Еники Амирхан - Әсәрләр. 1 том стр 26.

Шрифт
Фон

Бу хәбәрне ишеткәч, карт үзенең нинди хәлгә төшүен хәзер дә юньләп аңлаганы юк. Кайгырудан битәр, аптырауга төшкән иде шикелле ул, әйтерсең, артыннан сиздермичә акрын гына килеп, башына тәртә белән суктылар Бик озак исәнгерәп йөрде ул. Аны гаҗиз иткән нәрсә Тимерҗанның сугыш инде бетә дип торганда гына үтерелүе булды: югыйсә ул сугышның корбансыз булмавын белә, Тимерҗан белән дә берәр бәхетсезлек булу ихтималын, кешегә әйтү түгел, үз-үзенә әйтүдән дә куркып, эченнән уйлап куйгалый иде. Инде шул хәтәр үтте дигәч кенә Эх, ничек булып чыкты соң бу, ничек булып чыкты?


Ләкин картның эчендә ниләр генә кайнамасын, ул моны тыштан күрсәтмәскә тырыша иде. Әле аңа янындагы ике кадерле кешесенең хәлләренә дә ир кеше, гаилә башы буларак керә белергә кирәк иде. Менә карчыгы Шәмсинур авыр хәсрәттән урынга ятты. Ә Зәйтүнә, бичара, Тимерҗанның үлү хәбәрен ишеткәч, башта атып төшерелгән кыр казыдай шундый бер өзгәләнү белән үзен кая куярга белмичә бәргәләнде ки, карт аңа карап, эчке тетрәнү белән, кеше хәсрәтенең никадәр тирән, хәтәр булуын бер мизгелдә сизеп алды һәм ничек тә аны юатырга, тынычландырырга ашыкты.

 Сабыр бул, килен балам, сабыр бул! Нишләмәк кирәк, бер безгә генә килгән хәсрәт түгел, диде ул, чын аталарча кайгырту белән.

Һәм Зәйтүнә күз яшьләрен йота алды, башын миңгерәүлеккә салып, кул-аягын салындырып йөрүдән котыла алды. Тик ул бик ябыкты, йөзенә сары йөгерде һәм еш кына үзалдына көрсенеп, авыр сулап куя торган булып калды.

Карт кинәт сүзсез тынып калган карчыгы өчен дә бик борчыла иде. Ул, еш кына аның янына килеп, авыр кулының учын карчыгының маңгаена йомшак кына куя:

 Йә анасы, хәлең ничек? ди. Карлыган кагы белән чәй эчсәң, торып китмәссеңме икән?

Нихәтле авыр булуга карамастан, айнык акылын җуймаган ана да, бу кайгыртуның шифалы тәэсиреннән бигрәк, олы хәсрәтне күтәрә белгән картыннан яхшысынмыйча, урыннан торды. Һәм алар, көчле давыл бөгеп киткәннән соң турайган агачлар шикелле, акрынлап хәл алдылар, аякларына бас- тылар.

Әйе, болар бар да бик сирәк искә төшә торган хатирәләр, ерак хатирәләр. Моңарчыга кадәр карт үзенең ерак үткәнен мондый эзлекле рәвештә күз алдыннан кичергәне юк иде, дөресрәге, ул үткәнгә кайтудан юри тыела торган иде, чөнки гомер ничек кенә үтмәсен, кеше һаман киләчәкне уйлап яшәргә гадәтләнгән инде ул. Бу шулай, бу тормышның үзенә күрә бер кануны булса кирәк, әмма бүген Локман карт әче хатирәләр кәсәсен актыгына кадәр эчеп бетерергә тиеш иде.

