Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3

Шрифт
Фон

Әхәт Гаффар

Сайланма әсәрләр: 4 томда . 3 том. Пьесалар, балалар өчен әсәрләр, шигырьләр һәм поэмалар


ПЬЕСАЛАР

ЯЗЛАР МОҢЫ

Ике бүлекле драма

Катнашалар:

Фәрдәнә.

Сәгыйдулла.

Ярми.

Сара.

Люция.

Хөрмәт.

Безнең көннәр һәм үткәннәр. Авыл.

Беренче бүлек

Сугыш җыры

Кыш. Иртә. Өй эче. Кыңгырау чыңы.

Фәрдәнә. Бар дөньяны яңгыратып чыңлый!

Сәгыйдулла күренә.

Сәгыйдулла. Без кыңгыраусыз гына өйләнешкән идек. Мәгәр гомер моңлы узды. (Югала.)

Фәрдәнә. Артыгы белән моңлы.

Ярми күренә.

Ярми. Дөнья уртасында торган кыңгыраулар булып, заманында сулкый-сулкый безнең йөрәкләребез чыңлады. (Югала.)

Люцияне күтәреп, Хөрмәт керә.

Хөрмәт. Яңа ел бүләге алып кайттым сиңа, Фәрдәнә әби!

Люция (Хөрмәткә). Мине сиңа ул биреп чыгарды түгелме соң әле?

Фәрдәнә. Әҗәткә түгел, бөтенләйгә!

Хөрмәт. Бөтенләйгә. Бүләк әҗәткә бирелми ул.

Фәрдәнә. Кемнең кемгә бүләк икәнен тормышыгыз әйтер. Бер-берегезгә бүләк булып яшәгез! (Аяк асларына мендәр сала.)

Хөрмәт. Инде туй! (Люцияне төшерә.)

Люция. Әти-әни килеп төшәр менә

Хөрмәт. Мин аларга кем диярмен икән?

Люция. Әти, әни диярсең Алар яшьләр әле.

Хөрмәт. Чит кешеләрне алай атау авырдыр ул. Гомергә бер әйтеп карамагач.

Фәрдәнә. Гомергә бер дә әйтмәү авыррактыр.

Люция. Анысы да монысы, «документыбыз» артты, Фәрдәнә түти. Менә. (Күрсәтә.) Тагын бер таныклык алып кайттык. Инде икенчесе.

Хөрмәт. Икенчесе?

Люция (көлә). Беренчесе, бүген синеке булу өчен, минем егерме өч ел элек дөньяга килүем турында иде. Бусы син минеке булу турындагысы.

Хөрмәт. Аңа калса, кеше гомеренә өч туй тиеш. Минеке бергә ким: бәби туемны уздырырлык әти-әнием булмаган. Үчен шушы туебыздан алам. Үткәрәбез шундый итеп, иң соңгы үзебез үлгәч үткәрелә торган туебыз узгач та, сагынып сөйләрлек булсын! Кыңгыравың өчен рәхмәт, әби. (Кыңгырау суза.) Чыңнарыннан агачларны сарган бәсләр авыл буйлап коелып калды.

Фәрдәнә (үзалдына). Башта коела да, чәч бәсләре булып, кире куна ул. Әйтәм кар тузгый бәхетегез күккә тигән икән. Юлыгызга ак җәймә булып түшәлсен!

Xөрмәт. Инде туй!.. Кара әле, Люция, минем яктан да кода-кодагыйлар табыйк әле.

Люция. Эзлисе юк әнә Фәрдәнә түти.

Хөрмәт. Кунакларга кодагый бул әле, Фәрдәнә әби. Анам кебек итеп.

Фәрдәнә. Булдыра алсам, шуңар хакым булса.

Хөрмәт. Хакы булмаганнар, сиңа килеп, әҗәткә алсын. Аларга өләшкәннән соң калганы да синдә минем кебекләр- нең йөзәвенә җитә. Синең шикеллеләр хакы җитми әле бу дөньяга!

Люция. Риза, риза, әйеме, Фәрдәнә түти? Әх, бер кодалы да булсак!

Фәрдәнә. Кешеләр тиң яратылган кана Бәхеткәйләре генә ким таратылган аның. «Уф!» дигән тыннарың белән тартып алыр хәл калмаган Эзләгән-эзләгән парлыларны табыгыз инде. Беләсезме, оланнар, дәшегез әле түбән оч Сәгыйдулла абзагыз белән Сара астагызны.

