Тарханова Флёра - Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью стр 8.

Шрифт
Фон

Тормышыгыз һәрчак балкып торсын!

Сәрия сеңлемә

Бу тормышта шактый хәсрәт күрдең,
Кайчакларда «һуштан язып» йөрдең,
Ни эшләргә белми, тилмереп.
Тик шулай да үзеңдә көч таптың
Килер көнне гөрләп үтәр өчен,
Бөтен киртәләрне җимереп.

Язмышыңда кайгы урын алды
Ирең үлеп, балаларың калды
Урнашмаган килеш бу җирдә.
Һәр икесен зур белемле иттең,
Инде оныкларың үсеп китте
Син аларга дәва күп «чирдән».

Өстәвенә, кайчак хәлең бетеп,
Көндез хәтта эштән кайтып-китеп,
Әниебезне ун ел карадың.
Һәр көн саен әллә ничә тапкыр
Тәмле ашлар пешереп хөрмәт иттең,
Һәрчак матур һәм дә чиста йөрттең
Ходай бирсен сиңа савабын!

Шушы кадәр көчле энергия
Күкләрдән дә төшә, күрәмсең,
Нәселдән дә килә, күрәсең.
Тик саулыкны саклап бетереп булмый:
Борчу-хәсрәт тән сихәтен урлый
Кем күрсен соң безнең күрәсен?

Киләчәгең якты булсын, сеңлем,
Оныкларың белән балаларың
Күрсәтсеннәр бары игелек.
Минут саен сәламәтлек кирәк,
Олыгая барган саен бигрәк
Сәламәтлек телим иң элек!

Саулык булса, бөтен нәрсә була,
Һәр сәгатең бәхет белән тула,
Нурлар уйный моңсу йөзләрдә.
Очрашулар ешрак насыйп булсын,
Тормышларың һәрчак балкып торсын,
Ут сүнмәсен синең күзләрдә!

Август, 2011

Очкан белә

Хәрби авиация майоры һәм юрист

Искәндәр энемә

Балашовның хәрби көллияте
Канат куйды сиңа тиз генә.
Ә аннары шушы канатларда
Очып төштең Литва җиренә.

Шактый озак «йөздең» киңлекләрдә,
Төрле хәлләр булды юлыңда:
Һава юлы гаҗәп бормалы шул
Очкан белә алар турында.

Килде бер көн. Сезнең урынга бер
Яшь экипаж гөрләп очып үтте
Әфган чигендәге «капканы».
Ни кызганыч, алар шул китүдән
Туган илгә кире кайтмады.

Таулар арасында яшеренеп
Көтеп яткан туплы талиблар
Бәреп төшергәннәр шул очкычны
Һәр милләттә герой Алып бар.

Шулай итеп, сезнең экипажны
Ходай үзе саклап калдырган.
Һәлак булганнарның һәрберсенә
Күңелләрдә һәйкәл салдырган.

Төрле күкне күреп өлгердең син,
Ә җир йөзен һаман иңлисең.
Туган илгә бирелеп хезмәт иттең
Командирлар рәтен бизәп киттең,
Шуңа җирдә дәрәҗәңне белеп,
Кемлегеңне белеп йөрисең.

Инде хәзер оста юрист булдың,
Һәрбер эшең унга торырлык.
Менә нинди энем бар бит диеп,
Миндә яна чиксез горурлык!

Август, 2011

Әле яңа гына

Наиска

Әле яңа гына балкып торган
Күзләремә кабат моң төште.
Шушы моңның элеп талкуыннан
Мәңге арына алмамын төсле.

Керфекләрем инде күтәралмый
Өелешеп торган тамчыны.
Тамган берсе, йөзең чагылдырып,
Бәгыремне кисеп камчылый.

Әле яңа гына балкый идем
Яраларын ачтың йөрәкнең.
Галәмнәргә күчтең, саубуллашмый,
Ядкәр булып калды сурәтең.

2004, Казан

Профессор Тархановта

Үзе чибәр, үзе булган,
Инде ничә еллар декан
Юридик факультетта.
Фәнгә сукмак яра-яра,
Күпме юрист белем ала
Профессор Тархановта.

О`перы, тикшерүчесе,
Судьясы, адвокаты
Вузны тәмамлап киткәч тә,
Эшкә урнашып беткәч тә,
Һәммәсе аның янына
Килеп йөри һәрвакыт.

Кем килә хәл белергә дип,
Кемдер киңәшләр сорый:
Җинаять эше кузгалган,
Тик ачылып китә алмый,
Кайбер чикне үтә алмый
Дәлил тамырдан корый.

Гаять төпле сүзе белән
Илдар Тарханов чыгара
Аларны бу тупиктан:
Әле дәрьялар төбеннән,
Әле кызган ком чүленнән,
Әле салкын котыптан.

Акыллы киңәшләр җыйгач,
Ашыгалар китәргә:
Гадел вердиктны чыгартып,
Кулга алынган кешегә
Йә җәзасын үтәтергә,
Йә гаепсез итәргә.

Хезмәттәшләреннән кала,
Чын дуслардан илһам ала,
Бөтен эше гөрләп бара,
Игелеккә юл яра.

Уңышлар зур, фәрештәнең
Гүя канаты тигән.
Ул да бит минем абыем,
Нык хөрмәт иткән абыем
Илдар Тарханов дигән.

Август, 2011

Сөйдергеч бөтие

Минем бар бер кызчыгым
Һаман сайрап тора ул,
Янымнан китмәсеннәр дип,
Төрле хәйлә кора ул.

Нәни кызымның күзләре
Әйтерсең зәңгәр диңгез,
Сокланып карыйбыз, аннан:
«Тфү!Күз тимәсен!» дибез.

Чәче алтын, йөзе ай күк
Минем бу тәтиемнең,
Сандугачка, былбылга тиң
Сөйдергеч бөтиемнең.

1991

Гомер үткән саен

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3