Инде тормыш эзгә төште, Тимерҗанны югалту хәсрәтеннән инде терелдек дигәндә генә, Зәйтүнә тиф белән авырып урынга ятты Унтугызынчы елның кышы, авыр вакытлар, авылдан беркая чыгып булмый, больницасы ерак, докторы юк Дәһшәтле авыру алдында тәмам гаҗиз, көчсез булып калган карт белән карчык Зәйтүнәнең түшәге яныннан көне-төне китмичә өзгәләнсәләр дә, бер генә хәлләр дә итә алмадылар шул. Һай, яшь җан, һай, газиз җан!.. Локман карт «эһ» тә димичә рәхәтләнеп үз җанын бирергә әзер иде, тик ул гына, Зәйтүнә генә, әле егермедән дә узмаган яшь ана бичара гына китмәсен иде!.. Иренеп кенә аткан кышкы таңның зәңгәр шәүләсе туңган тәрәзәләргә төшкән чакта, Зәйтүнә мәңгелек йокыга талган иде. Бөтен газаплардан котылып, көлемсерәп

IV

Әнә буа күпере аша бер төркем чуар киемле хатын-кызлар чыктылар. Аръяктагы ындырдан төшке ашка кайталар, күрәсең. Озакламый Әхмәтвәли дә, бәлкем, килеп җитәр. Ул бит көн дә аларга сугылмыйча калмый. Карт борын очында эленеп торган эре яшь бөртеген сул кулы белән селтәп ташлый Күпме еллардан соң менә бер яшь бөртеге. Юк, картның күңеле эри ала икән әле.

Тормыш, тормыш! Таш кыяга үскән нарат шикелле усал җилләрдән күпме сыгылса да сынмады ул. Ник анда сугыш дигәнең күпме генә үлем чәчеп котырынмасын, барыбер бетте, барыбер тормыш тарафыннан җиңелде.

Батырҗан!

Менә кем торып калды Тимерҗан белән Зәйтүнәдән! Картларның кулында шундый газиз җан, шундый бәхет, өмет, юаныч бар әле, моның өчен, бу газиз җан өчен тагын яшәгән кадәр яшәргә, бу бәхет белән үткәннең бөтен хәсрәт-газапларыннан терелергә мөмкин иде әле. Нәсел гомере өзелми ул, юк, өзелми, берәр буыны төшеп калса да, барыбер ялганып китә, барыбер дәвам итә, юк аны өзәрдәй көч, булачак та түгел менә Локман картның яңарган иманы шул иде. Һәм Локман карт, тегермән ышыгына чыгып, Батырҗанын ике тез арасына алып, зур кулларын аның кечкенә җылы корсагы өстенә куеп утырганда, еш кына шул турыда хыялланырга ярата иде. Аның каршында шул ук таулар тауларны узарга теләп шул ук елгачык чаба Бер карасаң, таулар олы мал көтүенә, ә елгачык арттан килүче көтүченең алга селтәгән озын чыбыркысына охшый. Икенче карасаң, таулар бик ерак илләрдән килгән баһадирларга охшыйлар; гүя алар чәчәкле тугай уртасыннан җитез уйнаклап, чылтыр-чылтыр, көлә-көлә аккан шундый сөйкемле, гамьсез, шаян елгачыкны күреп туктаганнар да атлап чыгарга кыймыйча сокланып карап торалар төсле Картның да бит нәсел очы гүя шушы баһадир таудан һәм назлы елгачыктан башланып киткән, ул үзе дә шушы җирләрнең туфрагында аунап үскән, Тимерҗаны да шушы таулар куенында бөркет баласыдай үсте. Инде менә аның тезләре арасында аңа сыенып кына торган Батырҗан да үсмәсмени? Һи, сау-сәламәт булып торганда тагын унбиш-егерме ел вакыт нәрсә ул, күз ачып-йомганчы үтәр дә китәр, Батырҗаның, менә күр дә тор, егет солтаны булып үсеп тә җитәр!

