Еники Амирхан - Әсәрләр. 1 том стр 19.

Шрифт
Фон

Аз гына киткәч тә, Василий иптәшләренә пышылдап әйтте:

 Артыгызга борылып карыйсы булмагыз!

Талип бер дә борчылуын баса алмый иде:

 Арттан атмаслар микән?

Хәким аңа, ачу белән карап, кискен генә:

 Курыкма, ахмак! диде.

Бераз китә төшкәч, Василий авыз эченнән нидер мыгырдана башлады. Аның йөзе кызарып бүртенгән, муен тамырлары калкып чыккан иде. Ул каты итеп кулын йомарлый һәм туктаусыз төкеренә, әйтерсең «кунак»та ашаган сыйлардан күңеле болгана Менә Талип алгарак чыгып, кызурак атлый башлагач, ул, кычкырудан чак тыелып:

 Кая чабасың, анаңның диде һәм рессорлы тарантаста баргандай тибрәтеп-тибрәтеп, биш-алты катлы итеп сүгенеп җибәрде.

Шуннан соң Талип алга чыкмас булды. Василий исә юл буена ачынып сүгенүдән туктамады:

 Ах, бәдбәхетләр, ах, сволочьлар!.. Нинди арзан сатып алдылар, ә?

Хәким аңа борчылып карап алды:

 Нигә бу хәтле тузасың, Василий!.. Ашадык та качтык, кемнең аларга сатылганы бар?

Василий авызының бер як чите белән генә зәһәр елмайды:

 Шул гына калган иде. Их, Аким, Аким, мәнсез кеше син Аннан, гердәй йодрыгын яртылаш күтәреп, салмак кына селкеп барды. Ну, ничево фашист актыгының «сыен» онытмабыз без Кулга корал гына алыйк, унлата кайтарырбыз!

Бу вакыйганы миңа 1945 елның язында госпитальдә ишетергә туры килде. Сөйләүче палатадагы күршем, сугыш дәвамында алтынчы мәртәбә яраланып госпитальгә кергән әлеге шул Норлат егете Хәким булды. Ул көннәрдә кызыклы да, гыйбрәтле дә булып тоелды бу вакыйга, чөнки безнең армия фашистларга каршы Берлинның үзендә соңгы, каты сугыш алып бара иде инде.

1945

ИКЕНЧЕ КӨННЕ

Икенче көн инде менә мин туган шәһәремнең урамнары буйлап йөрим. Дүрт ел буена бу шәһәр минем хыялым күгендә, Тимерказык йолдызы шикелле, һичбер күз алдымнан китмичә, һаман бер үк яктылык белән балкып торган иде. Бу шәһәргә исән-сау кайта алу минем өчен теләргә мөмкин булган теләкләрнең иң ихласы, иң татлысы иде, ә кайтып күрү бәхетенә ирешә алу язмышым тарафыннан миңа бирелгән иң югары, иң кадерле бүләк булырга тиеш иде. Һичшиксез, ул шулай иде Ләкин, гаҗәп хәл, мин бүген үземне артык тыныч тоям. Гүя мин үтеп барышлый тукталган бер сәяхәтчемен сабыр гына бу таш йортларга, бу очраган кешеләргә күзәтү, сынау күзе белән карап, акрын гына йөрим. Хәтеремдә: фронтта хыялланган вакытларымда, исән-сау кайтсам, бу урамнардан ал канатлар өстендә очармын, бөтен кеше мине таныр, мин үзем дә очраган бер кешенең, күңелемнән генә булса да, кулын кысып үтәрмен дип уйлый идем Хәер, очраклы бер шәһәрдә булмыйча, үз шәһәремдә йөрүемне һәрбер йортның миңа бик яхшы таныш булуыннан күреп торам. Хәтта бу йортлар үзләре дә мине таныйлар шикелле Ә шулай да үтеп киткән авыр сугыш еллары җанлы кешеләргә генә түгел, менә шушы таш йортларга да тирән эз салып калдырган: фасадларының төсләре уңган, штукатурлары кубып-кубып төшкән; кайбер тәрәзәләр фанерлар белән ямалган: менә үзәк урамдагы заманында иң шәп саналган гостиницаның тәрәзәләреннән тимер мич морҗалары урамга чыгып торалар. Мин бу хәлгә һич гаҗәпләнмим, киресенчә, тузган, таушалган шәһәремә, үз җилкәсендә күп авырлыкларны күтәреп чыкканы өчен, кулымны күкрәгемә куеп, ихтирам белән баш иеп үтәсем килә.

Безнең хәтер кешеләрне, аерылышу вакытында ничек күргән булса, шул хәлендә саклый, елларның аларны күпмегә үзгәртүен без яңадан кайтып күргәч кенә беләбез. Дүрт елдан соң кайтып, шушы бер көн эчендә күреп өлгергән таныш-белешләремнең күбесе минем хәтеремдә сакланган элекке сурәтләренә шактый төзәтмәләр кертте. Аларның чырайлары да, үз-үзләрен тотулары да, хәтта өс-башлары да мин уйлаганнан башкачарак булып чыкты; битләрендә җыерчыклар тирәнәйгән, чәчләре көмешләнгән, күзләре, эчкәрәк бата төшеп, күп нәрсәләрнең серен белгәндәй, җитди, сабыр карыйлар. Сөйләшкәндә күзгә туры карарга гадәтләнгәннәр һәм үзләре сөйләүдән бигрәк сорашырга, тыңларга ярата төшәләр. Ничектер алар тыштан картаю гына түгел, эчтән олыгайган, рухи чыныккан кебекләр.

