Еники Амирхан - Әсәрләр. 1 том стр 25.

Шрифт
Фон

Аннан беренче герман сугышы башланды. Карт моны бик яхшы белә, әйе, онытасы юк, сугышның аның бәгыренә салып калдырган тирән ярасы хәзер дә әле кул белән капшап карарлык җөй булып саклана.

Сугыш башланганда, Тимерҗанның солдатка каралыр вакыты җитмәгән иде әле. Ләкин Локман картның күңеленә «Алырлар, барыбер алырлар» дигән уй сөлек булып оялады, бары Тимерҗанны алганчы сугыш бетеп куймасмы дигән өмет кенә аны бераз тынычландырып тора иде. Айлар, еллар үтте, илдә юньле ир-ат калмады, ат-тун тузып бетте, яланнарны ягы-ягы белән сарут басты, хәтта авылда күгәрченнәр кимеп, каргалар ишәеп киттеләр, әмма сугышның очы-кырые күренми иде. Ниһаять, Локман карт, кечкенә өметенең дә һаман сүнә баруын тоепмы, киләчәктә зур бер бәхетсезлек булуын сизенепме, әллә Тимерҗан китә калса, карчыгы белән икәүдән-икәү генә ятим торып калмаска теләпме, катгый карарга килде: ул, Тимерҗанны өйләндерергә кирәк, диде.

Ата ихтыярына каршы килүче булмады, һәм Тимерҗанны җәйнең умарталарда беренче бал төшкән, яшь тәкәләр өлгергән иң матур чагында, заманына күрә күңелле генә туй ясап, Зәйтүнә исемле кызга өйләндерделәр. Һай, гомерләр! Үтсә дә үтә икән ул. Менә каршыда шул ук таулар, шул ук буа шаулавы Әмма утыз ел вакыт эчендә кеше башларыннан ниләр генә кичмәде, кемнәр генә бу фани дөньяга килеп китмәде. Уйласаң исең-акылың китәр. Йә, ул туйдан кемнәр генә торып калды? Үзе дә карчыгы гына шикелле, тагын менә йорт тора, капка төбендә ул утырган ак таш ята. Әйе, башка берни дә калмады. Ә бит Локман карт ул чакларда үзе дә капка баганасыдай таза, аттай көчле кеше шушы өенә туй белән кайтып төшкәч, тарантаска аягүрә басып, ачык җиләненең бер як чабуын артка ташлап, уң кулы белән бөеренә таянып, тауларга карап, күпме кунаклар алдында көр тавыш белән сузып җырлаган иде. Сокланып тыңлаган халык аны төрлесе төрле яктан:

 Ә-й-й-й, афәрин, кода!

 Мең яшә, Локман кордаш!

 Һай, асыл карт, әйтеп бирде бит! дип, шаулашып котлаганнар иде.

Ни диеп, нинди җыр җырлаган иде соң ул?

диепме? Әллә, булмаса:

диепме?

Юк, хәзер хәтерли алмый инде ул, җыр онытылган, әмма гомерендә бары бер мәртәбә татыган бәхет Тимерҗанны өйләндереп килен төшерү бәхете бик ерактагы ялгыз йолдыздай аның күңеле түрендә тын гына нур сирпеп һаман да балкый әле. Онытылачак түгел ул. Бүгенгедәй күз алдында: өстенә утыртма якалы озын кара казаки, башына кырын салып кырпу бүрек кигән, сызылып кына чыккан кара мыеклы Тимерҗан шушы ишегалдында үзенең Зәйтүнәсен, сул кулыннан тотып, тарантастан ак киез өстенә төшергән иде, һәм Зәйтүнә, йомшак ак киез өстеннән атлап, менә шушы өйгә аларның килене булып кергән иде.

Һай, Зәйтүнә, Зәйтүнә! Оялчан, сөйкемле кыз бала, сабыр, итагатьле яшь килен. Күпме йомшак җылылык, тын яктылык алып килгән иде ул үзе белән аларның кечкенә өйләренә! Бичараның кабер эче нурлы булсын! Карт исенә төшергән саен күңеле нечкәреп, иң ихлас догаларын аның рухына багышламыйча калмый. Үзе димләгән иде шул аны Тимерҗанына Озак күзәтеп йөргәнгә, ахры, менә хәзер дә ул Зәйтүнәнең кыз чагын шактый ачык итеп күз алдына китерә ала. Ул чакларда төркем-төркем кызлар, эре чәчәкле чиләкләрен буяулы көянтәләренә элеп, буа ярындагы салкын чишмәгә төшә торганнар иде. Чишмәгә төшү үзенә күрә бер күңел ачу һәм кешеләр күзенә чыгып күренү булганлыктан, кызлар мөмкин кадәр ыспай киенеп, бизәнеп-ясанып, тәңкә-чулпыларын күңелле чылтыратып киләләр иде. Егет үстергән Локман карт, тегермәненнән чыгып, бу яшь боланнардай сизгер, сылу кызлар төркеменә сынап карап торудан тыела алмый иде. Алар арасыннан аның күзенә гел генә бер ыспай сынлы, вак адымлы чибәр кыз чагылмыйча калмый иде. Бу кызның бөтен зифа торышыннан, кабаланмыйча, ләкин җитез генә ясаган нәфис хәрәкәтләреннән оялчан тыйнаклык, сөйкемле садәлек сизелеп тора иде. Ара-тирә каршы очраган чакларда да бу кыз бала, шәльяулыгының бер кырые белән битен каплап, матур башын аз гына читкә борып, озын керфекләрен түбән төшереп, еш-еш кына атлап уза торган иде.

