Әти кайтышлый Мәкәрҗә ярминкәсенә кергән, Казанда Болгар номерларында тукталган. Ниндидер руслар (купецлармы?) аңа үзләренең визит карточкаларын бүләк иткәннәр. Шул карточкалар арасында татарча язылган икесен мин музейга тапшырдым. Берсе язучы М.Галинеке, әти аны күрше Курса авылы кияве дип белеп сөйли иде; икенчесе педагогик темаларга язучы «Шура» журналының иң актив корреспонденты Габделкаюм Баһмани дигән кешедән. Анысы Сатыш мәдрәсәсендә әтинең һәм шул ук сыйныфта укыган шагыйрь Миргазиз Укмасыйның остазы булган икән.
Узиннан кайткан елны әти үз авылында татар балаларын русча укыта башлаган. Әмма бу эшкә ул бераз гына соңга калып керешкән: 1911 елда Ишми ишан доносы буенча Казан артының бик күп яңача укытучы мөгаллимнәре, яңа фикерле муллалары кулга алынган, мәктәпләр яптырылган. Мамадыш өязеннән исправник кушуы буенча Чүриле уряднигы килеп әтине дә кисәтеп киткән: яңача укытмаска вәссәлам 1911 елның өрәге әле каты булган.
Ул арада Беренче империалистик сугыш башланган. Әбинең олы улын сугышка алганнар хәсрәттән әби башын бәйләгән. Бераздан уртанчы улын алганнар әби урын өстенә менеп яткан. Озак та үтми әтине алганнар (кече ул) әби урыныннан сикереп торган да хуҗалык эшенә тотынган. Әти сугышка барганда Мамадыш өязе Түбән Симет авылы егете Габдрахман Сафин белән бер ротага эләккән. Танышып, дуслашып киткәннәр, Габдрахман сугышка алынганчы Казанда Кәримевләр матбагасында конторщик булып эшләгән икән.
Исән кайтсак, сеңлемне сиңа бирәм, дип, әтине ышандырган.
Әти алданрак кайткан да аны көтеп тормыйча Симеткә киткән. Икенче баруда теге сеңелне алып та кайткан. Аннан күрше авылга күчеп утырып балалар укыта башлаган. Ул арада революция булган.
Тәрбия өлкәсендә әтинең берничә таләбе бар иде. Моның өч пункты хәтердә калган. Ул таләпләрдән мин файда да күп күрдем, зыян да аз күрмәдем.
Ялганлама. Тик дөресен генә сөйлә.
1944 елда педучилищега укырга кердем. Малай-шалай, тәнәфестә ду күчереп, бер сугышып алабыз. Бервакытны Габделхәй исемле малай белән (икебез дә отличник, ул староста, мин профорг) шәп кенә уйнап алдык. Бәхетсезлеккә каршы, беребез этте, икенчебезнең терсәге тәрәзәнең дәфтәр зурлыгындагы бер өлгесенә кереп чыкты. Нишләргә? Болай, тәрәзәне көн саен аз-маз тишкәләп торалар. Ярый инде, ди Габделхәй, хезмәт укытучысы Сабир абыйга әйтербез дә куйдырырбыз. Ә мин риза түгел, әтинең еракта калган, онытылган шәүләсе миңа яный:
Ялганлама. Тик дөресен генә сөйлә
Һәм менә без директор кабинетында.
Ни йомыш? дип елмая калын иренле, көдрә чәчле директор.
Без ни тәрәзәнең бер кечкенә өлгесен ваттык
Әһә, ярый, барыгыз
Без өстән тау төшкәндәй бәхетле чырай белән кабинеттан чыгып китәбез. Бер көннән безгә менә нәрсә мәгълүм була: малайларның директорга үз аяклары белән кереп тәрәзә ватканны әйтүе училищеның тарихында беренче очрак икән. Ун көннән икенче нәрсә билгеле була: Габделхәй белән безнең октябрь ае стипендиясен «тәрәзә ваткан өчен» директор приказы белән тотып калганнар. Ялгышмасам, 35 әр сум ала идек бугай. Дәфтәр кадәр өлге җитмеш сум! Егерме елдан соң өченче нәрсә билгеле була: директорыбыз ул елларда дәүләт милкен шактый туздырган икән
Урлама. Кеше малына, дәүләт милкенә кагылма.
Бу кагыйдә безгә тел ачылганчы ук, «дәүләт» сүзен аңлаганчы ук киртләнде. Бервакыт, мәктәптән дәфтәр урлаганда, мин моны онытып торырга тырыштым. Чөнки бу актны караклык дип түгел, ә бер зарури хәл, табигый эш дип кабул иттем. Шуннан соң әтинең бу кагыйдәсе белән гомер буе җәфа чиктем.
