Безгә танышырга кирәк иде, һәм без таныштык. Ничек, нинди шартларда булды бу хәтергә төшереп торуның хәзер кызыгы юк. Һәрхәлдә, танышу ике якның да теләп йөрүе белән булды, ләкин хәзер дә төшенә алмыйм, ни өчендер бу танышлык тирәнәеп, көчәеп, дуслыкка әйләнеп китә алмады. Дөрес, башта, танышуның беренче вакытларында, без еш-еш кына клуб, театр кебек урыннарда очраша идек. Ике арадагы сүзләр дә кайчан йөрәкләрне дулкынлатып алырлык серле, мәгънәле була иде, бер-беребезнең асыл уйларын, чын хисләрен белергә теләп, күзләребезгә дә озак-озак кына карашып торгалый идек. Ихтимал, шул чакларда без бер-беребезгә җан теләгән кешеләр булып күренгәнбездер, йөрәкләребез төбендә мәхәббәт дигән сихри ут менә-менә кабынырга торгандыр, һичшиксез, ул шулай булгандыр без яшь, без мәхәббәтне теләп, эзләп йөрүчеләр идек. Ләкин бәхеткә яки бәхетсезлеккә каршымы, хәзер әйтә алмыйм бездә ул сихри ут кабына алмады һәм безнең арада мәхәббәт тумады Без бер-беребездән ераклаштык, сукмакларыбыз аерылышкандай, ул каядыр икенче якка, башка кешеләр арасына кереп китте, минем язмышым да икенче берәүләр белән бәйләнде һәм мәхәббәтнең «әчесен-төчесен» башкалар белән татырга туры килде. Тора-бара без бер-беребезне сирәк, елга берничә тапкыр гына күрә башладык, ахырда баш иеп исәнләшеп үтүчеләр генә булып калдык. Тик ара-тирә менә шулай, трамвай көтү урыннарында очрашканда, электән килгән танышлыкка ихтирам йөзеннән дустанә елмаеп, сөйләшеп тора торган булдык.
Кызык хәл!.. Бу ханымны соңгы мәртәбә кырык беренче елның июлендә фронтка китәсе көнемдә очраткан идем һәм менә фронттан кайтуымның икенче көнендә очраттым. Теге чакта вакыт бик тыгыз иде, очрашу бик ашыгып каядыр барган арада гына булды, һәм без бер-ике минуттан артык сөйләшеп тормаганбыздыр. Хәер, нәрсә турында сөйләшәсең? Кырык беренче елның июле иде бит ул, һәркемнең йөзенә чыккан шомлы борчылу хәлләрнең ничек булуын ачык күрсәтә иде Әйе, әле дә көн кебек хәтеремдә: мин аның кулын гадәттәгедән катырак итеп кыстым да үз юлым белән китеп бардым Һәм ни өчендер, бераз киткәч тә, артыма әйләнеп карадым. Шул чакта аның да борылып миңа каравын күрдем. Бу минем өчен һич көтелмәгән нәрсә булды, башта мин уңайсызланып киттем, соңра борчылып уйлана башладым. Чыннан да, аның борылып каравы йөрәгемнең әллә кай җиренә генә барып кагылды «Ни өчен борылып карады ул?» дидем мин, һәм миңа кинәт күңелсез дә, моңсу да булып китте. Гүя ул яңадан бервакытта да мине күрмәячәген сизенеп, шулай борылып карагандыр төсле тоелды миңа Әйе, мин сугышка китүче, кем белә, бәлкем, мин, чыннан да, бу урамнан таныш-белешләрем белән соңгы мәртәбә очрашып үтә торганмындыр. Әгәр анда, сугышта, минем белән берәр хәл була калса, соңгы минутларымда күптәнге танышымның бу карашын хәтеремә төшерермен дип уйладым.
Моннан дүрт ел элек әнә шундый күңелсез уйларга төшереп озаткан иде мине бу җыйнак һәм сөйкемле ханым Менә хәзер исә, бик күп якын танышларым белән күрешергә өлгермәс борын, ул очрады, һәм теге вакытта аның борылып каравын, мин юләргә, яңадан исән-сау күрешү өчен, дип юрыйсы калган икән!..
Ни өчендер мин менә хәзер аңа өр-яңадан танырга теләгәндәй карыйм. Хәер, сугыштан кайткан һәркемнең дөньяга, тормышка, кешеләргә ниндидер яңа сыйфатлар эзләп каравы бик табигый булырга тиеш. Ләкин бу ханымның миңа көтмәгәндә һәм хәтергә сеңеп калыр вакытларда очравы миндә хәзер аеруча бер кызыксыну тудырды. Чыннан да, бу ханым озак еллар буенча минем күз алдымнан югалмады һәм һәрвакыт каршымда да тормады, хәтеремдә дә тота алмадым мин аны, оныта да алмадым. Озын гомер юлында очраган кемнәр генә тора-бара онытылмыйлар! Бигрәк тә кайчандыр мавыгып йөрүең нәтиҗә бирмәгән, дуслаша алмаган хатын-кыз белән танышлык кыска гомерле булырга тиеш иде, чөнки андый танышлыкның эзсез генә юкка чыгуын кеше, гадәттә, үзе тели Ни өчен соң бу ханым һәм мин, акрынлап булса да, бер-беребезне белмәмешкә салынмадык?
