Алсу сеңлемә
Үзәкләргә үтеп юксындыра
Чыр-чу килеп үскән заманнар.
Ни кызганыч, алар, кайтмас булып,
Гасыр аръягында калганнар.
Хәтер-хатирәгә уелып кергән
Балачакның һәрбер мизгеле
Аермачык булып чагылып уза,
Әйтерсең лә күңел көзгеле:
Мин олы кыз. Әүвәл миңа төште
Гаиләнең авыр эшләре.
Берәр потлы чиләкләрен аскан
Көянтә дә иңнән төшмәде.
Унике җан кигән киемнәрне,
Урын-җирне юып элгәчтен,
Зур бер җиңү хисе били иде,
Йорт6 тутырып тезелешкән бауда
Кибеп яткан керне күргәчтен.
Әни белән юган булсак башта
Бу керләрне алмаш-тилмәштән,
Үсә төшкәч, син ярдәмгә кердең
Аннан өчәү юдык өемнәрне,
Өч ләгәнне куеп беррәттән.
Хәтерлимсең өйләр җыйган чакны?
Әлфия апа, Илһам Шакирларның
Зур тәлинкәләрен7 җибәреп,
Шул моңнарга чумып йөзә-йөзә,
Гөлләр итә идек бүлмәне.
Аннан китә Мирей Матье белән
Азнавур, Ив Монтан җырлары8.
Безнең белән бергә бу җырларны
Бөтен күрше-күлән тыңлады.
Шул моңнарга күмелеп, балачактан
Сәхнәләрдә җырлапбиедек.
Гомер буе бергә яшәрбез күк,
Мәңге таралышмас күк идек.
Үтте-китте бар да бер мизгелдәй,
Риза булмый моңа аң дулый.
Балачакка эзләр юклыгыннан
Йөрәк-бәгырь өзелеп, җан елый.
Еллар кырыс:
Бер ояда үсеп очканны да
Үзгәртә дә куя үзенчә.
Бер үк нәрсә, бер үк хисләр никтер
Кабул ителә башлый төрлечә,
Кичерелә хәтта төрлечә.
Син дә хәзер бераз бүтәнчәрәк
Рухи дөньяң бераз икенче:
Милләт рухы, милли хисләр синдә
Кимеп бара кебек шикелле.
Ни дисәң дә, безне бәйли торган,
Якынайта торган җепләр нык:
Әти-әни, туган туфрак аша
Каныбызга сеңгән туганлык.
Шул туганлык хисе югалмасын,
Кемнәр арасында торсаң да.
Нәсел-нәсәбеңнән аерылма,
Чит-ят белән гаилә корсаң да
Әле кайчан гына япь-яшь идек
Бер җитдилек кунды йөзләргә,
Күзлеге дә менде күзләргә,
Мәгънәле сүз генә сөйләшәбез,
Урын куймый яман сүзләргә.
Инде күптән дәү әниләр булып
Гомерләрне узып барабыз.
Ә шулай да тормыш дәрьясында
Әле һаман юллар ярабыз.
Безнең телләрдән төшми
Бигрәк кыю безнең кияү,
Күрсәң, исең китәрлек:
Сайлап алды курыкмыйча
Гаҗәеп зур кишәрлек.
Һәр көн байтак чакрым үтеп,
Салдырды шунда зур йорт.
Андагы кырык бүлмәнең
Берсе әле теннис-корт.
Йорт янына төзеп куйды
Бик матур кунакханә:
Берсе килә, берсе китә
Бар да килә мәйханә.
Чистарынып алыйм дисәң,
Әзер кайнар мунчасы.
Ял бүлмәсендә тәмле чәй
Рәхәтләнеп чыгасың.
Күптәннән бирле гамәлдә
Су суырткыч, барбекю9.
Боларның һәммәсе өчен
Киткәндер шактый экю!
Менә шундый безнең кияү
Тормышны җигелеп тарта.
Тарткан саен дәрт өстәлеп,
Энергиясе арта.
Нигә генә тотынса да,
Булдыра бөтен эшне.
Шуңа күрә беркайчан да
Безнең телләрдән төшми.
Сер итеп әйтәм тик бер сүз
Мирга таратма, яме:
Үлә бетеп мактасам да,
Архитектур ансамбльне
Рәтләп күргән юк әле.
Өметләремне өзмимен
Чакырырлар, сау булсак.
Бер-беребезне онытмый,
Гел аралашып торсак!
Рөстәм энемә
(Юбилее уңаеннан)Сөбханалла! Син дә тутырдың бит
Гомереңнең алты дистәсен.
Эшләрең күп әле, үтәр өчен
Газиз Аллам инде, ким дигәндә,
Өч дистәне тагын өстәсен!
Моңарчы да бик күп хезмәт куйдың:
Тормыш кордың, бала үстердең,
Эшләп укып, кабат диплом алдың,
Аның белән үргә сукмак салдың
Улыңа да шундый көч бирдең.
Оныгың да гөрләп үсеп китте
Горурлык һәм шатлык җаныңда.
Тик бер белән генә чикләнмәгез:
Килер көндә ныклы терәк булып
Торсын алар синең яныңда.
Хәләлеңнең тырышлыгы белән
Тормышың да булды түгәрәк.
Гомерең үтсен һаман тигезлектә,
Киләчәкне каршыла син шулай
Туганнарың белән бергәләп.
Сизмәдек тә:
Әйтерсең лә йөгереп килеп кердек
Бер-бер артлы өлкән буынга.
Картайсак та, һаман исән булып,
Сагынышып гел күрешеп торыйк
Туган көннәрдә дә, бәйрәмнәрдә,
Алда көткән алтын туеңда!