Еники Амирхан - Әсәрләр. 1 том стр 10.

Шрифт
Фон

 Бик вакытлы Ә, кадерле папаша белән мамаша да озата килгән икән! Ул карт белән карчыкка ихтирам йөзеннән, ләкин тигез дәрәҗәле үз кеше булырга тырышып, кул биреп күрешә. Гади генә итеп: Здравствуйте, папаша! Ну, как поживаем? ди.

Галимҗан абзый дәрәҗәле кешенең бу игътибарына каршы тиешле ихтирам белән җавап бирә:

 Слау бух, товарищ!

Майор янә, улларын күрү куанычын уртаклашып, берничә җылы сүз әйтә, күрешүнең бик кыска вакытлы булуына тәәссеф2 белдерә.

 Ничава, товарищ, ничава, ди моңа каршы Галимҗан абзый сабыр гына. Вайна бит, знаем!

Бу сүзләрне ишеткәч, майор, кашларын күтәрә биреп, чын соклану белән Галимҗан абзыйга беравык карап тора, аннан, дәртләнеп, сугышның тиздән бетәчәген, Совет Армиясенең дошманны, һичшиксез, тар-мар итәчәген сөйләп китә, бер уңайдан армиягә, Гомәр кебек, менә дигән егетләр үстереп биргән ата-аналарга рәхмәт тә әйтә һәм иң ахырда, бер авыз русча сүз белмәгән Мәрьям абыстай өчен генә булса кирәк, Гомәрнең аркасыннан кагып, үзенчә татарчалап:

 Улан якши, улан якши! дип куя.

Мәрьям абыстайның күңеленә бу сүзләр аеруча ошады. Аның ана йөрәге улы турындагы һәрбер сүзне, улына булган һәрбер карашны ычкындырмыйча аулап тора иде. Сүзләр аның өчен аңлаешлы булмаса да, ул бу кешеләрнең нинди тавыш белән сөйләүләреннән, аларның күз карашларыннан Гомәргә булган дуслык, якынлыкны ачык сизә, күңеле аның бу кешеләргә карата рәхмәт белән тула, эченнән: «Иптәшләре, Ходайга шөкер, әйбәт кешеләр икән!» ди һәм улының киләчәк гомере, саулыгы өчен тынычлану тоя.

Ахырда алар яныннан кызыл фуражкалы станция начальнигы үтеп китә. Бераздан паровоз нечкә трубасыннан еш-еш ак пар чыгарып, дәртләнеп шаулый башлый. Менә эшелон буенча төрле урыннан «Вагоннарга!» дигән команда ишетелә. Гомәрләр тирәсенә җыелган солдатлар, ашыгып, вагоннарына таралалар. Поезд кузгалыр алдыннан, аерылышуның иң соңгы минутлары, гадәттә, кешеләр өчен аеруча авыр була. Бу вакытта кешеләр сүзсез калалар һәм, аерылышуның никадәр газаплы булуын бөтен йөрәкләре белән сизсәләр дә, паровозның тизрәк кычкыртуын көтәләр. Гүя кеше, үз-үзенә исәп бирмәстән, тизрәк шул аерылышу газабыннан котылырга тели. Гомәр дә, Галимҗан абзый да, Мәрьям абыстай да, бер сихерле көч тарткан шикелле, алга, эшелон очына сүзсез карап торалар. Ниһаять, паровоз озын итеп кычкырта һәм, көч җыйгандай, бераз бик куәтле шаулап тора. Соңра поездны акрын гына урыныннан кузгата Бирешмәскә тырышкан вагоннар сыкранышып рельслар өстеннән тәгәри башлыйлар. Кемдер вагон ишегеннән:

 Сәлимов, без киттек! дип кычкыра.

Гомәр бу очрашу дәвамында беренче тапкыр бик җитди чырай белән:

 Йә әти! ди һәм әтисенә ике кулын суза.

Галимҗан абзый улының кулларын тота төшә.

 Хуш, улым! Алла хәтәр-хәвефләрдән үзеңне сакласын. Яңадан исән-сау күрешергә язсын! Хатларыңны еш яза тор.

Соңра Гомәр әнкәсенә карый. Ул, татар улларына хас тыйнаклык белән, бары күрешмәкче генә булган иде. Ләкин әнисенең шундый бер тирән газаплы мәхәббәт белән сүзсез караган яшь тулы күзләрен очраткач, ирексездән алга омтылып, аның кечкенә, җиңел гәүдәсен күкрәгенә кыса. Берничә секунд дәвамында ул нәкъ йөрәге турында әнисенең җылы сулышын тоя, аның хәлсез тавыш белән пышылдап, күкрәге эченә әйткәндәй: «Улым, улым!» диюен ишетеп кала, ләкин поезд тавышыннан башка сүзләрен аера алмый Ниһаять, ул, әнисеннән сак кына аерылып, ераклашып барган вагон артыннан йөгерә. Иптәшләре, кул биреп, аны вагон эченә тартып алалар. Инде вагон ишегенең кырыена бөтен гәүдәсе белән туры басып артына караганда, аның йөзе гаепле сыман, кичерү сорагандай елмая, кысылып караган күзләре дымланып ялтырыйлар төсле.

Поезд кызулый. Вагон тәгәрмәчләре рельс ялгаулары өстеннән тигез тавыш белән сугып үтүләрен ешлата баралар.

