Еники Амирхан - Әсәрләр. 3 том стр 5.

Шрифт
Фон

Әйе, инәй төсе-бите һәм табигате белән дә бөтенләй башка иде. Кыз вакытында ул, әлбәттә, ямьсез булмагандыр. Чем-кара озын чәч толымнарын мин дә әле хәтерлим. Ләкин мин белә башлаганда ул инде шактый йончыган һәм ямьсезләнгән хатын иде. Күзләре бозылган, кызарып тора, тешләре дә төшеп бетә язган, аркасы да бөкрәя төшкән иде. Яшерә алмыйм, башка малайларның әниләре чибәр, ә минеке ямьсез дип пошынган чак- ларым да булды, ләкин бу чын сәбәбен белмәүдән иде. Ә чын сәбәбе хәер, ул турыда алдарак әйтелер

Ә тормышлары бер дә начар булмаган. Иркен, мул яшәгәннәр. Атакай күбрәк кәсеп итеп йөргән. Бу эшкә ул яшьтән үк тартылган, чөнки бабасы Әхтәм карт та, атасы Әхмәтҗан да иген игү, мал асрау өстенә алыш-биреш итү белән дә шөгыльләнгәннәр. Дөрес, Каргалы үзе сәүдә җире түгел, атнага бер килә торган кечкенә базары да соң гына җыелып, иртә таралып та бетә иде. Өч мәчетле зур авылда Гали байның таш кибетеннән башка бүтән кибет тә юк иде шикелле белмим, истә калмаган Бөтен халкы аның җиргә бәйләнгән, җир белән яшәгән (һәм җир өчен дип килгәннәр дә), ләкин һәрбер зур авылдагы шикелле монда да, базардан базарга йөреп, алыш-биреш итүчеләр дә аз булмаган. Билгеле, төрлесе төрле дәрәҗәдә Гали бай кебек чардаклы, яшел түбәле өй, тимер ишекле таш кибет салдырган бик эресе белән беррәттән Кырлайчы Хәллә абзый кебек бөтен «товары» кечкенә сандыкка сыеп беткән җәяүле «сәүдәгәре» дә булган алар арасында. Гомумән, авыл кешесе тик ятарга яратмаган, хәрәкәттә бәрәкәт, дип, буш вакытында һаман базар чапкан, анысын алган, монысын саткан ничек тә акча табарга тырышкан. (Ә акчаны ул бик яраткан.) Мин моны нэп вакытында үзем дә бик яхшы күреп калдым.

Менә минем атакай да, әйткәнемчә, малай чагында ук атасына ияреп, Дим буенда һәм Ачлыкүл ягында Акчуриннар3өчен йон җыеп йөргән. Үзенең әлеге язмасында ул, башкортлардан дусларыбыз күп иде, дип яза. Мәсәлән, Казанголда Җәгъфәр карт, Ябалаклыда Курмый карт, Кыдрачта Сәфәргали агай, Буранголда Җомагол карт болар барысы да бай башкортлар, бик күп сарык, елкы биләгәннәр Каргалыдан Дим буена кырык-кырык биш чакрым, Ачлы күлгә утыз-утыз биш чакрым чамасы булыр, ул заманда бу җирләр күксел үлән дулкынланып яткан, төрән кермәгән тоташ кылганлы сәхрә булган да шул сәхрәдә ара-тирә башкортларның ак тирмәләр корып утырган җәйләүләре дә көтү-көтү утлап йөргән маллары гына очраган. Менә атакайның бабасы Әхтәм карт та, ул үлгәч, атасы Әхмәтҗан карт та шул башкортларга барып, ак тирмәдә ит ашап, кымыз эчеп, берәр атна кунак булып ятканнар. Ә кыш кергәч, башкортлар үзләре, дөя җиккән тар чаналарга ит-май төяп, Бүздәк ярминкәсенә барышлый да, ярминкәдән кайтышлый да безнең бабакайларга кереп, кунак булып китә торган булганнар. Әнә шулай күңелле, кызыклы итеп яза атакай бу аралашу-йөрешүләрне Бик күп еллар узгач та, ул әллә кайчан үлгән башкорт дусларын «фәлән агаем да төгән җиңгәм» дип сагынып сөйли торган иде.

