Мәрьям абыстай сүзсез, акрын гына елавыннан тәмам кечерәеп кала. Яшьләре аның ана йөрәгендә изге бер чишмә ачылган шикелле туктаусыз агалар. Бу яшьләрдә газаплы хәсрәт ачысы юк, бу энҗедәй саф яшьләрдә тик ана мәхәббәтенең мәңге суынмас җылысы гына бар. Ашыгып, Гомәрнең юл капчыгына оекбашлар, сөлге, яулыклар һәм азык-төлекләр салып йөргән Камилә дә үкси башлый, эшеннән бер генә минутка да туктамыйча йөри-йөри үкси. Галимҗан абзый, ихтыярын җигеп, тыныч-сабыр булырга тырыша, тик карлыга төшкән тавыш белән:
Амин, Шәрифулла, амин! ди.
Гомәр аракыны беткәнче эчеп куя.
Әти, әни бәгърем, сез минем өчен артык янып көймәгез! Шәрифулла абый менә бик тиз аңлады. Сез дә аңларга тиеш. Мине фронт көтә. Гитлерның эшен бетерәсе бар.
«Гитлер» дигән сүзне ишетүгә, Шәрифулланың күзләрендә хәтәр бер ут кабына:
А, мин ул Гитлерны! Мин аны, җан җиреннән кысып, бөтен дөньяга акыртыр идем! Һәм алга сузган кулын, тешләрен шыкырдатып, шундый көч белән кыса ки, бу минутта кайдадыр Берлинда утырган Гитлер тынычлыгын җуеп, урындыгы өстендә шуышып куярга тиеш иде кебек.
Ишек төбендә балалар күбәя. Күрше хатын-кызлар җыела башлый. Күрешүчеләр, сорашучылар, Мәрьям абыстайны кызганып кайгыручылар һаман арта бара. Бу хәл Гомәрне шактый уңайсыз хәлгә куя. Ул соңга калудан чынлап курка башлый һәм тизрәк китәргә ашыга:
Әти, сез мине озата барырсыз бит?
Әйе, улым.
Ә син, әни
Мәрьям абыстай, улының әйтеп бетергәнен көтмичә, балалар шикелле:
Мин дә, мин дә, ди һәм кинәт туган җанлану белән ашыгып киенә башлый.
Гомәр исә: «Ә син, әни, борчылып йөрмә инде», димәкче булган иде, дәшмәде.
Ахырда алар юл капчыгын иңбашына асып Гомәр, иске эшләпәсен кырпу бүрегенә алыштырып кигән Галимҗан абзый, кара сатин тышлы билле бишмәтен киеп, кечкенә мамык шәлен беләгенә салып Мәрьям абыстай, Камилә килен, Шәрифулла тышка чыгалар.
Гомәрне бала-чагалар, хатын-кызлар һәм кайбер авыл агайлары урап алалар. Барысы белән дә бер үк вакытта исәнләшү һәм саубуллашу башлана. Гомәр хатын-кызларның уллары яки ирләре турында «очратмадыңмы?», «ишетмәдеңме?» кебек сорауларына кыска гына булса да тынычландырырлык җавап бирергә тырыша. Агайларның төрле яхшы теләкләрен, мактап әйткән сүзләрен игътибарсыз калдырмыйча тыңлый. Шул ук вакытта ул кешеләрнең башлары өстеннән тирә-ягына каранып кемнедер эзли. Ләкин ул юк, ул күренми
Гомәр беренче тапкыр җиңгәсенә сорау белән карады. Камилә, өзгәләнеп:
Зәйнәпне йөгерткән идем бит. Нишләп һаман юк икән? Кырга ук китеп бардымы икәнни?! диде.
Гомәргә җиңгәсенең бу кадәр аның өчен өзгәләнүе кызганыч иде. Ул, күрешер өчен ике кулын сузып, акрын гына:
Җиңги, борчылма, диде. Бик зур рәхмәт сиңа Күп итеп сәлам әйтерсең!
Соңра Шәрифулла абыйсы белән үбешеп күрешә һәм, кискен генә борылып, иңбашындагы капчыгын рәтли-рәтли юлга таба атлый. Аның артыннан Галимҗан абзый һәм, вак-вак кына кызу атлап, Мәрьям абыстай, янә бала-чагалар иярәләр.
Авылдан чыгуга, алар артыннан колхоз председателе җибәргән җиңел тарантаска җигелгән туры ат килеп җитте. Кузлага председательнең ундүрт яшьлек улы Әдһәм утырган. Ул, кызу юыртып килгән атны кинәт туктатып:
Галимҗан абзый, утырыгыз! диде.
