Ләкин Наил өчен иң авыры урам буйлап исерек әтисен җитәкләп кайту. Иптәш малайлары очрый. Алар әтиләре белән стадионга хоккей карарга баралар. Классташ кызлар очрый. Алар әниләрен култыклап кинога, китапханәгә баралар. Ә Наил исерек әтисен җитәкләп кайта. Дөрес, әтисе аңа буйсына, аңа матур сүзләр сөйли
Улым Улым Син миңа ачуланмыйсыңмы? Мин сиңа, җәй җитсә, велосипед алам, улым, яме? Мин сине яратам бит. Син миңа ачуланма, яме? Җәй җитсә, менә үзеңне машинага өйрәтермен. Пионер лагерена путёвка алып биримме? Син минем бер генә улым бит Местком председателе әйтте: әгәр, ди, улыңа алырга телисең икән, пажалысты, ди. Хет ике срокка
Ә Наил әтисен җитәкләгән дә каядыр еракка-еракка күзләрен текәгән килеш бара. Инде яз җитеп килә, Дербышки ягындагы урман зәңгәрләнеп күренә, ә ул урманның артында Арча ягы, анда Наилнең әбисе
Юк-юк, Наилгә путёвка да, велосипед та кирәк түгел. Тик әллә нигә генә елыйсы килә. Берни дә кирәк түгел
Тик классташ кызлар гына очрамасын иде
1968Арыслангали
Гәүдәсе кечкенә булса да, аның исеме әнә шундый озын иде. Авыл халкының кызык кына бер гадәте бар: адәм баласына нинди генә исем кушмасыннар, элек-электеннән аны кыскарта килгәннәр. Бу, бәлки, халыкның үзенә күрә исрафчылыкка каршы көрәшедер? Ягъни сүз, авазны экономияләведер?
Ә менә Арыслангалинең исемен кыскартучы булмады. Соң, мондый озын исемне ничек кыскартмадылар? Моны авыл халкы түгел, Арыслангалинең ул вакыттагы укытучысы Мәлик тә белмәде.
Радиоалгыч янында утырган карт укытучы моннан унбиш еллар элек үзенә шактый мәшәкать тудырган әнә шул күбенке битле йомры малайны хәтерләде.
Арыслангали авылның итекчесе Пулат абзый белән Бибисара түтинең бердәнбер уллары. Пулат абзый гомере буе бала көтте беренче хатыны шул баласыз көе дөньядан китте. Ялгызлыкның нужасын бераз татыгач, карт, «арка җылытып ятарга» дигән булып, күрше авылдан бер тол хатын алып кайтты. Ул ара да булмады, яшь хатын Пулат абзыйга түм-түгәрәк башлы, кыска аяклы, туп кебек бер малай бүләк итте. Шул көннән соң Пулатның өендә икенче тормыш башланды. Яшь хатынның кадере артты, беренче хатын әкренләп онытылды. Бөтен игътибар шушы туп кебек малайга юнәлде. Малай бер ай исемсез яшәде. Нинди генә исем кушса да, ахырдан аннан да матуры искә төшеп үкенерлек булыр дип, Пулат абзый ай буе баш ватты. Беркөнне, бакча каравылыннан кайтканда, кинәт кенә үзенең яшьлек дусты, сугышта үлеп калган Арыслангали хәтеренә төште. Кайтып та керде, бишек янына узып, баланың битен ачты да:
Карчык, малайның исеме Арыслангали булыр, диде.
Арыслангали башта гел аркылыга үсте. Калынайды, бит урталары бүлтәеп чыкты. Хәер, соңыннан да буйга үсәргә бик ашыкмады. Юан, таза аяклы, тулы яңаклы тыгыз малайны беренче класска килгән көнне үк укытучы Мәлик түзә алмыйча күтәреп карады. Шулай итеп, олырак малайларга тәнәфес вакытында бер эш булды: һәркем үзенең егетлеген Арыслангалине күтәреп карау белән сыный иде. Ә малай дәшми. Кем күтәрсә дә, кесәсеннән тегене-моны алып, күши-күши утырып бара бирә. Әнә шул таза, тыныч һәм шуның өстенә карт белән карчыкның бердәнбер малае булганга, аның исемен кыскартучы булмады, ахрысы.
Укытучы Мәлик өчен исә малайның бөтен җәфасы шунда булды: Бибисара түти һәр көнне таба ризыгы пешергәнлектән, Арыслангали һәр тәнәфестә өйләренә йөгереп кайтып килә һәм һәр дәрескә соңга кала иде. Аннан дәрес буе майлы кабартма, пәрәмәч ашап утыра. Аның кадәр аппетит каян килә диярсең!
Мәлик бу тәртипсезлеккә каршы дүрт ел көрәште. Ләкин файдасы тимәде. Бик нык ачуы чыккан чаклары була иде. Әйтик, Мәлик дәрестә, башын артка ташлап, күзләрен йомып, паллль-то дип, нечкәлек билгесен аңлата Шулвакыт күзен ачып караса Арыслангали һич кайгысыз кыяфәттә авызына бәрәңге күзикмәге тутырып маташа.
