Әнә шулай бик ерактан дәртле уйнаклап, боргаланып кызу гына килгән елгачык, авыл турына җиткәч, акрынлап киңәя, тирәнәя, салмак-сабыр гына ага торган бер елга булып китә. Анда буа. Буаның уң ягында текә кызыл яр, сул ягында, карт имән ышыгында, салам түбәле, бер якка кыйшая төшкән карсак кына тегермән тора.
Менә шул тегермәндә Локман карт үзенең бала чагын, егет елларын, бөтен аңлы гомерен уздырды. Дөрес, атасыннан мирас булып калган бу кечкенә, бер ташлы тегермән, колхоз көннәренә килеп җиткәнчегә кадәр, атсыз агайлар, тол карчыклар тегермәне булудан уза алмады. Шуңа күрә карт, «көрәк оны» гына җитмәгәч, язын-җәен нәрәтә белән балык аулап, кышын җәнлеккә капкын куеп, авылның исемле сунарчысы да булып яшәде. Әмма ерак бабалары беренче килеп аяк баскан бу җирләргә, алар башлап буган бу елгачыкка ул барлык җаны-тәне белән бәйләнгән иде, һәм буаның өзлексез шаулавы буыннан-буынга күчеп килгән көйле әкият булып аның күңеленә сеңгән иде. Менә шушы ак таш яткан җирдән буага атасы йөреп салган сукмакны ул сиксән ел буена таптады, һәм, аның исәбенчә, бу сукмакны беркайчан да үлән басып китмәскә тиеш иде.
III
Локман карт, утызлардан узгач кына, Шәмсинур карчыгын үзенең ялгыз өенә француз бөркәнчек ябынган яшь килен итеп төшерде. Мәхәббәт дигән нәрсә никахтан соң гына килсә дә, алар бик тату, дус яшәделәр. Шәмсинур Локманга бер-бер артлы дүрт кыз бала табып бирде. Ләкин ел саен авылга килгән кара үләт чәчәк авыруы сабыйларны бик иртә кабергә дә алып китә торды. (Карт хәтерендә ул сабыйларның бары тик исемнәре генә саклана) Ниһаять, Шәмсинур бала сагышына дучар булган таза, тынгысыз иренә бер ир бала да бүләк итте. Бу бала һичбер нинди авыруга бирешмичә үсәргә тиеш иде; һәм аңа Тимерҗан исеме куштылар.
Ир бала! Менә бу елганың башы ул, җирдән бәреп чыккан саф, көмеш чишмә ул. Бу елганың буалар аша сикереп һаман алга чапкан дәвамы ул. Әйе, әти кеше ир баланың үзе өчен кем булуын яхшы белә һәм бөтен киләчәк өметләрен Тимерҗанына баглый. Әмма менә хәзер ул Тимерҗанын бик тонык кына күз алдына китерә ала. Бик ерактан, гомере түреннән сөлектәй сылу егет, бүреген кырынрак салып, аңа карап тора кебек Төсен, чыраен, күз карашларын ул ачык кына итеп күрә дә алмый инде, ә аның бала чаклары бөтенләй томан эчендә торып калган шикелле Тик аерым күренешләр генә, шул томан эченнән чыгып, аның күз алдында җанлана. Ул хәтерли: Тимерҗанны бик яшьли үзеннән калдырмыйча тегермәнгә алып йөри башлаган иде. Янәсе, ир бала ата дусты ул, аягына бастымы әнисеннән китәргә, әтисе белән бергә булырга тиеш. Аннан ир бала, әнисенең җылы канаты астында гына үссә, нечкә көпшә кебек, зәгыйфь, йомшак, кыюсыз була; баланы таза, нык, күндәм итәр өчен, аны җилгә, яңгырга, эссегә, суыкка алып чыгарга кирәк, имеш. Шулай уйлаган иде шикелле ул хәзер исендә юк инде, әмма Шәмсинурның башта атлаган саен елга буена йөгереп төшүен ачык хәтерли.
Тынычлыгын җуйган мескен ана, килеп җитүенә кабаланып:
Кая үзе, нишли? дип сорый торган иде.
Ә Локман карт, хатынын куркытыр өчен, гамьсез генә:
Белмим тагын, яңарак кына шунда иде, дигән була.
Шәмсинур бәргәләнеп тегермән тирәсендә әйләнә башлый.
Ничек белмисең, ни дигән сүз ул, кая үзе, батуы-нитүе бар. Тагын алып төшәм димәссеңме икән, бирмим, бирмим, Алла кушса, бирмим.
Шуннан соң гына Локман карт хатынын тынычландыра:
Йә, йә, котың алынмасын, юри генә әйттем, бернәрсә дә булганы юк. Әнә Тимерҗаның таудан таш тәгәрәтә.
Тегермән каршындагы текә тау түбәсеннән кызыл ыштанлы, ак күлмәкле яланбаш малай, шаян кәҗә бәтие сыман, авыл өстенә карап тора.
Шәмсинур, аны күреп:
Ай Аллам! ди. Үзе тәгәрәп төшәр бит!
Төшсә ни, тагын менәр. Әйдә, тәгәрәп, аунап үссен! ди улының кыю-җитезлегенә кәефе килгән Локман карт.