Инде өйләнгәч, атакай сәүдә эшенә җиң сызганып дигәндәй керешә. Үзеннән соң туган энеләре дә үсеп җитә, шуңа күрәдер, ахрысы, ул авыр крестьян эшеннән әкренләп читләшә, китә. Кибет ачып сату итми, базар йөри, ярминкәләрне калдырмый, нәрсә алып, нәрсә сатканын мин ачык кына белмим, ләкин зур байларга күбрәк тире-яры җыйган булса кирәк. (Моны аңардан калган әллә кайчангы иске, озын-тар гына исәп-хисап кенәгәсенә карап әйтәм. Ул анда елкы, үгез, кәҗә тиреләрен күпмегә сатып алганын гел генә язып барган.)

Әйтергә кирәк, атакай татарча бик әйбәт укый-яза белә иде. Вывескалар укырлык, адрес язарлык русчасы да бар иде. Татарча өслүбе дә әйбәт иде, соңгы гомерендә яшьлеген сагынып җырлар да, башыннан кичкәннәрне шигырь итеп тә язды хәтта. Срур тутакайның әйтүенә караганда, ул берничә кыш Төпкиле мәдрәсәсендә ятып укыган булган. Күбрәк укыса, бәлки, мулла, бәлки, мөгаллим була алган булыр иде. (Хәер, мулла булмас иде, нәселдә юк нәрсә, ә мөгаллимнәр күп чыккан безнең халыктан.)

Әмма ул сәүдә эшен яраткан. Ни өчен?.. Чөнки сәүдә итү аның өчен үзенә күрә бер хөрлек, бәйсезлек, булдыклылык билгесе булып саналган. Кыскасы, сәүдә итүдән табыш кына түгел, тәм дә тапкан. Билгеле инде, сәүдә эшен ул, һичшиксез, хәләл кәсеп дип санаган Мөхәммәд пәйгамбәр үзе дә сәүдәгәр булган ич!.. Ни дәрәҗәдә оста сәүдәгәр булгандыр бу кадәресе икенче мәсьәлә. Ул бит, асылда, хис кешесе иде, җыр яраткан, уен-көлке яраткан һәм җан иясен дә бик ярата иде. Бервакытта да аның кулы җан иясенә күтәрелмәде атка да ул сөеп, сыйпап кына дәшә иде. Кирәк чагында без тавыкны да күршеләрдән суйдыра идек.

Хәлбуки чын сәүдәгәрнең табигате башкачарак корырак, катырак булырга тиеш түгел микән?.. Әйтә алмыйм. Ләкин ничек кенә булмасын, минем атакай чынлап торып сәүдә эшенә керешер өчен 1910 елның көзендә, Каргалыдагы йорт-җирләрен калдырып, сәүдә үзәгенә әверелгән Дәүләкәнгә күчеп китә. Бу вакытта әле мин бишектәге сабый бары яшь ярымлык кына Бердәнбер, бүтән бала юк.

Хәзер инде инәйнең кара шәлен ачарга да ярый торгандыр. Әйе, аны иртә бөккән, күзләрен бетергән рәхимсез сәбәп әнә шунда: тугыз бала табып, берсе-бер исән калмаган. Сабыйлар туып, күпмедер үскәч, нәкъ сөендерер һәм сөйдерер чакларында гына үләләр дә китәләр икән. Кайсы кызамыктан, кайсы чәчәктән, ләкин күбесе эч авыруыннан. Билгеле инде, ул заманда йогышлы авырулардан балалар күп кырылган. Ләкин бит һәммәсе дә түгел, берсе китсә, берсе калган. Ә менә инәйнең берсе дә калмаган нигә, ни өчен аның башына гына мондый фаҗига?! Ис-акыл җитми бу хәлгә! Югыйсә, әйтүләренә караганда, һәркайсы туган чакта туптай таза да булган, имеш. Инәй үзе дә ара-тирә генә: «Мәрьямем бик матур булмакчы иде» яки «Тимербулатым бик тере кулдан очарга гына тора иде», дип сөйләнеп куйгалый иде. Әмма ни үкенеч: тотып кала алмаганнар шул, тугыз бала очканнар да киткәннәр!

