Еники Амирхан - Әсәрләр. 1 том стр 15.

Шрифт
Фон

Көн буе, ут шарыдай, баш түбәсендә әйләнгән кояш аларның тәмам теңкәләренә тиеп беткән иде; гимнастёркалары манма су булган, иңбашларына тир тозы бәреп чыккан, ә яңаклары, колак артлары буйлап юл-юл кара тир агып төшкән. Тәнгә азрак җил үтсен дип, ахрысы, каешларын, билләреннән салып, иңбашлары аша кигәннәр, котелок һәм кружкаларын шул каешларының очына такканнар. Өчесенең дә кулларында каяндыр сындырып алган карама таяклар

Кемнәр соң бу сәер солдатлар? Аларның берсе Горький шәһәреннән грузчик Василий, икенчесе Норлат егете Хәким, өченчесе Чистай мишәре Талип иде. Нидән соң алар мондый сукбайлар кыяфәтенә кергәннәр?

Өченче көн сугыш башланды. Гитлер армиясе, совет халкын йомшак урыны өстендә буарга теләгәндәй, безнең илгә таң алдыннан, дөнья иң татлы йокыда чакта бәреп керде. Ә бу өч солдат хезмәт иткән батальон, шушы кабахәт хаинлек эшләнгән көннән бер атна чамасы элек кенә дәүләт чигенә килеп, оборона ныгытмалары төзергә керешкән иде. Аны әле чын мәгънәсендә сугышчан часть дип тә булмый, чөнки солдатлары аның балта, пычкы, көрәк кебек атмый торган кораллар белән генә коралланганнар иде. Хода белсен, корткычлык булганмыдыр инде ул, ләкин чик буенда яткан батальонга коралның чынын, ата торганын төзү эшләре беткәч кенә бирергә вәгъдә итәләр.

Билгеле инде, фашист армиясе үзенең бөтен ут һәм тимер көче белән искәртмәстән бәреп кергәч, батальонның коралсыз солдатлары ихтыярсыз, сарык көтүедәй, тирә-якка сибелеп бетәләр.

Менә шул мәхшәрдән качып котылган чакта, бу өч солдат, ничектер бергә туры килеп, шушы газаплы һәм фаҗигале юлларын башладылар. Сугышның беренче сәгатьләреннән үк аларга дошманның никадәр көчле, хәтәр булуын гына түгел, явыз, ерткыч икәнен дә күрергә туры килде. Батальон торган җирдән сигез-ун километрлар чамасы читтә алма бакчаларына күмелеп утырган бер кечкенә шәһәрчек бар иде. Немец авиациясе, очып кергәч тә, менә шул бернинди хәрби часть-мазар тормаган, гомумән, бернинди хәтәр сизмичә һәм беркемнән явызлык көтмичә тыныч кына яшәгән шәһәрне ярты сәгать эчендә җир белән тигезләде дә куйды. Кичтән капка төпләрендә оек бәйләп утырган әбиләр, бакча сукмакларында йөгерешеп йөргән нәни балалар, йокыларыннан уянырга да өлгермичә, хәрабәләр астында күмелеп калдылар.

Егетләр кара сөремгә чорналган шәһәрчекне читләтеп уздылар. Шул чакта бер нәрсә аларны бик гаҗәпләндерде: шәһәрдән чыккан юл буенда ара-тирә аунап яткан кеше мәетләре очрый башлады. Кай җирдә бер генә мәет, ә кай җирдә исә берьюлы берничә мәет хатыны-кызы, бала-чагасы аунап ята иде. Күбесе йөзтүбән капланып төшкән Нидән бу? Кайбер мәетләрне игътибар беләнрәк карагач, егетләр эшнең серен аңлап алдылар: немец самолётлары шәһәрдән качып котылырга тырышкан бу бичараларны пулемёттан кырып йөргән икән Шундый мәгънәсез явызлык иде бу, егетләр ни уйлап, ни әйтергә белмәделәр.

Хәер, немец авиациясенең никадәр нахал булуын, никадәр мәгънәсез, ахмак эш итүен алар үзләре дә бик тиз җилкәләрендә татыдылар. Шулай, икенче көнне арыш басуы эченнән тар гына юл белән китеп барганда, безнең яктан кайтып килүче ике немец самолётының берсе болар өстенә борылды. Ярый әле, Хәким шунда ук моңа игътибар итеп өлгерде. Туктала биреп, ул:

 Егетләр, карагыз әле, бу очлы борын безнең өскә килә түгелме соң? диде.

Василий күтәрелеп караганда, самолёт инде түбәнәя дә башлаган иде.

 Ятыгыз! дип, бер кычкырды да ул арыш эченә чумды.

Егетләрнең җиргә сеңүләре булды, арыш өстен шаулатып көчле җил исеп китте һәм яман үкереп зур кара күләгә шуып узды. Йомшак камыл төпләренә пулемёттан өзеп-өзеп кенә, «тыр-р», «тыр-р-р» иттереп, эре пуля тезеп китте. Ләкин тагын әйләнде, тагын арыш өстен өермәләндереп, улап, җирне гаять зур тегү машинасында теккәндәй тырылдап узды. Үкерә-үкерә ераклашты, югары күтәрелде һәм үз юлы белән китеп тә барды. Иң элек Хәким, тезләнеп, арыш арасыннан тизрәк башын сузды һәм бик хирысланып самолётны озатып калды. Василий торып утырды да, ничек тынычланырга белмәгәндәй, тезләрен кочаклады.