Люция. Ә без дәштек инде. Менәселәр.

Хөрмәт. Тик Сәгыйдулла абзый авырып тора бугай.

Фәрдәнә. Шуңа әйтүем дә. Җилкенеп бер менсен әле. Мәҗлескә дисәң, күңеле көр, уен дисәң, теле җор аның.

Сара керә.

Люция (аны күреп). Йөз яшәрсең, Сара түти!

Фәрдәнә. Килен төшергән мәлгә туры килдең. Бәхет өстенә.

Люция (аңа). Синең өчен килене белән кияве бергә инде.

Хөрмәт. Ни булды, Сара апа?

Сара. Таң белән Сәгыйдулла абзагыз вафат булды, җирләргә кирәк.

Фәрдәнә. Аһ!

Хөрмәт. Бәхет хәсрәт күршесе икән.

Люция. Яңа елга каршы төндә үләләр димени? Бүген безнең туй көне ич.

Сара. Шуңа мендем. Кеше җибәрсәм аңламассыз дип.

Хөрмәт. Аңламаудамыни эш! Булмады инде.

Сара. Булмасын иде шул

Люция. Нәрсә «булмасын иде»?..

Фәрдәнә (сак). Туймы?

Сара. Боздык. Тик бездән торамыни? Үпкәләмәгез ин- де.

Хөрмәт. Үлем үпкә сәбәпчесе түгел.

Сара. Бүгенгә кичектереп тормыйсызмы?

Люция. Гомергә бер килгән бәхетнеме?

Сара. Үзегезгә үк читен булыр, кызым. Югыйсә урамның бер очында үлем, икенче очында туй.

Люция. Без туйны әкрен генә, сабыр гына, тыйнак кына итеп үткәрербез, рөхсәт ит, Сара астай.

Хөрмәт. Тукта, чү, Люция. Бәлки, шулай кирәктер.

Фәрдәнә. Тел әйләнми Сәгыйдулла вафат!..

Сара. Вафат

Фәрдәнә. Авыл тарихында үлем-китем белән туй итү бергә туры килгәне хәтеремдә юк. Бала табулар булды. Анысы аңлашыла дөньядан китү дә, дөньяга килү дә сорап алынмый. Ә туй

Сара. Мин китим, алайса. (Китәргә юнәлә.)

Люция. Хөрмәт, Хөрмәт! Әйт инде бер сүз!

Хөрмәт. Ул Сәгыйдулла абзый бит, Люция!

Люция. Күпме кунак килеп төшәчәк, аларны нишләтик, ди?

Хөрмәт. Өлкәннәрне рәнҗетмик.

Фәрдәнә (аларга карап торгач). Йөрәк ышанмый. (Сарага.) Алай да үлгән артыннан үлеп тә булмый лабаса инде, Сара.

Сара. Ни диюең?

Фәрдәнә. Миннән түгел, үзеңнән сора.

Сара (туктый). Мондый көнне туегыз канатсыз, моңсыз булыр ич. Сәгыйдулла рухы да риза кылмас. Халык килештермәс.

Фәрдәнә. Һәммәбезгә шунда барасы. Тик әле берәү дә исәннәргә җырламагыз да биемәгез дип әйтеп китмәгән.

Люция. Китмәгән бит, әйеме, Хөрмәт?

Сара (кисәк борыла). Ә китсә?

Фәрдәнә. Шулай дип китәр идектер, әгәр дөньяга үләр өчен генә килә торган булсак Яшәргә дип киләбез ич, Сара! Үзеннән соң калган туйларны Сәгыйдулла гына алып китә алмый.

Люция.

Әнә ич Тукай «җырлармын» дигән!

Хөрмәт. Сүз безнең йөзебез турында ич, Люция.

Люция. Тукай халык күңелендәгене әйткән ләбаса. Авыл халкы гаеп итмәстер ихтимал.

Сара. Мин яхшылык белән мендем. Яманлыкка алмагыз, оланнар Яшьләр яшьләр инде: сиңа килешмәс ич, Фәрдәнә

Фәрдәнә. Сәгыйдула туйга сүз әйтмәс иде. Мин аны беләм!

