Хәзер кешелек җәмгыяте шуңа кайтты, һәркемнең иңендә киндер капчык. Яшь егетнең яки кызның иңендә киндер капчыгы булмау модадан артта калганлык булып исәпләнә. Мин самолётка утырырга дип аэродромның бетон мәйданында басып торам, мине озатырга килгән кызым соңгы ялынычын әйтә:
Әти, мөмкин булса, миңа киндер сумка алып кайт ди.
Киндер сумка
Әсхәдулла абзыйда андый киндер сумкалар ничәү булды икән? Һәм аны Европадан эзләп йөрисеме икән?
Минем хәтеремә бер егет кереп калган. Кешеләр тышкы кыяфәтләре белән үзләренең каян чыкканын әйтеп торалар. Мин сизәм: менә бу чыкылдатып эшләп дөнья күреп яткан авыл малае. Менә монысы әти-әнисеннән акча сорап, велосипед, мопед, мотоцикл, «Жигули», «Волга» шул сызык буенча үсүче егет. Бу бәрәңгенең кайда үскәнен белә, әмма аны казып алуны яратмый. Бу итнең ничек кибеткә килүен белә, әмма силос кампаниясенә катнашмас өчен институтның здравпунктыннан яки поликлиникадан справка эзли. Һәм башка бик күп төрлеләр. Ләкин мин күзәткән егет крестьян егет иде, зур куллы, озын гәүдәле, эре аяклы. Бәхете булган, университетның юридик факультетына кергән. Авылдан килеп. Инде нишләргә? Авылны онытырга иде бит! Шәһәрчә булырга иде! Егет күзәткәләп йөрде дә бераздан озын чәч җиткерде. Метр да туксанлы егеткә озын чәч! Аннан, модага ияреп, ул чәчне юмас булды. Чәче тотам-тотам булып аның пальтосының якасын каплый, пальтосы арттан каешланып килә иде. Бераздан егет китап-дәфтәрләрен киндер капчыкка салып җилкәгә асып йөри башлады. Кирәккә-кирәксезгә тиз генә сигарет кабыза торган булды. Егет диплом алганчы киндер капчыктан бер дә аерылмады. Аның бик тә, бик тә европача буласы килә иде, шул максаттан чыгып, ул үзенең авыллыгыннан баш тартты! Мин елмаеп күзәттем: авыллыктан баш тартам дип, киндер капчык асып, ул авылдагы ата-бабаларына кире кайтты, кире кайтты! Ләкин ул үзе моны аңламый иде Капчык дигәндә безме инде аны белмибез? «Күтүмкә» дигән капчык була иде. Ат җигә торган аркалык белән түшлекне аласың да киндер капчыкның почмакларына берәр бәрәңге тыгасың һәм, төен ясап, авыррак булган саен төен ныграк кысыла торган итеп, «күтүмкә» асасың! Диңгез флотында дәрестә миңа унөч төрле «диңгез төене» өйрәттеләр. Шуның җиде-сигез төрлесе безнең авыл кешеләре өчен яшәү, эшләү формасы иде. Мин «диңгез эше» дигән фәннән имтихан биргәндә «биш»ле алдым, чөнки унөч төрле төеннең җиде-сигезен тормыш үзе өйрәткән иде.
Тагын чит илдә йөргәндә без бер паркта булдык. Анда кафель, обой, полировка кебек әйберләрдән бөтенләй баш тартканнар. Киләсең бер кибет янына анысы бурабзар (бурап эшләнгән абзар). Аласың кофе. Утырасың агач бүкәнгә. Өстәл урынына агач төбе. Бу хәзер Европада иң югары культура шартлары дип исәпләнә. Безнең авылда җиткән дүрт егетле бер гаилә бар иде, аларны Шәфыйкныкылар дип йөртәләр иде. Атасыз, ятим үскән бу егетләр колхозның бөтен эшен кырып эшлиләр дә буш вакытларында өйләрендә башмак, күтәрмә, чабата ясыйлар, сәкегә җыелып тәмле итеп аш ашыйлар һәм аларның утыргычы бары тик бүкәннән генә иде. Әйбәт, әдәпле егетләр Гыйльмулла, Нуриәхмәт, Шәһидулла, Галиәхмәт агач бүкәндә утырып үстеләр дә Ватан азатлыгы өчен көрәшкә чыгып киттеләр һәм шул көрәштә башларын салдылар. Европа бүкән белән безне гаҗәпләндерә алмый.
Парижда без урнашкан отельнең исеме «Кургаш таба» иде. Бу исем миңа ошады. Кургаш икән кургаш. Таба безнең юлдаш. Табада без коймак пешерәбез, кабартма, сумса, өчпочмак, бәлеш; ярма, кабак, дөге, бәрәңге, әнис салып, ит турап бәлеш пешерәбез. Каз бәлеше була, кабак бәлеше, каздан баш-аяк бәлеше була. «Кургаш таба» кешеләре төнге йокы алдыннан безгә берәр стакан катык өләшеп чыктылар. Катык
Безнең авылда катык стаканлап түгел, чиләкләп үлчәнә. Катык безнең авылда чут түгел. Шулай, йөрисең бит: беркайчан да «мин хәзер уң аягымны, аннан соң сул аягымны атлыйм» дип баш ватмыйсың, ә болай гына атлыйсың. Безнең авылда катык ашау да шулай. Катык бар, аны ашыйсы һәм вәссәлам Ә хәзер төнгә йокы алдыннан бер стакан катык ашап кую зур бер хәл икән. Европада да шулай, безнең курортларда да. Мин тыңлап йөрим:
Ә сез, мадам, кичә катык эчкән җирдә күренмәдегез
Минем башым авыртып тора иде. Шуңа күрә мин постельдән кузгалмадым
Ах, мадам Үземә әйткән булсагыз. Кичке катыкны эчми калырга ярыймы соң? Ничек инде сез үзегезнең сәламәтлегегезгә каршы үзегез үк көрәшәсез? Шулай ярыймыни?
