Еники Амирхан - Әсәрләр. 1 том стр 23.

Шрифт
Фон

Карчык ике куллап яулыгын рәтли дә җиңел генә бер көрсенеп куя:

 Әй Әхмәтвәли генәм, ничек шөкраналар кылмыйсың, ди. Тома ятим калдык, үлем түшәгенә ятар вакытларыбыз җиткән. Йә, шуннан колхоз карамаса, авыл кайгыртмаса нишләр идек без, кая барыр идек, кемгә сыеныр идек? Юк-юк, ул җәһәттән, Әхмәтвәли балам, зарыбыз юк, бик ризабыз Әмма Карчык азга гына туктала, гүя бугазына килгән яшьне йотарга тырыша. Әмма авыр шул, бик тә авыр Күңелебез китек, башыбыз вәйран4, тиле кәккүк булып беттек инде Бер дә оныта алмыйбыз үзен, бер дә оныта алмыйбыз шул, Әхмәтвәли генәм Бердәнбер ул үстердек, ул китте югалды. Менә аңардан калган баланы, Батырҗаныбызны, күз алмасыдай карап үстердек, инде ул да Карчык сүзен әйтеп бетерә алмый, янә бөгелеп төшә, мул булып коелган яшьләрен тыя алмыйча һәм тыярга да теләмичә тавыш-тынсыз гына елый.

Әхмәтвәли иреннәрен кыса, башын иеп маңгаен ышкый.

Шул чакта Локман карт, үзалдына әйткәндәй, сүнгән тавыш белән акрын гына:

 Кайтмады шул, нишләтәсең аны!.. дип куйды.

Әхмәтвәли картның сүзләреннән әллә ничек өшеп, калтыранып китте. Тирән бер гаҗизлек белән әйтелгән бу сүзләрдә кайтмый калган кешегә балаларча үпкәләү ишетелгән кебек булды аңа

Тагын шактый утырып, булдыра алган кадәр үзләрен юатып, алып килгән чәй, шикәрен Шәмсинур әбинең кулына биреп чыгып киткәч тә, Әхмәтвәли Локман картның әнә шул йөрәкне өшетерлек сүзләреннән арына алмады.

Дүрт ел буена сугыш эчендә кайнап, күпме авырлыклар күреп, ниһаять, җиңү шатлыгы белән очынып, дөньяда иң бәхетле кеше булып кайтса да, ул сугышның әле күпме кешеләр йөрәгендә тиз генә төзәлмәс авыр яра калдыруын аеруча бер тирәнлек белән тойды Аның бу ятим карт белән карчыкка бик, бик изгелек күрсәтәсе килде. «Ах, Батырҗанны алыштырып булса иде!» диде ул, чын-чыннан көрсенеп, әмма бу ихлас теләкнең бары коры теләк кенә булуын яхшы белгәнгә күрә, шунда ук: «Батырҗанның үзе була алмасам да, аларның хәлләрен ничек тә җиңеләйтергә, бу салкын, караңгы бушлыктан үзләрен чыгарырга, җан өрергә, яңадан терелтергә кирәк», дип уйлады.

II

Әмма Локман карт, тәнгә күпме генә какшаган, рухы нихәтле генә бушап калган кеше булмасын, тирә-юньдәге тере тормышны тоюдан, кешеләр белән кызыксынудан бөтенләй үк әле мәхрүм түгел иде. Сугыштан соң килгән бу беренче көздә авыл шактый җанланып, көязләнеп, хәтта яктырып китте. Исән-сау калган кешеләрнең күбесе фронттан кайтканга күрә, урамнарда ир-ат күбәйде, кызу кулдан туй уйнатып алучылар да булгалады. Бигрәк тә колхозда быел көзге эшләр зур рух күтәренкелеге белән бик дәррәү бара иде. Кайткан ирләр борынгыча төп эшләрдә дилбегәне үз кулларына алдылар. Ындырларда молотилка артына алар баскач, көлтәләрне алар ташып, эскертләрне алар өя башлагач, ашлык сугу бөтенесе өчен, аеруча хатын-кызлар өчен, иртәдән кичкә кадәр уен-көлке белән уза торган бәйрәмгә охшап китте. Көзге чәчүгә дә ирләр чыктылар, дәүләткә ашлык тапшырырга да шинель өстеннән плащ кигән егетләр ат башында бара башладылар.

Локман карт боларның барысын да күрмичә һәм, күреп, зәгыйфь йөрәге белән җилкенмичә кала алмады, билгеле. Шуның өстенә Әхмәтвәли дә аларны «тынычлыкта» калдырмады, һаман килә, килгән саен нинди дә булса эш таба, юньләп утырып та тормый һәм өй эчен тутырып бер шаулый-шаулый да кыргамы, ындыргамы чыгып чаба иде Кыска арада абзар түбәсе дә ябылып өлгерде, чалкан аварга маташкан капка да яңадан аягына басты. Әхмәтвәли кушуы буенча, өйнең нигезенә туфрак та салып киттеләр, утын да китереп аудардылар.

Ихтыярсыз Локман картка торырга, чыгарга, анда-монда баргаларга, кешеләр белән аралашырга туры килде. Ул, үзе үк чыгып, «Тагын берәр юнәйтәсе урын калмады микән?» дигән төсле, өй тирәсен әйләнгәләп, анысын-монысын тотып, капшап йөри башлады. Аннары, бер чыккач, якынрак ындырга да, фермага да, тимерчелеккә дә япа-ялгыз гына, таягы артыннан акрын гына ияреп, барып кайткалый торган булды.

