Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 стр 7.

Шрифт
Фон

Укытучылар соравы буенча төзелгән концерт талантлы яшь җырчы Арыслангали Пулатов чыгышы белән тәмамланды. Тик ни өчендер, шәһәргә киткәч, аның исемен генә «Арон»га әйләндергәннәр икән. Тавышы яхшы гына шайтан малайның

Пенсионер Мәлик радиоалгычны сүндерде. Ләкин Арыслангалинең моңлы тавышы һаман да әле аның колагында яңгырап тора иде.

1968

Без әдәбият укыйбыз

Бүген кич мин буш. Җыелыш-фәлән юк, гәзитләр дә нигәдер бүген килмәгән. Ниһаять, бала тәрбияләү өчен бер кич табылды. Тәрбияләргә кирәк, кыз белән сөйләшмәгәнгә инде ике-өч ай булыр. Матур әдәбият укырга кирәк.

Кыз минем янга килеп утырды, бүлмәдә искиткеч зур тантаналы тынычлык урнашты. Шулай булырга тиеш Ата кеше бит мин. Балага рухи тәрбия бирүдә мин җитәкче булырга тиеш.

Мин укып киттем:

 Әти, әти! дип туктатты кызым. «Моңланасың» нәрсә дигән сүз ул?

Мин аңлаттым. Авыр булды, шулай да аңлаттым.

 И җаным, син

 Әти, әти! Хәсрәт нәрсә ул?

 Хәсрәт «кайгы» дигән сүз.

 Ә кайгы нәрсә?

Шайтан алгыры! Монысы озакка китте.

 Менә, мин әйтәм, тубың югалса, син нишләр идең?

 Елар идем.

 Ә елаганчы нишләр идең?

 Эзләр идем.

 Әнә шуны эзләгән вакытта нәрсәләр уйлар идең?

 Табылса гына ярар иде, дип

Фу, чорт! Берәр әмәл табарга кирәк.

 Әнә шул «табылса ярар иде» дип уйланып йөрү кайгы да, хәсрәт тә була инде. Йә, ярый, алга таба китик.

«Янә» дигәнне мин бик кызу узып киттем. Ярый әле кыз хәреф танымый.

Бу юлы мин өскә киләчәк бәлане алдан сизеп чарасын күрдем. Менә син, мин, әниең бер гаилә булабыз, хәзергечә әйтсәк, семья була, дидем.

Кинәт кенә бүлмә ишеге ачылды. Әнисе икән.

 Йә, син нәрсә? диде ул кырыс тавыш белән. Балага йокы алдыннан нәрсә укыйсың? Ә? Тоже миңа педагог!

Мин дә эшне тиз чамалап алдым. Әле соң түгел иде.

«Мур кыргыры», мин әйтәм, ачу сүзе. «Үлеп бетсеннәр иде» дигән сүз. Ләкин кызым мине тыңламый икән. Әнисенең кисәтүе аны әсәрткән иде.

 Юк-юк, дип тыпырчына башлады ул, дөресен укы! Ялганлап укыйсы-ы-ың! Кызый сузып елап җибәрде.

Мин яңадан, чигереп, дөресен укырга мәҗбүр булдым.

 Ва-а-а-а, дип бүлдерде кызым. Ул аякларын тибә-тибә елый иде.

 Йә, нәрсә булды тагын, дөресен укыйм бит!

 Жал-ко-о-о-о!

 Кем жалко? Нәрсә булды тагын?

 Зайчаталарны жалко-о-о! Ва-а-а!

Ну, ярый, алга таба кызурак укырга кирәк булыр. Комментарийсыз гына. Әһә, алда «дөнья куйды» дигән сүз бар, сак булырга кирәк.

 Тукта-а-а

 Дөнья куйды елыйсы килде дигән сүз.

 Юу-ук

 Тагын нәрсә булды?

