Тимер рәшәткәле капка ачыла. Мин авыр капчыкны аңа кигертәм. Кешеләр тимер ишеккә агыла башлый. Без күрешәбез. Карыйм Нәкыйп абыйның ике күзе тулы яшь. Мөлдерәгән
Чуерташлар да байтак җыйдым. Анысы Торна елгасыннан, ди ул. Аннан соң Торна елгасында
Аэропорт дикторының салкын тавышы аны бүлдерә:
У выхода номер пять заканчивается посадка на самолёт, вылетающий рейсом по маршруту Казань Ташкент. У выхода номер пять заканчивается посадка
Аннан соң Нәрсә аннан соң Торна елгасында? Нәрсә әйтмәкче иде икән ул? Тимер капка инде ябылган иде
* * *
1979 елның декабрь ахыры. Миңа илле яшь тулган яки туласы көннәр. Радиодан минем фәкыйрь генә иҗатым турында искиткеч җылы сүзләр сөйлиләр, кайсыдыр әсәрдән өзек бирергә җыеналар. Әдәбият тәнкыйтьчесе, минем мәшәкатьле, ыбыр-чыбырлы тормышымны шактый яхшы белгән Фәрваз Миңнуллин сөйли: бу иптәшнең, ди, бөтен иҗаты яшьлекне сагыну. Яшьлекне сагыну? Бу минем өчен ачыш. Чыннан да шулай икән. Бәлки, бу әсәргә исемне шулай кушаргадыр? Тагын менә нәрсә: автобиографик повестьларны еш укыйбыз. Бу жанрда инде безнең яшьтәшләр дә каләм тибрәтә башлады. Ул әсәрләрдә еш кына вузда укыган студентлык еллары турында сүз бара. Ә миңа андый бәхет эләкмәде. Буласы шул бәхетле көннәр урынына мин әледән-әле үземнең яшьлегем чыныккан хәрби хезмәт чорын телгә алам икән укучылар миңа үпкәләмәсен.
Төлке уйный торган орлар
Борынгы йола җырыҖиләк җыям, как коямПадишага бүләккә
Җире рәтсез якта халык һөнәрле була.
Безнең авыл халкында бүгенге промышленность тармакларының бик күбесе эмбрион хәлендә элек-электән яшәгән. Җир аз булган, җирне урманнан сугышып алу әле утыз дүртенче елларда да бара иде. Шуңа халык һөнәрле, һөнәрләр болай бүленә:
Такта яручылар; балта осталары: а) өй, абзар, мунча бураучылар; б) тәрәзә наличнигы, ишек-тәрәзә куючылар нечкәрәк эш; тула басу, җитен талку, манылган йоннан әйбер бәйләү; киндер сугу, бау ишү, чабата ясау; күн аяк киеме төзәтү; пыяла кую; тәгәрмәч, үрәчә, тугым, дуга эшләү; тегүчелек: ак тегүчеләр, кара тегүчеләр; кирпеч сугу; итек басу (бөтен Казан губернасына йөреп); мунчала чыгару; базарга утын, такта, чабата, миллек, мунчала, шалкан, миләш, ылыс (урысларның пасхасына), кипкән җиләк, кипкән шомырт чыгару; лесхозга гөмбә, чәчәк таҗы, дару үләне, бересклет (каучук ясау өчен), усак, зирек, тал кайрысы, чыршы, нарат күркәсе, куак чикләвеге, гөләп җимеше җыеп тапшыру. Менә болар барысы да безнең авылда башкарыла. Бездә кемнәр юк соң?
Калай түбә ябучы, самавыр, комган төзәтүче юк; буяу белән эш итүче, тире иләүче, күн ясаучы, таш белән эш итүчеләр юк.
Агач, юкә төшерү, мунчала чыгару, такта яру, утын әзерләү белән шөгыльләнгән төбәкләрдә гасырлар буе алга таба китә алмаганнар. Аларның бердәнбер табышы әхлакый югарылык. Экономик яктан алга китү өчен исә таш, тимер белән эш итәргә кирәк булган. Ә бездә аны белмәгәннәр. Юньлелек, эшчәнлек булган, әмма киләчәк буыннар өчен корылмалар калмаган.
Безнең халыкның бөтен рухи дөньясы урман белән бәйле. Әкият, җыр, табышмак, мәзәк бары тик урманга гына бәйле. Хәтта бәетләр дә шулай: фәлән кешене урман кискәндә агач баскан; фәлән кеше урманнан бүрәнә алып кайтканда, тауда аты ычкынып китеп
Поездларга билет алу кыен заманнарда, егетләр, билетсыз утырып, ревизорларга эләккәч (ул елларда авыл кешесендә паспорт юк) актка яздырганнар:
Фамилия?
Урманов.
Исемең?
Чытырман.
Һәм авыл советына еш кына шундый кәгазьләр килә иде: «Сезнең авыл советы гражданины Урманов Чытырман Арча Казан поездында билетсез тотылды. Аннан тиешле 3 сум штрафны Казан тимер юлы идарәсенең»
Бераздан бу фамилиянең нәрсә икәнен белеп алалар һәм егетләр тотылалар, яналар. Бары тик ветсанитар Хисмәт кенә шулай эләгеп яңа фамилия яздырып кайта:
Синьязар Минтаяров, ди.
Ул кәгазьнең дә авылга килгәнен хәтерлим.