Уку дәресендә бик көчле интонация белән:
дип кызарып, тамакларын карлыктырып укып ятканда, класс ишегеннән Арыслангали килеп керә. Кулында пәрәмәч, яңак итләре бүлтәйгән, үзе мыш-мыш килә.
Арыслангалинең бик яраткан бер фәне бар иде. Ул җыр дәресе. Менә инде монысына ул һич тә соңга калмый. Ашап та утырмый. Аның өчен җыр дәресе кергән көн, гомумән, бәйрәм көн. Чөнки малай кечкенәдән җырлап үсте. Пулат абзыйның йорты тау башында, чишмә өстендә, урамнан читтә тора. Монда таллык, текә яр, аста инеш, чишмә, балыклар, коңгызлар, кыскасы, су буеның үз дөньясы. Арыслангали әнә шул дөньяда үсте. Һәрвакыт җырлап йөрде. Тавышы да бик моңлы иде. Мәлик моны беренче җыр дәресендә үк сизеп алды. Яңа җыр өйрәнәсе булганда, Арыслангали Мәликнең бердәнбер ярдәмчесе иде. Беркөнне кинәт кенә Мәликнең башына өр-яңа бер фикер килде. Ул көнне Арыслангали рәттән ике дәрескә соңга калып керде, һаман шул ашау мәшәкате белән. Дүртенче дәрес уку иде. Өченче тәнәфестә Мәлик балаларга әйтеп куйды:
Уку дәресе урынына бүген җыр уздырабыз. Иртәгә җыр урынына уку итәрбез, диде.
Ләкин, ләкин Арыслангали инде өенә элдерткән иде, моны ишетми калды.
Җыр дәресе башланды. Балалар узган дәрестә өйрәнгән җырны башлап җибәрделәр:
Нәкъ шул вакытта ишектә Арыслангали күренде. Мәлик дүрт ел буена беренче мәртәбә малайның каушаганын сизде. Мәликкә шул гына кирәк тә иде. Арыслангалинең күзләре әсәренеп түгәрәкләнгән, ачык авыз эчендә чәйнәлеп бетмәгән кабартма кисәге күренеп тора иде.
Җыр тукталды. Арыслангали нык каушаган төстә:
Абый, рөхсәтме? дип әйтә алды.
Юк, диде Мәлик шәһәр алган полководец горурлыгы белән. Соңга калган укучыларны без дәрескә кертмибез.
Арыслангали башын аска иде.
Безгә җыр дәресен алып барырга комачаулама, Пулатов, диде Мәлик, исе китмәгәнгә салышып. Ул «җыр дәресе»н һәм «Пулатов» дигәнне аеруча басым белән әйтте.
Арыслангали кинәт кенә үзенең Пулатовка әйләнгәнлегенең бөтен мәгънәсен сизде, күзләре дымланып китте, һәм ул, бүлмә тактасына ышкылып, акрын гына коридорга таба шуышты.
Җырның беренче строфасын яңадан башладылар. Ләкин төрлесе төрле тавыш белән төрле вакытта башладылар да уртада тукталып калдылар.
Икенче строфаны да шулай уңышсыз гына әвәләп чык-тылар. Дәрес күңелсез барды. Арыслангали юк. Барлык балаларның тавышын оештыручы ышанычлы бер тавыш юк. Моңарчы артыннан ияреп җырлап өйрәнгән кешенең тавышы юк. Шуңа күрә балалар ихтыярсыздан ишеккә карап-карап алалар иде.
Ягез, хәзер өченчесен башлыйк, диде укытучы, барып чыгачагына алдан шикләнеп. Яле, Фәрит!
Сыек кына тавыш ишетелде:
Сыек тавышка берсе дә иярә алмады.
Ягез, ягез, диде Мәлик тәмам өметен җуйган хәлдә. Аннары ничек, нигә кушылмыйсыз?
Класста авыр тынлык урнашты.
Нәкъ шул вакытта әллә каян гына таныш, моңлы тавыш ишетелде. Менә, менә, нәкъ шушы тавыш булганда, бөтен класс кызы, малае бергә җырлый ала иде Балаларның күзләре елтырап китте, авызлар ерылды.
Мәлик, бу тавышның каян килгәнен белмичә аптырап, югары күтәрелеп карады. Югарыда, бүлмә тактасы белән түшәм арасында, Арыслангалинең кечкенә карбыз кебек йоп-йомры башы күренде. Мәлик югалып калды. Класс җырның икенче яртысын шау итеп күтәреп алды:
Төш аннан, Арыслангали, диде Мәлик, аңа карамыйча гына. Кер, утыр үз урыныңа
Өченче строфаны җырлаганда, утызлаган баланың дәртле тавышына тәрәзә пыялалары зыңгылдады. Мәлик тә рәхәтләнеп җырлады:
Дәрес ахырында Арыслангали укытучы өстәле янына килде. Бераз этенеп торды да:
Абый, моннан соң бер дә соңга калмам, яме, диде.
Мәлик кинәт Арыслангалине кочаклап алды. Шулай да, бер-ике секундтан аны ычкындырып:
Ярый, Пулатов, карарбыз, дигән булды.
Ләкин чырайларына караганда бу минутта Мәлик белән Арыслангалидән дә бәхетле кеше дөньяда юк иде.