Ниһаять, Василий шәйләп алды булса кирәк, шомлы тавыш белән:
Немец танклары! диде.
Шунда ук өчесе дә бер-берсенә карадылар: «Нәрсә эшләргә?» Аптырау һәм курку шул секундта ук аларның агарган йөзләренә бәреп тә чыкты. Шулай да югалып калмадылар. Хәким кулы белән сул якка изәп күрсәтте:
Әйдәгез, йөгерик шунда!
Юлдан дүрт йөз метр чамасы гына читтә, тигез кыр уртасында, кечкенә ап-ак каенлык күренә иде. Шунда йөгермичә бүтән чара юк. Василий, ашыгып:
Әйдәгез! диде дә юл буендагы канауга сикереп төште. Төшү белән уң ягында сай чокыр аша калын шпаллардан салынган кечкенә күперне күреп алды. Күпер егерме-утыз метр гына арырак иде. Урманга дип омтылган җиреннән Василий, кисәк кенә уңга борылып, иелә-иелә шул күпергә таба йөгерде.
Хәким белән Талип та, артларыннан җитеп сукканны көткәндәй, җилкәләрен җыерып, аның артыннан йөгерделәр.
Күпернең эче бик тәбәнәк, кысан булса да, егетләр ничек тә сыйдылар. Сулышын көчкә алган Хәким:
Ни нигә монда кердең? диде.
Василий иң элек бик яман итеп бер төчкерде, шуннан соң гына ачулы тавыш белән:
Вот голова, тигез кырдан йөгереп кара, диде. Пулемёттан бер генә сиптергән булырлар иде.
Талип бизгәк тоткандай дер-дер калтырый иде. Аның калтырануы Хәкимгә бик ямьсез тәэсир итә иде: ахырда түзмичә ул терсәге белән Талипның кабыргасына төртеп алды:
Булмале шулхәтле ир башың белән
Нишлим соң, мин гаеплемени? диде Талип, елардай булып, һәм аның тешләре бер-берсенә шык-шык бәрелеп куйды.
Җир тетрәтеп килгән гөрелдәү шундый коточыргыч дәһшәт белән якынлаша ки, тиздән менә аларны бөтенләй йотар, юк итәр кебек иде Ул да булмый, таш юл сыгылып тора башлады, күпернең калын шпаллары сикерешергә тотындылар, солдатлар өстенә ишелеп тузан-туфрак коелды, һәм мотор үкерүе, тимер чыңы, ташлар шыкырдавы дөньяны тәмам күмеп китте.
Танклар үтәләр.
Бер-ике минут кына булса да, шушы галәмәткә чыдап утыр әле! Өстәвенә егетләрнең буш эчләре җир белән бергә туктаусыз селкенә, һәм бу нәрсә аларны аеруча газаплый иде. Шыкырдатып тешләрен кыскан Василий эченнән генә танкларны санап утырды. Соңгысы үткәч, тирән сулап:
Унике Да бәдбәхетләр! диде.
Дөрес, унике, диде Хәким дә.
Талипча да шулай булып чыкты. Өчесе дә санап утырганнар һәм өчесендә дә хәзер бер үк авыр, күңелсез уйлар иде: танклар безнең якка таба китте, димәк, алар һаман да немецлар артыннан сөйрәлеп баралар икән әле
Василий кат-кат башын чайкап куйды:
Юк-юк. Үзебезнекеләргә җитәбез, җитәргә кирәк. Колбасниклар кулына гына эләкмик!
Танклар шактый кызу ераклаштылар, яман тавыш, тирә-якны һаман яңгыратса да, бик тиз тоныклана барды. Шулай да безнең егетләр күпер астыннан чыгарга ашыкмадылар. Исләрен җыеп, үзалларына уйланып, сүзсез генә утыра бирделәр. Ахырда, тавыш тәмам тынгач, Василий урыныннан кузгалды. Бил тиңентен чыгып, сак кына башын күтәрә башлады. Иң элек уңга кыр ягына карады, аннан акрын гына сулга юл өстенә борылды. Һәм менә сиңа кирәк булса: юл өстендә туп-туры аңа карап өч немец басып тора иде. Василий һич сискәнмәде, курыкмады, бер хәрәкәт ясамады, ә немецларга карап катты да калды. Күпме дәвам иткәндер бу хәл, тик бераздан гына ул үзенә төбәлгән бер пистолет, ике автомат көпшәсен күреп алды. Аз гына саксыз хәрәкәт көпшәләр шул секундта ук аңа ут төкерергә тиешләр. Ләкин немецлар үзләре дә аңа бик хәйран булып карап торалар иде. Курку һәм саклык хисеннән бигрәк, онытылып кызыксыну аларны гүя биләп алган иде. Һәрхәлдә, Василий шуны ничектер сизде булса кирәк, күз ачып йомганчы торып аягына да басты. Автоматлар атмый калдылар, чөнки Василий коралсыз иде.
Берни сизмәгән Хәким белән Талип, таякларын сөйрәп, күпер астыннан чыктылар да күтәрелеп тә карамыйча кагына башладылар. Шушы берни абайламау аларны коткарды немецлар тагын атмый калдылар. Василийның башында бер исәп тә туып өлгерде: менә шулай өркетмичә генә немецларга якынлашып, кинәт кенә автоматларын тартып алып булмасмы? Тик иптәшләр каушап калмасыннар иде, ничек итеп аларга моны сиздерергә?
