Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 стр 5.

Шрифт
Фон

Бу шулай көне буе дәвам итә. Һәр фигураны урыннан күчерүгә, Зиннур тавышын көчәйтә:

Аның тавышы ярыйсы гына, һәм бер ханым аннан: «Сез опереттада җырладыгызмы әллә элек?» дип сорагач, Зиннур көне буе сәерләнеп, җиңеләеп йөрде. Ләкин шул көнне кич ул мендәренә капланып озак кына уфылдап, ыңгырашып ятты. Аны теге ханымның «элек» дигән сүзе харап иткән иде, ахрысы.

Ул исә оперетта артисты түгел, ә Казанда туып-үсеп, моннан егерме еллар элек Париж Коммунасы, Тукай, Татарстан урамнары тирәсендәге бөтен яшь кызларның башын әйләндергән кара чәчле чибәр Зиннур иде. Хатын-кыз пальтолары тегү буенча ул шәһәрдәге иң яшь мастер булып исәпләнә иде. Пальто үлчәткәндә, бик күп кызлар аңа үзләренең телефон номерларын калдыралар иде. Зиннур килмичә туган көн мәҗлесләре башланмый тора иде. Ә Зиннур булган туган көн мәҗлесләренең саны! Әйтерсең бу дөньяда кызлар гына туып торган! Мәҗлеснең түрендә игътибар үзәгендә рәхәтлектән эреп утырган көннәр бар иде Бар иде шундый заманнар, шайтан алгыры Бар иде, бар иде

19661967

Соңгы теләк

Фани дөнья үзенекен итте: егерме биш ел ирсез гомер кичергән солдат хатыны Факиһә җиңги, моннан соң беркайчан да тормаска дип, түшәккә егылды. Алдап юатып торуның кирәге юк иде, моны һәркем аңлады. Магнитогорскидагы кызы, яшь баласын алып, әнисен соңгы юлга озатканчы торырга дип, авылга кайтты. Аның артыннан ук Нижнекамскидагы кызы да ял алып кайтып төште. Күршедәге кызы колхоз эшеннән бушаган арада, балаларын каенанасына тапшырып, көн-төн төп йортта кайнашты. Үлем турында беркем дә ачык сөйләшми, тик аңа хәзерләнәләр иде. Берәүләр хәл белергә килгән җирдән шыпырт кына «кәфенлеге бармы?» дип борчылалар, картлар өйгә кермәстән генә «килен васыятен әйттеме?» дип сорашалар, тавышларын калтыратып, бугаз төеннәрен кылкылдатып, киңәш бирәләр, йомарланган, таушалган яулык белән күзләрен сөртеп алалар. Түбән оч тол хатын Факиһәне шулай аргы яктагы каенлыкка озатырга җыена

Факиһә җиңги моны үзе барысыннан бигрәк аңлый. Инде васыять тә әйтелде (быел гына тектергән плюш жакетын үзен юачак Миңсылу карчыкка, кыз вакытта үзе чиккән кызыл башлы ике сөлгене тастар башы тотучыга бирергә; соңгы айда колхоздан алган унике сум илле тиен пенсиясен, кибеткә алып чыгып, иллешәр тиенлек итеп вакларга һ. б.). Ләкин болар аның үлем сәгатенә аз гына да йогынты ясый торган хәлләр түгел. Факиһә җиңгинең әле үләргә хакы юк: аның төпчек баласы Миңза-һит әтисе сугышка киткәндә карында калган улы телеграмманы алгач та юлга чыгарга тиеш. Ишектән солдат капчыгын иңенә асып, шинель кигән әнә шул сипкелле малае кайтып кына керсә, Факиһә җиңги хәлсез куллары белән бер генә тапкыр аның кыл шикелле каты чәченнән, битеннән, кытыршы солдат шинеленнән сыпыра алса бу дөньядан аңа бүтән бернәрсә дә кирәк түгел. Тик телеграмма гына тоткарланмасын. Чит илдә хезмәт итүчеләргә телеграмма бирүе бик мәшәкатьле, диләр. Шулай да бер атна эчендә барып җитсә, самолётлар очып торган хәзерге заман өчен Берлин ерак җир түгел

Таңга таба Факиһә җиңги кызышты, һаман Миңзаһит белән саташты. Нигәдер Миңзаһитны бишек баласы итеп буталды.

 Хәзер имезәм, улым, елама, бәбкәм, елама!

 Кызым, Миңзаһитны тирбәтә тор, мин сыер савып кына керим, дип, кызу-кызу сөйләнде.

Миңсылу карчык карават башына утырып «Ясин» сүрәсен укып бетергәндә, Факиһә җиңги аңына килде.

 Кайтмадымы? дип, кипкән иреннәрен кыймылдатты, күзләрен матчага текәде.

Барысы да сәгатькә карадылар: кешеләр инде поезддан бу вакытта кайтып җитәләр иде. Димәк Димәк, тагын бер тәүлек көтәргә кала

Көндез Факиһә җиңги күзен ачып түшәмгә карап ятты. Саклап утыручы карчыкларга өйләренә кайтып ял итәргә кушты.

 Төнлә тагын килегез, актык төнем, диде. Моны ул бик тыныч кыяфәт белән әйтте.

Кояш батуга, авыру тагын кызыша башлады. Ишекне ачтырды, сентябрьнең салкын һавасы ишектән бәреп керүгә, иркенләп сулыш алды. Бераздан идәнгә төшереп яткырырга кушты. Олы кызы моңа каршы килде.

 Әни, бәгырем, салкын булыр бит, дип өзгәләнде.

