Фани дөньяга яратылгансың ич. Шунда.
Минме?
Син.
Ә син? дип сорады Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез.
Белмим әле, адаш, диде Ибрай. Нитә алмыйсыңмы, туган: бу муенчагыңны миңа тагып куя алмыйсыңмы?
Теге аңа сынаулы караш ташлап алды. Аның йөзендә әллә шунда елмаю, әллә шунда сагыш, әллә шунда кызгану чаткысы төсмерләнде. Ул бик яхшы белә иде, бик яхшы; әгәр Адәми затлардан кемдер шушындый гозер белдерә икән, мәңгелек коллык тамгасы булган бу муенчак ачылуын бик җиңел ачылыр да, инде дә тегесе аннан котылырга, азат булырга теләсә, моңа фәкать Ахырзаман җиткәч кенә ирешәчәк иде. Бу хакта, хушлашыр алдыннан, аңа Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгезгә Мәшһүр Остаз әйтеп өлгерде.
Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез бер салам сабагын сындырып алды да, муенчагының артындагы ак йозакны йөнтәс күкрәгенә авыштырып, шуның төбендәге ярыкка тыкты. Кылт иткән тавыш та чыкмады: печәнне кыштырдатып, Ибрайның җанын игәрдәй әллә нинди ят тавыш белән тегенең муенындагы чылбыр аерылды да төште.
Мә алайса, адаш. Рәхәтен күр.
Рәхәтен?
Үзе теләгән Адәми затларга елан ите дә ашарлык.
Әй! Шуннан соңмы? Ибрай әлеге муенчакны сеңерле муенына салды да әйтте:
Бикләп куй, диде.
Ярар. Тик бер бикләсәң, меңегез дә ачалмаслык булыр.
Инеш суының агышы ишетелеп тора иде. Ояларында карга балалары, сыерчыклар, ярдагы керәшәләр тынгысызланды. Арткы яктагы асфальт юлдан бер мотоциклчы узып китте. Ниндидер самолёт тавышына уянып, Ильяс туңган тәненә әллә кайчан вафат булган бабасының толыбын ябынып ятты, Вакыйф исә караваты янындагы артсыз урындыкка хатыны китереп куйган чүмечтән, йотлыга-йотлыга, чишмә суы эчте. Шөһрәт, берәр вафат булганга кабер казырга мәҗбүр ителгән кебек, хатынының көен көйләп ята иде. Көзге арыш, язгы бодай үсентеләре борнап, инде сабакка үрләргә керешкән басулар турысында мәче башлы ябалак әйләнгәләде. Өченчекөн җирләнгән Хөсниҗиһан әбинең ком ләхете ишелеп төште. Кискен җил исеп куеп, Әшнә урманында сиксән өч ел үскән карт юкә агачы чикләвек куакларын сыта-сындыра авып төште. Корноухово, Җәмәлҗән авыллары якларында беркавым аҗаган уйнап алды. Инешнең текә борылышындагы ярдан аерылган җир кисентесе суга убылып төште Мичиган университеты обсерваториясендә кизү торган Билл Джон Сириус йолдызлыгында ниндидер яктылык сирпелешен көндәлек дәфтәренә язып куйды. Француз җырчысы Патрисия Каас зөбәрҗәт кашлы йөзеген үзенең әллә ничәнче бер йөргән кешесенә бүләк итте. Балык Бистәсе авылындагы туксан сигез яшьлек Гыйззелбәнат әби, соңгы сулышын алыр алдыннан, аягын аякка кушырырга өлгерде. Мөбарәк Кылтыйның агымга каршы куелган мурдасына алданып кергән беләк буе бер бәртәс балыгы чыгар юлын эзләп тыпырчына иде
Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгезнең инде чын мәгънәсендә Адәми зат булып әверелгән кешенең муен тамырына бер озынборын кунган иде дә, байтак кына канын суырганның соңында тегенең инде «теге»нең түгел! киң уч төбе астында җан тәслим кылды.
Торыйк инде, диде ул.
Ибрай, кабыргасына Гаҗиләсенең түгәрәк, җылы терсәге төртеп куйгандай хис итеп:
Вакыт шул инде, диде. Көтү куасы бар.
Бусы инде хәзер минем эшем, диде тәмам Адәми зат булып җитешкән әүвәлге Шүрәле.
Инде бакалар да сайраша икән. Кайдадыр мәче мияулап җибәрде. Ибрайларның тавык кетәклегендәге чуар әтәч, абзар идәненә җим эзләп төшкән ак тавыкның өч секундта хәл-әхвәлен белгәч, канатларын гаярь кагынды да яңа туган Кояшны дер селкетеп аваз салды.
Яртысына кадәр бушаган шешәгә бөкесен ябып, Ибрай аны куыш түренә яшерде.
Күреп кал. Кирәге чыкмагае, диде. Аннары: Өйгә төшик инде, дип өстәде.