Әйе, җыр онытылды, бу өйгә җитәкләшеп кергән Тимерҗан да, Зәйтүнә дә күптән дөньяда юклар инде, тик Зәйтүнә үстереп калдырган тамчылы гөл генә, Шәмсинур әбинең тәрбияләп тотуы аркасында, өзелеп төшәргә торган күз яше төсле кызыл чәчәкләрен түбән салындырып, урам як тәрәзә төбендә һаман да утыра әле.

Яшьләрнең бәхетле көннәре бик санаулы булды, давыл аларны читләтеп узарга теләмәде, һәркайсы эчтән тынып көтеп, һәркайсының йөрәген өшетеп торган рәхимсез сугыш кара канатын, ниһаять, алар өстенә дә җәйде. Беренче көлтәләр ындырларга кереп, ындыр табакларында чабагачлар дөпелди башлаган чакта, Тимерҗанны, солдатка алып, ерак сәфәргә, фронтка озаттылар.

Менә шулай. Ул чакларны искә төшерүнең хәзер нигә кирәге бар? Үткән-киткән инде ул Кояш аркадан йомшак кына җылыта. Берни уйламый, күзләрне йомып тик кенә утыру яхшырак ич! Әмма картның йомык күзләре алдыннан Тимерҗанны озату минутлары һич китә алмый Юка болыт белән өртелгән җәйге талгын иртә иде. Тимерҗан туйга тектергән яңа казакиен киеп, билен кызыл билбау белән буып, гадәтенчә бүреген кырын салып, юл капчыгын сул иңбашына элеп, авылдан җәяү чыгып китте. Басу капкасына кадәр аны карт, карчык һәм Зәйтүнә озата бардылар. Буш кыр уртасында дүртәү туктадылар. Тимерҗан, калтыранган иреннәрен кысып, бер сүз әйтмичә, әүвәл әнисе белән, аннан әтисе белән саубуллашты. Аннан Зәйтүнәсен ике куллап күкрәгенә кысып торды, берни әйтә алмады һәм зәүҗәсен5 әнисенә бирде дә борылып китте. Ул китте, алар торып калдылар. Һәм моңарчы, таш йоткандай, сүзсез калып торган Локман карт та телгә килде. Йолкып ташлаган гөл шикелле ничектер берьюлы шиңеп, сулып калган Зәйтүнәгә ул карлыккан тавыш белән:

 Сабыр, кызым, сабыр, диде. Тимерҗан шушы юл белән кире кайтыр, насыйп булса Без өчәүләп аны каршы алырга чыгарбыз. Шул көнне көтик.


Алар озак көттеләр. Үргә таба буш юл буйлап авылдан ераклашып барган Тимерҗанның кызыл билбау буган сылу гәүдәсе озак вакытлар аларның күз алларында сакланды. Ә карт, учына төшкән утлы күмерне тота да, ташлый да алмаган шикелле: «Кемгә кирәк бу сугыш, кемгә генә кирәк бу кан коеш?» дигән сораудан котыла алмыйча йөрде.

Ул арада уналтынчы елның көзе үтте, кыш керде. Кыш үтеп язгы җилләр исә башлау белән, илдә-көндә дә, картның өендә дә бик куанычлы хәлләр булып алды. Февраль ахырлары иде шикелле, юк, март башлары булса кирәк, баскыч төпләренә кар сулары җыела башлаган чакта, Зәйтүнәнең беренче баласы дөньяга килде. Балага Батырҗан исеме куштылар. Аны бары әтисенә охшаган итеп күрергә теләделәр, менә әтисе кайтып улын күргәч, ничек шатланыр, дип, бигрәк тә Тимерҗан өчен сөенделәр. Җитмәсә, өй куанычына ил куанычы да өстәлде авылга патша төшерелү хәбәре килде.

Локман карт бу вакыйгалардан соң никадәр рухланып, канатланып йөргәнен хәзер дә онытмый әле Онытырлыкмы соң ул көннәр! Хәтерли, хәтерли, иртә-кич өзелмичә шау-гөр килгән авыл җыеныннан дулкынланып кайткач, Батырҗан бишегенә иелеп сөйләнә торган иде:

 Йә, нихәл син, батыр егет, ни карап ятасың, очлы күз! Әтиеңне көтәсеңме, ә? Кайта, кайта хәзер, Алла боерган булса, кайта Бетте, бар да бетте, сугышы да, патшасы да, әтиеңне бездән аерып торучы берәү дә калмады. Менә шулай, Батырҗан улым, бик хикмәтле заманга туры килдең әле син, сөйләп кенә бетерәсе түгел, әйдә, тизрәк үс, бөркетем!..

Ләкин карт, шулай бишек өстенә иелеп, Батырҗанга никадәр зур вәгъдәләр бирмәсен, әмма сабыйга атасын күрү насыйп булмады. Тимерҗан унҗиденче елның җәендә каядыр Польша җирендәге юеш окопта немец снарядыннан һәлак булды. Көзен авылга кайткан ике карт солдат бу хәбәрне китерделәр һәм Тимерҗанны үз куллары белән бер урман авызында җеназалап күмеп калдыруларын сөйләделәр.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Популярные книги автора