Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 стр 4.

Шрифт
Фон

Халык таралганда, Баһауның ларёгында тычкан башын ярырлык бушлык була. Ул, инкассатор килгәнне көтеп, тагын күңелсез генә иске гәзитләрне укып утыра. Бу элегрәк шулай иде.

Заманнар үтте, Баһау сату иткән җирләрне Идел каплады. Яңа пристаньда яңа, якты кибетләр ачылды, затлы товарлар күбәйде. Ләкин Баһау пыяладан төргән бу якты кибетләрдә эшләргә кызыкмады. Хатыны аны үз янына заводка алдырды. Чир бетәр, гадәт калыр, диләр. Баһауда да нәкъ шулай булды. Баштарак, заводтан арып кайткан көннәрдә, ул төне буе төшендә сату итте. Еш кына:

 Сигез сум кырык биш тиен.

 Нәкъ җиде тәңкә, дип сөйләнә иде.

Хатыны да, моны тыңлап, иртәгесен заводка барганда:

 Әй, дим, сигез сум кырык биш тиен нәрсә бәясе? дип сорый.

Баһау, ике дә уйламыйча:

 Күн бүрек, ди.

 Ә ике сум алтмыш тиенлеге нәрсә?

 Салам эшләпә, ди Баһау һәм авыр итеп сулый. Бу вакытта ул иске пристань ягына таба моңланып карап та ала.

Заводта ул, дөрес, алдынгы эшчеләрдән санала. Шулай да фикере белән чын эшче булып бетә алмый Баһау. Иптәшләре, эштән кайтышлый, стадионга билет алырга чиратка басалар. Баһау исә, «монда минем бер әшнә бар» дип, билетны арттан гына ала да чыга. Кеше, гастрономга кереп, бернинди чиратсыз шикәр үлчәтеп ала Баһау алай итми. Ул, бер кило шикәр алыр өчен, берәр таныш кибетчесе очраганчы шәһәр буенча йөри. Очратса:

 Кая, ахири, юньлерәген үлчәп бир әле, дип, йомарланып беткән берлекне кассага түләми, кешегә күрсәтмичә генә, әшнәнең кулына төртә. Тиен-миенне кайтарып алмый.

Хатыны шимбә көн кер сабыны, тоз, шырпы күтәреп кайтса, Баһауның кәефе кырыла.

 Ник үземә генә әйтмәдең, Суконныйда минем бер әшнә эшли, шуннан үзем юньлерәген алыр идем, ди.

Күптән түгел генә Баһауны үзем дә очраттым.

 Бер табак яхшы пыяла кирәк иде, чава-то таныш малай килмәгән эшкә, дип, хуҗалык товарлары кибетендә пыялалар өеме янында тора иде.

Әнә шундый инде ул Баһау.

1967

Зиннур

Әгәр бу язма чын хикәя була алса, ул чагында да моның исеме «Зиннур» булып калыр иде. Башкача һич мөмкин түгел. Чөнки бу язмада бернинди вакыйга юк. Монда начар (тискәре) герой да, уңай герой да юк. Монда бер генә кеше Зиннур гына бар. Әйе, бары Зиннур гына.

Аңа кырык дүрт-кырык бишләр булыр. Тәбәнәк кенә буйлы, бераз юаная башлаган. Андый кеше азмыни ял иткән җирдә? Ләкин Зиннур башкалардан бик нык аерыла. Менә ул пляжга төшә. Башында сарык йоныннан эшләнгән осетин эшләпәсе. Япон фабрикасыннан чыккан сарылы-яшелле коену костюмы. Пляжга йөри торган сумкасында пачкасы белән өр-яңа карталар. Укырга бер детектив китап, «Курортная газета»ның бүгенге саны. Тормышның бөтен очракларына да Зиннур әзер. Аның пәкесе белән, теләсәң, күлмәк чигеп була: ул пәкедә калак, кайчы, игәү, без дисеңме барысы да бар. Кесәсендә крем савыты сыман юка бер нәрсә бар, келт итеп ачыла да йөз грамм сыешлы рюмкага әйләнә дә куя. Тагын бер алтын ачкыч формасындагы әйберсе бар анысының бер җиренә төртсәң, ут кабына. Күзлекне дә Зиннур болай гына кими борын өстен каплатып аңа бер сөяк элеп куя. Кабартып йөзә торган матрасы да бар аның.

Кинода ул һәрчак ханымнар белән генә утыра. Зиннур яшь чакта бер-ике ел авиация частьларында хезмәт иткән иде. Кинода авиациягә кагылышлы кадрлар күренсә, Зиннур урынында утыра алмый, ыңгыраша:

 Ух, мин ничек аңлыйм моны!

 Ой-ой, миңа ничек якын нәрсәләр бу!

