Еники Амирхан - Әсәрләр. 3 том

Шрифт
Фон

Әмирхан Еники

Әсәрләр: 3 томда. 3 том . Автобиографик роман, публицистик мәкаләләр, истәлекләр


АВТОБИОГРАФИК РОМАН

СОҢГЫ КИТАП

КАРГАЛЫ

Язучыны аңлыйсың килсә, аның туып үскән җиренә бар.

Гёте

Гади генә әйтелгән бик дөрес фикер булса кирәк бу Чынлап та, әдипне яки шагыйрьне туган-үскән җиреннән аерып аңлау мөмкинме?! Менә ни өчен, бөек Гётеның югарыдагы сүзләрен очратканчыга кадәр үк инде, минем туган җиремә кайтасым килә иде. Күп дистә еллар аша кайтып, бала һәм үсмер чакларымны күрәсем килә иде. Ниһаять, мин бу озын сәфәргә тәвәккәлләп чыктым. Шактый ук соңга да калдым шикелле, ләкин өлгереп булыр дип ышанам.

Уналты яшемә чаклы мин туган-үскән җиремдә, атам-анам канаты астында яшәдем. Менә шушы чорым мине кызыксындыра һәм тарта. Бу минем гөнаһсыз саф чагым. Сүз дә әнә шул бик кадерле, бик кыска, әмма, ни хикмәттер, шактый озын булып тоелган балачак турында барачак. Үзем турында да, мине чорнаган тормыш һәм кешеләр турында да мин бары чын дөресен генә язарга тырышачакмын. Бу исә бик озынга сузылган, әмма үтеп киткәне сизелми дә калган гомернең дәвамын аңларга да ярдәм итәр дип ышанам. Хәерле сәгатьтә!..

БАБАЙЛАР ЭЗЕННӘН

Сүзне иң элек фамилиядән башлыйсым килә. (Бу уңай белән ерак тарихка да беркадәр күз салырга туры киләчәк.) Барлык рәсми документларда минем тулы фамилиям Еникеев дип языла. Тик язучы буларак кына мин аны, безнең әдәбиятта күптән килгән гадәт буенча, «Еники» дип кыскартып йөртәм. Хәзергә әле бу фамилияне йөрткән язучы бер мин генә.

Әмма Еникеев бик борынгыдан килгән һәм шактый күп таралган фамилия ул. Минем туган авылым Каргалының, мәсәлән, ярты халкы диярлек Еникеевләр иде. Гомумән, бу авылда һәркемнең фамилиясе ата-бабасыннан күчеп килгән фамилия, бездә үз атасының исемен фамилия итеп алу бөтенләй булмаган. (Һәрхәлдә, элек булмаган, ләкин безнең дәвердә сирәк кенә ала башлаганнар.) Шуңа күрә Каргалыда фамилияләр күп түгел. Иң күбесе Еникеевләр, аннары Терегуловлар, аннары инде Янгуразовлар, Утяшевләр, Сундюковлар китә. Тагын Мамлеевлар, Дивеевлар, Килмамитовлар да бар.

Безнең авыл башкорт җиренә унсигезенче гасырның ахырларында гына Тамбов губернасыннан күчеп килеп утырган. «Каргалы» дигән исемне дә аңа шушы яңа җиргә килеп утыргач кына биргәннәр, югыйсә тегендә, Тамбов җирендә чакта, авылның исеме «Иди» булган диләр. Димәк, безнең борынгы төп җирләр Россиянең үзәгендә, тагын да конкретлаштырып әйткәндә, Темников дигән шәһәр тирәсендә булган икән без әнә шуннан чыккан халык. (Темников хәзер Мордовия республикасына керә.)

Ул җирләрдә торып калган Еникеевләр хәзер дә булырга тиеш әле. Шулай ук Пенза, Саратов өлкәләрендә дә аларны бар диләр. Әмма Уфа белән Казанда яши торганнары барысы да диярлек Каргалыдан чыккан Еникеевләр (үзе булмаса, атасы яки бабасы шуннан). Хәер, Каргалыдан таралган Еникеевләрне ерак Себердә дә, Урта Азиядә дә, Кавказда да кыскасы, Советлар Союзының бик күп почмакларында очратырга була.

Кемнәр соң ул Еникеевләр? Нинди халык? Нинди тамырдан чыгып үрчегән һәм шулхәтле таралган алар? Бу сораулар мине һәрвакытта уйландыра иде. Ишетеп белүемчә, аларның нәсел очы бик ерактан килә икән, ә башкорт җиренә күчкәндә инде алар шактый ишле бер нәсел булганнар. Бу нәселдән төрле заманда зур гына дәрәҗәле кешеләр чыккан, мәсәлән, элек патша хезмәтендә алардан полковниклар, хәтта генераллар да булган, диләр. Революциягә чаклы ук Еникеевләрдән землемерлар, агрономнар, врачлар булуы да мәгълүм. Безнең әдәбиятта да алар күренеп китәләр: 1902 елда Нигъмәтҗан Еникеев дигән укытучы Гогольнең «Ревизор»ын татарчага тәрҗемә итеп бастыра. «Аң» журналында Сәетгәрәй Еникеевнең, кызганычка каршы, бик иртә үлеп киткән өметле шагыйрьнең, берничә шигыре басылып кала. 1905 елдан соң Дәүләт думасына да Каргалы кешеләреннән берәү сайлана: бу Гайса морза Еникеев. (Минем атама якын кардәш тиешле кеше.) Сүз уңаеннан шуны да әйтеп узыйк: Гайса морза үткән гасырның ахырларында Уфа Оренбург җирләрендә йөреп, бик күп башкорт җырларын язып алган һәм 1931 елны, үләр алдыннан, шуларның барысын да үз кулы белән Башкортстан хөкүмәтенә тапшырган. Аның үзен дә яхшы җырчы булган диләр.