Безнең урманның бер почмагы минем гел күз алдында тора. Сугыш елларында җиләккә баргач мин гел шунда чыгу ягын каера идем. Анда җиләк тә булмый иде. Телефонлы олы юл (бездә: чыбыклы юл) кырыендагы дүрт квартал почмагы ул. Анда юан баганалар утыртылган һәм аларның дүрт ягын квадратлап уеп кара буяу белән номер сукканнар. Әле дә хәтерлим: 217, 216, 196, 197 почмагы иде ул. Әлеге баганалар урман эчендә нәкъ кеше сыман утыралар, алар нәрсәдер әйтергә телиләр, сөйләшергә омтылалар. Кешеләрнең аларга ихтирамы шулкадәр зур, утыз өченче елларда утыртылган ул баганалар илленче елларда төптән череп, өзелеп аудылар, әмма бер генә кеше дә аларны утын итеп өенә алып кайтмады. Әлеге чыбыклы юл буенда башлары корган карт юкәләр, биек-биек ниндидер ятим юкәләр бар. Нигә башлары корды икән аларның? Аларның башларында күке, тилгән кебек кошлар утыра. Эссе көн. Дөнья тын. Кайдадыр тормыш бара, кайдадыр сугыш бара, кайдадыр шау-шу киләләр, ә безнең урмандагы юкәләрнең корган башларында тилгән, күке тып-тын утыра. Телефонлы урман юлы сузылып иңкүлекләр аша еракка китә. Ул юлның ике башын да мин беләм. Бер башы Мөрәле дигән авылга кара сазлыклы урамнары белән, гомер буе урманда, күлдә мунчала төшереп, еланнан чагылып яшәүче, бүре-төлкедән җәфа чигүче, әллә ниткән кырыс холыклы, әмма каты куллы морҗачы, мунчала чыгаручылардан торган авылга таба бара. Мөрәле гомер буена томан, яңгыр, саз эчендә яшәүче авыл булып күз алдына килә. Юлның икенче башы таш юлга барып чыга. Кояшлы көннәрдә ул як, еракларга чакырып, зәңгәр, аяз булып күренеп тора. Бәхет, сәгадәт, маҗаралар, минем киләчәгем шунда! Шунда! Болар әле вакытлы кыенлык, вакытлы газап, вакытлы ачлык Шул юкә төпләренә ятып, юкәгә сөялеп, мин күккә карый, еракка таш юлга карый идем, ерак-еракларга китәсе килә иде. Гомеремнең икенче яртысында мин бик ерак илләрдә булдым, әллә ниткән хикмәтле вулканнар, джунглилар, тау куышлары, шәһәрләр, халыклар, буар еланнар, филләр күрдем. Әмма гомер буе минем йөрәгемне телеп-телеп сагыш кайнады, бала вакытта шул юкә төпләрендә чыбыклы юл буенда ятканда уйлаган уйларым миңа гомер буе тынгылык бирмәде, гел каядыр чакырып торды.
Урмандагы телефон юлы Дөньяда моның кадәр серле тагын ни булыр? Аз гына җилгә дә сызгырып, урман шавына кушылмыйча аерым бер хәтәр тавыш биреп утыра иде чыбыклы юл. Без, малайлар, теләсә кайсы агачны теләсә нишләтергә хакыбыз бар дип ышанып яшәгән малайлар, шул телефон баганасына килеп колагыбызны куеп тыңлый идек. Бу баганадан колакка бөтен дөнья тавышы ишетелә, әллә кайдагы утраулар, вулканнар, җир тетрәүләр, тайфуннар барысы да ишетелә кебек иде. Шуны тыңлагандагы дулкынланулар! Язмыш шаян: 1952 елның җәендә Балтыйк диңгезенең бер квадратында бик көчле шторм булып, элемтә югалды. Генштаб, флот штабы, база штабы офицерлары төн йокламады. Шунда флот командующие белән телеграф сөйләшүен мин алып бардым; минем кул астыннан чыккан лентаны бер төркем өлкән офицерлар учларына алып торалар, борчулы кыяфәттә киңәшләшәләр һәм командующийның сорауларына кыска-кыска гына җавап бирәләр иде. Ә минем кулларым шулкадәр дерелдәде моны күреп СНИС (Служба наблюдения и связи) начальнигы миңа замечание ясады:
Нәрсә син усак яфрагы кебек калтырыйсың? диде.
Эскадра табылды, безнең вахта шул көнне бәйрәм итте, балачакның бер мәзәге исә минем хәтергә килде.
Имеш, безнең авылның җир чикләрен билгеләгәндә халык риза булмаган. Күрше авылга күбрәк киткән икән. Шуннан киңәшкәннәр. Арадан бер абзый әйткән:
Гөбернаторга тилиграм сугарга кирәк, дигән.
Әйтүен әйткән, әмма ничек сугасын аңлатмаган. Өстенә дә алмаган. Ирләр өстенә алмаган эшкә хатын-кызның тотынуы гаҗәпмени? Ике хатын кулларына миләш таяк алып таш юлга чыгып киткәннәр. Телеграф баганалары тезелгән чыбыклы юлга килгәч, чирәмгә утырып алъяпкыч алдына салган ипиләрен ашаганнар да, валчыгын бисмилла әйтеп кош-кортка сипкәч, телеграф баганасы янына килеп басканнар. Аннан ике яклап миләш таягы белән баганага суккалаганнар. Багана шаулаган. Ә болар шул шауга өстәп депеша җибәргәннәр: