Еники Амирхан - Әсәрләр. 1 том стр 8.

Шрифт
Фон

Балалар сөенешеп елмаялар, ләкин шикәрне оялган сыман тартынып алалар, кыюсыз гына:

 Рәхмәт, түти! дигән булалар һәм тизрәк учларына йомалар. Арттарак торган балалар кысылышып алга чыгарга тырышалар.

Мәрьям абыстайның шулай улым кайтты дип балаларны сөендерергә тырышуыннан Гомәр әнисенең үзенә булган мәхәббәтен аеруча бер тирәнлек белән сизеп алды, һәм ана мәхәббәтен мондый тулылык белән сизү аның өчен кинәт бик авыр булды. Кайтып кергәч, беренче тапкыр диярлек ул күңеле нечкәрүен тойды һәм, күзләренә килмәкче булган яшьләрен тыяр өчен, ашыгып, маңгаен ышкырга тотынды.

Менә Камилә кайнап чыккан самавырны җитез генә өстәлгә алып куйды. Өстәл өсте, кунак табыны шикелле, май, каймак, тәбә, Мәрьям абыстайның саклап тоткан балы, Камиләнең сандык төбеннән чыгарган прәннекләре, тәлинкә тутырып телгән икмәк һәм эреле-ваклы чынаяклар белән тулы иде. Гомәр, тансык аш итеп, катык та сорап алды.

Мәрьям абыстай һаман сыеның ярлы булуына өзгәләнә:

 Ичмасам, тавык та суеп өлгертә алмадык! ди.

Галимҗан абзый, шаяртып:

 Борчылма, карчык, хәзергә менә йомыркасын ашый торсын, икенче кайтып, боерган булса, тавыгыңны да ашап китәр, дигән була һәм Гомәргә карап күз кысып куя.

Ахырда барысы да чәй эчәргә утырдылар. Гомәрне кыстау, аның ашау-эчүе турында сорашу белән җанлы сөйләшү башланды. Бу сөйләшү менә хәзер алда торган аерылышуны оныттырган кебек булды. Аларның табыны бәхетле гаиләнең кайчандыр менә шулай барысы бергәләп, гөрләшеп утырган чакларын хәтерләтеп җибәрде.

Гомәр фронтта башыннан кичергәннәрне кыска гына сөйләп алды. Мәрьям абыстай сугыш хикмәтләрен, улының күргәннәрен таңга калып, тагын да хәтәррәк нәрсәләр ишетеп куркырга торган кыяфәт белән тыңлый иде. Гомәр сакланып кына ничек, нинди шартларда яралануын сөйли башлагач, ул берничә тапкыр үзалдына гына: «Йа Раббем, йа Раббем», дип куйды. Ахырда чыдамады, калтыранган тавыш белән:

 Әй улым, улым, ничек исән калгансың! диде.

Гомәр, тыныч елмаеп, гади генә:

 Әни, менә үзең күрәсең ич, тап-тазамын! ди.

Галимҗан абзый да улының ашыкмыйча, сабыр гына сөйләвен, сүзләренә искитәрдәй төс бирмәвен һәм, һәрнәрсәнең асылын белгәндәй, һәркемгә туры карап, тыныч елмаюын күргәч: «Малай башка-а!» дип уйлап куйды. Аның улы белән җитдирәк мәсьәлә турында сөйләшәсе килде һәм, сакалының очын бармаклары белән тибрәткәләп, салмак кына:

 Соң, улым, англичаннарның фронтта эшләре ничек бара? диде.

Мәрьям абыстай картының бу сүзләрен ишетүгә кабынып китте:

 Тапкансың сорашыр нәрсә, әгелчәннәр, имеш. Нигә кирәк ул сиңа Башка әйтеп калыр сүзең юкмыни?

 Тик кенә утыр әле син!

 Гомәр бит айлап торырга кайтмаган, ата кеше син, файдалы киңәшләреңне бирер идең.

 Мишәйт итмә дим мин сиңа! Гомәрнең безнең киңәш белән йөрисе калмаган.

Мәрьям абыстай рәнҗеп еламсырый башлый:

 Гомерем буена шул кирәксез сүзләре белән миңа аркылы төшеп җанымны кыйнады. Миңа улларым кадерле, минем җаным бары алар өчен генә көя. Фатихымның ике елдан бирле хәбәре юк. Шакирым хәзер кайда, исән-саумы? Шулар турында сораштырырга иде. Ә син, карт тиле, әгелчәннәр кайгысын кайгыртып утырасың.

Галимҗан абзый, улына карап: «Менә аңламаган кеше белән нишлисең инде!» дигәндәй, берничә тапкыр башын селкеп куйды.

Гомәргә әтисе белән әнисенең болай бәрелешеп алулары бик таныш иде. Галимҗан абзый, газета укыштыргалаганга күрә, халыкара хәлләр һәм тышкы сәясәт турында үзенчә фикер йөртергә, җай чыкканда шул хакта сөйләшеп алырга ярата. Мәрьям абыстай исә, чын ана буларак, гаиләнең эчке сәясәте турында гына уйланудан һәм балалары кайгысын гына кайгыртудан уза алмый. Элек укудан кайткан вакытларында да әтисе халыкара хәлләр турында, әнисе аның шәһәрдә ничек торуы, ашау-эчүе турында бер-берсен бүлгәләп сорашырга керешәләр һәм ахырда бер-берсе белән бәрелешмичә калмыйлар иде. Мондый вакытта Гомәргә һәр икесен дә канәгатьләндерерлек һәм килештерерлек сүз табарга кирәк була иде.