 Дөрес укымыйсы-ы-ың! Ва-а-а! Мин беләм, что зайчаталарның әнисе үлгә-ә-ән.

Минем тәмәке кабызасы килә башлады. Йә, ярар, калган дүрт юлны бөтенләй үзгәртеп укырга кирәк.

Кызым тагын тыпырчына башлады.

 Юу-ук, дип сузды ул. Дөрес укымыйсың син. Әни миңа кичә иртә белән алай укымады

Соңгы юлларны укыганда, кызым атакага күчте:

 Мин беләм, что син по-другому укыйсың Син чтоб мин еламады шулай укыйсы-ы-ың Ва-а-а Зайчаталарны волк ашап киткән! Әниләрен охотник пристрелить иткән Мин беләм, син чтобы мин еламады Уа-а-а! Ва-а-а!

Минем бала тәрбияләү кичәсе әнә шулай тәмамланды. Әнисе кереп баланы йоклатырга алып чыгып китте. Мин, ачуны кемнән алырга белмичә, аңа кычкырып калдым:

 Мин беләм, чтобы мин тотылды, син ул шигырьне дөресен укыгансың! Ә үзең миңа замечание ясаган буласың!

Ишек аркылы кызның дулаган тавышы ишетелде:

 Сез икегез дә ялганчы-ы-ы Менә мин волкның зайчаталарны ашаганын назло төштә күрәм Сами будете винова-а-а-ты Мин курка-а-ам! Мин сезнең янда ята-а-ам Уа-а-а! Ва-а-а!

1968

Аккош җыры

Аккош, имеш, үз гомерендә бер мәртәбә генә бик моңлы итеп җырлый икән, һәм ул аның гомере бетәр алдыннан гына була икән


Гәрәй ферма өендә үсте. Ферма урманда урнашкан иде, шуңа күрә аның балачагы да ялгызлыкта үтте. Әнисе якындагы авылга беренче класска биргәч, Гәрәй һич кенә дә мәктәпнең кысан законнарына күнә алмады. Карлар яуганчы ул көн саен диярлек мәктәптән качты, аны йә кырда карабодай арасында, йә су буендагы ташлыкта ялгызын гына күрәләр иде. Гәрәйнең авызыннан, ярты ел укыгач, укытучы бер сүз тартып ала алды. Рәсем буенча сөйләү дәресе иде. Укытучы кыз, сүз алырга бернинди өмете булмаган хәлдә, Гәрәйгә бер рәсем күрсәтте.

 Ичмасам, шушының гына нәрсә икәнен әйт, бу чиректә дә өлгермисең бит, диде.

Гәрәй, авырдан гына башын күтәреп, укытучы кулындагы китапка карады. Аның күзләре җанланып китте, йөзендә шатлык нуры таралды. Беренче тапкыр укытучы аның елмайганын күрде.

 Туян, диде Гәрәй.

Шул көннән соң дәрестә укытучы аннан куяннар, төлкеләр, ябалаклар, урман тавыклары, пошилар турында сөйләтә башлады.

Җиденче класстан соң Гәрәй укымады. Берүзе ел саен колхозның бозауларын көтте, ел саен бүләкләнеп килде. Пычракмы, яңгырмы, кармы бер көн дә калмыйча, кичләрен урманнан авылга йөрде. Бер генә кызга да күтәрелеп дәшмәде, һәр көн клуб ачылганнан ябылганчыга кадәр бер читтә утырды, җәен су буенда уеннарны да калдырмады киртә кырыена сөялеп, уен беткәнче тәмәкесен тартып торды. Әнисе үлеп ялгыз калгач та, һаман шулай кичләрен авылда уздырды. Туган-тумачалары аңа авылдан бик күп кызларны димләп карадылар, гадәтенчә, Гәрәй дәшмәде. Ләкин бервакыт, урмандагы иске ферманы бетереп, бозауларны авыл янындагы яңа фермага күчерделәр. Фермада Гәрәй торган өй бер ялгызы утырып калды. Шуннан соң Гәрәйнең әнисе ягыннан туганы юл чатындагы Гөлчирә карчык һәр көн кич, аның авылга килгәнен саклап торып, аңа буып-буып Хәсбиҗамал кызы Сәкинәне димләргә тотынды. Хәсбиҗамалларның каралты-кура тузып бара, өйдә ир заты юк иде.