Ниһаять, яшерәсем килми, иртә яшьлегемдә чын күңелдән теләп танышулар, «мин сөям!» дип, үз-үземне ышандырып йөрүләр аз булмады. Ләкин аларның барысы да яшьлеккә хас мавыгу булып кына калдылар, вакыт үтү белән берәм-берәм әкренләп онытылдылар Күңел хәзер тын күл кебек, һәм мин, үтеп баручы булып, аның ярына килеп бассам, бу күлнең кайчан, нинди җилләрдән дулкынлануын инде хәтерли алмыйм Ни өчен соң бу ханым да, кайчандыр күл өстен җиңелчә генә чуарлап үткән нәфис җилләрнең берсе булып, гомерем сахрасының түренә китеп югалмады? Нигә ул һәр очрашудан соң, хыялым күгендә яңадан табылган ерактагы ялгыз йолдыз шикелле, күңелем күзләрен үзенә тартып торучан булды, соңра янә югалды? Ни сәбәптән мин, аерылышып киткән саен, аның турында озак кына уйланып һәм аның да минем турыда уйлавын сизеп бара торган булдым; соңра янә оныттым?
Бу хәлләрнең серенә минем ничек төшенәсем килмәсен, ди?! Ихтыярсыз мин аңа текәлеп карыйм, гүя хәзерге уйларымның җавабын аның йөзеннән, күзләреннән эзлим, шул ук вакытта, читтән кайтып беренче тапкыр очрашкан кеше булуым сәбәпле, гади генә нәрсәләр турында сорашам:
Үзегезнең хәлләрегез ничек?
Рәхмәт, бер килеш кенә торабыз.
Балаларыгыз үскәннәрдер инде?
Ул, минем соравыма гаҗәпсенгәндәй:
Балам берәү генә ич! ди.
Шулаймыни? Ир бала шикелле?
Әйе.
Ничә яшьтә?
Унөч тулды инде, үзем кадәр булды, ди ул һәм ни өчендер бөтен йөзенә җиңел кызыллык йөгерә.
Мин аның кечкенә җыйнак гәүдәсенә карыйм да ни өчен кызарганын аңлаган кебек булам һәм шул ук секундта «кечкенә буйлы аналар улларын аеруча ярата торганнардыр» дип уйлап куям. Кинәт минем абыйсы шикелле якын, үз кеше булып аның эчке тормышы хакында сорашасым килә. Ләкин мин җөрьәт итә алмыйм, мин билгеле бер әдәп сакларга кирәклекне хәтеремнән чыгармыйм, ниһаять, аның эчке тормышы миңа шундый билгесез ки, мин күңелемә килгән беренче сорауны ничек итеп бирергә белмичә уңайсызланып калам. Шулай да җәрәхәтле урынына сугылмагаем иде дип, сакланып кына сорыйм:
Гафу итегез, ирегез мондамы?
Әйе, монда, бер заводта эшли.
Фронтта булдымы-юкмы?
Юк, булмады.
Үзем дә сизмәстән:
Сез бәхетле икәнсез! дим.
Ул, «ни өчен» дияргә теләгәндәй, чак сизелерлек итеп, сыңар иңбашын күтәреп куя һәм, бу сүзләремнең бернинди арткы уйсыз әйтелүенә ышанмагандай:
Ул үзе китәргә теләгән иде дә, җибәрмәделәр, ди.
Чыннан да, бу ханым, бәлкем, минем кебек фронттан кайтучылар фронтка бармый калучыларга көнләшеп, яратмыйча карыйлардыр дип уйлый торгандыр. Мин, аның башына шундый уй килә күрмәсен дип, сүзләремнең саф күңелдән әйтелгән булуын тизрәк белдерергә ашыгам:
Җибәрмичә яхшы иткәннәр, чын-чын! Бөтен кешегә дә фронтка китәргә димәгән бит Үзегез беләсез, ул мөмкин дә түгел Сез бәхетле икәнсез, дидем, чөнки сезнең авыр борчуларга төшмичә калуыгызга куандым. Кем белә, бәлкем, сез олы хәсрәттән котылып калгансыздыр.
Ул дәшмәде. Ул уйчан күзләре белән тутырып миңа бер карап кына алды. Бу минутта аның күңелендә нинди уйлар икән? Мин, аның тыныч, тик чак сизелерлек моңсу җәелгән йөзенә никадәр текәлеп карасам да, бернәрсә дә күрә, сизә алмыйм. Уема төрле шикләр килә. Ирләрен сугыш куркынычы эченә җибәрмәгән, алар өчен борчылып, кайгырып тормаган, аларның исән-сау кайтуын сагынып көтмәгән хатыннар, бәлкем, мондый чын күңелдән әйтелгән сүзләрне йөрәкләренә якын ала да белмиләрдер? Ә бәлкем, минем сүзләремә һаман шаярып кына әйтелгән сүзләр дип карый торгандыр? Аның дәшми торуыннан шактый уңайсыз хәлдә калам, бераз тик торганнан соң, янә акрын гына дәшәм:
Гафу итегез, ихтимал, мин урынсыз сүз әйткәнмендер, ләкин ышаныгыз, чын күңелемнән әйткән идем.