Шулай аптырабрак калган немец, ниһаять, ташка баскандай ачык, тимердәй салкын тавыш белән саф русча:
Сез бөек Германия армиясенең кулына төшкән әсирләр, шуны беләсезме? дип сорады.
Немецның болай саф русча дәшүе егетләрне бик гаҗәпләндереп җибәрде. Ләкин Василий бер кереп алган кабыгыннан ничек тә чыкмаска тырышты: сыңар иңбашын җыерып, исе китмичә, ялкау гына:
Күрәбез, диде.
Әйе, менә шулай һичнигә исе китмичә ваемсыз булып күренү аркасында гына ул үзен дошман капризыннан бәйсез тота алачак. Бу хәзер аңа бик ачык иде.
Коралларыгыз кайда? дип сорады немец.
Василий кулындагы кәкре таякка карап, көрсенеп куйды.
Менә шушы инде
Немец авызының бер кырые белән генә елмайгандай итте.
Совет Армиясен без шәбрәк коралланган булырга тиеш дип уйлаган идек.
Шәбрәген алырга өлгермичә калдык шул, парень! диде Василий, үз ишенә әйткәндәй, гаҗәеп бер тәкәллефсезлек белән.
Ә нинди частьтан сез?
Әллә тагын Белә алмый калдык.
Ничек белә алмыйча калдыгыз?
Шулай Кич белән генә килеп төшкән идек, иртән чигенә башладык.
Немец тагы да кысыла төшкән күзләре белән Василийга бөтенләй кадалды: бу «мужик» дөресен әйтәме, ялганлыймы? Ә Василий, рәхим ит, кара, дигән төсле, сыңар төген дә кыймылдатмыйча, тыныч кына басып тора. Җитмәсә, теш арасыннан «чырт» иттереп төкереп тә куйды. Немецның нечкә иреннәре кысылып, яңак сөякләре уйнаклап алды. Әгәр ул Василий чыраенда санга санамау шикелле берәр нәрсәнең чаткысын гына сизеп калса да, перчаткасын салып тормастан, «мужик»ның ияк астына берне кундырыр иде. Ләкин ник бер андый нәрсә сизелсен. Хәтта пошыну әсәре дә юк. Менә тип!
Шуннан соң ул кечкенә тынгысыз күзләрен Хәким белән Талипка күчерде, Хәким офицерның барлыгын да онытып, каядыр читкә карап тора иде. Ул үзенә төбәлгән авыр карашны тойды, ләкин башын бормады, гүя нидер күреп исе киткән Ә Талип, намазга оеган мөселман шикелле, кулларын кендеге өстенә куеп, җирән керфекләрен җиргә терәп, тик кенә тора. Әллә уяу, әллә йокыга талган белмәссең дә.
Кая барасыз? диде офицер, аңа төбәлеп. Мин сездән сорыйм!
Талип сискәнеп башын күтәрде, күзләрен йомгалап алды:
Ә?..
Идиот, диде офицер, йөзен чытып.
Василийга эшне җайларга кирәк иде, немецны һич ярсытырга ярамый. Башта җилкәсен кашыган булды, аннан кыенсы- ныбрак:
Кая булсын инде, диде, үзебезнең якка таба бара идек.
Ни өчен үзегезнең якка?
Хатын, семья, өй шунда бит, диде Василий, авыр сулап.
Офицер кинәт елмаюга охшатып тешләрен ыржайтты:
Әһә, хатынны сагындыгызмыни, сугышасыгыз килмимени?
Василий бик аз гына көттереп торды һәм, йөзен офицерга күрсәтмәс өчен, башын түбән иеп әйтте:
Бездә берәү дә сугышырга теләмәгән иде
А-а-а! дип сузды немец, аннан «так так» дип торды һәм шул минутта аның башында гаҗәеп оригиналь бер исәп туды. Еракка төбәлгән бик мәкерле исәп иде бу. Барыбер аның бу «хайваннар»ны куяр урыны да юк, тылга-мазарга озатырга артык кешесе дә, вакыты да юк. Ә Совет Армиясен җимерер өчен ни эшләсәң дә ярый фюрерның әйткәне шулай! Ләкин башта сынарга кирәк үзләрен, күнәрлек булмасалар, «расходка җибәрү» беркайчан да соң түгел.
Немецның ничектер берьюлы карашы да, тавышы да «йомшарган» кебек булды.
Ашыйсыгыз киләме? дип сорады ул кинәт.
Егетләрнең колаклары торды: бусы ни тагын? Мыскыл итүеме? Ләкин Василий шул минутта ук балаларча беркатлылык белән:
А как же килә! диде.
Ул хәтта чынлап авызына килгән төкереген дә йотып куйды.
Ну, утырыгыз! Без хәзер сезне сыйлыйбыз.
Һич икеләнү күрсәтмичә, иң элек Василий, аның артыннан Хәким белән Талип яшел чирәмгә утырдылар, таякларын яннарына сузып салдылар
Алар ач иделәр, ашау сүзен ишетүгә аларның башлары әйләнеп китте, авызларына өзлексез төкерекләре килә торды Ләкин алар офицерга ышанмыйлар иде, икмәк урынына берәр әшәке мыскыл белән сыйлар дип шомланалар иде. Хәкимнең Василийга бераз ачуы да килде: «Нигә әйтте, нигә баш тартмады», дип ачынып уйланды ул. Василий үзе дә офицердан бернинди дә изгелек көтми иде, әмма ул бөтен эшен бер теләк дошманны алдап булмасмы дигән теләк белән эшли иде. Шуның өчен дә ул үзенең каушау белмәс беркатлы ваемсызлыгын ничек тә сакларга тырыша иде. Дөресен генә әйткәндә, аның үзен үзе болай тотуы бик табигый рәвештә иптәшләренә дә йогып өлгерде.
