Аның мул, тулы, шоп-шома билдән түбән җирен Ай текәлеп-текәлеп, кинәнеп, оялмыйча күзәтеп торды. Шуны сизенгән шикелле, Гаҗилә аркан борылып караган иде дә, яшелле-зәңгәрле мәче күзен шәйләгәч:
Перес-с, затсыз! дип ысылдады.
Перес дип мин ием әле бу, хатын.
Гаҗилә үзалдына елмаеп куйды да, башта юри туңкаеп, аннары киерелеп турайды, ашыкмый гына итәген төшерде, сыпырынды да, болдыр баскычына менгәч, иренә карамыйча гына, йөзен әллә кайдагы йолдызларга күрсәтәсе килеп:
Кер, диде.
Аннары, диде Ибрай.
Кайчан?
Син кереп җатканнан суң.
Кая җаткач?
Шунда, хатын. Кабереңә кереп җаткачыннан суң инде Ә син миңа килә күрмә, җәме? Бәхиллегем җук, берүк бел аны!
Гаҗиләнең чәч бөртекләреннән алып тәнендәге барча төкләре кымырҗып куйды. Ул кырт борылды да:
Җә, телеңә салынып торма әле, җәме? диде. Моннан ары мин «кер» дигәченнән суң керә торган бул.
Ибрай басынкы гына:
Керт дип әйтүләр бетте инде ул, Гаҗилә, диде.
Кер, дим ич. Бүген сиңа алым да, гөлем дә жәл түгел.
Ә миңа жәл.
Әй Ходаем! Сөйләнеп торган була тагын. Кем иең ул хәтле? Кәкре мөгезле кәҗә белән башка чыктың ич син.
Мөгезнең турысы юк аның. Аның каравы сөте мулые. Чат май.
Чат май! дип үчекләде Гаҗилә. Ә салам түшәгең?
Моңсыз кыштырдамады ич. Оныттың мәллә?
Бусына Гаҗилә каршы эндәшмәде. Әллә кайчангыларны исенә төшереп, хәтта күз алдына да китереп, башта елмаеп куйды. Аннары ничектер күңеле йомшарды шунда: елыйсылары килеп китте. Соң, шулай булмыйча: и ул кәкре мөгезле кәҗәне кайчагында авыз эченнән генә дигәндәй җырлый-җырлый, кайвакытны орыша-орыша савуларымы; и ул, салам тутырылган түшәктә ятканда, Ибрае белән пышын-пышын серләшүләреме, ә саламының татлы кыштырдавымы? Тар булса да, ул түшәк иркен, киң кебек, рәхәтләнеп сыярлык иде. Ә хәзер, әнәтерә, икесенә гөбердәп торган ике карават та бит кана, тик бергә сыешулары гына яманрак. Җитмәсә, олы өйләрендә үзләре генә, ә бала-чага кече якта йоклый. Бөркү икән, нигә шунда, өскә дә ябынмыйча, шәрә тән җәелеп йокламыйсың күрүче, искәрүче юк. Ишектәге келә биген төшерәсең дә чаршауны тартып куясың
«Аһ!» дип, тирән сулыш алгач, Гаҗилә болдырга кереп китте. Ибрай аның Ай яктысында тулы сыйраклары яктырып, юка ситсы төнге күлмәгеннән шактый мул тирәләре беленеп калуын гына искәреп өлгерде. Инде аның да, хатыны шикелле, тирән тыны белән: «Аһ!» дигән ымлык чыгарудан гайре чарасы юк иде.
Ибрай сизде, белде: Гаҗилә болдыр ишеге биген элмәде. Әй лә, элмәсен соң, бикләмәсен. Нишләсен инде: бүген Ибрайның үз йозагы күңел, җан йозагы бикле ич.
Шуннан соң нишләде? Мунча алачыгына керде дә, хатыны юып, колгага киптерергә элгән чалбар белән күлмәкне тартып төшереп, бакча ягына теге шәрә Адәми зат тарафына юнәлде. Бүгенгедәй чытык, нәүмиз күңелен басар өчен, әүвәлге гадәтенчә, келәт сәкесе астындагы мылтыгын алып чыкмады. Йә «теге» куркуыннан түнеп китәр тагын. Кая куярсың? Таптый-таптый баз төбенә күмеп куймассың ич инде.
Кайда йөрисең, адаш? дип сорады Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез. Катып үләм ич инде.
Катмассың, диде Ибрай. Мә, башта киенеп җибәр әле.
Теге киенгән арада, Ибрай салам арасыннан әле һаман башланмый йөргән аракы шешәсен капшап алды, кесәсен бүлтәйтеп торган стаканны чыгарды да, шешә төбенә көрәктәй зур, тимердәй учы белән бәргәләп, бөкесен ачты.
Мәле, адаш, диде, туңмас өчен шәп бу нәрсә. Әйдә шул хөрмәткә!
Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез эчте. Эчәр су дип белгән, күрәсең; ике тапкыр гортлап куйган иде дә, стаканнан аерылып, «пырых-пырых» төчкергәләргә кереште.
Җахшы, җахшы! диде Ибрай. Аннары үзенә дә бер кырык өч грамм чамасы салып эчте. Аның телендә бу «пычак калынлыгы гына дип атала иде.
Карале, диде теге. Бу ни бу?
Шул инде, шул, диде Ибрай.
Ни?
Ни дип инде Ничек соң?
Әйбәт кенә икән болай.