Батырҗан төсе-башы, бигрәк тә холкы-табигате белән мәрхүмә әнисе Зәйтүнәгә охшаган булып чыкты. Әнисенекедәй коңгырт йомшак чәчле, сызылып киткән нечкә кашлы һәм чәче белән кашларына караганда да коңгыртрак озын керфекләре арасыннан нәкъ әнисенеке төсле зур соры уйчан күзләре карыйлар иде. Борын белән иреннәре генә әтисенеке иде: борыны туры, иреннәре шактый калын булып, бик матур сызылып киткәннәр, ә матур иягенең уртасында сөйкемле генә чокырчыгы да бар иде Холкына килгәндә исә, ул нәкъ әнисе кебек нечкә күңелле, аз сүзле, оялчан бала иде. Артык дуамал, шаян булмады, күбрәк әбисе белән бабасы янында чуалып үсте. Ул зиһенле, акыллы бала иде, бик иртә үзлегеннән язу танырга өйрәнде һәм китап укырга яратучан булып китте.

Инде мәктәпкә йөри башлагач, ул бөтен рәхәтне, кызыкны, ямьне шуннан таба торган булды. Карт белән карчык аның өчен сөенеп бетә алмыйлар иде. Шәмсинур әби еш кына аңа, зур тәнәфес вакытын туры китереп, алъяпкычы белән генә каплап агач тәлинкәдә бәрәңге пәрәмәчләре илтә, ә Локман карт кай көннәрне дәрестән соң да мәктәптән кайтмыйча калган улын үзе барып алгалый иде.

Шулай үсте бала. Кышларын бер көн калдырмыйча мәктәп юлын таптады, җәйләрен үз ишләре белән колхоз эшенә йөрде, кичләрен су буена уеннарга чыкты, егетләр арасына керә башлады, оялып кына кызлар күзли башлады, уеннан таралучы егетләргә ияреп урам әйләнде, кыскасы, буй алган яшь чаган кебек күзгә күренеп үсә бирде. Аннары, урта мәктәпне бетергәч, Алабугадагы укытучылар институтына китте. Яратканы уку иде, хыялланганы укытучы булу иде, әмма дөньяда аның өчен бөтенесеннән дә кадерлерәк нәрсә әбисе белән бабасы иде. Шуңа күрә ул, институтны бетергәч тә, алар янына ашыгып кайтты. Инде көздән кайчандыр үзе тәмамлаган мәктәптә укыта да башларга тиеш иде Әйе, тиеш иде

Сугыш, сугыш!

Карт, туңып киткәндәй, тун чабуларын тезләре арасына кыстыра төшә, авызын акрын гына кыймылдата. Ләкин сугыш турында йөрәгендә ятканны әйтер өчен гади кеше сүзләре генә җитми аңа, бик көчсез алар, чөнки бу һичкем теләмәгән сугышның башлануы аның өчен, җир түгел, кояш тетрәвеннән яманрак булган иде.

Ә Батырҗан сугышның беренче көненнән үк фронтка китеп тә барды. Тагын шул ук көнбатышка таба, тагын шул ук бәдбәхет дошманга каршы! Бу юлы картлар гаҗәеп зур түземлелек күрсәттеләр, әмма аларның җанын Батырҗан язмышы өчен нинди авыр шик, нинди тирән борчылу биләп алганын әйтеп торасы да юк. Гомер үткән инде, Тимерҗаннан Батырҗан калса да, Батырҗаннан берәү дә калмады, әгәр шуннан юк, бер генә секундка бу турыда уйлау да әйтеп бетергесез куркыныч иде. Һәм карт, бөтен сугыш буена диярлек андый шомлы уйларга баш калкытырга да ирек бирмичә, аларны зур ихтыяр көче белән басып килде Эшләде ул, көчен аямады, картлыктан йончып тегермәндә оста була алмагач, аның каравылчысы булды, аяз төннәрдә җемелдәгән ерак йолдызларга карап, Батырҗанның кай якларда йөрүен үзенчә чамалаган булды, һәр иртә белән, берәр куанычлы хәбәр килмәдеме икән дип, ашыга-ашыга, өенә кайтты.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Популярные книги автора