Еники Амирхан - Әсәрләр. 1 том стр 11.

Шрифт
Фон

Галимҗан абзыйның гадәтендә хыяллану булмаса да, ул да улы турында уйланудан туктамый иде. Гомәр аңарда, ике елдан артык вакыт эчендә бары бер генә сәгатькә күренеп китүенә карамастан, бик яхшы тәэсир калдырган иде. Ул аңа буе-сыны белән өлгереп җиткән, акылга утырган, холкы күркәм булып камилләшкән чын ир-егет булып күренде. Исән-сау кайтса, үзенә тиң торырлык, гаиләсенең яхшы исемен сакларлык, бәхетле тормыш төзи алырлык кеше булуына ышанасы килде. Шул уңай белән ул Заһидә турында да уйланып куйды.

Камилә килендә Гомәрнең кайтып күренүе сүнеп барган өметләрен яңадан тергезде. Ике елдан бирле хәбәре булмаган ире Фатих исән-саудыр төсле булып тоелды. Аның да шулай көтмәгәндә кайтып керүенә ышанасы килде, һәм Камилә ятса да, торса да, өзелеп сагынган Фатихын ничек каршы алуы, нинди сый-хөрмәт күрсәтүе, нинди назлар белән куштанланып сөюе турында уйлаудан тыела алмый иде.

Мәрьям абыстай исә, бичара, Гомәрнең һәр сүзен, һәр карашын, һәр хәрәкәтен күз алдыннан һич югалтмаска тырыша, улының җанлы кыяфәте тирәсендә әйләнеп йөргән шикелле, һаман аны тулырак беләсе, ачыграк итеп күрәсе килә. Шуңа күрә дә вакыт-вакыт Мәрьям абыстайга улы турында нәрсәнедер белми калгандай, ниндидер сүзен хәтерләп бетермәгәндәй тоела. Ул Галимҗан абзыйдан сорашырга бераз шүрли, ләкин килене Камиләне бер дә тынычлыкта калдырмый. Һич көтмәгәндә ул:

 Килен балам, Гомәрем ничә чынаяк чәй эчте әле? дип сорап куя. Яки бераздан борчылып: Килен, Гомәрем катыкны яратып ашадымы икән? ди. Яки уйланып йөри-йөри дә: Килен, Гомәр нәрсә диде әле? дип, Камилә һич хәтерләмәгән нәрсәне белергә тырышып азаплана.

Шулай да вакыты белән аның әрнеп эче поша башлый. Гүя Гомәр кайтмаган да һәм ул аны күрмәгән дә шикелле булып тоела. Мондый минутларда Мәрьям абыстай сүзсез уйчанлыкка төшә, хәлсез бушлык аны янә акрын гына йота башлаган кебек була. Шундый минутларның берсендә ул картыннан кыюсыз гына:

 Син, кичә Гомәрнең кайтуы төш идеме, әллә өн идеме? дип сорый.

Галимҗан абзый карчыгына кызганып карый, ләкин йомшак кына елмая һәм, дәртләндерергә теләгәндәй:

 Өн иде, карчык, өн иде! дип кычкырып куя.

Мәрьям абыстай юату ишеткән бала кебек тынычлана. Ул, өй түре тәрәзәсенә барып, тимер юл буена карый. Менә аның каршында карт юкәләр ышыгына яшеренгән кызыл түбәле станция, сарыга буяган җыйнак каралтылар һәм станциядән ике якка сырт буйлап еракка, бик еракка сузылып киткән тимер юл Станция буш Көмеш дилбегә шикелле ялтырап яткан тимер юл тыныч Авылның кырыеннан ук киң иген кыры башлана. Яшь, сылу арышларның салмак кына баш чайкавы, кара күләгәләрнең бер-берсен куып йөгерешүе шикелле, тимер юл аша үтеп, якты офыкка китеп югала. Күк аяз. Ерак кырлар түрендә күгелҗем сыек томан. Бу томан эчендә исәпсез күп энҗе тузаны йөзгән шикелле, җем-җем килеп, күзләрне кытыклап тибрәнә Һәм күңел әнә шул нурлы томан артына китеп югалган яшел кырлар түреннән ерактагы поездның дәртле кычкыртып килеп чыгуын тоеп тора.

Мәрьям абыстайның иреннәре акрын гына кыймылдыйлар:

 Кайтыр күз нурым, кайтыр!

1944

ЯЛГЫЗ КАЗ

Немецлардан азат ителгән бер авылда бер каз күрдек. Гаҗәпләнмәгез, тере каз иде. Башы соры, муены белән түше ак, канатлары янә соры безнеңчә ала каз була. Җитмәсә, үзе ана каз икән

Әгәр безнең солдатлар Калинин урманнарында тәвә кошын очратсалар, бу кадәр гаҗәпләнмәсләр иде: меңләгән авылларны фашистлар коллыгыннан азат итеп, безнең беренче тере каз күрүебез иде. Шулай булды шул: Рәсәй казы немец илбасарларының ач аппетитларын котырткан майлы калҗа булды. Әйтерсең казлар өстенә үләт явы килде аларны йөзләп-меңләп кырдылар, күп районнарда аларның нәселе дә калмады.

Шуңа күрә ниндидер могҗиза белән бу авылда сакланып калган бердәнбер ала каз безнең солдатларда зур кызыксыну тудырды. Барысы да аны бик тиз күреп алдылар. Һәркем, аз гына булса да тукталып, аңа сокланып карый торган иде. Олырак яшьтәге солдатлар исә, аның тирәсенә җыелып, тыныч тормыш турындагы истәлекләрен бер-берсенә сөйләргә яраталар иде.