Бу хәл бер ай чамасы дәвам итте, Гәрәй һаман да дәшмәде.

Сабантуй җиткән көннәр иде. Кичке уеннан яшьләр соң гына таралды. Капкалар шыгырдап ябылдылар, урамда кеше заты калмады. Шулвакыт кемдер искиткеч моңлы тавыш белән урамнан акрын гына җырлап узды. Карт-коры бу тавышка зирәк йокысыннан уянды, яшьләр җырлаучының кем икәнен белә алмый гаҗиз булдылар. Җырчы аргы як урамны да буйлап чыкты. Бу таң атканчы шулай булды. Иртәгесен авыл халкы, көтү куганда, җырчы турында гына сөйләде. Кемдер моның Гәрәй икәнлеген белгән булып чыкты. Гаҗәпләнүнең иге-чиге булмады. «Гәрәй җырлый беләмени? Аңа нәрсә булган? Әллә берәр кызга күзе төшкәнме?» дип, озак баш ваттылар.

Икенче төнне тагын шул хәл кабатланды. Гәрәйнең моңлы, серле тавышына бик күп кеше йокысыз ятты, солдаткалар, күңелләре кузгалып, мендәр чылаттылар, тәүлегенә бер генә сәгать йокы һәм чәй белән яшәгән картлар кыска йокыдан мәхрүм калдылар. Таң атканчы авылда Гәрәйнең моңлы тавышы ишетелеп торды. Хәсбиҗамаллар киртәсе яныннан узганда да Гәрәй җырлады:

Иртәгесен бозау көтүе утардан бик соң чыгарылды. Көтү куган вакытта Гөлчирә карчыкның улы Нургаян ташландык ферма өендә ат арбасына тимерле яшел сандык салып маташа иде.

Ул иртәне Хәсбиҗамал белән Сәкинә чәй өстәленә яңа ашъяулык яптылар, төн йокламаганлыктан кызарган күзләрен уа-уа, чоланда, керосинка өстендә йомырка тәбәсе хәзерләделәр.

Кояш чыгып көянтә буе күтәрелгәч, Хәсбиҗамал карчыкның ватык капкасыннан яшел сандык салган атлы арба килеп керде

Таңы ерак төндә1

Алар, алдан сөйләшкән буенча, нәкъ күрсәтелгән сәгатькә килеп җиттеләр. Кояш Мишә буендагы тәбәнәк тал куаклары арасына кереп бара иде. Җәйге җылы кич, кояшның кызыл нурларын йотып, бер мәлгә тынып калган, әйләнә-тирәгә тал исе, ләм исе таралган, кечкенә өермә булып анда-санда черки уйнап ала, су уртасында балык чупылдаганы ишетелеп куя иде. Кызган моторлар, бензин, резина исе болын һавасын бераз бозса да, күп тә үтми табигать җиңде: яшел корпуслы «газик»ның да исе таралып бетте, шәһәрдән килгән зәңгәр «Волга» да аксыл-яшел тал куаклары арасында зур, мәһабәт җир чәчәгедәй күренә иде.

Артык ыгы-зыгы килмичә генә эшкә керештеләр. Фәйзи шәһәрдәге зур гастроном директоры «Волга»ның багажнигыннан кәгазь тартмалар чыгарды, аларны сүтә башлады. Ислам белән Фатыйх «газик» эченнән палатка чыгардылар, балта, чиләк, бәйләме белән утын, җыелма урындыклар бушаттылар.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3