур түгәрәк тазга утыртып юындыралар, аннары бастырып комганнан җылы су белән коендыралар. Ләүкәгә яткызып чабып та караганнар. Ләкин монысын мин бер дә яратмаганмын, имеш, разбой сала башлаганмын.

Ә менә унике-унөч яшьләремдә булган бер вакыйганы һич тә онытасым юк. Кышкы салкын көн иде. Абзаннан килгән кодача (җиңгәчәйнең сеңлесе) белән без икәү утын ташып, кара мунчаны ягып җибәрдек. Башта әче төтен күзләребезне кисте, тамак төпләренә утырды, аннары бераздан, учак ялкынланып янарга тотынгач, төтен кимеде, чыгып та бетте диярлек. Без мунчаның ишеген дә ябып куйдык. Кызу гына чытырдап янган утка карап янәшә утырабыз, нәрсә сөйләшкәнебезне хәтерләмим, тик шул чакта мин, ничектер тилереп китеп, калын гына киенгән кодачаны кочаклап үбәргә тырышып карадым. Кодача әллә ни ачуланмады да, бары: «Куй, маташма!» дип кулымны гына алып ташлады. Ул инде буй җиткән таза кыз иде, бәреп очырса да, хәленнән килерлек иде. Ләкин очырмады күрәсең, балага санады мине.

Кара мунча белән бәйләнгән истәлекләр шуның белән тәмам. Янә бабакайларның бөтен ишегалдына ямь биреп торган, урта бер җирдәрәк сиртмәле кое да бар иде. Чатлы баганага тимер кендек белән утыртылган озын сиртмәнең җирдәге калынрак башына зур гына бүкән тагылган, ә югарыдагы нечкә очына таза бау, бауга шомарып беткән колга, колгага кара чиләк беркетелгән. Кое янында калын бүрәнәне чокып эшләгән су тулы озын улак тора, көтүдән кайткан сыерлар, сарыклар иң элек шунда йөгерешеп баралар. Кем дә булса кара чиләкне коега су алырга төшергәндә сиртмәнең калын башындагы әлеге бүкәнгә атланып, һавага күтәреләсе килә иде.

Коеның бурасы тәбәнәк иде, шуңадыр, ахры, безнең ише вак бала-чаганы ул тирәгә җибәрмиләр кое үзенә тарта, дип куркыталар иде. Чынлап та, барып, коеның тирән караңгы төбенә иелебрәк карап торсаң, ничектер баш әйләнеп киткәндәй була иде. Әгәр шуннан тартып та алса? Юк, белеп куганнар безне куркыныч-серле кое яныннан!

Иң артта читәннән үргән, салам япкан терлек абзарлары, ләкин мин аларны яхшы белмим, чөнки, бердән, бәләкәй чагым, икенчедән, абзарлар җәй көне гел буш тора диярлек. Кояш баер алдыннан гына, сыер-сарыклар көтүдән, атлар эштән кайтып керәләр. Ә мине сыер сөзмәсен, ат типмәсен дип һаман саклыйлар иде.

Абзарлар артыннан ук бәрәңге бакчасы башлана. Монысын яхшы хәтерлим, чөнки ызаны буйлап, җылы-йомшак туфракка ялантәпи бата-бата, күп чаптым. Бакча бик озын, түбән таба сөзәкләнеп инеш ярына чаклы төшә. Яр астында инеш Каргалы инеше диләр аны. Ул бик сай, бик кечкенә, чуерташлар өстеннән сырланып ага кайбер төшләреннән аяк чылатмыйча сикереп тә чыгарлык. Кер чайкарлык кына яту урыннары4 да бар. Кисмәк бүрттерерлек, кабык чылатырлык су җыелсын өчен, кайбер җирләрен әзрәк ташлар белән дә буганнар.

Инеш кечкенә, тар булса да, үзәне шактый киң, ярлары да шактый биек. Язгы ташу вакытында кар суы шул ярларга сыеша алмыйча котырып, атларны агызып китәрлек булып килә, диләр, ләкин мин бу тыныч-юаш кына агып яткан инешнең андый чагын бервакытта да күрмәдем (язын-көзен без Каргалыга кайтмый идек).

