Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 стр 4.

Шрифт
Фон

 Дөбер-шатыр, гөбернатор,

Безнең сүзне тыңлап тор.

Аннан гөбернаторга җир мәсьәләсендәге дәгъваларын сөйләп, авылга кайтканнар һәм халыкка:

 Гөбернаторга тилиграм суктык, бераз көтеп карыйк, дигәннәр

Безнең авылның исеме әллә шуннан «Гөберчәк» булып киттеме икән? Бер генә легендада, бер генә сүзлектә дә бу исемгә әлегә аңлатма табылганы юк

Сүз башы урман иде бит әле. Урманга беренче баруымны хәтерлим: дүрт яшьләрдә булганмындыр. Аңарчы урман безнең басу түрендә могҗизалы стена, серле әкият булып торды. Ул басу түренең бер почмагыннан башланып, ике чакрым ераклыкта ярым боҗра ясап, авылны әйләнеп уза. Офыктагы урман өсте теш-теш булып күренгәнлектән, бала вакытта мин аны безнең басу түренә сырты белән салынган мәһабәт пычкы дип белә идем. Менә, ниһаять, шул сихри дөньяның бер почмагына алып кереп мине бастырдылар. Күзгә ташланган иң беренче нәрсә күч-күч булып утырган абагалар иде. Болар иксез-чиксез, болар серле дә, куркыныч та иде. Аннан миңа карт имән ботагында утырган бер кошны күрсәттеләр. Ул, ахрысы, миннән бик аз гына кечкенәрәк иде. Мәче башлы ябалак. Аның бите миңа кеше бите булып күренде. Безнең урамда әллә ничә карчыкның, бер-ике картның бите нәкъ шундый. Ботак сыныклары ыргытып аны куркыттылар. Саргылт-соры иләмсез канатларын җәеп ботактан күтәрелгәндә, минем өскә җил бәрде. Ул салмак очып эчкәрәк кереп китте. Ул көнне безнең урманда бөтен кошлар сайрый иде. Агачлар арасыннан, күктән музыка ява, бөтен нәрсә зыңгылдап, яңгырап, шатланып тантана итә иде. Ахырдан, берничә еллар узгач, мин «уфалла» арбасы белән бу урманнан утын ташыдым. Абагалар беткән, мәче башлы ябалаклар да күренми иде. 1947 елда Ашхабадта җир тетрәде. Шунда безнең урманга леспромхоз килде һәм бездән агач озаттылар. «Ашхабадны торгызыр өчен» урман кисүчеләрнең лозунгысы шушы иде. Леспромхозның шунысы ярый, күпме киссә, шуның кадәр утыртып китә. Әмма соңгы елларда аерым кешеләр кулына «Дружба» пычкысы килеп керде. «Дуслык» пычкысы урман өчен зур дошман булып чыкты. Урман сирәгәйде, анда киек-кошлар бетте. 1933 елларда исә әле анда тилгәннәр, урман тавыклары, төлке, куян, бүре, ябалаклар, күке, тукран һ.б. җан ияләре тулып ята иде. Торна елгасы дигән урынында язын торналар туктап бала чыгара иде. Урманнан бөркет килү үзе зур вакыйга була иде. Бөркет, гадәттә, җәйге иртәдә, кешеләр йокыдан торганчы ук авылга килә. Ул ындыр арты тирәсендәге берәр багана башына, узган елдан калган кибән, эскерт өстенә, әвеслек, абзар түбәсенә утыра. Кешеләр аны күрмиләр, әмма каралты-кураны ачып кош-кортны чыгарсаң, кош-корт шунда ук борчыла, курку авазлары сала. Авылга килгән бөркетне авылның бөтен кошлары сизә.

Бүрене дә шулай. Бүре көзге томанлы төннәрдә, язгы иртәләрдә килүчән. Авылда шундый кичләр була: бөтен дөньяны дымлы томан чорнаган, йорт тәрәзәләреннән анда-санда гына кечкенә саргылт утлар күренә, дөнья тын, куркыныч! Җир шары шушы билгесез томан эчендә әкрен генә, тигез генә шаулап әйләнә сыман, син аның әйләнгәнен тоясың. Менә шул вакытта авыл читендә кинәт кенә бер эт елап өрә башлый, авыл җанлана, эт тавышына башкалары да кушылып, бөтен авылда «эт концерты» башлана. Йортларның ишекләре шыгырдап ачыла, кешеләр абзар-кураны бер әйләнеп керәләр, абзарда сыер авыр гына мышнап ала, фонарь яктысында сарыкларның күзе гәрәбә булып яна, алар куркышып, тыбырдашып, берсен берсе бәреп, абзар стенасына сырышалар. Ә эт елый-елый баскыч астына кереп китә, әйтерсең ул хуҗасыннан сорый:

 Йоклама, йоклама, бүре килде, авылда бүре бар! Монда керсә, иң беренче мине алачак ул, мине сакла, мин сине саклармын!

Безнең авылда исә этләр бик сизгер. Урманлы җирдә шунсыз мөмкин түгел. Бер этне хәтерлим: абзарда сарык бәтиләгәнен дә сизә һәм, чоланга килеп, өреп хуҗаларны уята иде. Ул хуҗалыкта беркайчан да январь, февраль бәтиләре өшеп үлмәделәр.