Юк, дөньяның «ашын ашаган, яшен яшәгән» ялгыз кунагы булып кына яшәргә иртәрәк икән әле, хәрәкәт кирәк икән аңа, кешеләр белән бергә булу кирәк икән. Һәм, бик табигый буларак, аның гомере буе тик тормаган куллары тагын эш сорап кычыта башлады

Ләкин кешеләр ни өчендер олы хәсрәт кичергән картка карата чын кайгыртучанлык күрсәтү ул да булса аны һәртөрле эш-мәшәкатьтән азат итү дип уйлыйлар иде. Хәлбуки аларның бу ихлас яхшылыклары сынык күңелле картның ятимлеген генә көчәйтә иде.

Менә бүген дә ул ялгыз бөтен авыл халкы ындырларга, кырларга китеп беттеләр, ә ул бер читтә торып калды. Иртә таң белән колхоз ихатасына барып, бригадирлар тирәсендә әйләнеп-тулганып йөрде дә кире өенә кайтырга мәҗбүр булды. Бригадирларның кайсы шаяртып, кайсы җитди итеп аңа:

 Локман бабакай, синең түрдә генә утыра торган чагың, эш дип борчылып йөрмә!

 Эшне әле монда сусап кайткан егетләргә дә җиткерер хәл юк.

 Эш бездән, киңәш синнән, бабакай!

 Ял ит әле, карт, ял ит, эшләгәнеңнең игелеген күр!..

 Ярамый, Локман бабай, ярамый, сине дә эшкә җиксәк, оятыбызга көч килер, Батырҗан мәрхүмнән яхшы түгел диләр.

Моңа каршы карт ни дисен, олылап хөрмәтләүләре өчен рәхмәттән башка нәрсә әйтә алсын? Батырҗаннан, аның газизе Батырҗаннан яхшысынмыйлар бит, рәхмәт төшкерләре!

Ләкин шулай да аңа авыр, ах, белмиләр генә, үз башына, бары үзенең уйлары белән генә ялгыз торып калу ничек авыр аңа

Авыр сагыш баса аны, күңелендә аның көзен бушап калган кырлар өстендә була торган моңсу тынлык урнаша, ялкау гына уйлана ул, уйлана Һәм ихтыярсыздан татлы-газаплы истәлекләр иркенә бирелә

Аеруча мондый хәл аңарда көн менә бүгенгедәй матур, авыл урамы буш, берәү дә килмәгән, күренмәгән чакта була.

Мондый көнне Локман карт сары тунын киеп, капка төбенә чыгып, шомарып беткән зур ак таш өстенә ипләп кенә утыра. Ул шулай кулларын җиңнәре эченә тыгып, аркасын кояшка куеп, җылынып утырырга ярата. Көзнең үзенә генә хас шундый кабатланмас җылы, тымызык көннәре була. Кояшның дәртләнеп балкуы, күкнең биек, сыек зәңгәр булуы белән ул үтеп киткән җәйге көннәрне дә хәтерләтә. Әмма әйләнә-юньдәге хәрәкәтсез тынлык, шул тынлыкта табигатьнең күзен йомган, иңбашларын салындырган шикелле оеп утыруы, офыкларның, күк белән тоташмыйча, каядыр шунда үзеннән-үзе эреп югалуы бу көннең кичегеп килгән соңгы, кабатланмас бер көн булуын әйтеп тора. Һәм Локман карт та мондый көнне җәйгечә кыздырып җибәргән кояштан эреп, рәхәтләнеп тик кенә утыра. Аның тирәсендә каяндыр терелеп чыккан ялгыз чуар күбәләк талпынып очына. Шул күбәләктәй аның уйлары да терелеп, акрын гына талпына башлый

Әнә каршыдагы таулар артыннан ак читле күксел болытлар бер-бер артлы ашыкмыйча гына йөзеп чыгалар, һәм аларның күләгәләре йомры түбәләр өстеннән тын гына шуып үтәләр. Әйе, күләгәләр шуып үтә, гомерләр шулай акрын гына сизелмичә үтеп китә Аркасын кояшка куеп, ак таш өстенә утырган картның тын, буш күңеле түрендә ниләр генә уянмый. Еракта, бик еракта торып калган хатирәләр әнә шул таулар артыннан чыккан ак болытлар кәрваныдай аның хыялы күгеннән йөзеп үтәләр. Бер мәлгә нәкъ бүгенгедәй аның яшьлеге күз алдына килә

Нәкъ бүгенгедәй, әйтик, моннан илле-алтмыш ел элек тә тезелешеп киткән таулар итәге буйлап кечкенә елгачык агып килә иде. Елгачык чуерташлар өстеннән сырлана-сырлана йөгерә, тик яр култыгына кергән урыннарда гына ул тирәнәеп китә, караңгылана төшкән чырай белән ашыкмыйча, уймакла- нып ага.

Бер яктырып-сырланып, бер караңгыланып-уймакланып алга чапкан елгачык тауларга якын ук килә, һәм тау аның өстендә, пәһлеван шикелле, текә-горур басып тора; йә ул таулардан читкә кача һәм тау чәчәкле итәген аның чылтыр-чылтыр көлгән йөзе алдына җәеп сала.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Популярные книги автора