Менә офицер әлеге сырлы капкачка тагын аракы салып, бер сүз әйтмичә, Василийга сузды. Василий сүзсез генә алды, эчте, кире бирде. Аннан, бер сөйләшү булсын дип, офицердан сораган булды:
Сезнеңчә «аракы» ничек?
Безнеңчәме?.. Шнапс.
Шнапс?.. Аким, онытма, немецлар аракыны «шнапс» дип атыйлар икән.
Хәким җитди генә:
Ярар, онытмам, диде.
Василий елмаймас өчен тамак кырып куйды.
Ашап беткәч, егетләр кайсы учы, кайсы җиңе белән әйбәтләп авызларын сөрттеләр; Талип итәгенә төшкән валчыкларны да чүпләп капты. Офицер галифе кесәсеннән күн тышлы портсигар чыгарып алга таба сузды да янып торган яшькелт төймәсенә басты: портсигар капкачы Василийның борын төбендә үк ачылып китте.
Уйлыйм ки, моңардан да баш тартмассыз?
Папирос?
Сигарет!
Василий берсен алып, ашыкмыйча гына ике бармагы белән угалап, авызына капты. Кесәсендә шырпысы булса да, ул, аны чыгармыйча, офицерның яндырып тәкъдим итүен көтә башлады. Офицер, Хәким белән Талипка да сигарет биреп, тизрәк икенче кесәсенә тыгылды. Аннан ялтырап торган кечкенә бер әйбер чыгарып кабыргасына баскан иде, капкачы ачылып, гөлт итеп ут кабынды.
Рәхим итегез!
Василий курыккан булып башын артка каерды һәм гаҗәпләнеп сораган булды:
Нәрсә бу?
Курыкмагыз, автомат зажигалка.
Ә-ә-ә зажигалка!.. Шәп нәрсә икән.
Да Безнең һәрбер солдатта бар ул.
Кара син аны!
Василийның офицерны бераз шаяртасы килә иде, ничек кенә булмасын, ач корсакка эчкән аракы кәефен күтәреп җибәрде. Ләкин бу иблиснең күзләре шундый очлы, шаяртып маташуыңны хәзер үк сизеп алуы бар. Аннан, бетте баш, пешермичә тереләй ашар! Юк, саксыз кыланырга ярамый, ярамый Һәм Василий яңадан үзенең кабыгына керде, гаҗәеп бер мәнсезлек белән авызын зур-зур ачып иснәргә тотынды. Иптәшләре дә аның үз ише: Хәким, терсәгенә таянып, кырын яткан килеш, тәмләп кенә Истанбул сигаретын тарта, ә Талип үлән сабагы чәйнәп утыра иде.
Офицерның безнекеләргә вакыты-вакыты белән җен ачулары кузгалып китә иде, ахрысы; тик торганнан яңак сөякләрен кыймылдата башлый ул Чыннан да, мондый сансызлыкка түзәргә кирәк бит. Ләкин немецның бик шәп планы бар, шуның хакына «русиш»ны аракы, сигарет белән сыйлап, тәмәкесенә ут та тәкъдим итәргә туры килде, инде авыз тутырып иснәвенә генә түзәрсең.
Ниһаять, ул, ашау-эчүне йомгакларга теләп, егетләрдән сорады:
Йә, канәгатьме сез?
Ничего, әйбәт булып калды, диде Василий, сигаретының көлен бармагы белән кагып.
Офицер аның йөзенә текәлде.
Инде нишләргә уйлыйсыз?
«Башлана!» дип уйлады Василий эченнән, ләкин сорауны аңламаган булып, үз нәүбәтендә офицерга туп-туры карады.
Мин сездән, бездә каласызмы яки кире үзегезнекеләргә китәсезме, дип сорыйм, диде офицер.
Сорау гаҗәп аңлаешлы иде.
Безнекеләр уенның инде беткәнен, шушы сорауга ничек дип җавап бирүдән язмышлары хәл ителәчәген яхшы сизеп алдылар. Ләкин алар тыныч гамьсезлекләрен бер генә секундка да җуймадылар һәм утырганы утырган, ятканы яткан килеш кала бирделәр. Тик Василий гына алдын тәмәке төтене белән тутырды. Офицерның тел төбе кая барганын белергә теләп, ул вакытсыз сүзгә керешүдән ничек тә тыелырга тырыша иде. Һәм офицер, егетләрдән җавап көтеп ала алмагач, тагын үзе сүз башларга мәҗбүр булды. Ул, бу мәхлуклар куркалар, ахрысы, дип уйлап, үзенчә мөмкин кадәр йомшаграк булырга тырышты.
Без көчләмибез, без сезнең ихтыярыгызга куябыз, диде ул, перчаткалы кулын суза биреп, әгәр каласыз икән, пожалысты, рәхим итәсез Безнең солдатларның азыкларын күрдегез. Алар бездә шоколад ашап, сигарет кына тартып йөриләр. Каласыз икән, сезгә дә шулай булыр. Колбаса, сыр, май гына ашап торырсыз. Аракы теләгән кадәр, эчә генә күрегез Ну әгәр китәбез, үзебезнекеләргә кайтабыз дисез икән, пожалысты, тоткарлык юк, китәсез. Аңлыйсызмы, без көчләп тотмыйбыз.
