Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 стр 16.

Шрифт
Фон

Безнең өйдә еш кына традицион бәйрәм көннәре була иде. Боларны оештыручы, моңа дәртләндерүче әти. Бәйрәмнең берсе бал суырткан көн. Моңа бөтен гаилә катнаша, иртүк «баз өсте» дигән саргылт, хуш исле, урталай ярма бүрәнәдән эшләнгән каралтыда суырту машинасы көйләнә, һәркем бер җаваплы эшкә билгеләнә иде. Бу эштә тик әни генә катнашмый. Корт чакса, аңа һәрвакыт бүре уы (аллергия) була һәм ул, шешенеп, өчәр көн буе урын өстендә ята иде. Бал суырткан көнне безнең ишегалдына күрше-күлән керә. Әти умарта ачканда, кортлар дуламый, күршеләргә куркыныч булмый. Күршеләр дә юньле: савыт белән катык, каймак тотып керәләр (безнең сыер юк), әти исә аларның савытына ахак төсле, сыек, хуш исле бал тутырып бирә, тышы ачык зәңгәр эмальле чүмеч белән алып балаларына эчерә иде, тик ишегалдына чыкканчы авызыгызны гына юыгыз: кортлар аны гафу итми. Бал суырткан көнне йортка хуш ис тула, күршеләрдә дә, бездә дә бәйрәм була иде. Бәйрәмнең тагын берсе бакчада алма җыю. Әти авылда бердәнбер алма үстерүче иде.

 Иртәгә алма җыябыз

Август башларында бер кичне әти шундый хәбәр сала иде. Алма җыю Һәр агачның үзенә аерым бер тәме, исе Өстәге ботакларыннан әти саклык белән генә табагач ярдәмендә өзеп төшерә, ә без йөгерешеп җыябыз. Бер чиләк тула, ике чиләк, аннан куәс чиләге. Бакча уртасында җыйнак кына кибән, кипкән печәннән дөньяга хуш ис таралган. Алмалы чиләкләрне шул кибән төбенә китереп куябыз. Кипкән печән исенә алма исе килеп кушыла да баш әйләнеп китә, ә җылы кичтә бакча тутырып чикерткәләр чырылдый. Шундый бакча эчендә үскәнгәме, минем хәтер гел искә генә корылган. Әле дә шулай: унбиш көнгә башкалага командировкага барган идем. Ял көнне Новодевичье зиратына барып чыктым. Кабер өстендәге һәйкәлләрне карап йөргәндә, кинәт кенә чүмәләдәге печән (әле кибәнгә салынмаган) исе килеп бәрелде. Зиратның буш урынын чапканнар да чүмәлә куйганнар икән. Шуннан шуннан кырылдым да беттем. Мин инде троллейбусны да, метро поездын да тоймадым. Иртәгесен ашыгыч билет алып Казанга кайтып киттем (бер атна вакытым бар иде әле), аннан ашыгыч рәвештә авылга. Ярый әле кайтканмын: бакчабызның печәнен чапканнар, иртәгеләргә җыярлык булмасмы дип кабартып йөриләр иде. Искә сизгер булу агач, печән, алма-фәләнгә генә бәйле түгел. Шәһәр урамыннан трактор узганда да, мин рәхәтләнеп калам: без кечкенә вакытта, басуга чыгып, җир сөргән трактор артыннан чабулап йөри идек. Күпереп яткан кара җир, куәт иясе машина, аннан чыккан ис, ялантәпиле балачак барысы бергә хәтердә калган һәм хәтернең ул почмагын актарып кузгатыр өчен, трактор исе җитә кала.

Әйе, печән исе, печән кибәне Атасыз калгач, миңа олы ирләр эшләгән бик күп эшләрне сигез-тугыз яшьтән эшләргә туры килде. Мактанып әйтә алам: унбер-унике яшемдә мин бик матурлап, шеш һәм үзәк белән кибән куя, кибән очлый белә идем. Ундүрт яшемдә урман кисәргә өйрәндем: агачны кундырмыйча, үзең теләгән якка салу шактый зур осталык таләп итә. Ныгып бетмәгән мускуллар белән мин кләймәләнгән бик зур агачларны еккалап урман кистем. Хәзер инде урманны алай кисмиләр, йә төртеп егалар да өстерәтеп алып кайталар, йә «Дружба» белән рәттән кунганын, кунмаганын сыпырып чыгалар. Агач эшеннән иң яратканым һәм оста белгәнем утын яру гына калды. Кайсы бүкәннең кай төшеннән чапкач ничек ярылачагын әле дә булса әйтеп торып малайны өйрәтәм. Ахрысы, бу эшне ул да яратыр кебек.

Әти гомеренең соңгы елында мичче һөнәрен үзләштерде. Башта бер останың берәүләргә мич чыгарганын карап торды. Аннан үзебезгә кечкенә мич чыгарды. Аннан колхоз фермасына зур мич чыгарды. Аннан күрше колхоз фермасына чакырып алдылар. Безнең авыл, нинди генә һөнәрле булмасын, шушы һөнәрне үзләштермәгән. Гомернең гомер буена мич чыгару эше күрше авыл Мөрәлеләрдә булды. Әле дә шулай: мич чыгарасы кеше Мөрәлегә чыгып китә. Морҗачы исә мәңгелек чиратта:

 Фәлән кешедән соң фәлән кешегә вәгъдә бирдем, вәгъдәне бозарга ярамый, ди.

Әти, яши калса, авылда беренче булып шушы һөнәрне үзләштерәчәк иде.