Инешне кичеп, каршы яр өстенә күтәрелгәч, тар гына тугайлык башлана. Тугайлык тип-тигез, урыны-урыны белән бәләкәй генә урмандай кычыткан, алабута, шайтан таяклары үсеп утыра, чирәм җирләрендә бозаулар, казлар йөри, сугып киптергән зур-зур кизәк өемнәре тора.

Бу тугайлыкны тау итәге дияргә дә ярый, чөнки аз гына баргач та биек, текә тау башлана Тау гына түгел, таулар! Инеш буйлап бер сафка баскандай тезелешеп килә бу ак маңгайлы кызыл таулар. Дәүләкәннән кайтканда иң элек әнә шул тауларны, аннары авылның нечкә манараларын күрәсең. Каргалы кешеләренең җырларына да кергән ул таулар:

Әйе, киртләчләр күп, болар кәҗәләр таптап салган сукмаклар. Әмма тауның түбәсеннән итәгенә кадәр кар сулары ерып төшкән «сырлар» да җитәрлек.

Каршыбыздагы тауга кайчан менүемне хәтерләмим, билгеле, кечкенә чагымда үзем генә менә алмаганмындыр инде, ләкин үсә төшкәч, Каргалы малайлары белән бергә, әлеге кәҗәләр төсле, ул тауларга күп менеп йөрергә туры килде. Безнең турыдагы Урталык тавы дигәненең өсте тип-тигез иде: рәхәтләнеп чап, уйна, көрәш! Борынрак заманда Каргалының җиткән кызлары һәм егетләре дә шушы тауга менеп төрле уеннар уйный, күңел ача торган булганнар. Ул заманны Срур тутакай бик яхшы белә һәм бик тәфсилләп, матур итеп сөйли дә. Кызлар бик горур, бик «строгий», ә егетләр бик тыйнак, әдәпле булганнар, имеш, сакчылы уйнаганда егет, кызны куып җиткәч, кычкыртып кочакламаган, ә кул очын иңбашына тидереп кенә алган, имеш. Бәлки, бәлки Ләкин мин үскәндә яшьләрнең тауга менеп уйнаулары беткән иде инде, тик ара-тирә генә аллы-гөлле чуар кызларның кояш баер алдыннан, тау түбәсендә тезелешеп, авыл өстенә карап утырганнарын әзрәк хәтерлим әле.

Соңрак, 19241925 елларда, яшьләрнең җәйге уеннары ялан якка, тимер юл буендагы чирәмлеккә күчкән иде инде. Өч мәхәлләнең дә яшьләре шунда җыела иде. Егетләр, кызларның ниндиләре генә юк! Ул чакларда авылга Бәләбәйдән, Уфадан, Казаннан бик күп укучы яшьләр кайта иде. Алар арасында иске формаларын саклаган яшел фуражкалы, яшел тужуркалы картрак студентлар да очрый иде. Шәһәрчә киенгән бик сылу туташлар да бар иде. Авылчарак киенгәннәре дә бик көяз-ыспайлар, шуның өстенә шактый кыю-шаяннар да иде. Каргалы яшьләренең әнә шул кичке зур уеннарын мин дә бер-ике тапкыр күреп калдым. Миңа ундүрт-унбиш яшьләр булгандыр, инде ис кергән, хыял эшли, күзләрем кызларда гына! Тик, кызганычка каршы, мин әле кызлар арасына кереп китә алмыйм, мин әле егет булып җитмәгәнмен кыюлык та, әрсезлек тә юк әле миндә. Шуның аркасындадыр инде мин Каргалы кызларыннан берәүгә дә гашыйк була алмыйча калдым. Ә егет булып өлгергәч, миңа инде туган авылыма кайтып йөрергә туры да килмәде. (Соңгы кайтуым 1924 елның җәендә булды шикелле.)

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3