Сара. Сәгыйдулланың сиңа атап ни әйткәнен мин җиткерермен әле.

Фәрдәнә. Мине искә алган икән әле. Онытмаган. Рәхмәт.

Сара. Ничек кенә искә алды әле! Җиткерермен (Люциягә.) Әллә аңлата алмадым, әллә аңлый алмадыгыз, оланнар?..

Хөрмәт. Алай димә әле, Сара апа. Без тагын бер уйлап карарбыз.

Фәрдәнә. Мин әйткәнчә булыр, Хөрмәт улым.

Сара. Бүрек ташлап котылмыйлар бүредән, Фәрдәнә! Соңаргансың. Яшьләрдән оял әзрәк. (Китәргә борыла.)

Люция. Безгә дисә, бездән генә калмас Кирәк икән, үткәрмәбез дә. Кечерәк кенә мәҗлес тә ярап куяр.

Хөрмәт. Инде юк туйны үткәрәбез.

Люция. Дөрестән дә, ихтимал, килешмәстер, Хөрмәт.

Хөрмәт. Килешмәс иде әгәр мин Сәгыйдулла абзый белән Фәрдәнә әбине белмәсәм. «Нишлик?» дигәнгә, Сәгыйдулла абзыйның «Туй!» диячәгенә ышанмасам.

Сара. Күп беләсез, үзегезгә генә ышанасыз шул сез, яшьләр.

Хөрмәт. Сәгыйдулла абзый риза-бәхил булыр иде. Чөнки җырлап яшәгән кеше җылап үлми, Сара апа. Ул шундый кеше иде. Әзерләнә торыгыз, Люция.

Люция. Кая, нәрсәгә?

Хөрмәт. Туйга.

Люция. Ә син?

Хөрмәт. Озатышып кайтам. Җирләшеп Әйдә, Сара апа.

Сара. Ялгышмыйсызмы, оланнар?

Хөрмәт. Туй көненең кай төше ялгыш, Сара апа?! Туй көне тормыш көне.

Сара (үзалдына). Сәгыйдулла, ни диярсең?

Сәгыйдулла күренә. Гармун тоткан.

Сәгыйдулла. Үз тәнемне генә алып киттем. Дөнья гаменә шатлыгы-кайгысы белән исәннәр хуҗа. (Югала.)

Люция. Инде нишлибез, Фәрдәнә түти?

Фәрдәнә. Инде нишлибез? (Үзалдына.) Ярми исән булса, әйтер иде микән?

Ярми күренә. Ефәк күлмәк таратып җибәрә.

Ярми. Без әйтәсене әйтеп бетердек. Мәгънәсен кылган гамәлләребездән эзләгез. (Югала.)

Сара (Хөрмәткә). Әллә, оланнар, сез хаклы микән?

Люция (Фәрдәнәгә). Хата ясыйбыз түгелме, Фәрдәнә түти?

Хөрмәт. Дөреслек ялгышсыз гына була, ә ялгышуда бернинди дөреслек юк дип әле һичкем әйтмәгән. Шуны аерырга өйрәнер өчен яшибез.

Караңгылык. Туй шавы. Люция белән Хөрмәт чыга. Үбешәләр. Бар дөнья яктырып китә, сафлык, чисталык.

Люция. Шушымыни инде, шушымыни?!

Xөрмәт (сулы кисмәккә таяна). Әгәр мин сиңа сөюем шушы кисмәктәге су сымак гел мылкып, ташып торыр дисәм, ышанма!.. Төрле чак булыр.

Люция. Ни диюең бу? (Шаярып.) Төбендә өч тамчысы калса, миңа шунысы җитәр. Бер дә калмаса, иң элек үзең коргаксырсың ич.

Хөрмәт (уйга бирелә). Картаеп, инде йөземнән, кыяфәтемнән сөюемне берничек таный алмый башласаң да бел: коргаксымам. Антым дип бел. (Кисмәктән чүмеч белән су алып эчә.)

Люция. Салкын тияр.

Хөрмәт. Детдом баласынамы? Син дә эч әле. Менә шушы сусыз тора алырлык булсаң, миннән бизсәң дә ярый. Бер сүз әйтмәм. (Чүмеч белән су алып, Люциягә бирә.)

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3