Аңлыйбыз, диде Василий һәм сигаретын очына төкереп, шактый еракка ыргытты.
Әйе, офицер бик аңлаешлы итеп сөйләп бирде. Немец солдатлары арасында русча аңлаучылар булды, күрәсең; алар кызу-кызу гына иптәшләренә нидер әйттеләр, аннан барысы берьюлы шаулашып алдылар. Тынгач, безнекеләрнең «кызыклы» җавабын ишетер өчен, бөтен чырайлары белән түземсезлек күрсәтеп көтеп тора башладылар.
Егетләр өчен хәлиткеч минут килеп җитте. Хәзер инде җавапны бирергә һәм бирә белеп бирергә кирәк иде. Офицер, бу җавапны бары Василийдан көткән шикелле, мәкерле сынау карашын аңа төбәде. Кинәт Василийның йөрәгендә рәхимсез ярсу кузгалып куйды, немецның озын, үлек битенә: «Без колбасага сатылучылар түгел!» дип, яман кычкырасы килде, ләкин башын салмак кына Хәкимгә борды һәм гади генә итеп:
Йә Аким, нишлибез? диде. Господин офицер әнә, калсагыз да ярый, китсәгез дә була, ди.
Кырын яткан Хәким дошман офицерын бар дип тә белмәгән гаҗәеп бер мәнсезлек белән шунда ук әйтеп тә салды:
Бәй, нишлик монда, конешно китәбез!
Василий эченнән дустына «молодец!» диде дә Талипка борылды:
Ну, Талип, китәбезме, калабызмы?
Талип Хәким кебек артист түгел, ләкин, гел иптәшләренә сыенып яшәргә өйрәнгәнгә күрә, үзеннән-үзе килеп чыккан табигыйлек белән:
Мин сездән калмыйм, диде.
Василий акрын гына урыныннан кузгала башлады.
Киттек, алайса, дуслар!.. Торыгыз! Шулай, господин офицер, без китәргә булдык.
Офицер мәгънәле генә итеп немецча:
Зер гут! дип куйды.
Немец солдатлары хәрәкәтсез, тып-тын торалар. Бу шомлы бер минут иде, гүя менә хәзер нидер булырга тиеш. Безнекеләр шул хәтәрне ничектер тиреләре белән тоеп, ләкин һич каушау әсәре күрсәтмичә, җирдән таякларын алдылар.
Иреннәрен кысып, озак дәшмичә торган офицер, ниһаять, телгә килде:
Яхшы, мин сезне җибәрәм, ләкин бер шартым бар, диде һәм, башы белән ымлап, үзе артыннан иярергә кушты.
Безнекеләр иярделәр.
Солдатлар төркеменнән читкәрәк китеп туктагач, офицер, егетләрнең әле берсенә, әле икенчесенә карап, һәр сүзенә басым ясап, акрын гына сөйләргә тотынды:
Күрәсез, мин сезне тотмыйм Хәзер китәрсез, ләкин шартым шул: анда, үзегезнекеләр янына кайткач, монда күргәннәрегезне солдатларыгызга әйбәтләп сөйлисез. Безнең, ягъни бөек немец армиясенең, сезне ничек яхшы каршы алуыбызны, ничек ашатып-эчертеп җибәрүебезне сөйләп бирәсез. Нәрсә ашап эчүегезне яшермичә сөйләгез: колбаса, сыр, булки, главное аракы! Исегездә тотыгыз: большевиклар белән еврейләрне яклаудан баш тартып безнең якка чыккан һәрбер рус солдатын без шулай каршы алачакбыз. Менә шуны яхшылап үзегезнекеләргә төшендерегез. Әйтегез: сугыш тиздән бетә, немецлар Мәскәүгә барып җиткәннәр, диегез. Безнең солдатларны күрдегез ич! Кораллары бик күп, бик шәп киенгәннәр, бик таза ашыйлар, барыбер безне җиңәчәкләр, диегез Аңладыгызмы?.. Ләкин бездә булуыгызны командир һәм комиссарларыгызга белдерә күрмәгез. Аларга ләм-мим, югыйсә харап булырсыз. Бары солдатларга гына сөйләгез. Аңладыгызмы?
Офицер сөйләп беткәнче, Василий башын иеп торды. Ул белә: әгәр күтәрелеп караса, дошман тырнагыннан ычкыну булмаячак. Бу минутта тынычлыкны саклау аның өчен тау күтәреп торудан да авыррак иде. Шулай да ул шик тудырмаслык нык тавыш белән:
Аңладык! диде.
Офицер Талип белән Хәкимгә карап, кабатлап сорады:
Аңладыгызмы?
Талип, аңлаганын белдереп, тиз генә башын селекте, Хәким исә бер сүз дәшмичә калды.
Әллә офицерның күңелендә берәр шик кузгалды, ул тагын егетләргә авыр сынау карашы белән текәлде:
Мин әйткәннәрне сөйләрсезме?
Түкми-чәчми барысын да җиткерербез, господин офицер, тыныч булыгыз! диде Василий чегән өлгерлеге белән.
Яхшы, барыгыз, алайса! Һәм офицер салмак кына кулын селкеп куйды.
Безнекеләр борылып киттеләр, ә хәйран булып урыннарында каткан немец солдатлары, бер тавыш чыгармыйча, алар артыннан карап калдылар.