Алар, чык төшкән ызан үләненә йомшак кына баса-баса, аллы-артлы килеш өйгә таба юнәлделәр. Ибрай арттан бара иде, сөйләнде дә сөйләнде:
Сөтле чәй эчәрбез. Хатын табага бәрәңге кыздырырга куйгандыр. Ул Гаҗилә атлы. Бераз усалрак анысы. Ә күңеле болай бер дә яман түгел. Ипле чаклары да булгалый. Ни хәл итмәк кирәк: тормыш шундый. Кем хаклы, кем хаксыз болай гына аерырлык түгел. Яшисең, яшисең Менә-менә җайланыр, кешечәгә әйләнә башлар дип көтәсең дә көтәсең инде. Ә без кемгә хаҗәт? Без эш атлары. Изелергә, кимсетелергә, мәсхәрәләүгә, алданырга яратылган. Фәкать шул гына. Монда Тәңренең гаебе җук анысы. Тәкъдирдә язган, күрәсең. Тик ул да гөнаһсыз. Шунысы ярап тора инде яравын: безнең үзебезнең дә ни гаебебез, ни гөнаһыбыз җук бит
Төшеп җиттеләр. Шомырт агачы астындагы капканы ачып, яшелчә бакчасын узгач, ишегалдына үттеләр.
Гаҗилә ике сыерны да сауган, сырынача җиткән чиләктәге күбекле сөткә чиста марля ябып тора иде. Капка күгәне шыгырдаганны ишетеп, ул, борылмыйча гына:
Синме анда? дип сорады.
Чит зат барлыгын сизенеп, ятсынып өрергә керешкән этне оясына куып керткәч, Ибрай:
Ие инде, диде.
Уф! Кычытмаган җиреңне кашып җөрисең шунда.
Кычытарак шул.
Йомшаграк кашыганмындыр, ахрысы, шуңадыр.
Мунча каршындагы инде очыннан байтак корыган нык ботак җөпләрен карга оялары сарган карт тупылга, аннары адашына карап алып, Ибрай беразга тын, уйсыз торды. Шуннан соң, күңел төбенә күптән укмашкан фикер, шул фикер этәрәсе гамәл белән, ниһаять, килешеп, аның котылгысыз икәненә тәмам ышанып:
Син бүтән кашый алмассыңдыр, ә мин бүтән кашытмамдыр инде, диде.
Аларның бу сөйләшүләре кичәге көн, аның да абзар себеркесенең мунча алачыгында уйнап алуы хакында иде.
Шулай ук югарыга карап алгач, әле һаман Ибрай тарафына борылмыйча, Гаҗилә биленә таянды да мунча буйлата җайлаштырылган нык имән тактага аягын җәеп утырды. Халатының итәге ян-якка аерылган, күз егәрен өстерәп китерердәй ап-ак таза ботлары төбенәчә ап-ачык балкып тора. Ибрай моңа сокланмыйча булдыра алмады. Ә адашы, үзенең Шүрәлеләр гавамында мәңгегә инде мәңгелектән мәңгегә аерылып калган кәләше Шүрәле Шәмәхә төк кызы Ахак Мөгезне исенә төшереп, күз алдына китереп, каршысындагы Гаҗилә атлы бу авыл хатынының төксез ботларын ямьсез, бик ямьсез итеп күргәнен тойды.
«Шушы кем сыңар төге дә булмаган хатын белән торырмын микәнни?» дигән уй аны өтеп алды, өркетеп, хәтта куркытып ук җибәрде. Шулай да, Гаҗилә үз алдында Ибрае гына түгел, ә ят кеше дә барлыгын җәһәт абайлап, тычканга ташланган мәче тизлеге белән халат итәген тартып куйган мизгелдә, ул тирәндә ниндидер төк ише бер нәрсәне искәреп өлгерде дә күпмедер дәрәҗәдә тынычлана төште. Тик алай да Шәмәхә төк түгел иде инде, түгел иде. Җитмәсә, кая инде ул анда ахак мөгез, маңгаенда сыер мөгеземе, кәҗә бәтие мөгеземе ише нәрсәсе дә юк. Юк булгач юк инде, ни хәл итәсең? Бергә тормый кая барырсың? «Иң Югары Җәзаның бер хикмәте шулдыр инде, күрәсең», дип уйлады ул.
Бу кемең тагын? дип сорады Гаҗилә.
Ибрай, диде Ибрай.
Бер Ибрай гына җитмәгәние, Ходаем! дигәч, Гаҗилә аптырап китте, гаҗиз калды. Аннары инде, чапалана-чапалана куганга үчекләнеп котырынган, ярсыган шөпшә чаккандагыча: Бәтә-әчч! дип кычкырып җибәрде. Әстәгъфирулла, тәүбә, тәүбә, җәме!.. Каян таптың моны? дип сорады.
Чишмә төбендә утырадырые шунда.
Өстендә нигә синең күлмәк-ыштаның соң ул?
Ибрай җавап бирмәде.
Гаҗиләне кинәт курку хисе биләп алды. Ул ишегалдындагы ике ир-атның кайсысы үзенең ире икәнлеген танымаганын аңлап алды.
Соң диде ул, тотлыга-тотлыга, аларга таба атларгамы, атламаскамы белмичә. Сезнең кайсыгыз минем Ибраем була соң хәзер?
Тын иде. Чылбырдагы эт кенә ара-тирә шыңшып-шыңшып алгалавыннан туктый алмады.
Әнә ул, диде Ибрай, әлегәчә дәшми-нитми торган адашына ияге белән кагып.
Кинәт аңкавы аңкауга ябышырдай төстә тамагы кипшеп киткән, йөзе агарынган хатын качмакчы, сөрән салып, халыкны җыймакчы иде дә, аягы атламас хәлгә җиткән икән.