 Вот сволочь, вот подлец! диде ул, башын чайкап-чайкап. Нишли, ә? Нишли бит, ә! Их-х, нигә болай булды соң әле бу?! Һәм ярсудан йодрыгы белән җирне төяргә то- тынды.

Болар, китәргә дип, аякларына да бастылар, ә Талип беләкләре белән башын каплаган килеш һаман ята иде әле. Хәким иелеп аның итәгеннән тартты:

 Талип, ни булды сиңа? Тор, әйдә!

Талип иң элек акрын гына чалкан әйләнде, аннан терсәгенә таянып кына башын калкыта башлады. Чырай калмаган иде аңарда. Василий гаҗәпләнеп башын селекте:

 Ай-һай, авиацияне бер дә яратмыйсың икән син, зерә!

Талип нидер әйтмәкче булган иде дә тик калтырануын тыя алмады.

Әнә шулай котырынды немец авиациясе. Кайсы якка гына колак салма, гөрс тә гөрс җир селкетеп, химаясез3 шәһәрләрне җимерде, тын авылларны яндырды, тузанлы юллар буйлап төркем-төркем качып баручы хатын-кыз, бала-чагаларны кырып йөрде, хәтта ялгыз кешеләрне куып йөрүдән дә тартынмады. Дошманның шушы оятсызлыгы һәм ерткычлыгы безнең егетләрне иң караңгы, иң газаплы уйларга төшерде. Нигә бу болай? Ничек кенә килеп чыкты соң әле бу? Дошман иркенләп котырынсын, ә син качып-посып, кырлар уртасында адашып йөр, имеш! Йә моңардан да аяныч хәл булырга мөмкинме? Һичшиксез, бу хәлдән чыгарга кирәк иде. Ничек кенә булса да, үзебезнең берәр частьны очратып, шуңа кушылырга кирәк иде. Шунсыз эш харап. Шунсыз алар бетәчәкләр!

Дошман кулына эләгү ихтималы алар өчен хәзер иң зур куркыныч иде. Бу куркыныч аларга гадәттән тыш сак булырга куша. Шунлыктан алар, армый-талмый һаман көнчыгышка таба барсалар да, олы юлга чыгарга җөрьәт итмәделәр. Ара-тирә якын килсәләр дә, анда һаман дошманның үтеп-сүтеп торуын сизеп, читкә тайпылырга мәҗбүр булдылар. Тик менә сугышның өченче көнендә дөнья бераз тынган кебек күренгәч һәм менә болай, өермә күтәреп алып киткән чүп шикелле, кая барганнарын, нишләгәннәрен белмичә йөрүдән тәмам җаннары бизгәч, алар, ниһаять, олы юлга аяк бастылар.

Горький русы Василий ничектер үзеннән-үзе башрак булып танылып өлгергән иде инде, шуңа күрә ул гел алдан бара, ә Хәким белән Талип, тезгенсез җибәргән атлар шикелле, аңардан калыбрак атлыйлар. Алар өчесе дә бик арыганнар, яңаклары суырылган, иреннәре кибеп яргаланган, иякләренә каты төк бәреп чыккан Эсселектән, туктаусыз килүдән хәлсезләнү өстенә аларны тагын ачлык чынлап борчый башлады. Моңарчы Талипның саклап йөрткән биш-алты шакмак шикәрен суырып, кузгалак чәйнәп, ара-тирә җиләк чүпләп килделәр. Бүген дүртенче тәүлек инде бер локма икмәк капканнары юк, тиздән эчләре арка сөякләренә ябышыр кебек Тәмәкеләре дә бетеп килә, хәер, ач корсакка тартып та булмый, хәзер үк укшыта башлый.

Алар баралар Алларында туп-туры сузылып киткән тигез юл. Аның тараеп югалган түренә чаклы күз туктарлык бер генә карачкы да күренми. Бөтен тирә-якта сәер, ят бушлык һәм җансыз тынлык хөкем сөрә. Сугыш әллә бик артта калган, әллә бик алга киткән белер хәл дә юк. Әйтерсең бу бер үлек ара, ник бер җан әсәре сизелсен, хәтта әйләнәдәге табигать тә, коты алынгандай, тып-тын тора. Солдатларның инде үзара сөйләшәселәре дә килми башлады бик күңелсез уйларга йотылганнар иде алар.

Күпмедер барганнан соң, менә бервакытны алар үз артларында тоташ, каты бер гөрелдәү ишеттеләр. Өчесе дә туктадылар һәм артларына борылып, тыңлап тора башладылар. Тигез юлның очында ургылып-ургылып соры тузан күтәрелә иде. Ни галәмәт бу? Тузан таралмыйча юл өстендә асылынып тора, шунлыктан нәрсә килгәнен абайлап та булмый. Ләкин бик яман нәрсә килә, ахрысы, каты гөрелдәү бөтен тирә-юньне тутырып һаман көчәя бара.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Популярные книги автора