Кая, алайсаң. Әйдә, тагын берәрне уртлап ал соң.
Чиратлашып, тагын берәрне йотып куйдылар. Ибрайның тузанлы кесәсеннән чыккан ипи кисәген иснәштерделәр, чәйнәп йоттылар.
Бераздан, Айлы төннең күк гөмбәзен иске чүпрәктәй ертып, Ибрайларның кыргый чиялегендә сайрап торган ата сандугачның томшыгын бикләп, аркандагы ала байталның колагын шәңкәйттереп, ара-тирә өргәләгән авыл этләренең койрыкларын бот араларына кыстырырлык итеп, авыл өстенә якыная килгән НЛО тәлинкәсен үз юлыннан тайчындыра язып, бакча башындагы печән кибәне төбеннән Адәми зат ителгән Ибрайның Брахау урыслары туенда отып калган җыры яңгырады:
Ибрай да кушылды инде. Ул бу җырны кайчандыр Брынка урысларыннан ишеткән иде. Таныш, җаена килгәндә, бик ипле бара торган җыр ич.
Җырлап бетерер-бетермәстән, Ибрай тегенең муенындагы муенчакны уйнаткалап, саллылыгын үлчәгәндәй итеп капшады, кармалады да:
Бу нәрсә соң? дип сорады.
Иң Югары Җәза тамгасы. Мине сезнең илегезнең бер Адәми заты булырга хөкем иттеләр. Шуңа өстәп, син Ибрай булырга. Шулай итеп, мине Адәми затларның иң зур нужа кичергәне булырга хөкем иттеләр.
Ибрай башта: «Әллә күбрәк китте инде моңа?» дип уйлады. Кеше ышанырлык нәрсә түгел ич. Ә төптән уйласаң Төптән уйласаң, тач килеп тора лабаса! Совет кешесе булып торганда да, инде хәзер үз көеңне үзең күрү иреге бирелгән сыман тоелгач та, авыздан авызлык чыкмый, муеннан камыт, аркадан ыңгырчак төшми, артны эшлея кыскан бит. Аннан киләчәктә башкаеңның ни күрәчәге өчен курку хисе китми, хакимнәрнең әллә ниткән бәхетләр, игелекләр ышандырып кытыклауларына, ә үзләренең астыртын бурлыгына, азуның чигенә җитүләренә чыдарлык түгел. Моны аның үзенең, үзе кебек бик күпләрнең яшәвенә, тормышына, язмышына төшкән иң зур бәла, олы бер каһәр, димәк ки, менә бу «теге» әйткән Иң Югары Җәза димичә ни дисең инде, йә? Ибрай: «Безнең муеннарыбызга да шушыныкы ише чылбыр муенчак, ягъни гомерлек богау, зынҗыр салынган булып чыга икән ич!» дип, үз уена үзе дә шаккатып куйды. Инде дә каршысындагы җан иясенә:
Ниме дип шулай иттеләр? дип сорагач, тегенең:
«Без Шүрәлеләр язмышына язган Курку хисен танымаганга, сез Адәми затларны кытыклап, тиктомалга көлдереп йөрүдән баш тартканыма күрә» дигән җавабын ишеткәч, үтә дә гаҗәпкә тарыды. «Карале син аны, ә? дип уйлады ул. Кайда да бертөсле икән! Алайса, ул муенчакны яшереп йөртүдән ни мәгънә бар соң? Күрсен, бөтен дөнья күрсен!»
Шунда Ибрай күңеленә гади дә, сәер дә, аңлашылмаслык та бер уй килеп тетрәнеп үк куйды: «Әллә миңа да шундый бер муенчак киеп йөрисеме соң?! Әйе, күрсен. Бөтен дөнья күрсен! Кем икәнлегебезне, нинди икәнлегебезне, кем, нинди булмаска тиешлегебезне күрсен!»
Тизрәк-тизрәк нидер белергә, ниндидер бер тирән сернең, олы бер мәгънәнең асылына төшенәсе килеп, ул:
Сөйлә әле, сөйлә! диде.
И сөйләде Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез. И сөйләде дә соң! Ибрай әле җен ачулары чыгып, елыйсылары килеп, әле нәфрәтләнеп тыңлады да тыңлады.
Таң сызыла башлады. Берәм-берәм йолдызлар сүнәргә кереште. Ай, көндезге сәгать икеләргә хәтле беленеп, күренеп торыр фасылы булуга карамастан, әллә кайдан гына килеп чыккан болыт катламнарын сөлге итеп, йокысын качырырга теләгәндәй, әледән-әле алсу битен сөрткәләде. Кошлар уяныша иде инде. Авыл өйләренең абзар эчләрендәме, бакча читләрендәме торган бәдрәфләргә, чиратлашып, ир-ат, хатын-кыз кергәләде. Бала-чага кайсысы ишегалларына чүгәләп, ә кайсысы аягүрә генә баскычлардан кече йомышларын үтәп алдылар да бер-ике сәгать чамасы тагын черем итәргә яттылар.
Инде үр артында күк йөзе тәмам ачылып бетә язып, күкеләр, шәүлегәннәр аваз салганда, зират каеннарына, кайберәүләрнең йорт-җир, абзар-кура тирәсендәге тупылларга оялаган кара каргалар дәррәү уянышып кычкырырга тотынган бер мәлдә, Ибрай тегене йокысыннан уятты.
Вакыт, диде.
Кая?
Җәһәннәмгә, диде Ибрай, еракка карап.
Кая дисең?