Ана тыныч кына:

 Төшерегез, үкенерсез, дигәч, идәнгә түшәк җәеп бирделәр.

 Инде Сәйдәне чакырыгыз, диде ана.

Сәйдә күрше хатыны. Аның олы улы әле узган атнада гына солдат хезмәтен тутырып кайткан һәм, шинелен комбинезонга алмаштырып, инде трактор курсына укырга киткән иде.

Сәйдә кергәнне Факиһә җиңги түземсезлек белән көтте.

 Күрше, Сәйделбанат! диде ул, тынына буыла-буыла, хәлсез тавыш белән. Соңгы теләгемне үтә. Иртәгә, поезддан кешеләр кайтканда Миңзаһитым кайтып җитмәсә, Хөрмәтуллаңның фурмаларын ки дә минем яныма Миңзаһит булып килеп кер, яме! Аркаңда яшел капчыгың булсын, минем белән күрешкәндә, тавышың калын булсын. Фурмадан кер, яме, Сәйделбанат Поезд вакытында, яме Шинель кияргә онытма

Түбән оч төн буе керфек какмады. Факиһә җиңгиләрнең алгы өендә төн буе күрше-күлән утырды. Ә Миңзаһитны каршыларга киткән бригадир таң атканда мотоциклына берүзе утырган көе кайтып керде.

Моңарчы күз яшен бер-береннән яшергән күрше-күлән Сәйдәне киендергәндә үксеп-үксеп елашты. Сәйдәнең чәч толымнарын солдат бүреге эченә чак-чак сыйдырдылар. Алты бала үстергән, инде шактый юанайган илле биш яшьлек хатынны солдат рәвешенә кертүе авыр булды. Шулай да барысы да эшләнде.

Йортта ана һәм кызлары гына калды.

Ана, кипкән иреннәрен кыймылдатып, соңгы мәртәбә:

 Кайтмадымы? дип сорады.

Җавап урынына кызлары күзләрен читкә бордылар. Авыру тагын аңын җуйды.

Кинәт кенә тәрәзә кактылар. Ана сискәнде. Өйалдында шак-шок авыр итек тавышы ишетелде. Дөбер-шатыр килеп, ишектән солдат киемендә бер кеше күренде. Аның иңендә яшел капчык иде. Факиһә җиңги сискәнеп күзен ачты. Аның иреннәре калтырый иде:

 Балам, балам, төпчегем Миңзаһитым кайтып җиттеңме, улым. Менә мин сине көттем. Инде бер үкенечем дә калмады. Рәхмәт, улым, рәхмәт Менә рәхәтләнеп киттем. Инде үлсәм дә риза. Рәхмәт, балам

Сәйдә шинель астындагы калку күкрәгенә Факиһә җиңгинең арык гәүдәсен кысты да тавышын калынайтырга тырышып газапланды. Ләкин бер сүз дә әйтә алмады, тешләрен кысып, кайнар яшь агызды. Факиһә җиңги исә тыныч кына:

 Йә, улым, бәхил бул. Гомереңә игелек күр, амин, дип йомшап калды. Аннан кызларына елмаюлы бер караш ташлады да ияк какты, күзләрен йомды.

Соңгы теләге үтәлгән солдатканың арык кулы шинель җиңенә чытырдатып ябышкан килеш калды.

Көн яктырганда, хат йөртүче Миңзаһитның Мәскәү вокзалыннан җибәргән телеграммасын китерде. Мәскәү поезды килеп җитәргә тәүлектән кимрәк вакыт калган иде

1968

Берни дә кирәкми

Наил алтынчы класста укый. Укуы да әйбәт, тәртибе дә ярыйсы гына, тик өйдә күңелсез. Чөнки әтисе көнаралаш диярлек кызмача була. Көн саен диярлек өйдә әрләш. Ул үзе әйбәт кенә, тәртипле генә кеше иде. Таксида эшли башлагач шулай бозылды. Хезмәт хакын тулысы белән алып кайтып бирә, акча алган көнне Наилгә бер-бер нәрсә алмыйча калмый ул яктан һич сүз әйтә алмыйсың. Шулай да, таксига күчкәч, Наилнең әтисе үзгәрде.

Наил авырлык белән үсте. Алар авылдан шәһәргә килеп урнашканнар иде, ун елга якын тар баракта яшәделәр. Наил укырга кергәнче әнисе эшләмәде, бер генә хезмәт хакына яшәү җиңел булмады. Мәктәпкә кергәндә, Наил бер авыз сүз русча белми иде, беренче сентябрь көнне үзен алмага килгән әтисен күргәч, шатлыгыннан кычкырып җибәрде:

 Папа пришла, папа пришла!

Шулвакыт бөтен мәктәп баласы шау итеп көлде. Наил гарьләнде дә сөйләшмәс булды. Беренче класста ике ел утырды. Шулай, дөньяның ачысын-төчесен татыды. Ләкин хәзер ул мәктәпнең ударнигы. Яшь конструкторлар түгәрәгенең старостасы.

Наилләр хәзер яңа йортта торалар. Аларның йортыннан ерак түгел генә зур гастроном бар. Гастрономның тыныч почмагында соклар саталар. Шундагы дәү колбаларның берсенә кызыл аракы салынган. Стаканы кырык ике тиен Наил моны да белә. Наилнең әтисе көнаралаш эшли. Эшләмәгән көнне кичке якка таба ул әнә шул гастрономга китә. Соклар бүлегенә барып баса. Анда аның танышлары, дуслары

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3