Тимерҗан чыннан да шулай тәгәрәп, аунап үсте шикелле. Ничектер Локман карт аны үз тирәсендә аз күрә иде; тынгысыз, тере малай көн буе диярлек елга буенда, тау араларында югалып йөри иде. Атасына охшап ул бик яшьли балык тотарга, җәнлек эзәрлекләргә һәвәсләнеп киткән иде бугай Шуңа күрә Локман карт аны кул-аягы тырналып, өс-башы җебенеп кайтса да орышмый, тик аның каты чәчле кара башыннан кулы белән угалап: «Һай, син, бәләкәй шүрәле! дип шаярта иде һәм, хәтере ялгышмаса: Бу килеш анаңа күренмә!» дип әйтә торган иде.
Гаҗәп: Тимерҗанның балачагы озак еллар дәвамында түгел, бер мизгел эчендә генә үтеп киткән төсле булып тоела аңа Кай арада аның яшүсмер егет булып өлгерүен дә хәзер ачык кына хәтерли алмый инде ул. Кинәт булды шикелле, һәрхәлдә, Тимерҗанның зурлар эшенә ярарлык булып үсеп җиткәнен ул кинәт сизгән иде.
Кыш иде шикелле, әйе, кыш иде. Февраль ахырлары булса кирәк. Тау маңгайлары челтәрләнеп, җем-җем итеп уйный башлаган иде. Һаман киңәя, ачыклана барган ак кырлар түрендә зәңгәр шәүләләр йөри башлаган иде. Морҗа төтеннәре арасыннан җил уйнаклап үткәндә, акрын гына якынлашып килгән язның җылы, дымлы сулышы биткә тиеп, йөрәккә кагылып китә торган чак иде.
Алар икәүләп әнә шул таулар артындагы куе урманга зур чана тартып бардылар. Карт үз гомерендә Тимерҗан белән дә, Тимерҗаннан башка да урманга күп йөрде, әмма улы белән икәүләп беренче тапкыр барган көн беркайчан да аның күңеленнән чыкмады. Тик еллар үтә барган саен, ул көн ничектер чынлыкта булып үткән төсле түгел, ә бәлки төштә генә күргән кебек тоела башлады. Төшнең дә әле әкият кебеге Һәм хәзер дә карт ышанып бетми әллә булган ул көн, әллә булмаган
Гаҗәеп иде урман Тын, шундый тын, ник бер җан әсәре сизелсен, ник бер шылт иткән тавыш ишетелсен! Әгәр юри генә кычкырсаң, тавыш калтырана-калтырана яңгырап әллә кайларга китә, китә дә югала, шунда ук куе тынлык, таш чумган су өсте шикелле, кире урнаша, тирә-юньдә бер генә нәрсә дә уянмый, селкенми, ичмасам, берәр озын койрыклы саескан да сискәнеп, агачлар арасыннан кыеклап очып китми юк, кычкыру түгел, шартласаң да, урман гүя сине ишетергә дә, белергә дә теләми Ә яктылык! Әйтерсең урман өстенә бриллиант тузаны яуган, бөтен җир: агач ботаклары, ачык урыннар бар да утта яна; мамыктай күперенеп, тәңкәләнеп каткан кар өстеннән кояш нурлары кире чәчриләр һич туры карап булырлык түгел. Шундый өлкән тынлык һәм шундый мул яктылык! Әллә нәрсә бу, сихер кебек серле, аңлавы читен
Бу серле тамашадан тәмам хәйранга калган Тимерҗан ахырда, урман белән көч сынашырга теләгәндәй, кыю гына:
Әти, үзем кисәм! ди һәм, җитез генә бишмәт чабуларын билбавына кыстырып, бот төбеннән карга керә. Менә ул кулларына төкереп, кыска саплы үткен балтасы белән йоклап утырган зифа каенга китереп чаба. Урманның әйтерсең тартылып торган калын кылы кинәт өзелә шундый бер ачык тавыш тирән тынлыкның иң ерак түренә кадәр яңгырап китә бөтен урман калтыранып куя, якын-тирә агачлардан исәпсез күп кар чаткылары сибелеп төшәләр. Аннан «тук-тук» чапкан балта тавышы дулкын-дулкын булып урман түренә йөгерә-йөгерә дә кинәт тына каен ыңгырашып ава.
Локман карт улы артыннан ияреп йөри, ул кисеп аударган агачларны ботакларыннан әрчи. Алар үзара сөйләшмиләр дә, ничектер бу саңгырау урманда кеше сүзе кирәкмидер, урынсыздыр кебек тоела, һәм алар «тизрәк моннан китү яхшы» дигән төсле ашыгып эшләүләрен генә беләләр.
Аннан алар кискән агачларын чаналарына ташып төйиләр дә өс-башларын каккалап, ат йөгедәй зур йөкне икәүләп тартып, урманнан чыгып китәләр. Чыккач туктап, тын, буш, серле урманга бераз карап торалар. Локман карт бүреген күтәрә төшә, һәм аның чал йөгергән чәчләреннән пар калка. Ә Тимерҗан, бияләйләрен билбавына кыстырып, уттай янган кулларын кар белән уа. Әйе, менә шулай янәшә басып, янәшә сулап йа Хода, болар барысы да чынлыкта булды микән, әллә төш идеме, берәр төш кенә, уйланып йөри торгач, шулай чын булып күренә микән? Юк, булгандыр, Тимерҗан бар иде бит, Тимерҗан үсеп егет булган иде бит!