Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 стр 13.

Шрифт
Фон

Полезно сказать молодому солдату, что водка къ греху ведетъ. А очень ужъ понадобылось ему выпить рюмку чтобы спросился у отделенного, сходилъ въ полковую лавочку и там выпилъ.

Кстати будетъ разъяснить имъ, что въ полковой лавочке за 45 коп. два человека напьются вдоволь чаю и съедять по полбулки, тогда какъ за те же деньги они могутъ выпить по рюмке водки безъ закуски».

Устав әнә шундый.

Әти үз гомерендә аракы эчмәде. Умартачы булганлыктан, ул үзенә кайбер гадәт нормалары эшләгән һәм боларны закон төсенә керткән иде. Аның әйтүенчә, умарта кортлары кеше тәнендәге тир, одеколон һәм аракы исләрен яратмыйлар. Умарта янына чыкканда шуңа күрә ул юынып, чистарынып чыга һәм битлек кими, «курилка» дигән төтен савыты белән файдаланмый иде. Эчүчелеккә каршы нәфрәтне тәрбияләү өчен әтинең конкрет мисаллары була иде. Бер вакыйга истә калган. Көзнең бик ямьсез, кар явып торган сыек пычраклы көнендә безнең өйгә юештән калтыранган, лычма суга баткан чабаталы бер егет килеп керде. Бездән егерме биш чакрым ераклыктагы бер авылдан икән. Чәйгә утырттылар, әни аның аякларына коры оекбашлар бирде, чабата-ыштырларын мич алдына кибәргә куйды. Егетнең әтисе белән безнең әти яшь вакытта бергә мәдрәсәдә укыганнар икән. Әтисе шунда әфиун эчәргә өйрәнгән. Аннан гомер буе шуның белән иза чиккән. Менә ике-өч көн инде үзенә урын тапмый, газапланып ыңгырашып ята эчәренә берни дә юк икән. Шундый көнне ул малаен ерак юлга чыгарып җибәргән: безнең әти бакчада күп итеп мәк үстерә иде, теге, бәхетсез, шуның кабыгын әрәм итмәвен, җыеп баруын үтенгән булган икән. Мәк кабыгында әфиун бар, шуны чайкап эчә икән.

Төенчек тотып, көзге пычрак юлга кабат чыгып киткән бәхетсез егетне тәрәзәдән карап барыбыз да озатып калдык. Әти бу фаҗигагә зур игътибар бирде. Моны гел искә ала торган булды. Хәер, сүз солдат хезмәте турында иде бит әле

Гаиләдә ул төпчек малай булган, әтисез үскәннәр. Әбинең бу малайга өмете зур булган һәм аны, ерактагы Сатыш мәдрәсәсенә җибәреп, нәкъ ун ел укыткан. Мәдрәсәне тәмамлауга әти наборга эләккән. Элекке өяз каласы Мамадышка «каралырга» барганнар. Бер квартирга төшкәннәр. Әтине кырыс холыклы, туры сүзле Хәлил исемле абзыйсы алып барган. Җиткән егете белән квартирага тагын бер абзый туктаган. Алар да хәрби комиссиягә килгәннәр икән. Төн озын булган, Хәлил абзый да, әти дә йокысызлыктан интеккәннәр: ни әйтсәң дә, ун ел мәдрәсәдә яткан татар егетенең патша армиясенә китеп шинель, дагалы итек киясе килмәгән. Абзыйсы да уфылдап чыккан: энекәшен зур кеше мөгаллим яки мулла итеп күрәсе килгән аның. Ә монда озын-озак солдат хезмәте. Әмма шул ук төнне бик әйбәт файдаланучы берәү булган каралырга әтисе белән килгән егет. Кичтән ятуга ул пыфылдап йокыга киткән һәм төне буе дөбер-шатыр әйләнгәләп, тешләрен шыгырдатып, ыңгырашып, үкерә-үкерә саташып, тубал теккәндәй гырлап, кыскасы, газаплы хезмәт үтәгәндәй тавышланып йоклаган. Иртән сөйләшмичә генә чәй эчкәннәр һәм комиссия йортына киткәннәр. Әти алынган. Төш вакытында башларын түбән иеп квартирга кайтсалар, хуҗаның өстәле янында шау-гөр килеп тегеләр чәй эчеп утыралар икән. Теге абзый:

 Синеке нишләде, минем Мөслихетдингә кәҗә билеты бирделәр бит, малай калды! дип, шау итеп әтиләрне каршы алган.

Хәлил абзыйның кыска холкы шунда чыгырдан чыккан.

 Тфү, дигән ул, эшләпәсен ишек өстендәге чөйгә элеп. Тфү! Синең ул малаеңны нишләп солдатка алсыннар? Патша хәзрәтләре нишләсен аның белән? Комиссиядә утырган докторларны дүрәк дип белдеңмени син? Янараллар, әфисәрләр дүрәкмени? Моның белән нишләсеннәр алар?