 Ух, мин ничек переживать итәм

Ханымнар Зиннур белән бергә аңлыйлар, бергә «переживать» итәләр

Зиннур дөрес кеше. Исереп йөргәнен күрмәссең, ярамаган җирдә тәмәке кабызмас. Хәер, тәмәкене ул тартучылар янында гына тарта. Тартучы булмаганда, көн буе авызына да китерми тора ала. Кич җитсә, Зиннур соңгы модалы Вьетнам свитерын киеп, битенә «Шипр» сибеп чыгып китә. Аз гына болыт булса, болонья плащын киеп куя. Күктән бер тамчы яңгыр төшсә, плащның беретын кия. Җилкәдә һәрвакыт транзистор булыр. Тыңлыймы аны Зиннур, тыңламыймы анысы икенче мәсьәлә. Әмма халыкара хәл турында әһәмиятлерәк тапшырулар булганда, ул аны актык хутына кадәр борып куя. Калган вакытта нәфис кенә мелодияләр Зиннурның плащы астыннан бөтен урамга таралып бара. Икенче як җилкәдә фотоаппарат та бар. Аңа экспонометр асылган. Фотога төшерергә Зиннур бик ярата. Аны зәвыксыз дип әйтеп булмый. Көчле шторм вакытында суда йөзүче кызларны төшерү, платан яки чинар төбендәге эскәмиядә ялгыз китап укып утыручы ханымны төшереп алу кебек нәрсәләрне ул бик зур дәрт белән эшли. Башкалар белән карточкага төшәргә дә бик һәвәс кеше Зиннур. Ул һәрвакыт үзенә аерым бер позиция сайлап ала белә. Кешеләр агач төбенә җыелып төшәргә уйласалар Зиннур инде, агачның ботагына менеп, асылынган йә атланып утырган була. Кыя янында булса Зиннур, кыяның иң өстенә менеп, аяк бөкләп утыра, елмая, фотограф исә аны куып та төшерә алмый. Зиннур футбол яңалыкларыннан да бер дә калышмый:

 Ну, Галимҗан кирәген бирде кичә!

 Колотовның бер ялгышы булды: тегеләр шуннан файдаландылар

Иртәгесен ашханә янында Зиннур ханымнар белән әнә шулай сөйләшә.

Ә бию мәйданчыгында Зиннур беренче. Яшьләрнең күбесе булдыра алмаганны эшли ала: ул твист биергә оста.

Гомумән, кай җиреннән генә килсәң дә, Зиннурга бәйләнеп булмый. Бүлмәгә кайтуга, ул юл-юл зәңгәрле пижамасын киеп ала. Йоклаганда чәчен чылатып, сөлге белән бәйләп йоклый. Хатын-кыз белән сөйләшкәндә, уен-көлке, мәзәк сөйләргә ярата. Зиннур булган җир-дә пляждамы ул, бакчадамы мәзәк. Ихи-хи да михи-хи. Ул бигрәк тә курортка, командировкага киткән ирләргә бәйләнешле мәзәкләрне күп белә. Имеш, берәү хатынына курорттан «казбек» дип телеграмма биргән икән Хатыны, имеш, «пиво» дип җавап җибәргән Һәм башкалар. Экскурсиядә Зиннур алдан йөри. Берәр җирдә кыя, сукмакта мәрмәр эскәмия-фәлән очраса, Зиннур йөгереп шунда китә.

 Менә күрдегезме, монда минем исем бар, дип иелә дә бөгелә, үрмәли, һәм, чыннан да, дөрес. Мәрмәр эскәмияне чокып язып ук куелган. Берничә тапкыр.

«Зиннур. 1950.»

«Зиннур. 1960. IX.»

«1967. Зиннур. VIII.»

Ул шундый язуларны берничә кыяда да табып укып күрсәтте. Бу вакытта аның күзләре елтырый, үзе сабый баладай шатлана иде.

Зиннур телгә дә оста кеше. Җөмлә саен бер мәкаль. Мәкальнең ул русчасын гына әйтә. Берәрсе аны суга керергә чакырса, «за компанию и монах женился» дип, суга кереп китә. Әгәр берәр урынга соңга калса, Зиннур «лучше поздно, чем никогда» дип, ханымнарга карап елмая. Билгеле, тегеләр дә елмаялар.

Зиннур һәрвакыт әңгәмә үзәгендә. Ашханәдәге официанткалар, бүлмә җыештыручылар, пляждагы санитаркалар Зиннурны исеме белән дәшеп йөртәләр. Ял итә башлаган көнне үк ул официанткаларга яхшы хезмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт язды. Икенче көнне шундый ук рәхмәт бүлмә җыештыручылар исеменә язылды. Пляждагы санитаркаларның да ял итүчеләргә яхшы мөгамәләсе шул ук көнне санаторийның врачына ишетелде. Аны җиткерүче дә Зиннур иде. Кыскасы, Зиннур идеаль кеше.

Ләкин ах, бу фани дөнья тигез түгел! Бик зур бәхетсезлеге бар Зиннурның! Менә монысына бернинди чара юк. Зиннур кырыкның теге ягына чыккан. Иллегә дә күп калмаган. Кеше төсле яши башлыйм дип торганда гына менә шушы бәхетсезлек вакыт-вакыт үтерә дә ташлый Зиннурны.

 Миңа күпме бирә алырсыз? дип сорарга ярата ул хатын-кызлардан. Зиннурның ул көнге кәефе әнә шул сорауга бирелгән җавапка бәйле. Әгәр берәрсе өстенә бастырып «кырык алты» дисә, Зиннур көне буе кәефсез йөри. Бу вакытта ул кызганыч булып күренә. Диңгезнең күк белән тоташкан ягына ниндидер буш, өметсез караш ташлый да, чуерташларга баккан килеш, озак-озак тора Инде берәрсе ялгышыпмы, шаяртыпмы «сезгә әле нибары утыз өч-утыз биш булыр» дисә Зиннур ул көнне көне буе җырлап йөри. Җырлаганда, ул әдәп белән генә, борын эченнән генә шыңшырга ярата. Иртән бер җырны шыңшый башласа, шуны көне буе суза. Аңа иртән берәр хатын-кыз комплимент әйткән булса, көт тә тор, Зиннур бүген шыңшыячак Менә ул яр буенда шахмат уйный. Фигураны кыймылдатканчы, ул борын эченнән генә көйли. Бу вакытта ул уйлый. Инде фигураны кулына алып шап итеп утыртканда, кешегә ишетелерлек үк итеп җырлап җибәрә:

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3