Гражданский киемне салдырдылар да хәрби формага төрделәр. Төн. Киемнәребезне капчыкка салып, караңгылыкта каяндыр каядыр атлыйбыз. Якында гына томан эченнән бер нәрсә үкерә, моны маяк диделәр, бик якында гына, имеш, диңгез. Ул вакыт-вакыт ух-ах килгән сыман, малайлар әйтә шторм, имеш. Мин диңгез тавышын ишетмим дә, гел уйланып барам. Минем тәнемне әле генә кигән өр-яңа тельняшка рәхәтләндерә, минем бөтен киемем яңа, яңа киемнең хуш исеннән башым әйләнә. Минем беркайчан да болай бөтенләй өр-яңадан киенгәнем юк иде. Ә теге елларда, кибетләрдә күлмәк, чалбар материаллары аз вакытта, әти авыр сулап әйтеп куя иде:
Кечкенә улыма флотский күлмәк алып бирәм әле баегач
«Флотский күлмәк», аның нәрсә икәнен белмәгән килеш, минем каныма сеңеп, бәхетнең гөмбәзе сыман булып хыялыма керде. Әмма әти аны кигертә алмады. Әти белән әни бакча казыганда, мин балчык арасыннан ялтыравыклы бер тимер таптым. Чылбыр кебек ишкән. Мин инде моны чүкеч белән төеп боҗраларга аерырмын дип уйлап та бетермәдем, әти белән әни йөгереп килеп моны миннән алдылар. Һәм ах та ух килделәр. Баксаң заманында әти тарафыннан әнигә бүләк ителеп, соңыннан балалар югалткан алтын брушки икән. Егерме еллап балчыкта яткан
Әти минем аркамнан сөйде. Иртәгесен ул Казанга чыгып китте:
Моны «Торгсин»га (Торговля с иностранцами) биреп, улыма флотский күлмәк алып кайтам, диде. Мин ике-өч көн үземә урын тапмыйча әтине көттем. Әмма «Торгсин», пробасы түбән дип, брушкига бик аз хак биргән. Шуның өстенә кибетләрдә флотский күлмәк бөтенләй юк икән. Теге брушкины әни сугыш вакытында ике чиләк бәрәңгегә алыштырды. Ә флотский күлмәкне миңа 15 ел узгач дәүләт кигертте.
Бераздан утлар күренде, ниндидер йортка кердек, казарма, имеш. Бүлмәләргә тараттылар. Икешәр катлы буш тимер караватлар. Буш матраслар бирделәр. Әйттеләр:
Ишегалдында фәлән җирдә салам бар, шуны тутырыгыз. Салам без белгән эш, тутырдык. Әмма караватның тактасы юк. Главстаршина әйтә: ишегалдына чыгыгыз, анда такта склады бар, шуның кырыенда вак-төяк горбыль-фәлән бар, шуларны юнәтегез, ди.
Ул арада малайлар такта күтәреп тә керделәр. Мин дә киттем. Әмма складка якынлашуыма яшь бер тавыш ишеттем:
Стой, кто идёт?
Мин такта алырга килдем, дидем.
Стой, стрелять буду.
Затвор чыңлады. Мин главстаршина янына кердем:
Аннан алырга ярамый икән, дидем.
Теге исә пыр туздырып мине сүгә башлады:
Ярый дип кем әйтте сиңа, салага?!
Соң бит ул урлау була!
Ә кем кушты сиңа урларга? Мин бит «юнәтегез» дип әйттем.
Мин тагын чыгып киттем һәм складка икенче кырыйданрак килдем. Шул ук хәл:
Стой, кто идёт?
Стой, стрелять буду!
Әле Ватанга ике сәгать тә хезмәт итмәгән көе, әлбәттә, үләсе килми иде.
Казармада главстаршина белән минем арада ямьсез аңлашу булды.
Әти мине урламаска өйрәтте, теләсә нишләтегез, мин урлый белмим, дидем.
Главстаршина мыекларын чәйнәде:
Сиңа кем кушты урларга. Митя ты с трудоднями, деревня, салага, дип эт итте. Мин бит юнәтергә куштым
Гомер юлында мин байтак әйберемне урлаттым (арада иң кызганычлары китаплар), шул вакытларда әтине аеруча ачык искә ала торган булдым.
Укытучы алдында белгәнеңне яшермә. Бераз белсәң, кул күтәр. Укытучы үзе ярдәм итәр.
Монысы аңлау өчен иң кыены булды. Безнең тирән ышануыбызча, укытучы бары тик укучыны тотар, батырыр, «ике»ле (ул заманда «начар») билгесе куяр өчен генә дөньяга килгән иде. Әти исә үзенекен алга сөрде:
Аз гына белсәң, укытучыга ярдәмгә кил. Ул бит үз эшенең нәтиҗәсен белер өчен, тилмереп класска карап тора. Син ярдәм итсәң, ул сине ташламый.
Әти дәресләре гомер буе миңа ярдәм итте.
Әти инде олайган, балалар күп иде. Ул инде укытмый, бакчада гына эшли. Кич. Әти идәнгә мендәр салып сузылып ята да өстәл янында дәрес әзерләп утырган балаларын тыңлый. Аеруча рус теле дәресләрен. Кычкырып укыта. Әйтә алмый торган сүзне яткан җирдән әйтеп җибәрә. Мине иң гаҗәпләндергәне шул иде. Ничек инде ерактан торып китапта ни язылганны белергә?
Ә кайвакытта ул кызып китә дә «Диктовка» яздыра. Ул яздырган җөмләләрдән икесе хәтергә бик нык сеңеп калган. Беренчесе: