«Если я знаю, что знаю мало, то добьюсь того, чтобы знать больше»
Бу җөмлә В. И. Ленинның чыгышыннан икәнен мин 1937 елгы дәфтәрләрдән белдем. Дәфтәр тышына шуны язалар иде. Әти әйтеп яздыра торган икенче җөмләне мин ни өчендер Горькийныкы дип хәтерләп калганмын.
Кемнеке булса да булгандыр, әти, яткан җиреннән торып, бу җөмләне язган апаларның кәгазен тикшереп, һәрберсенә көн саен билге куя иде. Ә җөмлә, минем хәтерем ялгышмаса, менә мондый иде:
«Жена коллежского асессора Онуфрия Артамоновича, сидя на террасе, потчевала околоточного винегретом». Минем апалар (ә мин яза белмим эш рәхәт!), гадәттә, өч сүзне яза белмиләр иде. Болар: асессор, потчевала, винегрет. Кайвакытта «Ануфрий»мы, «Онуфрий»мы дип аптырап калучылар да була иде.
Ара-тирә әти әйтеп куя иде:
И-их, бер марҗа китереп укытырга сезне
Бу сүзгә әнидән башка барыбыз да әсәренә идек. Нәрсә, кем икән ул безне олы дөньяга чыгарырлык марҗа?
Әти кайвакытта сүзнең этимологиясе белән дә шөгыльләнә иде. Өйдә укучылар күп, нигә әле эксперимент алып бармаска, нигә әле проблемалы ситуацияләр тудырмаска? Һәм әти, идәнгә сузылып яткан килеш, проблемалы ситуация тудыра. Ул бер җыр әйтә. Ул җырның беренче икеюллыгы нинди булгандыр, анысын белмим, әти исә «ситуацияне» соңгы икеюллыктан тудыра иде.
Ә менә болай булса ничек? Бәлки, соңгысы дөрестер?
Мондый грамматика дәресләре безнең өйдә байтак кичләрне ала иде.
Орнитология. Кошлар турындагы тикшеренүләрне, фәнни яктан өйрәнүне хәзер шулай диләр. Әти кошлардан бары тик сыерчыкны гына өйрәнә иде. Безнең бакчада дүрт тополь булып, шуларның берсе йортка якын. Шул топольнең башына, авызын көнчыгышка каратып, сыерчык оясы куелган. Әтинең бөтен игътибары шул иде: фәлән кеше сыерчык оясы куйган. Әмма авызын көнбатышка караткан. Балалары иртәнге кояш белән җылынмаса, сыерчык ул оядан игелек күрми инде, дип борчылып сөйли иде.
Әти һәр язны беркөнне шатланып өйгә керә һәм әйтә:
Үзебезнең сыерчык килгән
Моны без барыбыз да шатланып каршы алабыз. Үзебезнең сыерчык килгән! Үзебезнеке! Әти безгә сөйли: сыерчыклар ничек итеп ерак диңгезләр аша күчеп китәләр, ничек итеп арыган кошларны күтәрә алмыйча, бер диңгез пароходы баткан, ничек итеп безнең сыерчык Урта диңгезне кичкән һәм Кызыл диңгез буенда кышлаган, бездә яз килгәнне сизеп, ничек юлга чыккан һәм Татарстан җөмһүрияте Арча районындагы бер авылда, беренче тополь башындагы үз оясына кайтып җиткән Болар берсе дә әкият түгел: әти, беренче топольдәге сыерчыкны тотып, аягына ситсыдан берәр «балдак» тегеп җибәрә һәм алдагы язда шул сыерчыкны тотып өйгә алып керә һәм ситсының Урта диңгездә, Кызыл диңгездә никадәр уңганын, төсен югалтканын безгә күрсәтә, куркынган сыерчыкның аягына яңа ситсыдан яңа «боҗра» киертә иде. Бу вакытта ул бездән бигрәк шатлана һәм «сез дә минем кебек шатланасызмы?» дигән кебек безгә карап-карап ала иде.
Ветеринария. Әтинең бу өлкәдә азмы-күпме мәгълүматы булганын хәтерлим. Аты яки сыеры бәвел итә алмаса, күршеләр әти янына киңәшкә керәләр иде. Андый очракка әтинең җыеп куйган үләне була. Бу үлән безнең ишегалдында баскыч төбендә үсә, исеме «мәче борчагы». Шуны кайнатып, шул суны атка яки сыерга эчерсәң күр дә тор, авыру узар. Кайвакытта агай-эне әти янына килеп зарлана иде: ат ябыга, ашаткан тәненә ятмый. Әти шул вакытта ул агайның атына режим куя иде: алдына әрекмәннән башка әйбер куймаска. Бер көн, ике көн уза атның эченнән әллә никадәр корт коела. Ә берәр атнадан ат тәнгә ит сала, карыйсың аның инде чакмалары кушыла3
Безнең өйдә «Җәгърафия» дигән яшел тышлы бер китап бар иде, аның тышына глобус төшерелгән. Мин бик кечкенәдән глобус, карта (харита) кебек нәрсәләргә гашыйк булып үстем. Миңа географ булырга, карталар, координатлар, яшел тирәлекләр, чия таулар, аксыл чүлләр белән эш итәргә иде! Язмыш алай кушмады. Әтинең шул «җәгърафиясе» аркасында мин дөнья киңлекләренә атаулар, вулканнар, тайгалар, чүлләр, океаннарга малайларча аларның нинди табигый кырыс куәткә ия булганын аңламаган хәлдә гашыйк булдым. Гомергә. Ярымшарлар картасы, яшькелт-зәңгәр глобус минем өчен изге! Ярымшарлар картасын мин гомер буе эзләдем, Казан кибетендә аны бары тик мәктәпләргә «за безналичный расчёт» бирәләр, ниһаять, мин аны Феодосиядән алып кайттым. Безнең өй баеды! Безгә бөтен дөнья керде, без инде Яңа Җир утравы, Камчатка, Патагония, Флорида, Сингапур, Кунашир, Иокогама, Оклахома белән генә эш итәбез! Мин дә, улым да бәхетле!
Йорт өчен урын сайлаганда, әти, үзенең күршесе Гыйбадулла карт белән сөйләшеп, аның ындырын алган һәм чирек гектарлы урында бакча ясаган. Шул ындырга ул иң башта дүрт тополь утырткан. Ул топольләр хәзер бик юан һәм бик җәенке. Аларны биш-ун ел саен кыркып торасы. Әни барлыгы тугыз бала тапкан. Бишесе үлгән. Аларның кабере дә билгесез. Бары тик берсе сугыш вакытында окоп казуда чирләп 26 яшьтә дөньядан киткән Ракига апаның гына кабере билгеле. Безнең гаиләдән дүрт кеше үсеп дөньяга чыкты. Мин хәзер уйлап куям: әти нигә инде тугыз яки ун тополь утыртмады икән?
Әти мине тәрбияли алмады. Вакыты ул түгел иде. Әмма алда әйтелгән таләпләрнең өч пунктын йөрәгемә сеңдереп дөньядан китте. Мин әтине хәзер хәтеремне эшкә җигеп кенә күз алдына китерәм. Ул кем иде, нинди иде, дуслары кем иде?
Дуслары дигәннән, өч кешене телгә алмыйча мөмкин түгел. Беренчесе Яхин Кәрим. Мәгърифәтче Таиб Яхиннар, композитор Рөстәм Яхиннар нәселеннән. Каяндыр килеп Арча районы Сеҗе авылына утырган. Бу авылны рәсми документларда «Мурия Мусич» дип атыйлар иде. Әтинең Яхин Кәрим белән аралашуы бакчачылык, умартачылыкка нигезләнгән иде кебек. Боларның бөтен нәрсә уртак иде: әтидә сирень бар, Кәрим абыйда крыжовник. Әтидә яңа сорт кызыл карлыган бар, ә ШКМ укытучысы (Школа колхозной молодежи) Яхинда яңа сорт алмагач яки помидор. Помидор яңа төр яшелчә, аның исеме урыс алмасы. Моны безнең төбәктә Яхин гына үстерә иде. Бакчада әтинең малайларча эксперимент уздыра торган гадәте дә бар иде. Мәсәлән, үсеп килгән кабакка ул бервакыт тырнап үзенең исемен язып куйган. Кабакны күп үстерә һәм кыш буе кабак бәлеше пешерә идек. 1938 елның кышында сәке астыннан бәлешкә турарга дип бер кабак тәгәрәтеп чыгарсак күрәбез: әтинең имзасы матур булып кабарып үскән. Әни кабакның ул төшен кисеп алды. Аннан гел шуны кулына алып елый торган булды. Тагын Савелий Петрович. Монысы Чүриле авылыннан. Әтинең бар әвәрә килгәне шуның белән. Савелий аңа буяу табып бирә, әти умарта буйый. «Менә моны бер генә банка бирде Савелий», дип, кадерләп кенә тәрәзә рамы буйый, йортка затлы ак буяу исе чыга, бу ис хыялларны әллә кая алып китә, сары фуражка кигән кызыл битле Савелий күз алдында хикмәтле бер мифик шәхескә әйләнә. Савелий диюгә, баш әйләндергеч буяу исе килгән сыман була, шул буяу исе килгәндә, ничектер йортка ямь тула: руска-татарга бүлмичә, кулыннан эш килгән, гуманлы, юньле холыклы, дөнья күргән ирләрне ярата, ихтирам итә торган, кызыл битле, сары фуражкалы Савелий елмаеп торган сыман була. Безнең өйгә Савелий Петрович килгәндә, әти бик бәхетле була, умарталар, рамнар, тәрәзә-ишек буяулары белән мәш килә, безне онытып тора иде. Чүриледә Савелий Петрович өендә дә шулай булган икән. Моны миңа, инде әти дә, Савелий Петрович та теге дөньяга вакытыннан элек китеп баргач, Савелий хатыны Полина Потаповна сөйләде.
Сунгат, Сунгат дип авыр сулады ул. Какие хорошие люди были. Как они дружили с нашим-то, Савелием. Какие пасеки для колхоза поставил наш-то! И как они любили красить. Оконные рамы-то. И наличники. Ульи Ох-ох, господи
Әтинең өченче бер дусты Арча урысы Пётр Степанович иде. Монысы столяр. Кызыл агач остасы (русча «столяр-краснодеревщик»). Әти русча-татарча школада укыганда шуларда квартирда торган. Шуннан гомергә дус булып калганнар. Савелий Петровичта да, Пётр Степановичта да татарга кимсетеп яки өстән карауның эзе юк, әтигә, безнең гаиләгә алар тигез дәрәҗәдә карыйлар, һич тә руслык-татарлык аркасында аерма чыкмый иде. Пётр Степановичның йорт-җире бик зур булып, алгы йортына ул мастерская эшләгән, анда балта остасында нинди нечкә корал булуы мөмкин барысы да тупланган һәм кул белән әйләндерелә торган зур маховиклы верстак куелган иде. Пётр Степанович яныннан кайткач, әти, һичшиксез, лапаска чыга һәм яңа материалдан нәрсә дә булса ясый башлый иде. Ул ышкылаганда бөтерелеп-бөтерелеп төшкән йомычкадан лапаска хуш ис тарала, лапас яктырып, ямьләнеп китә. Малай кайчан бәхетле була дип сорасалар, мин бер дә шикләнмичә әйтә алам: лапас астында, әтисе рубанок яки фуганок астыннан ап-ак йомычка бөтеркәләре очырганда, әтисе шомарта торган яңа тактаның башын тотып, ярдәм итешеп торганда. Хәзер олайгач бу турыда мин еш уйланам: суд залыннан хәбәр итәләр, мораль темага газетада мәкалә бастыралар. Фәлән бала әтисенә суккан, фәлән бала әти-әнисен рәнҗеткән, диләр. Мин шунда крестьянча уйлап куям: димәк, ул ата кечкенә чакта малаена такта ышкылап күрсәтмәгән, димәк, алар бергәләп яңа тактадан эскәмия яки уенчык ясамаганнар, малай яңа йомычка исен сизми калган