Тарханова Флёра - Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью стр 9.

Шрифт
Фон

Сөйдергеч бөтие

Минем бар бер кызчыгым
Һаман сайрап тора ул,
Янымнан китмәсеннәр дип,
Төрле хәйлә кора ул.

Нәни кызымның күзләре
Әйтерсең зәңгәр диңгез,
Сокланып карыйбыз, аннан:
«Тфү!Күз тимәсен!» дибез.

Чәче алтын, йөзе ай күк
Минем бу тәтиемнең,
Сандугачка, былбылга тиң
Сөйдергеч бөтиемнең.

1991

Гомер үткән саен

Кызым Гөлназ истәлегенә

Гомер үткән саен ныграк көям
Югалтканга җәүһәр ташымны;
Килеп бер төн, аны урлап китте,
Хәсрәтләргә салып башымны.

Алтын-көмеш кирәк түгел иде,
Кулларымда җәүһәр булганда,
Нәкъкаш салган чиксез матурлыгы
Таң нурыдай балкып торганда.

Күзләремдә калган сурәткәе
Кан саркыта тирән ярадан,
Саклап кына тотар идем хәзер,
Кайтарыплар булса яңадан

Җәүһәркәем минем, асылташым,
Истәсең син, һаман истәсең,
Әнкәеңнең күз яшьләре аша
Ялварулы тавышын ишетәмсең?

Рәнҗеп ятма миңа, бәгырькәем,
Туфраккаең булсын ак мамык;
Үтә кискән җилдән җылытырлык,
Ташкын яңгырлардан сакларлык.

1995

Тигезлектә үтсен гомерең!

Ләйсән кызыма

Сиңа карыймын да сокланамын,
Тик кайчакта төшәм куркуга:
Бүгенге көн гаҗәп мәшәкатьле,
Шулар мине сала борчуга.

Уйлап баксаң, кыю әниеңнең дә
Бик күп булды авыр чаклары.
Кайгы-хәсрәтләрне җиңә барып,
Зур өметләр һәм үҗәтлек белән
Кылда торган гомерен саклады.

Син дә, кызым, түздең күп хәсрәткә,
Акылың белән суздың киң юллар.
Тапкырлык һәм зиһен салган Тәңрем
Өстәп биргән әле нык куллар.

Күп планнар синең башкаеңда,
Чиксез хезмәт синең җилкәдә
Барысына да өлгерәсең, балам,
Муллык килсен диеп иртәгә.

Нәтиҗәсе, шөкер, куанычлы
Тормышыгыз җитеш, түгәрәк.
Имин юлдан гына гел атлагыз
Ирең белән икәү бергәләп.

Ике кызың һәм дә бер оныгың
Бәхетеңнең алтын кисәге.
Балаң артмас, бәлки, оныкларның
Тора-бара артыр исәбе.

Беләм, кызым, алар борчуы да
Төшәр инде сезгә берсүзсез.
Аларны да бергә күтәрерсез
Чит ярдәмгә мохтаҗ түгел сез.

Бердәнбер багалмам бит син минем,
Тигезлектә үтсен гомерең.
Бәхет-шатлык, саулык-сәламәтлек
Ташып торсын дигән теләк белән,
Яратып һәм зурлап, әниең!

Август, 2011

Кечкенә оныгым Камиләгә

Авырлыклар белән тудың
     бу дөньяга,
Киләчәгең якты булсын,
     газиз балам!
Сәламәтлегең ныгысын
     диеп, сиңа
Ышаныч һәм зур өметләр
     баглап калам!

2012

Күрмичә дә калган икәнмен

Диана оныгыма

Кайчан үсеп җиттең әле, кызым?
Күрмичә дә калган икәнмен.
Димәк, сизми гомер агышларын,
Ике дистә елның берничәсен
Сикереп-атлап үтеп киткәнмен.

Шул арада мәктәп тәмамладың,
Көллияттә диплом якладың.
Болар белән безнең дәрәҗәнең
Бер өлешен инде акладың.

Тел бистәсе нәни кызыңа да
Өченче яшь китте бит инде,
Яшьлегеңнең иң күңелле чагын
Төшләреңдә генә көт инде.

Җитди чорга килеп керәсең син
Алда тора җитди эшләрең.
Киләчәккә барыр юлың озын
Бик җиңел үт авыр төшләрен.

Сабырлык һәм камил акыл белән
Гамәлеңнең һәрбер ноктасын
Әйләндер син гаҗәп зур уңышка
Өметсезлек шундук туктасын.

Ялкаулыктан Ходай саклый күрсен,
Кыенлыкларга да бирешмә.
Игелек кыл туры килгән саен
Булышыр ул сиңа һәр эштә.
Киләчәгең матур булсын, кызым!

Дәрәҗәң дә артсын һәрвакыт,
Бөтен мөмкинлекне кузгатып
Тормышың гел тынычлыкта булыр,
Дәү әниең киңәш итеп торыр,
Теге дөньядан да күз атып!

Август, 2011

Котлы булсын!

(Иреккә юбилее уңаеннан)

Котлы булсын, Ирек, юбилеең!
Телим сиңа күтәренке күңел!
Сөендерсен сине җылы өең
Син бит анда бер дә зарлы түгел.

Яңгыраган һәрбер котлау сүзе
Моңнар булып калсын синең җанда.
Шатлык, миһербанлык белән бергә
Бәхет өелеп килсен алсу таңда.

Бакчаңда да кошлар сайрап туймый
Сине котлап туган көннәреңдә.
Кылган игелегең сихәт булып
Үзеңә кайтсын бары өннәреңдә.

Бар хезмәтең уңыш китереп торсын,
Яшә һәрчак күреп гел рәхәтен.
Гомерең буе ишетергә язсын
Дуслар, туганнарның мең рәхмәтен!

2015

Әдилә

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3