Ала каз үзе дә акрынлап безнең солдатларга ияләште, тора-бара беркемнән курыкмас, качмас булды, ә кайберәүләр белән хәтта дуслашып та өлгерде Соңра ул кинәт кенә безне ташлады, безне онытты, китте бездән

Ничек булды соң бу?


Ала казның хуҗасы ялгыз торучы Маша исемле бер хатын иде. Машаның ире фронтта, ә җитеп килгән бердәнбер кызы шәһәрдә эштә иде. Машаның әнә шул ялгыз казыннан башка янә ике бәрәнле ак кәҗәсе һәм янып торган кып-кызыл мәһабәт әтәч җитәкчелегендә биш тавыгы да бар. Болар барысы да, ялгыз Маша өчен йорт байлыгы гына булмыйча, аның күңелен юаткан гаилә дә иде. Алар арасында татулык зур, ә Машаның яратуы һәм кайгыртуы барысына да тигез төшә. Ләкин җәй көннәрендә бу гаиләгә гел генә бергә булырга, чүкердәшеп бергә вакыт үткәрергә туры килми. Һәр көн ак кәҗә, ике бәрәнен ияртеп, иртән иртүк көтүгә китә, аның артыннан Маша үзе, күршеләренә казы белән тавыкларын карый торырга кушып, кыр эшенә юнәлә. Биләмдә йөреп өйрәнгән кызыл әтәч тә, тавыкларын ияртеп, күбрәк урамда яки кеше абзарлары артында йөрергә ярата Йортта бары ала каз гына кала. Ул көн буена ялгыз, һәм кичкә кадәр аның тавышы чыкмый. Йә ул ишек төбендә башын сыртына салып йоклап ята, йә йорт алдында бәбкә үләнен ялкау гына йолкып әрле-бирле йөренә, тагаракка салып калдырган суны килеп борыны белән шапырдатып ала яисә, кая барырга белмәгәндәй, бәрәңге бакчасына кереп китә дә, түтәлләр арасыннан муенын сузып, башын әле бер якка, әле икенче якка кырын салып, нәрсәдер көткәндәй, озак кына каранып тора.

Бу җәйге озын көндә берүзе калып вакытын үткәргән ялгыз каз нәрсәләр турында уйлый, күңелендә аның нинди моңсу, нинди сагыш ята? Кем әйтә алсын, аның кайгысын кемнең тыңлаганы бар? Әмма бичара казның ялгызлыктан эче бик поша булса кирәк, һәм бу бер дә гаҗәп түгел.

Менә яз килде. Дәртле кояш кытыклап уяткандай, табигать тирләп, көлеп күзен ачты. Бөтен җан ияләрендә эшлекле хәрәкәт, куанычлы ыгы-зыгы башланды. Җир өсте көннән-көн үсә, куера барган яшь үлән белән түшәлде һәм кояшка карап йөзләрен ачкан хуш исле нәфис чәчәкләр белән бизәлде. Ул чәчәкләргә, билен буган, аякларына сары итекләр кигән яшь кияүләр төсле, уңган чая бал кортлары килеп кундылар Ак, сары, кызыл-чуар купшы күбәләкләр, туй вакытында яшь килен тирәсендә куштанланып йөргән кызлар шикелле, бал корты белән кавышкан чәчәк әйләнәсендә уйнаклап-талпынып очалар. Сылу сыерчыклар, назлы сандугачлар, иркә кәккүкләр, туйга чакырылган җырчылар кебек, су буендагы куе тирәкләрдә туктаусыз сайрап торалар. Җитез сабан тургайлары, такмаклап биюче егетләр сыман, нурлы һавадан төшмичә, сайрый-сайрый, сызгыра-сызгыра җилпенәләр.

Бу туйда берәү дә ялгыз түгел, һәр җан иясенең ише бар. Һәр җан иясе ана була, бала үстерә. Әнә кайбер кошлар инде симез кортларны, сыртларыннан тешләп, ояларында чыр-чу килгән зур авызлы, ялангач башлы чебиләренә ташыйлар. Менә Машаның ак кәҗәсе берьюлы ике бәрән китерде. Бәрәннәр, аяклары җиргә тияргә өлгермәс борын, ишегалдын бер итеп сикереп, чабып йөри башладылар. Карт кәҗә, «тапкач, баланың шундыен табарга кирәк!» дигәндәй, горурлы мактану белән дөньяга карый, тик масаеп сакалын гына сыйпап куймый. Әнә тавыкларның җыйнавына берәү булса да, үз-үзенә исе китеп йөргән тәкәббер әтәчләре бар. Ә ала каз ялгыз, аның үз ише юк. Ул күкәй дә сала, бала да чыгара алмый. Башкаларның бәхетле яшәүләрен, үзенең шундый аяныч хәлен сизгән казның эче пошмыймы соң? Һичшиксез, эче поша, йөрәге яна торгандыр.

Маша, эштән кайткач, кичен, ишек төбенә утырып, кәҗәсен, тавыкларын янына җыеп ашата. Ала каз да шунда була. Тик ул сөйләнүдән бушамый. Әрсез тавыклар, аның тирәсендә бәргәләнеп йөреп, бер-берсенең авызыннан өзеп, орлык чүплиләр, ә ул һаман сөйләнә. Дәртсез тавыш белән, муенын җыерып, мескен булып сөйләнә, үзе әледән-әле килеп Машаның аякларына ышкына. Гүя ул озын көн буена ялгыз булуыннан, беркемнең дә аңа сүз катмавыннан, башкалар үз ишләре, балалары белән гамьсез чүкердәшеп вакыт үткәргәндә, ул күңелсез авыр уйларга чумып, эч пошудан үзен кая куярга белмичә аптырап йөрүеннән, кыскасы, үзенең бәхетсезлегеннән зарлана.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3