Бала вакытымда мин туйганчы уйнап үстем дип әйтә алмыйм. Сәбәбе чормадагы пыяла китап шкафы иде. Ул шкафның астында берничә газета төпләме, журналлар күп иде. Боларын сугыш елларында мичкә яктык, утын беткән көннәрдә аз-маз җылыны без «Йолдыз», «Вакыт», «Шура», «Ялт-йолт», «Аң» кебек газета-журналлардан алдык. Биш яшемдә гарәпчә, русча, яңалифчә хәреф таный башлаганлыктан, чормадагы китаплар арасында мин рәхәтләнеп утыра идем. Ул китапларны мин 510 яшьләр арасында актарып бетердем. Анда Ф.Әмирханның «Хәят»ы, Г.Ибраһимовның «Картлык көннәрендә», Г.Сәгъдинең әдәбият теориясенә «Гыйлавә», Г.Тукайның 1914 елда чыккан калын басмасы, Г.Рәхим төзегән «Шәрыкъ шагыйрьләре» һ.б. бик күп китаплар белән бергә, русча Н.А.Рубакин, Л.Н.Толстой китаплары, яхшы нәселле сарык, ат, сыер үрчетү турында китаплар, «Асия кыйтгасының харитасы» бар иде. Монда әллә ничә елның стена календаре саклана иде. Бу китаплар арасыннан минем өчен гарәп, фарсы китаплары гына сер булып калды. Башкаларны мин көннәр буе утырып укып чыктым. Җәйнең кояшлы матур көннәрендә әни мине урамга чак куып чыгара, «бу кадәр өй тавыгы булырсың икән» дип тирги иде. Олайгач ул китапларның каталогын төзедем: барлыгы 258 китап сакланган иде.

Озак еллар үткән. Әти салган йортның карнизында «1916 сәнә» дигән язу да инде уңган. Әмма йорт әле дә тора. Алмагачлар, чияләр 1941 елгы салкыннарда беттеләр. Ләкин әти-әни белән үткәргән кыска сроклы балачакның истәлеге булып 1916 елда әти утырткан көяз акацияләр, сиреньнәр, крыжовниклар, миләшләр тыгыз каралтылы авылда бер оазис булып утыралар. Аз гына җил истеме, күккә ашкан дүрт тополь шаулый. Ул топольләрнең нәселе каян килгәндер аларның кәүсәләре аеруча якты-яшькелт, яфраклары бал белән ялтыраган. Аның сары сагызлы бөреләре коелган көннәрдә бакчада парфюмерия фабрикасы күчеп килгән сыман була бала вакытта без ул бөреләрдән ислемай ясап карый идек

Кеше үз гомерен бер елга алдан кайгыртса, иген иксен; ун елга кайгыртса, агач утыртсын; йөз елга кайгыртса, кеше тәрбияләсен дигәннәр. Әти ун елга кайгыртып агач утырткан, йөз елга кайгыртып кеше тәрбияләгән. 1955 елда хәрби хезмәттән кайткач, миңа әти укыткан Сикертән авылында мәктәптә рус теле укытырга туры килде. Эш бик авыр, әзерлегем җитми иде. Ләкин урамнан узганда, картлар мине туктаткач, эшнең авырлыгын онытып тора идем. Ә алар миңа болай дип дәшәләр иде:

 Син Сөнгат абый малаемыни инде? Ай, яшь чаклар Ул безне урыс сабагына өйрәтте. Бик каты куллы мөгаллим иде. Күзебезне ачты. Син шуның малаемыни?

Бу вакытта миңа рәхәт, бик рәхәт була иде.

Укучы! Әгәр син июнь аенда безнең авылдан узсаң безнең бакчага кереп чык. Анда син сап-сары кыңгырауларга төренгән карт акацияләрне, томалып-томалып чәчәк аткан канәфер агачларын күреп рухыңа рәхәт алырсың. Әгәр июль башында узсаң барыбер безнең бакчага кер: чәчәк диңгезен күрерсең. Анда алабай чәчәге, алма үләне, сандугач тәпие, баллы куәт гөрләп утыра. Бакча өстендә баллы һава катламы. Рәшәткә кырыйларында гөләп агачлары «Менә без матурмы?» дигән сыман роза чәчәкләренә бизәнеп, хуш ис бөркеп утыралар. Ә август башында бакчаның бер куены кып-кызыл була: монысы кура җиләге. Бу агачларның барысы да уналтынчы елда утыртылган. Инде җай килә икән, җәйнең теләсә кайсы көнендә безнең бакчаны күреп чык: анда мәһабәт тавыш белән дүрт тополь шаулый. Аларның шавы тузган, арыган ми күзәнәкләренә ял бирә, кан юлларын иркенәйтә

Нигә инде әти аларны тугыз-ун төп утыртмады икән?

«Елларга иминлек бирсен»

Минем кечкенә вакытта тыңлаган догаларымның берсе һәм иң еш ишетелгәне шул иде. Без кечкенә вакытта ук еллар бик әллә ни тыныч түгел иде. Моңа без ятлап үскән җырлар шаһит. Кайдадыр, Кытайда, канлы сугышлар бара иде һәм без җаныбыз-тәнебез белән Кытай хезмәт ияләре ягында, аларның азатлыгы ягында идек. Кайдадыр Испания җирләрендә сугыш бара, ә без җыр аркылы беләбез, безнең симпатияләр азатлык өчен көрәшүчеләр ягында.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3