Кайгы әнә шулай солдат горурлыгына әйләнгән. Әти Вильнюста «квартирлашкан» пехота дивизиясенә эләккән. Патша хәзрәтләре раслаган солдат уставы белән беренче тапкыр ул шунда бәрелешкән. Якшәмбе көнне яшь солдатларны стройга тезеп чиркәүгә гыйбадәткә алып киткәннәр: патша хәзрәтләренә, аның хатынына, нәселенә озын гомер теләп гыйбадәт кыласы икән. Бөтен ротада ике татар булган. Шунда әти мәдрәсә шәкерте стройдан чыгып бунт күтәргән.

 Мөселманнарны чиркәүгә алып керергә сезнең хакыгыз юк, без үз динебездә дога укырга тиеш, дигән. Мәдрәсә шәкерте үзенең ротные белән ничек сөйләште икән, нинди рус сүзләре белде икән ул? Тавыш зурга киткән, бер татар солдатының бунты турында полк, дивизия штабына кадәр җиткергәннәр. Шулай да җәза бирмәгәннәр: күпмедер вакыттан соң аларга Гыйльметдин солдат белән икесенә мөселман мәчетенә барырга рөхсәт биргәннәр. Ә Литвада мәчетләр бар. Руслар белән бергә хезмәт итү әтигә күп нәрсә биргән: ул камил рәвештә рус телен, русларның күп һөнәрен өйрәнеп кайткан. Аның, солдат тормышын (яшьлеген) искә алып, өйдә марш атлап җырлап йөргәнен әле дә хәтерлим. Ул үзенең олы улы минем абыйны солдатка әзерли иде.

 Егетнең иң шәбе солдат хезмәтен узганы, дип сөйләргә ярата иде.

Бу җөмлә минем колакка кереп, канга сеңеп калган, һәм мин кечкенә вакытта ук «абыйны армиягә алмый калмасалар ярар иде» дип котым чыгып кайгырып йөри идем. Абый соңыннан армияне генә түгел, сугышны да беренче көненнән соңгысына кадәр башыннан кичерде. Әтинең бу җөмләсе белән мин әдәбиятта да очраштым: Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасында Биктимер карт улы Нургали белән шулай мактана.

 Солдатка, ди, егетнең ни җиттесен генә алмыйлар, анда егетләрнең иң каймагын алалар.

Әти кичләрен солдат җырлары җырлап, безгә марш атлап күрсәтә һәм хәрби тормыштан истәлекләр сөйли иде. Шул җырларның көйләре әле дә истә калган, әмма сүзләрен инде онытканмын. Берсенең текстында: «За казака не пойду» дигән сүзләр бар иде һәм кушымтасы марш атлау уңаеннан күтәренке тәмамлана иде:

Әти өйдә дөрс-дөрс атлап, шул кушымтаны аеруча кычкырып кабатлый иде. Икенче бер җырында чиркәү кыңгыравының тавышы бар иде. Ул тавышны әти «дром!» дип, бас белән чыгара иде. Анысы ниндидер бунтарь казаклар җыры иде бугай. Текстыннан бер генә юл истә калган:

Тагын бер җыр кисәге әле дә колакта яңгырый:

Солдат уставыннан тыш, әтинең алып кайткан байлыгы истәлек өчен солдатлар биргән открыткалар. Берсенең артына рус егете болай язган: «Люблю как брата родного. Вот мой адрес: 2-я Конная Армия, 2-я Запасная Украинская дивизия, 2-й запасной полк 1-й маршевый эскадронъ Сергей Сабурову». Открыткалар Париж салоныннан, солдат күңелен кытыклый торган күренешләр белән. Боларның барын без белә идек, әмма әти балаларга андый открыткаларны күрсәтми иде.

Солдаттан кайткач, әти Арчадагы русча-татарча икееллык школада укыган. Анда татар мәктәпләре өчен рус теле укытучылары әзерләгәннәр. Шулай итеп аның ике дипломы булган. Аннан ул бәхет эзләргә чыгып киткән. Элеккеге Самара губернасы Узин өязе Осиновые Гаи авылына барып чыккан, анда бер байның балаларын укыткан. (Бу авылда нәкъ ун елдан соң Зоя Космодемьянская туган.)

Узин бае әтине үзендә калырга, әгәр калса, аңа үзенең кызын бирергә вәгъдә иткән. Әмма әтине ярлы, җирсез Казан арты тарткан. Бай әйткән:

 Кайчан килеп керсәң дә, бер кызым, ярты байлыгым сиңа, дигән.

Әти Узин баеннан бер тавык йомыркасы алып кайткан. Авыл егете буларак, ул бай хуҗалыгындагы бик эре нәселле тавыклар белән кызыксынган. Чит илдән китерелгән бу нәсел тавыгының йомыркасы эре, сары тышлы икән. Әти шул йомырканы үзе чәй эчә торган тәңкәле матур стаканга салып кайткан. Ул йомыркадан чыккан чебешне бик саклап үстергәннәр. Аннан чеби чыгарганнар. Шул нәселне әби, башка чыкканда, минем әтигә бүләк иткән. Мин туган елларда, имеш, безнең ишегалдында эре гәүдәле, юан тәпиле кызгылт-чия тавыклар әле булган

Ә теге стакан әле дә саклана. Мин аны иң якын дуслар белән өстәл янында утырганда гына серванттан чыгарам. Иң якын кешегә генә шул стаканны бирәм.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3