Мин, фронттан кайткан кеше булсам да, биредә яшәгән танышларымның шулай үзгәрүләрен күргәч, үз-үземә, тыйнаграк булырга кирәк, дидем. Ихтимал, менә хәзер шәһәрне һәм аның кешеләрен сәяхәтче сыман салкын кан белән күзәтеп йөрүемнең сәбәбе дә шуңардандыр Ихтимал, бүгенге һаваның да тәэсире юк түгелдер Ничә әйтсәң дә көз. Ара-тирә кискен генә чиркандыргыч җил исеп куя. Кайсы яктан искәнен дә белеп булмый бу җилнең Тик урам уртасыннан кинәт бөтерелеп тузан күтәрелә, җирдәге вак-төяк чүпләрне әйләндереп, кыштырдатып, кызу гына өереп алып китә, һәм тиз арада бу өермә каядыр кереп качкан яки бәрелеп таралган шикелле юкка да чыга. Урам янә тынып кала Янә берәр чаттан кисәк кенә килеп чыккан очраклы җил биткә килеп бәрелә, итәк чабуларын ачып ташлый.

Күктә, шактый биектә, кара-соры болытлар бер-берсен куа-куа ашыгып агалар. Кайчан алар бер-берсен куып җитәләр дә, аралашып, буталып, күк йөзен тоташ каплап алалар. Кояш күздән югала, шәһәр өсте караңгыланып, һава салкынаеп китә. Кайчак исә ул болытлар бер-берсеннән аерыла башлый. Күктә ачылган зәңгәрлектән янә кояш карый, һәм шәһәр өсте кара, якты шәүләләр белән чуарлана.

Мин шәһәрнең иң җанлы, иң төзек урамы буйлап бер очыннан икенче очына кадәр ашыкмыйча гына үттем. Кире борылып килешли, миндә бер якын дустымны барып күрү теләге туды. Фронттан кайткан кеше күрешергә үзе башлап барса да, гаептән саналмас, дидем дә трамвайлар туктый торган урынга таба киттем.

Килеп туктадым, җыелган халыкны караштырам Хәтеремдә: еллар буенча бер үк маршрутта йөрүче пассажирлар була торган иде. Шуның кебекләр белән көн саен диярлек трамвайда очрашып, танышмасаң да, бер-береңә күнегеп бетә торган идең. Ул пассажирлардан кемнәр бар, кемнәр юк икән хәзер?

Шулай уйланып торган чакта, каршымда миңа аркасы белән басып торган кечкенәрәк буйлы, җыйнак кына гәүдәле бер ханымга күзем төште. Өстендә аның куе зәңгәр костюм, башында кар шикелле ак берет, аякларында кара ефәк оеклар өстеннән кигән шундый ук төстәге биек үкчәле модный туфлиләр иде. Бер якка таба аз гына сыгыла биреп басып торган бу җыйнак ханым миндә кинәт зур кызыксыну тудырды. Алдына чыгып, аның йөзенә карыйсым килде. Акрын гына яныннан үтеп киттем һәм, туктап бераз торгач, борылып аңа карадым. Ничектер, мин карауга, ул да миңа карады, тик шул секундта ук карашын читкә борды. Әйе, бу миңа таныш ханым иде. Мин, яңадан миңа карамас микән дип, бераз көтеп тордым. Ләкин ул ни өчендер туп-туры, бары тик трамвай юлы буена карый иде; гүя минем карап торуымны сизсә дә, үзе караудан юри тыела иде.

Шулай да мин аның янына бардым һәм:

 Исәнмесез! дип баш идем.

Ул җиңелчә гаҗәпсенү белән миңа караган булды. Ләкин аның шулай гаҗәпләнгән булуы мине күреп таныганлыгын, килүемне көтеп торганлыгын күрсәтә иде Тик сер сынатмас өчен булса кирәк, ул бик аз гына вакыт җавап бирми торды, соңра «хәзер хәзер мин сезне таныйм» дияргә теләгәндәй елмайды, сузып кына:

 Исәнмесез! диде һәм ахырда кызу гына: Ах, бу сезмени?! дип, минем исемемне атап, замша перчаткалы кечкенә кулын сузды.

Без сөйләшә башладык. Өстемдә әле погоннары да салынмаган, таушалган шинель булганга күрә, ул миннән кайчан кайтуымны, кайсы фронттан кайтуымны, сугышта күпме йөрүемне һәм тазалыгымны сорашты. Мин очраган һәрбер танышка бирә торган әзер җавапларымны әйтеп чыктым. Ахырда ул, сорашуын тәмамлап:

 Сез бик үзгәргәнсез! диде.

Мин:

 Минем генә үзгәрми калырга хакым юк, дидем.

Ул бу җавапның кинаясен аңлады шикелле, бер сүз дәшмичә тынып калды.

Әйе, мин бу ханымны унбиш-уналты елдан бирле беләм. Беренче мәртәбә күргән вакытымда ул яңа өлгереп җиткән яшь кенә кыз иде. Әле дә хәтеремдә: аның дулкынланып артка яткан аксыл чәчләре, ике якка туры гына сызылып киткән чәченнән тоныграк нечкә кашлары, матур башын ия төшеп, озын керфекләрен югары таба күтәреп, каш астыннан кешегә текәлеп карый торган соры күзләре, киңрәк борынлы түгәрәк бите һәм чак сизелерлек елмаю уйнаган алсу иреннәре янә шуларның барысын иңбашында назлы гына тотып йөрткән кечерәк буйлы җыйнак гәүдәсе Һичшиксез, мин беренче очрашкан вакытта ук бу кызга тирән соклану белән караган булырга тиешмен Хәер, мактанып әйтү булмасын, ул вакытларда мин үзем дә кызларның еш кына серле итеп үземә карап торуларын тотып ала торган бер сылу егет идем. Бу кызның да минем белән никадәр кызыксынуын соры күзләре төбеннән күреп өлгергән идем.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Популярные книги автора