Хәзер дә ул шулай булырга тырышты:

 Әни, син юкка безнең өчен артык борчыласың. Мин менә исән-сау, бик азга булса да, сезне кайтып күрдем. Озакламый бөтенләй дә кайтырмын. Әти бит кайчан сугыш бетәр дә, кайчан барыбыз да җиңү шатлыгы белән өйләребезгә кайтырбыз дип сорамакчы була.

 Хак сүз, хак сүз!

 Союзниклардан рәт чыкмады, әти. Карга карганың күзен чукымый инде ул Әле менә безнең армия немецларны пыр туздырып куарга тотынгач, күз буяр өчен генә дигәндәй, кыймылдый башлаган булдылар. Хәер, алардан башка да инде без Гитлерның муенына петляның тазасын салдык. Үзең беләсең, бу петля хәзер көннән-көн буыла бара!

 Шулаймы, бирсен Алла! Халык шул петляның тизрәк буылып бетүен көтә, улым, бик көтә. Аягына яңа баскан баланың да телендә хәзер бер генә сүз: кайчан сугыш бетәр икән, ди.

 Инде озак көтәсе калмагандыр, әти, менә күңел үзе озакламый бетәсен сизеп тора кебек Әйе Гомәр кул сәгатенә карап ала. Миңа кузгалырга вакыт җиткән икән, әти, рөхсәт итегез

Мәрьям абыстай сискәнеп куя:

 Ходаем, шулай бик тизмени?

Камилә, ашыгып:

 Гомәр, тагын берне генә ясыйм әле, ди һәм Гомәрнең чәшкәсенә үрелә.

Галимҗан абзый, үзалдына әйткәндәй:

 Әйе, санаулы минутлар тиз үтә, ди.

Гомәр урыныннан кузгала. Ул бу минутның барысы өчен дә никадәр газаплы, авыр булуын ачык күрә һәм юатыр өчен нәрсә генә әйтсә дә ясалма булып тоеласын яхшы сизә, ләкин әйтмичә булдыра алмый: тыштан ничек тә тынычлыгын сакларга тырышып, тик үзе дә сизмәстән тавышын күтәрә төшеп әйтә:

 Бик зур рәхмәт сый-хөрмәтегезгә, әйе Сезне бик сагынган идем, бик яхшы булып калды. Инде тиздән бөтенләй кайтуымны көтегез!

Мәрьям абыстай елый башлый:

 Газиз йөзләреңне күргән кебек тә булмадым.

 Әни бәгърем, юкка

Галимҗан абзыйның да йөзе караңгылана:

 Карчык, сабыр бул!

Нәкъ шушы минутта, ишекне киң ачып, Мәрьям абыстайның агасының улы былтыр фронттан агач аяк белән кайткан Шәрифулла килеп керә. Ул, кочагын ачып, туры Гомәргә таба бара:

 Һо, Гомәр туганым! Кая, җанкисәгем, бер әп итеп күрешик әле! Һәм Гомәрне кочаклап, ике яңагыннан да үбеп ала. Молодец, молодец! Менә исән-сау кайткансың. Рәхмәт, туган! Ә миңа хәбәр итми торалар. Юк, мин әйтәм, каным коелган җирләрдән кайткан туганымны төшкән килен шикелле каршы алырга тиешмен. Шулай бит! Мәрьям түти, бәгырем, нигә елыйсың? Шатлык бит бу, бәйрәм бит бу!..

Мәрьям абыстайның яшьләре мөлдерәп коела. Ул сүзен чак әйтә ала:

 Әй Шәрифуллам, китә бит, китә!

Шәрифулла аптырап, ышанмыйча, Гомәргә карый.

Гомәр ни өчендер көчәнеп елмайган була.

 Шулай, Шәрифулла абый, безнең эшелон станциядә тора. Азрак булды, нишлисең

Шәрифулла катгый рәвештә:

 Не смеешь, брат, не смеешь! ди, чалбар кесәсеннән ярты баш аракы чыгарып, шап иттереп өстәлгә куя. Ул үзе, бераз эчеп алганга күрә, кызмача. Без болай шаяруны яратмыйбыз. Кайткансың икән, торырга тиешсең. Точка!

 Шәрифулла абый

 Юк-юк, ишетәсем дә килми. Әйдә, утыр! Син, брат, минем команданы тыңларга тиешсең! Һәм чәшкәне тутырып аракы куя.

 Шәрифулла абый, син бит үзең армиядән кайткан кеше. Приказны үтәмәскә ярыймы?.. Менә миңа бер сәгать вакыт бирделәр. Бер сәгатьтән мин барып җитәргә тиеш. Бу минем өчен приказ.

Алар берничә секунд бер-берсенең күзләренә туры карап торалар. Ахырда Шәрифулла, уң кулын күтәреп:

 Да, ди, приказ закон! Җизни, син аңлыйсыңмы, приказ закон! Старшина Сәлимов дөрес әйтә. Ул китәргә тиеш! Ну, Гомәр, аякларың җиңел булсын! Яңадан әйләнеп кайтырга

Чәшкә белән аракыны суза. Гомәр аракыны ала.

 Мин дә шулай дим, Шәрифулла абзый. Сугышкан кадәр сугышасы калмады. Менә күп тә үтмәс, әйләнеп чыккан кояш шикелле, яңадан кайтып килербез.

 Әйе, әйе, кайтасың, обязательно кайтасың! Мәрьям түти, бәгырем, мәрҗән яшьләреңне юкка түкмә! Кайтам, ди, ишетәсеңме, кайтам, ди.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3