Яши торгач, авылның байтак гадәте дөнья культурасына, әдәп-әхлак кагыйдәләренә кертелгәне беленде. Хәтта хәрби уставка да. «Строевой устав» дигән кырыс кануннар җыентыгы бар. Мин уставны ихтирам итәм. Анда коры гына җөмләләр белән кеше тәрбияләүнең, иләмсез, тәртипсез күренгән яшь егеттән солдат яки матрос «ясауның» кагыйдәләре беркетелгән. Алардан берсе: стройга баскач, иптәшеңнең кием-салымы рәтләп киелгәнме икәнен карарга (1 нче глава, 25 нче пункт), аны әйтергә, ярдәм итәргә диелгән. Безнең авылдан бу! Бездә шулай: кышын юлда очраган кешенең бите-колагы өшегән булса, беркайчан да моны әйтмичә узмыйлар. Фәлән-фәлән кием астыннан кирәксезгә фәлән кием күренеп тора икән моны җай белән генә әйтмичә калмыйлар. Моның өчен бары тик рәхмәт әйтеп кенә узалар.
Ерак юлдан ат белән кайтканда да шулай. Тезелешеп кайткан атларның берсенә җыелалар да арба өстендә гәп сатып баралар. Каршыга да шундый кәрван очрый. Күз күрмәгән кешеләр шунда әйтеп узалар: фәлән атның дилбегәсе аска төшкән, фәлән ат арбасының чәкүшкәсе чыккан, тәгәрмәче чыгарга мужыт Һәм башкалар. Калганын мин самолётта Ватанга кайтканда уйлап кайттым. Чыннан да, моданың бик күбесе авылдан. Культуралы зур-зур шәһәрләрдә егетләр, ирләр ак оекбаш белән кара туфли кия башладылар. Бервакыт зур бер дәүләтнең президенты килгәнен телевизордан күрсәттеләр, ул самолёт трабыннан төшкәндә, мин игътибар иттем: модалы киенгән президентның аякларында ак оекбаш иде. Сугышка кадәр безнең авылның иң затлы модасы ак оекбаш кию иде. Минем бу турыда язарга карар кылуыма тагын бер нәрсә сәбәп булды. Ничектер, кулыма алып, «Борынгы Греция тарихы» китабын укып ята идем. Бер җөмләгә тукталдым: борынгы греклар, диелә анда, күләгәне аяк белән үлчәп вакытны билгеләгәннәр. Тукта әле, тукта Ә без? Ә без? Көтү чиратына чыкканда, Торна елгасы буенда җиләк җыйганда, Масра юлындагы түр басуда торналар төшә торган басуда борчак чапканда без дә сәгатьне шулай белә идек бит!
Димәк, дөньядагы бөтен халыклар белән уртак гадәтләребез, уртак гамәлләребез бар безнең. Димәк, туганда ук бөтен холык-фигылебез, эш-гамәлләребез аркылы бөтендөнья халыкларына бәйләнеп туганбыз без.
Бу әсәр безнең авылда яшәгән, бүгенге буынга юньле әхлак-гадәтләр тапшырып дөньядан киткән кешеләр турында Бу әсәр илленче еллар яшьлеге турында
Кереш сүзгә өстәмә
Аэропорт. Ташкентка оча торган самолётка кеше утырта башлаганнарын көтәбез. Инде чемоданнар тапшырылган, кулда җиңел сумкалар гына калган. Китүчебез якын туганыбыз, утыз елдан артык инде Урта Азиядә партия, профсоюз җитәкчелегендә эшләүче Нәкыйп абый. Тимер рәшәткәләр янына килдек. Нәкыйп абыйның багажга тапшырмаган яшел солдат капчыгын кулыма алам. Чамадан тыш авыр.
Нәрсә бу? дип сорыйм. Ул авыр сулый. Нәрсә бу? Ташмы әллә? дим, шаярып.
Әйе, энем, таш, ди. Аннан сөйли: Су буена төштем. Аннан ике төрле таш алдым. Берсе катламлы таш, икенчесе чыпчык ташы. Бәлки, ул ташларга ата-бабалар баскандыр? Бәлки, сабый вакытта яланаяк аларга мин басканмындыр? Аннан урманга бардым. Нарат, чыршы күркәсе җыйдым. Аннан утын әрдәнәсеннән байтак әйбер җыйдым. Нарат, юкә, имән, каен бүкәннәреннән берәр тәгәрмәч кисеп алдым. Ул авыр сулады. Ә безнең тегендә юк Мин торган район үзәгендә, дим. Анда болар юк