Революция вакыйгаларында һәм Гражданнар сугышында актив катнашкан кешеләр дә бар. Шуларның берсе, мәсәлән, Нигъмәт Еникеев, Казандагы татар-башкорт хәрби мәктәбенең комиссары аны хәтерләүчеләр хәзер дә бардыр әле. Ә менә Исхак Еникеев дигән партия работнигы утызынчы елларның башында «Кызыл Татарстан» газетасының редакторы булып торды Аннары Хисмәтулла Еникеев дигән Каргалы кешесенең 1912 елны Лена вакыйгаларына катнашуы билгеле: ул баш күтәргән эшчеләр тарафыннан прииска хуҗалары белән сөйләшү өчен сайланган булган. Һәм шул чакта кулга алынып, төрмәгә дә ябылган. (Бу турыда архив материалы бар.)

Билгеле инде, Каргалыдагы башка фамилияләрдән, әйтик, Терегуловлардан да чыккан укымышлы һәм исемле кешеләр бик күп, ләкин бу очракта мин үз фамилиям белән генә чикләнергә мәҗбүрмен, чөнки сүз дә бит хәзергә минеке турында гына бара.

Тик, кызганычка каршы, мин үз фамилиямнең кайчан, кайдан килеп чыгуын моңарчы ачык кына белми идем. Гомумән, Каргалы халкының үткәне белән танышлыгым бик чамалы, бик өстән генә иде. (Каргалыда тусам да, миңа бит анда үсәргә туры килмәде.) Мәсәлән, безнең халык үзләрен «төмәннәр» дип йөртәләр. Ни өчен төмән, ни өчен, әйтик, мишәр түгел? Мишәрләр иленнән килгән халык ич, телләре дә мишәрчә, алайса, эш нәрсәдә?.. Дөрес, килеп чыгышлары белән алар татар-мишәрләр, моны берсе дә инкяр итми, ә шулай да үзләрен ни өчендер «төмән» дип атарга гадәтләнгәннәр. Хәтта «татар» сүзен беркадәр өнәп бетермәү дә сизелә, гүя ул аларга көчләп тагылган исем. Моның, билгеле, бик ерактан килгән ниндидер бер сәбәбе булырга тиеш.

Аннары Каргалының бер катлау кешеләрен «морзалар» дип атыйлар иде заманында. Еникеевләр, Терегуловлар, тагын берничә фамилия менә шул морзалардан санала иде. Бүтән фамилияләр, мәсәлән, Утяшевләр белән Янгуразовлар, морзаларга кермәгән. Шулай итеп, Каргалы халкы сословие ягыннан икегә бүленгән күпмедер өлеше морзалар булса, калган өлеше гади халык булып саналган.

Хуш, ә безгә Еникеевләргә һәм Терегуловларга морзалык кайдан килгән соң? Һәм, гомумән, кем ул морза1, нәрсәне аңлата? Әгәр ялгышмасам, морза ул аерым хокук һәм өстенлек белән файдаланучы бер кеше. Әйтик, русның дворяны кебек. Димәк, җыеп әйткәндә, морзалар алар гади халыктан өстен торган үзенә аерым бер сословие. Ерак заманнарда алар хаким сыйныф дәүләт терәге булганнар.

Шулай итеп, без фәкыйрегез дә чыгыш җәһәтеннән морза булабыз. Дворян, аксөяк чыдап кына тор! Әле хәзер дә кайбер өлкән абзыйлар миңа беркадәр көлеп тә, әзрәк кенә үстереп тә «морзам!» дип дәшкәлиләр. Минем моңа үпкәм юк. Әйдә, шулай да булсын ди Дворяннардан кемнәр генә чыкмаган, аңа китсә!

Тик шул кадәресе бар инде, безнең «морзалык»ка тагын бер сүз өстәгәннәр: чабаталы, ягъни чабаталы морза! Мәгънәсе ачык булса кирәк: морзасын морза син, әмма аягыңда мужик чабатасы! Тагы да ачыклый төшкәндә, аны болай аңларга кирәктер инде: әйе, «морза» дигән хәтәр исем бар барын, әмма аның реаль нигезен (көчен) тәшкил иткән байлык та (мәсәлән, җир-сулар биләү) һәм ниндидер зур өстенлек (привилегия) белән файдалану хокукы да юк, бирелмәгән. Бу җәһәттән караганда, рус дворяны белән Каргалы морзасы арасында чагыштырмаслык аерма ярылып ята. Юкка гына бит халык та, Каргалы морзаларыннан көлеп:

дип такмак чыгармагандыр. Бәләбәй безнең өяз шәһәре, Каргалы морзалары елына бер тапкыр шунда дворянский собраниегә бара торган булганнар.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3