Ләкин шул минутта ук Василий үзенең артында ниндидер кеше тавышлары ишетте. Борылып караса, әлеге теге кечкенә каенлыктан, боларга таба кулларын болгап, кычкыра-кычкыра, тагын дүрт немец килә иде. Бары хәзер генә ул эшләрнең никадәр җитди, хәтәр булуын белеп алды һәм чынлап торып шүрләде. Хәким белән Талип та, немецларны күреп, берьюлы агарынып киттеләр, ихтыярсыз Василийга сыена төштеләр. Шулай да Хәким иптәшенең колагына тиз генә пышылдады:
Әйдә, чабыйк!
Василий, башын бормыйча гына:
Юл буена кара, диде.
Хәкимгә борылып карауның кирәге дә булмады, артында дошман басып торганлыгын ул ничектер аркасы белән сизеп алды.
Йөгерешеп килгән немецлар, юлга чыкмыйча, канаудан шактый читтә тукталдылар. Аларның берсе юлда торган өч немецка нидер кычкырып әйтте. Шуннан соң өч немецның әлеге пистолет тотканы үзенчә бик әтәчләнеп безнекеләргә нидер кычкырды. Бу бер офицер кисәге булса кирәк, киеме һәм билгеләре бүтәнчәрәк, үзе яшь, йөзе алсу, күзләре зәңгәр Бөтен торышыннан һәм калкына биреп кычкыруыннан аның сугышны күңелле бер эш итеп санавы, ә үзенә гел җиңеп йөргән бәхетле егет итеп каравы сизелеп тора иде.
Ул тагын кулын алга сузып, гайрәтләнеп нидер кычкырды. Ә безнекеләр, сүзен аңламагач, аңа тыныч кына тик карап тордылар. Гаҗәеп хәл! Әллә күзләре матур булгангамы, әллә офицердан бигрәк артистка охшагангамы, ул безнекеләргә бер дә куркыныч булып күренмәде.
Ниһаять, офицер, канау аша йөгереп чыгып, пистолеты белән алга таба селтәп-селтәп күрсәтергә тотынды. Бу шул якка атла- гыз дип боеру иде. Безнекеләр аңлап алдылар һәм, канаудан чыгып, күрсәткән якка таба ашыкмыйча гына атлап киттеләр. Офицер алдан төште, ә калганнары, ата казлардай каңгылдашып, арттан иярделәр. Аларның бу яман шаулап сөйләшүләре, һичшиксез, безнекеләр турында иде. Ни сөйләшәләр әйтүе читен. Ихтимал, рус солдатының кулында таяк кына, үзе ялангач, үзе аңгыра, йә, шулар белән сугышып йөр инде, дип көлүләре булгандыр.
Безнекеләр чынлап торып дошман кулына эләгүләрен аңлыйлар иде. Өчесе дә тыштан болай тыныч кебекләр, ләкин бу минутта һәркайсының да күңелен игәүләгән үз уе бар иде. Василий, мәсәлән, бертуктаусыз немецлар кулыннан ычкыну турында уйлана. Дошман белән беренче тапкыр күзгә-күз очрашудан ук бер нәрсәне бик яхшы сизеп калды: каушамаска кирәк икән. Шуңа күрә ычкына алуларына ул бик өметле карый. Аннан бу колбасниклар артык уяу халык түгел шикелле, шаять, алдап булыр үзләрен, тик җай гына чыксын!
Хәким дә немецларны бик җентекләп күзәтеп бара, ләкин Василий шикелле үк алай ашыгып нәтиҗә ясаудан ерак иде. Киресенчә, пленга эләгү шушыдыр инде, кая илтерләр дә нишләтерләр икән, дип уйлана иде. Талипның исә бар курыкканы үлем булганга, эченнән дога урынына бары бер нәрсәне генә кабатлый: атмасалар гына ярар иде!
Каенлыкка җитәрәк, Василий иптәшләренә пышылдап кына:
Каушамагыз! диде. Бөтен сорауларга җавапны үзем бирәм, ә сез мин әйткәнне кабатлап кына торырсыз!
Егетләр дәшмәделәр.
Каенлык авызында аларны кулларын артка куеп, аякларын аера төшеп басып торган озын, чандыр немец офицеры каршы алды. Бу кечкенә җанвардан булмаска тиеш иде. Башында аның алгы чите иләмсез текә күтәрелеп торган фуражка; шунда тигез канатларын туп-туры җәйгән ак бөркет эмблемасы беркетелгән Өстендә тар погонлы, яшькелт-соры френч, аякларында краги белән кара ботинкалар, билендә портупеялы каеш, шуның сул ягында зур пистолет кобурасы
Безнең өч солдат менә шул, кадап куйган казыктай, тик кенә торган немец алдына килеп бастылар. Алып килүче купшы офицер, күкрәген киереп, кулларын бот буена сузып, кызу-кызу гына нидер әйтте, ә тегесе чак сизелерлек итеп кенә башын селкеп куйды. Шуннан соң ул үлекнекедәй яртылаш йомык, хәрәкәтсез күзләре белән безнекеләргә төбәлде. Өч солдатның эченә берьюлы салкын йөгерде: юк, бу ата фашисттан рәхим көтеп булмый иде. Озак карап торды немец өч солдатка, бигрәк тә Василий чыраена «мәхәббәте» төште булса кирәк, энәле күзләрен озаклап аңа текәде. Ә Василийның калын иренле, зур авызлы, җәенке борынлы чырае, чыннан да, гаҗәеп серле иде: ул чырайда искиткеч бер ваемсызлык җәелеп ята, шуннан башка берни юк. Кем алдында басып торганын беләме ул, борчыламы, куркамы һич сизеп булырлык түгел, шайтан алгыры!