Мәрьям абыстай улының бөтен сыны күренеп барган вагон ишегенә йотлыгып карый. Ләкин аның күз аллары томанлана. Вагоннар, бер-берсе белән кушылып, бик кызу алга шуган тоташ бер кызыл стена булып күренә башлыйлар. Гомәр шул тоташ кызыллык эчендә югала. Ахырда бу кызыллык, сыегаеп, чуар бер шәүләгә әйләнә, һәм поезд кире артка таба чапкан шикелле була.

Авылдан станциягә таба йөгерә-йөгерә Заһидә белән Зәйнәп киләләр. Заһидә өстендәге җәйге пальтосының югары төймәләрен ычкындырган, башындагы ак яулыгын кулына алган Аның кыска калын толымнары сүтелә төшеп, чәч бөртекләре җилдә очкалыйлар, кыр җиленнән һәм кояштан янып каралган киң маңгаена, борын очына тир бөртекләре чыккан.

Ул поездның киткәнен белә. Ул аның тавышын ишетте. Кызыл эшелонның сырт артына яшеренүен күрде. Гомәрне алып киткән поездның ак төтеннәре, вак болытлар булып, станция өстеннән акрын гына йөзеп үтәләр ул шуларны да күреп бара. Ләкин бара, Гомәрнең китүен, аны күрми калуын бик яхшы белсә дә, юри тукталырга теләмичә, тыеласы килмәгән бер ярсу белән аскы иренен тешләп һаман бара. Бу баруда үз-үзенә хисап бирмичә, чынлык белән килешергә теләмәү тискәрелеге сизелә иде. Чыннан да, аның Гомәре шундый көтмәгәндә кайткан иде, аның Гомәре шундый тиз китеп тә барды. Ул, Заһидә, аны күрми дә калды. Болар бар да дөрес бит! Ләкин ни өчен дөрес?.. Ни өчен дөрес?

Менә аларга станциядән кайтып килгән туры ат очрады. Галимҗан абзый, кызларны күрүгә, атны туктатырга кушты. Зәйнәп йөгереп әбисе янына килде. Заһидә тарантастан шактый читтә туктады. Галимҗан абзый, аңа карау белән, кызның йөрәгендә ниләр кайнаганын бик яхшы сизеп алды. Ул, йомшак тавыш белән ата булып, бары:

 Кызым, Заһидә, утыр безнең янга! диде.

Заһидә әүвәл башын селкеп куйды, соңра кискен генә бары бер сүз ташлады:

 Кайтмыйм!

Галимҗан абзый артык сүз әйтүнең урынсыз икәнен белә иде. Ул кузладагы малайның аркасына акрын гына төртеп куйды:

 Әйдә, балам, кузгал!

Алар кузгалып киткәч, Заһидә, янә бераз бара төшеп, юл буена чирәмгә утырды. Ул беркемгә үпкәләми дә, беркемгә ачуланмый да иде. Хәтта сөйгәне Гомәрне күрми калуның никадәр үкенечле булуы турында да юньләп уйламый иде. Ул бары йөрәге төбеннән күтәрелгән, бөтен тәне буйлап йөргән тиле ярсуны баса алмыйча газаплана. Ул янындагы үләннәрне йолкып-йолкып ала, аларны тешли яки калтыранган бармаклары белән бик вак итеп өзгәли. Янә ул һаман бугазына күтәрелгән төерне кире йота алмаудан гаҗиз иде. Ул тырыша, ачу белән башын селкеп куя, аскы иренен тешләп тора, ләкин юк төер һаман бугазына килә. Ахырда ул башын кинәт тезләре өстенә сала һәм һичбер нинди тыелусыз, юка пальтосы аша түгәрәкләнеп, тыгызланып торган иңбашларын калтырата-калтырата елап җибәрә.

Икенче көнне Галимҗан абзыйның йортында гадәттәге тормыш, үз ярлары эченә кайткан елга кебек, акрын гына ага башлады. Ләкин бу тыштан гына шулай иде. Асылда, өй эче Гомәрнең күзгә күренмәс рухы белән тулы кебек, һәм кешеләр, көндәлек эшләрен эшләп, тыштан бернәрсә хакында уйланмыйча тыныч кына йөргән төсле күренсәләр дә, шул рухның әсирлегеннән чыкканнары юк иде. Аларның күңел күзләре алдында Гомәрнең җанлы кыяфәте һаман басып тора, башларыннан аның турында уйлау чыкмый, өйнең җиһазлары, Гомәрнең эзен үзләрендә саклаган кебек, аның булуын, аның кайда утыруын, нәрсәгә тотынуын искә төшереп торалар. Инде Гомәрнең өстәл өстендә онытылып калган портсигары барысына да, бигрәк тә Мәрьям абыстайга, бик серле мәгънәгә ия булган хикмәтле бер нәрсә булып күренә. Портсигар турында сүзләр күп була, һәм аның онытылып калуын бөтен күрше-тирә белән Гомәрнең исән-сау әйләнеп кайтуына юрыйлар. Мәрьям абыстай һәркемгә бер тапкыр күрсәтеп чыкканнан соң, бу зат нәрсәне каядыр, һич кеше күзе төшмәслек җиргә яшереп куя.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3