Соңга калудан куркып, ләкин хәлсез әнисен кызганып, акрын барырга мәҗбүр булган Гомәр өчен бу атның көтмәгәндә куып җитүе бик урынлы булды. Ул әтисе белән әнисен тарантас түренә утыртып, үзе кузлага менеп, артка карап утырды. Менә хәзер генә аның алдында туган авылы тоташы белән ачылды. Бер караш ташлау белән, ул авылның бөтен тыкрыкларын, таныш өй түбәләрен, авыл каршындагы сөзәк тауны, тау астындагы вак куаклыклар арасыннан боргаланып, яшеренеп аккан кечкенә елгачыкны, аның чәчәкле тар тугаен һәм авылның ике очыннан башланып киткән тигез, киң иген кырын күреп алды. Аның өчен туган җирнең бу күренеше йөргән юлларында күп очраткан, күреп күнегелгән гадәти генә бер күренеш иде. Ләкин җәй башының яшь, тансык, сөйкемле матурлыгы белән балкыган шушы тау битләре, шушы кырлар аңа атасы йорты кебек үк үтә таныш, аеруча якын иде. Ул, бу җирләргә карау белән, кайда нинди юл үткәнен, нинди сукмакларның кая алып баруын, кайда нинди чокыр, нинди куаклык, ничек дип аталган басу, печәнлек барлыгын бик ачык хәтеренә төшерде, күпме генә читтә йөрсә дә, аларны бервакытта да онытмаячагын аңлады, һәм аның күңеленә кешенең торып киткән җирләренә кайтып, йөргән эзләренә яңадан басып йөрүе үз гомерендә кабатлана торган нәрсә икән дигән уй килде. Янә үткәннең бер кадерле хатирәсе аның исенә төшмичә кала алмады. Әнә шул тау итәгендәге куаклар арасында, печән чапкан вакытларда, ул һәм Заһидә ничек бер-берсе белән очрашырга теләп йөриләр иде. Кызык: алар, аулакта очрашкач, бер-берсенә сер сынатмаска тырышалар, әйтергә дип күңелләрендә саклап йөрткән сүзләрен әйтә алмыйча, һич кирәге булмаган нәрсәләр турында сөйләшеп маташалар, инде Гомәр, үзен тыя алмыйча, кинәт Заһидәне ирексезләп үбәргә тырышса, бер-берсенә үпкәләшеп аерылыша торганнар иде. Ул вакытта алар, берсе икенчесенең йөрәгендә нәрсә ятканын бик яхшы сизеп торсалар да, бер-берсенә «сөям» дигән сүзне әйтә алмыйча калдылар. Тик Гомәр фронтка китеп, хат языша башлагач кына, алар үзеннән-үзе туган кыюлык белән мәхәббәтләрен бер-берсенә ачканнар иде. Шуңа күрә дә «сөям» диюен язган хатларыннан гына укып белгән, ләкин ничек итеп, нинди караш, нинди тавыш белән бу сихри сүзне әйтүен ишетмәгән, инде минеке дип йөрәге белән тойган, ләкин үзенеке булуына күзләре белән күреп ышанмаган Заһидәсен аның гаять күрәсе килә иде. Хәзер дә ул ераклаша барган авыл очына, Заһидә күренмәсме дип, һаман карый бара, ләкин юл буш, авылдан ашыгып килүче күренми иде.
Кызу юыртып барган туры ат тиз арада аларны станциягә китереп тә җиткерде. Тарантастан төшеп, алар платформага чыктылар. Станция каршында озын эшелон тора, һәм аның алдында бик күп хәрби кешеләр арлы-бирле йөриләр.
Гомәр әтисен-әнисен ияртеп үз вагонына якынлашуга, аларны солдатлар сырып алдылар. Гомәрнең иптәшләре Гомәр белән бик үз булуларын күрсәтергә тырышып, куштанланып, шул ук вакытта бераз көнләшкәндәй дә булып сөйләнә башладылар:
Чёрт возьми, Сәлимовка нинди бәхет чыкты!
Безнең Сәлимов молодец ул! Бер уңайдан да файдаланмыйча калмый.
Ничә әйтсәң дә старшина! Уңган халык!
Бу сүзләрне алар башлыча, үзләре дә уйламастан, Гомәрне әтисе белән әнисе күз алдында күтәрер өчен әйтәләр һәм халык уртасында бераз каушап, югалып калган карт белән карчыкка да шундый ук куштанлык күрсәтеп, якын итеп, ләкин ниндидер бер сөйкемле балаларча тәкәллеф1 белән кул биреп күрешәләр:
Исәнмесез, дядька!
Исәнмесез, бабушка!
Улыгызны күреп бик шатлангансыздыр?
Хәзер инде исән-сау бөтенләй кайтуын көтегез!
Гомумән, киң илнең төрле якларыннан җыелган һәм кайсыдыр шәһәрләрдә, авылларда шундый ук карт әти-әниләре калган бу солдатлар чал кергән түгәрәк кара сакаллы, таза бәдәнле Галимҗан абзый белән ак йөзле, кечкенә буйлы Мәрьям абыстайга олы кызыксыну һәм эчке уйчанлык белән карыйлар иде. Гүя алар да менә шулай әти-әниләре белән бәхетле күрешү минутларына ирешүне өмет итәләр һәм хәзерге минутта шул күрешүне күз алларына китереп, шуның сагынычлы куанычын тоеп торалар кебек. Гомәрне әйләндереп алган түгәрәк эченә, көтмәгәндә, юан гәүдәле, кыска муенлы, бик шома итеп кырынган түгәрәк битле бер майор килеп керде. Гомәр аны күрү белән корыч чыбык шикелле җитез тураеп, үкчәләрен бер-берсенә бәреп честь бирде. Майор көр тавыш белән русча:
А, старшина Салимов, килеп җиткәнсез икән! диде.
Так точно, товарищ майор!