Мине иң гаҗәпләндергәне ул чактагы кешеләрнең наданлыгы һәм көчсезлеге. Каргалы бит инде зур авыл, укыган кешеләре дә аз түгел, ә менә белеп-аңлап ярдәмгә килүче дә, һич югы, дөрес киңәш бирүче дә булмаган. Бер фельдшер кисәге булган шикелле, ләкин ул да корчаңгы атларны гына дәвалый белгән, имеш. Кыскасы, медицина юк, хәтта «морзаларга» да!

Хәзер сорашканда Срур тутакай (атакайның бертуган сеңлесе) миңа әйтә: җиңгәчәйнең сөте юк иде, баласын гел кулдан ашата иде, эч авыруын йоктыру күбрәк шуңардан килә иде, ди. Бәлки, дөрестер дә, тик минем бу хакта элек берәүдән дә ишеткәнем булмады. Инәй үзе хәсрәтен бер дә сөйләми иде, хәсрәте аның эчендә яшерен иде, һәм якыннан белгән кешеләр дә: «Хәдичәттәй бит ул ифрат та сабыр!» дип әйтә торганнар иде. Әйе, ана кешегә сабыр итүдән башка ни кала?!

Шуннан соң менә мин унынчы бала! Мине, корбаннар чалып, нәзерләр әйтеп, Алладан сорап алганнар. Мин, һичшиксез, яшәргә тиеш булганмын. Атакайның Дәүләкәнгә күчүе беркадәр шул теләк белән дә булмады микән? Чөнки балалары тормаган иске урынны ташлап китүне үзләренчә хәерлегә юраулары бик мөмкин. Яңа урында бит яңа өметләр дә туа

Ике елдан соң, унберенче бала булып, Илдархан исемле энем дөньяга килә. Тагын бер малай! Бичара инәй өчен нинди зур бәхет дисәм, бу ничектер бер генә яклы булыр кебек. Юк, бәхет дигән нәрсә алай саф килеш кенә очрамый ул тормышта.

Бөтен кардәш-ыру, якын туганнар безне «ике бөртек» дип йөрткәннәр. Ике бөртек!.. Өсләрендә кан калтырап саклыйсы, үстерәсе бар әле аларны.

Төп нигез

Дәүләкәндәге тормышыбызны язганчыга кадәр, туган авылым турында күргән-белгәннәремне сөйләп бетерәсем килә. Күңелемдә шулай саклана башта Каргалы, аннары инде Дәүләкән.

Каргалыда йөз илле елдан артыграк яшәп килгән нигезебез бар бу минем бабакай Әхмәтҗан карт йорты. Менә шушы нигезгә атакай белән инәй еш кына кунакка кайта торган булганнар (Дәүләкән Каргалы арасы ерак түгел, кырык чакрым чамасы гына). Инәй итәгендә энем белән мин дә, билгеле, кайтканбыз. Безне, ике бөртекне, тарантастан ук күтәреп алганнар, сөйгәннәр, кадерләгәннәр, әмма ләкин без аларны әле хәтердә сакларлык яшьтә булмаганбыз. Мин үзем, мәсәлән, бабакайлар йортын, андагы кайбер күренешләрне өзек-өзек итеп кенә дүрт-биш яшемнән хәтерли башладым шикелле. Ә тулырак, ачыграк һәм күбрәк тә итеп күрә-хәтерли башлавым җиде-сигез яшемә туры килә торгандыр. Һәм болары да бабакайлар ихатасыннан әллә ни ерак китмиләр.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3