Немец Хәкимнәрне алып килгән әлеге яшь, чибәр офицерга нидер кушты. Анысы, тиз генә борылып, агачлар арасына кереп китте. Һәм озак та тормый аннан пергаментка төргән өч кисәк нәрсә китереп безнекеләрнең алдына салды.
Ашагыз! диде немец.
Безнекеләр дүрт кырлы каты әйбернең пергаментын ерттылар: алар кулында, чыннан да, икмәк иде. Немецларның сугыш өчен махсус алдан әзерләп куйган поход икмәге. Шуңа күрә таш кебек каты да икән ул. Безнекеләр, көч белән сындырып, тәмләп ашарга тотындылар.
Бу вакытта аларны зур гына төркем немец солдатлары уратып алганнар иде. Шаккатып безнекеләргә карап торалар. Безнекеләр дә утырган җирләреннән, икмәкләрен чәйни-чәйни, немецларга бик игътибар белән карыйлар. Шушы икән инде ул бәйдән ычкындырып җибәрелгән өер! Ватып-җимереп, яндырып-көйдереп, кырып-бетереп килүче «батырлар»! Әйтәсе дә юк, карап торырга бик шәпләр. Барысы да сугым малыдай көрләр, баштанаяк өр-яңадан киенгәннәр, коралның да яңасын асканнар, шуның өстенә кәефләре дә шул булса кирәк: авызлары колакларына кадәр ерылган
Тик аларның бу елмаюларында ниндидер аптырау чагыла: җирдә ашап утырган өч коралсыз солдатның бу кадәр пошымсыз булуларын, бу кадәр тыныч карауларын ничек аңларга? Тар-мар ителгән армиянең пленга төшкән солдатлары шулай булырга тиешме? Әллә алар үзләрен җиңелгәнгә, беткәнгә санамыйлармы? Гаҗәп, бик гаҗәп!
Егетләрнең авызыннан күзен алмыйча карап торган немец:
Аракы эчәсезме? диде һәм, аларны шикләндермәс өченме, әйтеп куйды: Руслар бит аракы эчәргә яраталар.
Василий, аңа җавап бирмичә, Хәкимгә борылды:
Аким, эчәбезме?
Бик четерекле сорау иде бу Хәким өчен Алар хәлендә ач корсакка аракы эчү бик хәтәр бит ул. Ләкин немецның икмәген ашап та аракысыннан баш тарту килешерме, дошманны шикләндермәсме?.. Василий нинди җавап көтә икән соң?
Хәким, икмәген чәйнәп йоткан арада, шуларны уйлап алды да тәвәккәлләп:
Печтек кенә эчсәк тә ярый, диде.
Василий немецка башы белән ымлады:
Сал, булмаса!
Немец биленнән чехоллы флягасын алып, шуның сырлы капкачына аракы салып Василийга сузды. Василий сүзсез генә капкачны алды, кул сырты белән авызын сөртеп куйды. Аннан аскы иренен чыгара төшеп, аракыны ипле генә салып та җибәрде. Шунда ук аның эчәгеләре буйлап ут йөгерде, ләкин ул чыраен да сытмады, капкачны немецка кире сузып, ашыкмыйча гына, икмәген иснәргә тотынды. Офицер Хәкимгә салып бирде. Хәким дә сырлы капкачны кулына алу белән, башын чөеп, эчеп җибәрде, «эһ» тә димәде, тик төкереп кенә куйды. Аннан Талип үз өлешен алды. Аның куллары калтырый иде, шуңа карамастан егет, иске гадәт буенча, капкачны оста гына авызына каплады. Егетләрнең аракыны эчә белүләре немецка ошады булса кирәк, кечкенә күзләре караңгыда утырган мәченекедәй елтырап китте.
Браво, браво! диде ул, юка иреннәрен ерыр-ермас.
Аның әйләнәсендәге солдатлар да үзара шаулап, көлешеп алдылар. Немец әлеге икмәк китергән чибәр офицерга тагын нидер кушты. Чибәр офицер тиз генә агачлар арасына кереп китте дә бераздан колбаса, сыр, бизәкле кәгазьгә төргән тагын нәрсәләрдер күтәреп чыкты. Немец ымлавы буенча ул шуларның барысын да егетләр алдына китереп салды.
Ашагыз туйганчы, диде немец.
Безнекеләр, рәхмәт әйтеп тормыйча, алларына төшкәнне бик эшлекле кыяфәт белән ипләп кенә сыпыра бирделәр. Ләкин, карчыга кебек, күзен алмыйча карап торган немецка һәм шаккаткан солдатларга һич игътибар итмичә ашап утыруы алар өчен җиңел эштән түгел иде. Чөнки немецка энә очы кадәр дә ышанмыйлар, чөнки бу өрәкнең, кирәксә шушы минутта ук, аларның эчләренә икмәк биргән кулы белән бер уч пуля да җибәрә алачагын белеп торалар. Гомумән, немецның мәкерле ният белән сыйлавы алар өчен көн кебек ачык иде. Моны хәтта немец солдатларының чырайлары ук әйтеп тора: янәсе, офицерлары бу өч «русиш» өстеннән бик оста «шуклык» эшли, ә алар шуның нинди эффект белән бетәсен алдан ук сизеп, тәгәрәгәнче шаркылдарга әзерләнеп торалар. Кыскасы, тычканга үлем, мәчегә көлке!