Бүре шулай бөтен авылны дер селкетә дә китә. Киткән була. Этләр, бичара, бик зур эш эшләдек дип бер-берсенә соңгы сәлам биреп алалар да йокыга яталар. Әмма бүре басу түрендә төн уздыра да соры томанлы юеш иртәдә әвеслек тирәсенә килеп чыга. Анда иртәрәк чыккан каз-үрдәк, кичтән адашып кунган сарык-фәлән булмый калмый. Кайвакыт ат саклаучы малайлар әсәрешеп-куркынып, ат чабып авылга кайталар.

 Фәлән атның арт санын бүре умырган!

 Фәлән тайны бүре алмакчы булган, атлар урап алып кына саклаганнар!

Мондый сүзләр еш ишетелә иде.

Безнең бабаларыбызның мәҗүсилек заманында бүре культына табынган булу ихтималын фольклорчылар еш әйтәләр. Шулайдыр, шулай булгандыр. Бүредән курку белән бергә халык күңеленең бик тирән төбендә бу хайванга курку катыш яшерен ихтирам, олылау хисе ятканын белмибезмени?

 Кичә төнлә бүре килгән, дип, иртәгесен сөйләнгән хәбәр шом катыш серлелек, зурлык, әһәмиятлелек белән йорттан йортка йөри иде. Бүре килгән Әйтерсең кабереннән торып борынгы баба, изге ата килеп киткән, ә без берни белмичә йоклап ятканбыз. Мондый шомлы ихтирамны мин Обь буендагы бер татар авылында аюга карата сиздем: аю төнлә тайгадан чыккан да авылга килеп берәүнең бурабзар ишеген вата башлаган. Көче җитмәгәч, китеп барган. Иртәгесен бу хәбәр йорттан йортка тапшырылды, урам почмакларында сөйләшеп торулар, капка төпләрендә аз сүз белән фикер алышулар булды.

 Ишеттегезме? Узган төн бабай килгән икән

Бу җитди тын сөйләшүләрдә мин шулай ук борынгы бабаларның ерак гасырлардагы рухи авазларын ишеткәндәй булдым.

Балачакның бүрегә бәйле куркыныч төннәре, дәһшәтле кичләре, әкиятләре күп булды. Безнең авылда бабалардан калган бүре капкыннары, юл йөргәндә янда тота торган кистәннәр, үкчәсенә бозау тиресе каккан киң чаңгылар (тауга менгәндә тиренең мехы кире шудыртмый), тагын әллә ниләр бар иде. Бабалар, күрәсең, аю-бүре белән әвәрә килеп яшәгәннәр. Капкынга эләккән бүренең аягын өзеп качуы, төнге юлда ат каршына чыгып утырган бүреләрнең ат хуҗасын ничек иза чиктерүләре турында әллә ниләр сөйлиләр иде. Мин бик кечкенә идем әле, урман эчендәге Бимәр авылы урыслары бүрене тере көе тоттылар. Авылга бүре килеп бик җәфалагач, бер аучы үзенең бакча артындагы иске коесы өстенә төнгә ит куйган. Кое өстендәге алдавычка бүренең килеп керүе булган, черек такта сынып бүре коега егылып төшкән. Ул бүренең алдануын кызгану хисе белән сөйләгәннәрен хәтерлим. Буранлы кышның бер көнендә авылда хәбәр таралды: тире җыючы Низамига теге бүрене тунамый-нитми китереп биргәннәр. Низаминың улы Габдерәкыйп, шаян күңелле, фантазиягә бай малай, урамда хәбәр таратып йөрде: караган өчен бер тиен акча түлисе, диде. Ул көнне аларның капка төбе тулы малайлар булды. Габдерәкыйп аларны универмагның хатын-кыз аяк киеме бүлегенә керткән шикелле өчәрләп кенә келәткә кертте. Мине ул иң ахырга калдырып үземне генә кертте. Теләгәнчә кара, диде. Мин дөньяда курку катыш зур ихтирам белән бер әйбер янында да шулай каушаганым булмады кебек. Кышкы салкында арт һәм ал аякларын сузып катып калган, калын мехлы соры бүренең авызыннан ике яклап коточкыч таза тешләр тезмәсе күренеп тора иде. Минем күзләремне яшь басты, тын буылып торды. Якын килергә куркып, үрелеп кенә бармак очын бүренең йонына тидереп алдым. Ерткыч булса да, мондый хәлдә ул кызганыч иде. Аларны әле дә кызганам: быел кыш авылга кайткач, үзебезнең авылдагы бер аучының берьюлы ике бүре атканын сөйләделәр. Колхоз фермасында бозаудан бер сыер үлгән дә, тиресен тунагач, түшкәсен басу түрендәге коры елгага илтеп аударганнар. Берәр көн узгач, шул тирәгә якын гына юл ярып машина белән узган шофёр егет түшкә ботарлап яткан өч бүре күргән һәм кайтып аучыга әйткән. Аучы исә, ак халатын бөркәнеп, ике көпшәле мылтыгын асып, шунда китеп тә барган. Берни дә сизмичә кабалана-кабалана ит умырып яткан бүреләрнең икесен атып та алган. Өченчесе качкан. Бүреләр дә беркатлы була кайчак. Көпә-көндез карлы басуда йөрергә ярыймыни инде? Сугыш вакыты түгел бит, ирләр бар, аучылар бар.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3